Проза
-
2 март 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Искәндәр җәйне дәваханәдә үткәрде. Йокларга ятканда да, уянгач та, тумбочка өстендә торган аю белән курчакка карап, бер көенде дә бер сөенде. Балалары һәрвакыт йөрәк түрендә булды. Аңа тагын биш операция ясадылар. -
1 март 2026 - 09:00
Әниләр (бәян)
Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларым- багалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә... -
28 февраль 2026 - 13:00
Матәм (хикәя)
Студент елларында алар өч дус булды: Әхтәм, Гафият, Атлас. Атлас... Ефәк егет! Килер микән? Килә алыр микән? Оялмыйча... Һе, авыр хәлдә ул хәзер, ә?! Килми калса, биләгән вазифасы ирек бирми. Килсә... Ни йөзе белән? -
28 февраль 2026 - 09:00
Юл азагы бер нокта (повестьның дәвамы)
Шулай, тормыш бу. Никадәр дуамал кыланам, турыдан ярам дисәң дә, ир-егет икәнсең, үзеңне дә, җиреңне дә саклау өчен кайчагында яраклаша белергә мәҗбүр буласың. Теләсәң дә, теләмәсәң дә… -
27 февраль 2026 - 13:00
Тиле (хикәя)
Иренең авызыннан үз улына әйтелгән әлеге сүзне ишетеп, катып калды Алия. Мизгел эчендә күз алдына үзенең кайчандыр Фирдүскә ачыргаланып, нәкъ менә йөрәгенә үткәрердәй итеп, шулай дәшкәне хәтерендә сызылып үтте... -
26 февраль 2026 - 13:00
Укытучы кыз бәхете (хикәя)
Һәрвакыттагыча, иртәнге җидедә Фәридәнең кесә телефонының будильнигы җырлап җибәрде. Күзен ачар-ачмас, ул SMS күреп алды, SMSны укыгач, кыз бетте генә инде. Анда өч кенә сүз язылган иде: «Без кичә яндык» -
26 февраль 2026 - 09:00
Юл азагы бер нокта (повесть)
Бу юлы да, гомерендә беренче кат тап булгандай, зәңгәр керфекле чәчәккә текәлеп каравы, ахры. Читтән карап торсаң, кызык инде: имәндәй баһадир гәүдәле, куна тактасыдай киң җилкәле, көрәк йөзедәй олы куллы азамат ир, чыңын ишетергә теләгәндәй, кыңгырау чәчәгенә исе китеп төбәлсен әле. -
25 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
...Ясир теге чакта, чынлап та, Билаллар капка төбенә барды. Төн уртасында шуннан кайтып килеше иде. Ләкин мәзин Гыйфрит янына үтенеч-сорау белән бармады, чөнки аның көченә тамчы да ышанмый иде ул. Ходай Тәгалә ихтыярыннан башка илаһи көч юк фанилыкта. -
24 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Хатын курка-курка өйгә узды. Чынлап та, бар гәүдәсен җиңелчә калтырау алды. Әгәр теге Гыйфрит дигәннәре, йонлы куллы булып, аңа орынса, шундук йөрәге ярылып үләчәк бит! Ләкин түзәргә кирәк. Тешне кысып булса да түзәргә. -
23 февраль 2026 - 13:00
Туганнар (хикәя)
Кырык өч яшьле әнисенең каты авырудан вафат булганын белмичә, аны һәм тугыз яшьлек энекәшен күрергә кайткан егет, өйгә кайгы килгәненә ышана алмыйча, бусага аша атлап керде дә, әнисенең өй уртасында яткан гәүдәсен күреп, баскан урынында катып калды... -
23 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Ниндидер җылы дулкын хатынны әүвәл ишегалдына, аннары урамга чыгарып бастырды. Ул, үзенең кая барганын да абайламыйча, төн пәрдәсен ертып, Әриф йортына таба атлады. Ул елмая иде. Аның йөзендәге яктылыктан күктәге йолдызлар тагын да яктырак булып янган кебек тоелды. -
22 февраль 2026 - 13:00
Борылыш (хикәя)
Камыр баса-баса үзалдына уйланган Шәмсинурның уйларын урамнан кергән ире бүлде: - Әнә синең яраткан киленең турында халык ни сөйли! Аның күптән даны чыккан! Үзе аша үткәрмәгән ир-заты калмаган! Айрат кая карагандыр!.. -
22 февраль 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Нишләп инвалид коляскасына утырсын?! Үзе атлап барачак. Искәндәрнең еллар дәвамында күнекмәләрдә үткән тәне көчле булса, дару куәтлерәк иде. Искәндәр торып баскан иде, егылып китә язды. Башы әйләнде. Шулай да бирешмәде. Чигенә, бирешә торганнардан түгел. Авырлыкларга карамастан, гел алга барырга күнеккән. -
21 февраль 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
– Син әле яшь. Соңгы көчеңә кадәр көрәш. Бирешмә. Яман шеш бирешкәнне сизә. Ышан. Тагын, сиңа мондый яшьтә монда яту килешеп бетми. Тизрәк моннан чыгып китү юлын кара. Мин сиңа шуны телим, – диде Финат. -
20 февраль 2026 - 13:00
Түз, йөрәгем! (хикәя)
– Монда, монда... Монда бит әле башка мәсьәлә... – Үзалдына гына әйтелсә дә, үз сүзләре, үз уйлары Айбулатның бәгырен көйдереп алды. Сул як кабырга турысында нидер чәнечте. – Түз, йөрәгем... Әйе шул, башка мәсьәлә! Башка борчу! Нәрсә булды соң инде бу?!