Логотип Казан Утлары
Бәян

Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)

Класска кергәч инде ул, Гришаны такта янына чыгарып бастырып, шигырен үзеннән укыта. Шик юк, Алан мәктәбендә зур шагыйрь булачак каләм иясе канат ярып килә.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

7
Кыш җитеп, тунын алыштырган куян сыман, яшәү рәвешен уңай якка
үзгәрткән Диана Алан мәктәбендә җиңел генә укып китте. Математика,
физика сыман төгәл фәннәрне яхшы үзләштерә, салынган нигез бар,
тырышлык үз дигәненә ирешә; димәк, «уку – кое казу» куркыныч эш
түгел. Шулаен шулай, әмма көтмәгәндә тел дәресендә җанны борчыган
хәл килеп чыкты. Укытучы Светлана Владимировна таләп иткәнчә,
ул иярчен җөмләләрне таный алмады. Баш җөмлә, иярчен җөмлә, ә
кайсысы соң ул? Хәбәр җөмләме, сәбәп җөмләме, тәмамлык җөмләме,
ә бәлки аергыч җөмләдер? Укытучының тәмам сабырлыгы бетте: «Соң,
Мурзина, күренеп, хәтта балкып торган иярчен рәвеш җөмлә бит бу.
Ничек белмисең шуны? Сорау куй җөмләгә, мәгънәсенә төшен һәм
иярчен җөмлә үзе әйтер, нинди икәнен». Әмма Аланда Диананың бу
яклап көймәсе комга терәлде. Җөмләләр төзелеше буенча үткәрелгән
контроль эштә укытучы Диана дәфтәренә зур итеп «ике»ле билгесе куйды... Татар теле соңгы дәрес иде. Кыз тәмам тинтерәп, ни кылырга
белми, партасында утырып калды.
– Әй, Мурзина, таптың мәтәвек!
Башын күтәреп караса, янәшәсендә күзенә еш чалына торган
җирән чәчле, сипкелле сыйныфташы басып тора. Исеме Гриша бугай.
Гриша Федотов, дип эндәшәләр1.
– Син һич тә аптырама. Менә алдыңда катлаулы җөмлә, яки иярчен
җөмләләр... Иярченне табу бик җиңел бит. Хәер, мин аңа сорау куеп,
юрап тормыйм. Менә кара, иярчен җөмлә дигәнебез баш җөмләдәге
кайсы сүзгә бәйләнгән, шул сүзнең нинди җөмлә кисәге, әйтик, ия,
аергыч, рәвеш, хәбәр икәнен ачыклыйм да, шуннан чыгып, аның
нинди иярчен җөмлә икәненә төшенәм...
– Ничек, ничек, Гриша, янә кабатла әле?
Яшүсмер егет тагын бер кат иярчен җөмләне табуда кулланган үз
ысулын ишеттерде. Хәтта аны мисалда да күрсәтеп, аңлатып бирде.
Шуннан ни әйтәсең, көйсез сәгать китте бит текелдәп!
Зирәк кыз үзе дә берничә катлаулы җөмләдә чатнатып хәерсез
иярчен җөмләнең төрен, исемен атап күрсәтте. Йөзенә, ниһаять,
елмаю кунды:
– Ур-а-а! Рәхмәт, Гриша!
Ә икенче бервакыт Диана тәрәзә янындагы партада утырган егет
янәшәсенә үзе килеп басты:
– «Кышкы урман» иншасын ничек язарга икән? Минем бит андый
урманда йөргәнем юк, киек җанварларны да күргәнем булмады.
Нәрсәләр язып котылыйм икән? Әйт әле!
Сабакташы көрән күзләрен кызга тутырып карап торды да,
магнитофон тасмасыннан сөйләгәндәй, һич төртелүсез, китапка
язарлык сүзләр тезеп китте:
– Инша ул күргәнне генә язу түгел, Мурзина! Инша – иҗат эше
ул, уйны, хыялны эшкә җигү! Димәк, анда хәрәкәт, сюжет булырга
тиеш. Ә сюжет нәрсә? Экспозиция-поспозиция, үстерелеш, чишелеш
ул. Анда конфликт барлыгын да онытмыйк.
Шулай итеп, синең иншаңда башланган уйны күңелгә ятышлы
итеп төгәлләү дә кирәк! Озын сүзнең кыскасы, Мурзина, чаңгыңны
ки дә кар баскан урманга юл тот! Мондагы күренеш, Кыш бабай
бизәкләренә төренеп, бик матур булып күренсә дә бик суык, салкын
бит. Җәйдәге сыман кинәнеп, җиләк, гөмбә җыймыйлар кышкы
урманда. Салкын матурлык тантана итә анда. Ә мондый матурлык
алдаучан, мәрхәмәтсез. Кышкы урманда кош-кортларга, җәнлекләргә
көн итүе бик кыен. Усал булсалар да, хәтта ерткыч җанварларны
да кызганам, диген. Жәлләвеңне берәр фаҗигале мисал нигезендә
күрсәт, күңелләрдә мәрхәмәтле хис уянсын! Тик иншаңны моның


1 Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим.

белән генә төгәлләргә ашыкма. Кышкы тереклеккә рәхәт, матур
көннәр кайчан килә соң? Әйе, дөрес, матур, ямьле яз җиткәч! Соң
яз шуны һәм язмаңны төгәллә. Урман табигате, бар тереклек белән
мин дә мәрхәмәтле, чәчәкле язны зарыгып көтәм, диген. Һәм шул
хисләреңне түкми-чәчми Светлана Владимировнага җиткерсәң,
иншаң тиешенчә бәһаләнер, Диана!
– Вәт моңарда баш! – дип, үзалдына сокланды кыз. Диананың Гриша
киңәшләрен тотып язган иншасы ифрат шәп килеп чыкты. Укытучы
аны бик мактады, ихлас хисләрнең иң шәп үрнәге дип бәяләде, хәтта
язганын тулы килеш такта янына чыгып укырга кушты... Шуннан соң
сабакка соңлап керешкән Кызыл Чишмә кызының уңышсызлыклары
башка күренмәде. Уку, көтелгәнчә, кыз өчен сөенечкә әверелде.
Аландагы сигезенче сыйныф тагын нәрсәсе белән хәтерендә
калды соң аның? Вак-төяге инде аккан су сыман җуелган, әмма
әлеге дә баягы җирән чәчле Гриша Федотов анда бар булмышы белән
басып тора икән. Егет кирәксенгән сюжет та бар кыз күңелендәге
кичерешләрдә. Димәк, үстерелеш, чишелеш булган сыман, анда
конфликт та урын алган. Кышкы каникулын Кызыл Чишмәдә,
әтисе янында үткәргән Диана Аландагы мохитне шактый сагынып,
юксынып кайтты. Тыныч, миһербанлы мәгыйшәте әллә ничек ят булса
да, кешеләре, чын кардәшләр кебек, күңелгә якын, үз бит...
Бер озын тәнәфестә Диана янә Гриша янына сугылды:
– Синдә бит академик баш, сорарга буламы?
Көтелмәгән мактаудан егетнең күңелендә язгы тамчылардай
шатлык биеде, йөзе, гаепле кешенекедәй, хәтта бераз кызара төште:
– Рәхмәт, Мурзина, тик мин академик булырга җыенмыйм.
– Ә кем итеп күрергә телисең үзеңне?
– Шагыйрь!
– Шагыйрь... Пушкин кебекме?
– Пушкин – рус шагыйре. Минем кумирым – Габдулла Тукай!
Тыңла: «Галибәнә яктырып ал таң ата, моңланып, хәсрәтләнеп ялкау
гына ак ай бата!» Шәпме?
– Абау, матур әйткән!
– Тик аны уздырып булмас шул, шәкерте булсаң да бик җиткән.
Бу да зур дәрәҗә!
Шагыйрь дип, әдип дип өйрәнүгә тәкъдир ителгән затлар хакында
укытучылар ни генә әйтмәсен, нәрсә генә сөйләмәсен, укучы
өчен алар барыбер ерактагы зәңгәр тау булып кала. Чын шагыйрь
шундый булырга тиеш. Ул нәкъ шулай язарга тиеш. Гади укучылар
заты аларны өйрәнүне Пифагор теориясе, яисә җирнең тарту көче
турындагы закон сыман кирәкле тема дип кабул итә, әмма зур хисләнү
тумый. Ә менә шагыйрьлек җене кагылган замандаш каләм иясенә
мөнәсәбәт башкача.

«Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән», – дигән бит Акмулла.
Замана, кешеләр ничек итеп сүзгә, хискә әйләнә, нәрсәсе белән
күңелләрне били, дулкынландыра? Бу хәл галәмәт кызык бит!
Диана инде төшенеп килә. Шагыйрь заты аулактагы пәрәвез корты
була алмый күрәсең. Кызыклы сүзне эләктерә дә, шигырь үрә ул дип
әйтеп булмый. Күзләре һәрчак ачык тәрәзә булып дөньяга көлемсерәп
баккан елгыр яшүсмер үзәктә тора. Нинди предметтан дәрес узмасын,
укытучы сүзенә кушылып берәр канатлы сүз әйтми калмый, яисә
көлдерер җай таба. Такта янында җавап тоткан сабакташы телен
йотса, төртелеп калса да Гриша тавыш бирә:
– Кузьмин, оныттыңмыни, әлеге реформа Россиядә фәлән елның
фәлән аенда чыккан. Шарикларыңны ныграк эшләт!
Ә бервакыт мәктәп линейкасында директор Порфирий Григорьевич
кемнәрнеңдер тәртибенә ризасызлык күрсәтеп нотык тоткач, әйтеп
куйды:
– Дөрес әйттемме, Григорий Федотов? Дөрес булса, әчкелтем-
төчкелтем шигырь язып, стена гәзитенә куй әле! Үзләренә сабак булсын!
Тукай шәкерте булып танылырга теләгән сыйныфташының исеме
мәктәп аудиториясе белән генә чикләнеп калмый, ә язганнары инде
газета, журнал битләрендә дә дөнья күрә. Басылганнарының мәктәп
китапханәсенә килеп ирешкән берсен Светлана Владимировна кош
тоткан төсле сөенеп кулыннан да төшерми, барысына да күрсәтеп йөри:
– Укучылар, күрегез әле, безнең Гришаның тагын бер шигырен
бастырып чыгарганнар бит!
Класска кергәч инде ул, Гришаны такта янына чыгарып бастырып,
шигырен үзеннән укыта. Шик юк, Алан мәктәбендә зур шагыйрь
булачак каләм иясе канат ярып килә. Диана шушы кадерле һәм
күңелле көннәрнең шаһиты булып яшәүне бәхет итеп саный.
Кыз хорафатларга бик ышанып бармаса да, сыгылмалы, бормалы
язмышында ниндидер күзгә күренмәгән көчләр тәэсирен тойды... Тәрәзә
янындагы партага утырган җирән чәчле, сипкелле егетнең ерактан
килгән кызга дәресләр әзерләргә булышуы гына түгел, бер моңланып,
бер моңаеп мәхәббәт җырлары язып бүләк итүе дә хак түгелмени?
Кайчан бөреләнде соң ул умырзаяга тартым мәхәббәт гөле?

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев