Проза
-
20 февраль 2026 - 09:00
Яшәргә! (повестьнең дәвамы)
Улым! Кызым! Хәләлем! Яшәргә. Һичшиксез, яшәргә. Бирешмәскә. Искәндәр сискәнеп китте. Таныш булмаган йорт түбәсендә нишләп йөри ул? Башы әйләнеп, аска мәтәлә язды. Тимер тоткычларга тотынып калды. Уф! Нәрсә югалткан ул монда? Аны бит гаиләсе, улы, кызы көтә. Ул гаиләсенә кирәк. -
18 февраль 2026 - 13:00
Мәрьям ана (хикәя)
Мәрфуганың тулгагы башлануын зәмһәрир суык кышта җиде төн уртасында килеп әйттеләр. Күрше атын җигеп, район үзәгенә юл тоттылар. Бала көтәмени ул сиңа! Өч чакрым да китеп өлгермәделәр, пелт итеп килеп чыгып, кычкырып елап җибәрде! Үзенең күлмәк итәген ертып, бәбине биләүгә бәйләде дә, кайры туны астына, күкрәгенә кысты Мәрьям. Тик яшь ананың хәле мөшкел... -
18 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /12)
Кеше туа, яши, үлә. Аңа гомер бер генә тапкыр бирелә. Шул бер генә бирелгән гомерне өзәргә беркемнең дә хакы юк. Бер генә тапкыр бирелгән гомерне матур итеп, мәгънәле итеп, файдалы итеп үткәргәндә генә кеше бу җирдән тыныч күңел белән, җирдә калганнарга бәхиллеген белдереп китә ала. -
17 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /11)
Тегель төрмәсендә эшләрен бетергәч, палачлар яңадан Плётцензеегә кайтып киттеләр. Анда аларны гильотинаның төзеклеген тикшереп, инде буласы җәзалау процессына хәзерлек эшләре көтә иде. -
13 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек/ 7)
Татарларны зурлау артык озакка китте. Бу Сталинга бер дә ошамый иде. Сөйләшүне дә түгәрәкләр вакыт җитте бугай. – Мин шулай уйлыйм, – диде Сталин һәм беркадәр пауза ясап дәвам итте: – Татарлар болай да таркау халык, алар болай да үз башларын үзләре ашый. -
12 февраль 2026 - 17:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Абыйсы авылда калган иде. Баштарак аның авылга кайтып урнашмаганы өчен энесенә үпкәлисе килсә дә, ахырда ризалашты. Үпкәсе урынсыз түгел, чөнки Сәләхи хатларында гел авыл турында сораша, кайткач, туган ягында төпләнү хакында яза иде. -
11 февраль 2026 - 13:00
Буран тоткыннары (хикәя)
Бүреген батырып киде дә бер аягын тышка чыгарды, аннан икенчесен чыгарды, кая төшәсен чамалап карап алды һәм кинәт аска сикерде. Әнисе аның артыннан сикерер дәрәҗәгә җитеп, тәрәзәгә капланды... -
8 февраль 2026 - 13:00
Кара төннең карасында (хикәя)
Бишенче сыйныф укучысы, ул, атасының үлем хәбәрен почтальон биреп киткән похоронкадан Имән басуында, урак урган чакта белә. Бу кадәр авыр хәбәрне инәсенә ничек җиткерергә дип аптырап елый башлый. Имәнгә асылган бишегендә йокыдан уянган энесе Хәләф тә кычкырып еларга тотына... -
8 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек / 3)
Җир дә йотмый үзен, кабахәтне. Нинди асыл егетләрне харап итте. -
7 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек / 2)
Подвалда сорау алу вакытында Мусадан «4 нче комитет» дигән яшерен оешмада кемнәр бар дип төпченделәр. -
5 февраль 2026 - 13:00
Танырмынмы икән мин сине... (хикәя)
Төнлә тапты ул Наилен. Дүрт сәгать тулгак белән интегеп тапты. «Төнлә туган нәрсә» дип әллә шундыйга әйтәләр идеме икән элеккеге әбиләр? Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкканда: «Ник кенә кирәк булды икән соң бу миңа», – дип иреннәрен кан чыкканчы тешләде Нәфисә... -
2 февраль 2026 - 13:00
КАЗАННАН – МИЯУ (хикәя)
Виолетта телефоннан тагын нәрсәләрдер әйтте. Булат аны тыңлап тормады. Кыз тагын шалтыратты. Егет алмады. Аннары кызның исемен телефоныннан сызып атты. Һәм... йөрәгеннән дә. -
2 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек /9)
– Беренче батальоннан соң ышаныч бетте татарларга. Әле хәтта легионны куып таратабыз, дигән сүзләр дә йөри. Яңадан лагерь тормышы көтмәгәе мескен татар әсирләрен. -
30 гыйнвар 2026 - 13:00
Ул югалмады (хикәя)
Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, «бүтән беркайчан да... тамчы да...» дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады... «Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә...» Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады... -
30 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек / 6)
– Сез Ходайга ышанасызмы, Муса әфәнде? – Ходайның монда ни катышы бар?