Логотип Казан Утлары
Хикәя

Мәңгелеккә сәфәр алдыннан (хикәя)

Хастаханә палатасындагыларның берсе дә бу хәлне күрмәде. Стенадагы календарь бите 1913 елның 2 апрелен күрсәтә, сәгать угы 8.15кә җитеп килә иде.

* Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Татарстан Республикасы
Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм
үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән «Тукай йолдызлыгы» дип аталган конкурсның
хикәя номинациясендә беренче урынга лаек булган әсәр.

1
Утлы һава тын юлларына кереп тула да, ялкынлы өермәгә әверелеп,
бөтен күкрәгеңне актара, айкый һәм көтелмәгән бер ташкын булып
тышка ургыла. Моны бәлки вулкан белән чагыштырырга мөмкиндер.
Күкрәкне айкаучы көч кабат-кабат актарыла, кабатланган саен
тирәнгәрәк үтеп, газапны көчәйтә. Бөтен җаның, хис-тойгыларың
төбе-тамыры белән актарылып чыккан сыман була. Тирә-якта
туктаусыз ютәл авазлары яңгырап тора. Ул авазлар бүлмә эчендә
генә түгел, урамда да, күкләрдә дә, бөтен галәмдә ишетелгәндәй, бар
дөнья бары тик шул авазлардан гына торгандай була. Инде күкрәк
эчендә бер генә дә исән күзәнәк калмагандыр, анда барысы да суелып-
сыдырылып беткәндер, барысы да сәләмә кием шикелле асылынып
төшкәндер кебек. Ул чиксез газаплардан һәм чарасыз көчәнүдән
хәлсезләнеп, мендәренә сылана. Аңын җуя. Бары тик күкрәгендә
генә тонык сулкылдау тыпырчына.
Бу сулкылдау аның аңын уята. Күзләрен ачарлык, керфек
очларындагы яшьләрне җилпеп төшерерлек хәле булмаса да, аңы
хәрәкәттә. Юк, ул да мөстәкыйль эшли алмый бугай. Ул да йөзеп
кенә йөри бугай. Тик аңының шундый зәгыйфь хәрәкәтен тою да ниндидер юаныч бирә. Аңымы, әллә җанымы? Бәлки җаны шулай,
күкрәгеннән чыгып, очып йөридер. Җан тәннән аерылгач, югарыдан
барысын да күреп тора икән дип тә сөйлиләр бит…
Тәрәзәдән юеш көл төсендәге һава күренгән кебек. Һавамы, әллә
галәмме?.. Бәлки кешенең җаны шундый төстә буладыр. Көл төсендә.
Галәм төсендә. Аны нәрсәдер кисә бугай. Аркылы пычкы белән.
Юк, бу аның сулышы икән. Һәр сулышы җанын игәүләгән кебек
тоела. Йөрәгенең һәр тибеше саен… Дөп-дөп-дөп… Хе-ззең-хе-
ззең… Ниндидер күзгә күренмәс пычкы аның гомерен өзеп алырга
тырышкан шикелле…
Бер карасаң, күнегергә дә вакыт инде. Гомере буена аны ярату-
наздан, кадер-хөрмәттән, һәртөрле рәхәтлекләрдән, яулап алынган
рәхәтлекләрдән аерырга тырыштылар. Аны өзеп алырга, өзеп
ташларга омтылдылар. Тормышның бер артык җаны, табынның
артык кашыгы шикелле. Күнегергә вакыт. Тик күнегеп кенә булмый.
Аның караваты янындагы урындыкта кемдер утыра икән. Шулкадәр
таныш, җанга якын кеше. Шулай тоела. Тик ул белгәннәрнең берсе
дә түгел бу. Иске генә чикмәне астыннан ак күлмәге күренеп
тора, башында пөхтә итеп уралган юка чалма. Озынчарак йөзендә
арыганлык сизелә. Кара күзләрендә газап та, беркадәр канәгатьлек
тә, үкенеч тә бар. Мулла инде бу. Һәм ниндидер тылсымлы бер тойгы
белән Габдулла аның ни өчен шулкадәр таныш икәнен аңлады. Әйе.
Беләк зурлык кына вакытында аны бишектән күтәреп түшәмгә чөйгән
кеше бит бу. Башын аның сабый күкрәгенә салып иркәләгән кеше.
Бәлки хәтере дә шул мизгелләр белән ачылгандыр әле Габдулланың.
– Әти? – дип пышылдады ул, үз фаразына үзе шикләнмәсә дә. –
Син?
Мөхәммәтгарифның күзләрендә нур кабынды. Улының үзен
тануына ул чиксез шат иде бугай. Әмма иреннәренә елмаю кунмады.
Ул баш кагып кына куйды да чиксез газап белән пышылдады:
– Гафу ит, балам…
Моны ишетү шулкадәр сәер иде. Татар дөньясында әтиләр дә
хаталанырга мөмкин, ялгышалар да, тик алар беркайчан да гафу
үтенмиләр. Хәтта үз ялгышларын аңлаган хәлдә дә, аларны төзәтү
өчен барысын эшләсәләр дә, гөнаһтан йолырлык гамәлләр кылсалар
да, алар гафу үтенмиләр. Әтиләр телендә андый сүз юк.
Тик Габдулланың әтисе әйтте… һәм бу бер мизгелгә аның
йомшаклыгы булып тоелды. Габдулла аны аңлый иде. Бу бит аның
чын әтисе түгел, бу аның истәлекләреннән, өзек-ертык хатирәләрдән
җыелган әтисе. Җаны бәлки, аныкыдыр. Ә рәвеше… Әмма ул
канәгать иде. Гомер буена әтисенең: «Балам», – дип әйтүенә сусап
яшәгән егет бит ул. Үз әтисенең. Үз баласы янында хәтта иң кырыс
әтиләр дә беркадәр йомшарып каладыр. Ә Мөхәммәтгариф беркайчан да кырыс күңелле кеше булмаган, йомшак күңелле, киң йөрәкле
юмарт шәхес булган. Ул да шигырьләр язган. «Үз баламның мулла
булуын теләмим», – дигән ул. Бәлки шагыйрь булуын теләгәндер.
Менә шундый әтисе исән булса, Габдулла да кулдан-кулга, йорттан-
йортка күчеп йөрмәс, аның бер кадерле улы булып үсәр иде.
Шунда әтисе урыныннан кузгалды да хастаханә караватында яткан
улының кулыннан җитәкләп торгызды. Һәм Габдулланың күз алдында
гомеренең иң коточкыч бер мизгеле пәйда булды.
Ул көнне яхшы хәтерли Габдулла.
Ул кичне күбрәк су эчелгәндерме, Габдулла кече йомышка
кысталды. Кечкенә балалар да, хатын-кызлар да төнлә ихатага чыгып
йөрмәсеннәр өчен, гадәттә, кәзәнкә арасына өсте каплаулы чиләк
куялар иде. Тик малай анда керергә кыенсынды. Үги анасы болай
да гел бәйләнеп, тешләшеп тора. Анда барса да артыннан килеп
тиргәшергә тотыныр, бүген булмаса иртәгә ачуланыр кебек тоелды.
Һәм ул ихатага чыгып керергә булды.
Ишек авыр ябыла иде. Өстәвенә аның тоткасы да өлкәннәрнең
генә кулы җитәрлек җирдә. Габдулла чыгып йомышын үтәде дә
кире кергәндә ишекне ача алмыйча тукталып калды. Аяк очларына
басып ишек тоткасына ябышты. Аны тартырга тырышты. Берни дә
килеп чыкмагач, ишеккә суккаларга тотынды. Теге якта кыштырдау
ишетелгән кебек булгач, ачыгыз, дип сорап ялварды. Күлмәкчән генә
чыкканлыктан бөтен тәнен салкын урады. Ялан аяклары астында кар
эреде. Катып калмасыннар дип ул әле бер, әле икенче тәпиен күтәреп
биеде. Ахыр чиктә ике кулы белән ишек тоткасына асылынып, стенага
аякларын терәде дә этенергә тырышты. Ишек аз гына урыныннан
кузгалып, ачылырга иткән кебек булды. Бераздан ишек артында
кыштырдаган тавыш ишетелде:
– Тагын төне буе йөрисеңме, килмешәк?
Һәм эчке яктан ишекне көч белән ачып җибәрделәр. Моны
көтмәгән Габдулла ишек белән ияреп китте дә тоткага ябышып кала
алмыйча күтәрмә читендәге кар өстенә барып төште.
– Кадала да белмәдең, ичмасам, килмешәк! – дип, Шәрифә карчык
аны сөйрәп алды да эчке якка ташлады. – Менә дигән кешеләр дөмегә.
Ә моңа берни булмый. Бар, күземә күренәсе булма!
Габдулла өстендәге карны кагарга да кыймыйча юрган астына
кереп посты. Туңган аяклары әрнеде. Карда юешләнгән киемнәре
күшектерде. Ул ютәлләде, ютәлен, ишетсәләр тагын тиргәрләр дип
куркып, мендәренә капланды. Бөтен тәнен салкын калтыратты. Их,
менә шундый чакларыңда йә әткәң, йә әнкәң куенына сеңеп җылын
иде дә бит. Һич югында мич башында төренеп ят иде. Тик мондый
хәлләр аның төшенә дә керә торган бәхет түгел. Гомере буена шулай
җылыга туялмыйча яшәүгә хөкем ителгән бугай…

Соңгыларының балачак уйлары түгел, ә хәзерге фикерләре икәнен
Габдулла чамалый иде. Ул чакларда аңа нибары дүрт-биш кенә яшь
һәм мондый уйлар уйларлык хәлдә булмагандыр. Ә бәлки уйлагандыр
да. Тик әтисе… Ник аның белән нәкъ менә шушы хатирәләр исенә
төшә?
– Син мине ташлап китмәсәң, боларның берсе дә булмый иде, –
дип, сабый бала сыман әтисенә төбәлде ул. – Әллә сез балаларны
тудыру гына җитә дип уйлыйсызмы? Карап үстерерлек булмагач,
ник тудырдыгыз?
Әтисе аның күзләренә карап торды да башын иде:
– Дөньяда без алдан күрә алмый торган нәрсәләр дә бар, улым.
Без яшәрбез, сине бәхетле бала итәрбез дип уйлаган идек. Без шуны
теләгән идек… Әмма…
– Үлем – хыянәт шикелле… – дип кистерде Габдулла һәм үзенең
ник болай дип әйтүенә үкенеп куйды. Әтисе рәнҗер сыман тоелды.
Тик ул тыныч калды:
– Әйе, улым… – диде ул әтиләрчә сабырлык белән. – Мин үз
бурычларымны үти алмый киткәнлегемне аңладым. Бик үкенеп,
газапланып. Әгәр үз ихтыярымда булса, әнкәңне дә, сине дә ятимлеккә
дучар итмәс идем. Мин начар ир дә, начар әти дә түгел. Соңгы
мизгелләремдә сезне уйладым. Тик бер нәрсә дә минем кулымда
түгел иде… Тик мин барыбер синнән гафу үтенәм. Кичер мине
чарасызлыгым өчен. Улым…
«Улым» дигән сүз тормышның бер назы булып яңгырады. Әйтерсең
бу сүз аны бөтен гомере буена эзләп йөреп тә соңгы мизгелләрендә
генә таба алган бер яктылык, наз, ярату иде. Үз әтиең авызыннан
шушы сүзне ишетүдән дә зуррак бәхет юк иде. Улым… Күзләреңә
карап әйтелгән шушы сүзнең кадерен белү өчен гомер буена әтисез
булырга кирәкме? Базарларда: «Асрамага бала бирәм!» – дигән
сөрәннәрне ишетү мәҗбүриме?
– Әти… – Габдулла әтисен кочаклап алды – Әтием минем!
Бердәнберем. Син дә гафу ит…
Һәм ул әтисенең керфекләренә кунган яшьләрне киптерердәй
кайнарлык белән дәвам итте:
– Мин дә бит сиңа беркайчан да «әти» дип әйтәлмәдем. Бик әйтәсем
килгән чакларда да. Бер генә кабат та. Күзләреңә карап.
– Балакаем!
Бу аның иң бәхетле мизгеле иде. Гомер буе көтеп алынган мизгел.
әтисенә әти дип әйтеп, аның улым, балакаем диюен ишетүдән дә
татлырак, ләззәтлерәк мизгел юк иде. Әмма ул озакка бармады.
Кемнеңдер күзгә күренмәс пычкысы барысын да телеп төшерде. Ул
тагын үпкәсе буйлап шуышкан пычкы авазын тойды, һәм һәр сулышы
ярага әверелде.

– Әтием, – дип ыңгырашты ул тормышының шушы бер өлешен
аңыннан җибәрмәскә тырышып һәм үзе дә сизмәстән тагын бер сүз
ияреп чыкты. – Әнием! Әни!
Газаплар, ыңгырашулар, пычкы чыңнары бер мизгелгә шушы
аваз астында күмелеп калды. Бөтен галәмне бер итеп сабый баланың
сызланулар аша эзләү тавышы яңгырады.
– Әнием!
Ятим калган бала гына түгел, ә үксез халык, үксез ил, үксез дөнья
галәмнәрне, галактикаларны яңгыратып, үз бәхетен эзли сыман иде.
Һәм барлык җан авазлары булып, газапларны җиңеп чыгу булып,
өмет булып тик бер аваз яңгырый. Ятимнәр, үксезләр авазы. Үз
җанына урын тапмаган һәм эзләнүдән өмет өзмәгәннәр авазы. Назга,
яктылыкка, яратуга сусау авазы.
– Әнием!

2
Үпкәдәге давыл хәлсезләнеп тынды. Яшәргә җитәрлек сулыш
алган саен үтмәс пычкы белән кискәндәй авырту гына туктамады.
«Сулышны да урлап кына алырга туры килә», дигән уй йөгереп
үткәндәй булды. Тик шул арада авызына кашык китерделәр. Габдулла
бер кашыкка, бер шәфкать туташына карап тынып калды. Һәм баш
чайкады. Ризык үтми иде. «Ризыгым беткән, ахры...» Тик бу сүзен
пышылдап та әйтә алмады, күзләрен билгесезлеккә төбәп тынып
калды.
Палатадагы тынлык та үпкәгә кергән һава шикелле куе иде. Аңны
бастырып куя торган тынлык. Тәнне сызлатып, җанны җәфалый
торган. Шәфкать туташы аның маңгаена салкын суда чылатылган
сөлге куйды.
Юк бугай… Шәфкать туташы түгел бугай… Габдулла үз җанының
каядыр чыгып очуын тойды. Үпкәсеннән ургылган күзгә күренмәс
вулкан шикелле, үзе дә кинәт кенә атылды да кабат үз палатасына
кайтты.
Һәм Габдулла үзенең маңгаеннан сыйпап утырган ханымны күрде.
Юк, бу шәфкать туташы гына түгел иде. Бу аның фәрештәсе иде. Үз
анасы. Һәм гомер буе әйтергә теләгән сүзен әйтү форсаты табылуга
сөенеп пышылдады:
– Әни…
Аның «әни» дип гомере эчендә әллә кемнәргә әйткәне булды. Тик
берсе дә үз анаңа әйткән шикелле татлы түгел икән. Ул шушы тансык
бәхетне ник элегрәк татый алмавына аптырагандай, бераз тын торды
да тагын кабатлады:
– Әни...
– Балакаем минем… – дип пышылдады әнисе. Ни өчендер аннан яңа пешкән күмәч һәм яңа сауган сөт исе килгәндәй тоелды.
Үзеннәнме, сүзләреннәнме. Бәлки әниләрдән һәр чакта да шундый
ис килә торгандыр. Чын әниләрдән.
– Габдуллаҗан...
Болай дип бары тик ул гына әйтә иде бугай. Һәрхәлдә, шундый
наз белән, шулхәтле ярату белән. Аның сүзләре чиксез бер мәхәббәт
булып ана куенына алгандай тоелды. Болай дип әйтүчеләрең исән
чакта, беркайчан да үзеңне ятим итеп тоярлык түгел икән. Их…
– Әни…
Кинәт ул өзлегеп калды. Гомер буена нәрсәләрдер язып, әллә күпме
китап чыгарган кеше кинәт дөньядагы иң матур, иң газиз, иң тугры
шигырьнең өч кенә аваздан торуын аңлагандай кабатлады:
– Әни!
Тик икенче мизгелгә әнисе вак кына шакмакларга әйләнеп
тоныклана башлады.
– Әнием, китмә, – дип пышылдады Габдулла, дөньядагы иң
кадерлесен югалтудан куркып. – Ташлама мине. Ялгызымны
калдырма, әни.
– Мин китмим, улым, – диде әнисе, кабат үз хәленә кайтып. – Мин
беркая да китмәдем дә. Мин һәрвакыт синең яныңда булдым. Мин
синең җаныңда булдым.
– Тик син… Сине җирләделәр… Сине алып китмәскә кушып, мин
артыңнан йөгердем…
– Гәүдәмне генә күмделәр, – дип, башыннан сыйпады әнисе. –
Авыру, арык гәүдәмне. Тик әниләр гәүдә генә түгел. Әниләр ул җан,
Габдулла. Балалары өчен, һәр баласы өчен меңгә теленә торган җан.
– Ә миңа синсез кыен булды…
– Ишек төбендәге салкыннарда туңган чагыңда мин синең табан
астыңа наз булып җәелдем, – диде әнисе сабыр һәм ышанычлы тавыш
белән. – Юрган астында мин синең юеш киемнәреңне киптердем.
Тормышның һәм ятимлекнең салкыннарын мин синең җаныңа
үткәрмәскә тырыштым. Дөньяның матурлыгын күрсәтер өчен мин сиңа
күзләремне бирдем. Урман-кырларның, былбыл-кошларның, чишмә-
суларның гүзәллеген күрсәтү аша мин сиңа тормышның кырыслыгын
капларга омтылдым. Мин синең башыңнан гына сыйпый алмадым,
куеныма гына алалмадым, назлы сүзләр белән иркәли алмадым.
– Тик мин үземне гел ташландык итеп тойдым. – Рәхимсезлек
икәнен тойса да, Габдулла әйтми калалмады. – Артык җан итеп,
кирәксез итеп.
Һәм бүлмә уртасы кинәт шаулап торган базарга әверелде. Балык,
тире, ат тизәге исләре аңкытып торган Печән базарында төрткәләшкән
кешеләр өстеннән кучерның көр авазы яңгырады:
– Асрамага бала бирәм! Кем ала? Сау-сәламәт. Мулла улы!

Бераздан кучерны халык сырып алды. Боларның күбесе бала теләгән
кешеләр түгел, ә гади кызыксынучылар, маҗара эзләүчеләр иде. Ул
арада сакал-мыеклы берәү килеп, Габдулланың яңакларын кысты:
– Ач әле авызыңны!
Габдулла авызын ачарга мәҗбүр булды. Ә теге бөтен тирә-якка
сөрән салды:
– Тешләре яхшы моның. Яхшы ашый, яхшы эшли торган.
Тик аны кемдер бүлдерде:
– Үзе бик өтек күренә. Кечкенә буйлы. Сыек бәдәнле.
– Әйе, теше әйбәт булып, ашау ягына булса гына инде… – дип
куйды кемдер. – Анысына барысы да булдыра аларның.
– Күзендә дә зәгыйфьлек бар бугай, – диде бер абзый. – Бер
көмешкә дә барырлык бала түгел.
Бу сүзләрдән Габдулланың йөрәге «жу» итеп куйды. Аны сатарга
уйлыйлар түгелме соң? Олы абыйларның үзен тауар әйләндергән
кебек итеп караулары бер эчен пошырса, бәя куюлары бөтенләй
җанын телде. Арбадан сикереп кенә төшәргә дә йөгереп качарга иде.
Тик арбаны сырып алган дәү ирләр арасыннан ерып чыга алмаячагын
ул чамалый иде.
– Сатарга түгел! – дип кистерде кучер. – Асрамага! Мин сезгә
бала сатып йөрмим…
– Юк, туган, гафу ит, – дип кул селтәде теге сакаллы ир. – Бушлай
да алырлык түгел бу. Адәм чыкмый моннан.
Кучерның сүзләре әле генә үзен яклашкан кебек ишетелсә,
сакаллы ирнең җавабы тормышның астын-өскә әйләндерде. Адәм
чыкмый, имеш. Димәк, аны кешегә дә чутламыйлар. Кеше булырына
да өметләре юк. Нәкъ менә шул мизгелдә Габдулла үз әти-әнисенә
чынлап рәнҗеде. Аны ятим итеп, теге дөньяга качып китүләре генә
җитмәгән, аны адәм булырлык бала итеп тә тудырмаганнар икән.
Тупылдап торган тулы гәүдәле булса, хуҗа табылыр иде. Әйбәтрәк
хуҗа. Яхшырак ашатып, матуррак киендереп, кеше булырына
өметләнеп үстерерлек…
– Син борчылма, энекәш, – дип, аркасыннан сөйде кучер кешеләр
таралгач. – Боларның сүзе берни дә тормый. Син кешеләрне гафу
итәргә өйрән. Ә сине алырга теләгән кеше бар. Ул ничава гына адәм.
Хәзер шунда китәрбез.
«Кешеләрне гафу итәргә өйрән...»
Клячкин хастаханәсе палатасында ятканда, бу сүзләр әнисенеке
булып яңгырады. Кайчандыр ул үзен сокландырган дөньяга әнисенең
күзләре аша караган икән, үз тормышының кайтавазларын да әнисе
аша ишеткәндер сыман.
– Кешеләрне гафу ит, улым… – диде әнисе, мең газаплар аша
ялварган кебек итеп. – Алар син күргәннең берсен дә күрмәгән, син кичергәнне кичермәгән… Күргән-кичергәннәрен йөрәк аша
уздырмаган… Аларга синең сәләт, синең халәт бирелмәгән. Бар кеше
дә синең кебек түгел. Түбәннәрне кичерергә кирәк.
Бу саташу иде. Саташу икәнен аңлаган хәлдә дә барысы да
чынбарлык булып тоелды. Тормышның үзеннән дә дөресрәк
чынбарлык. Чынбарлыктан да төгәлрәк саташу.
– Әйе, улым, – дип сүзгә кушылды көтмәгәндә хасил булган әтисе.
– Без әниең белән сиңа мондый тормыш теләмәдек. Мин китаплар
җыйдым, күчереп яздым, үзем дә шигырьләр чыгардым. Мин
балаларны тормышчан фәннәргә дә өйрәтергә омтылдым. Тик күп
нәрсәләргә кыюлыгым җитмәде. Диннәр төрле булсалар да, Ходай
бер генә ул. Мин аның юлыннан тайпылдым… Йөрәк юлыннан…
Әниең дә, мин дә – кешеләр генә… Кешеләрне гафу ит, улым…
– Кешеләрне гафу ит, – дип өстәде әнисе дә. – Алар явыз түгел.
Алар сине аңламыйлар гына.
Кинәт Габдулланың җанында нәрсәдер шартлап өзелгәндәй булды.
– Алар явыз түгел… – дип кабатлады ул, үзенең авызын ачтырып,
тешләрен карап, буй-сынын үлчәп торган кешеләрне күз алдына
китереп. – Алар явыз түгел…
Тик алар явызлык кылдылар. Алар аның табан аслары туңганчы
кар өстендә бастырып тордылар. Алар кактылар, суктылар, елаттылар.
Алар аны аңламадылар гынамы?
– Аңларга теләмәү – явызлык, – дип кистерде Габдулла. –
Явызлык…
– Безне аңларга теләмәсәң, син дә шуларга кушылырсың, – диде
әнисе сабыр гына. – Син аңларга тырыш.
– Кешеләрне кичер, – дип өстәде әтисе. – Безне дә кичер.
Бер мизгелгә Габдулла тын калды. Гомере буена үзен кимсетергә,
юкка чыгарырга тырышкан кешеләр төркеме күз алдына килеп
басты. Колагына «артык кашык», «килмешәк», «мөтәшагыйрь»,
«тәрҗемәче»... тагын әллә нинди сүзләр ишетелде. Бу сүзләрнең
кайсылары пышын-пышын гына, кайсылары көр тавышлар белән
әйтелеп, төрле почмаклардан яңгырап тора иде.
Бер караганда, чынлап та әти-әнисе хаклы. Аларның әйтергә
теләгән фикере зур плакатка язылган лозунг шикелле бер кыяфәткә
кереп, бүлмә уртасында асылынып калды. «Кешеләрне кичер. Алар
явыз түгел, алар сине аңламыйлар гына».
Моңа тагын ниндидер хис өстәлде. Милләт, халык, кешеләр…
Алар да нәкъ әткәң-әнкәң кебек җан ияләредер, бары тик теге яки бу
сәбәпләр буенча гына сине тыңлый, аңлый, ярдәмләшә алмый, яки
теләми торган кавемнәрдер кебек тоелды.
– Мин кичерәм, – дип пышылдады Габдулла. – Әткәм-әнкәм
хакына кичерәм. Ә сез? Сез кичерә алырсызмы соң? Үз-үзегезне?

3
Бу юлы сызлану бугазларын, тын юлларын кисә торган игәү булып
түгел, ә бөтен гәүдәне тутырган кургаш булып катты. Таш булып.
Бөтен тәнгә, мускулларга авыр йөк асып куйгандагыдай тупас авырту
булып. Сөякләреңә, сөякләреңнең һәрбер күзәнәгенә ниндидер авыр
нәрсә тагып куйганнардыр шикелле. Аның мондый авыр йөкләрне
күтәргәне бар иде бугай. Бөтен үпкәләрен өзгәләгән әрнүләр аша
да тойганы бар иде мондый авырлыкны. Бар гомере бер сызлану
кебек, бар гомере бер авырлык кебек иде. Артык кашык, артык йөк.
Бүтәннәргә дә, үзенә дә. Ул беркемгә дә беркайчан да бәхет китермәде,
тик авырлык кына алып килде. Хәтта кемнәрнедер сөендерим дигән
чакларында да…
Менә хәзер дә барлык кылган гамәлләре авырлык булып, үз тәненә
тагылган. Күтәрүе авыр. Ул авырлыклар өчен үзең гаепле икәнен тою
– икеләтә кыен. Тик бу котылгысыз хәл. Үзе кылган авырлыкларны
кеше үзе тоеп китәргә тиештер. Тәмуг бәлки бардыр. Булса, ул
шушыдыр. Бәлки, аның бар гомере, кулдан-кулга күчеп йөргән
чагыннан башлап, бөтен язмышы бер тәмугтыр. Кулдан-кулга күчеп
йөргәннән башлап, беркем кулына күчәргә теләмичә, үзенә-үзе хуҗа
булырга омтылып яшәгән гомере. Шагыйрь – шаһ ир. Шаһ булырга
теләп яшәүләре. Барысы, барысы да. Бәлки, ул тәмугларны шушы
дөньяда ук узып, чистарынып китәдер.
Ул бер мизгелгә уйларыннан да, саташуыннан да, ютәлләүләрдән
дә тынып калды. Бер мизгелгә барысы да тынды һәм акрын гына
шуышып, бар дөньясына уралган сыман бөтен булмышын салкынлык
чолгап алды. Салкынлык башта бармак очларын әрнетте. «Күпме
кайнар сүзләр язган бармакларны…» Аннан беләкләренә үтте, аяк
бармакларыннан ашып, тезләрен колачлады. Һәм бөтен тәнен урап
алды. Бу салкынлыктан берничек тә котылу мөмкин түгел сыман иде.
Ул калтыранды. Юрганына уралырга тырышты. Тик юрганы да салкын
иде. Шәфкать туташын чакырып карады, туңа барган теле әйләнмәде.
«Бәлки мин тәмугтадыр, – дигән уй узды башыннан. Тәмуг бәлки ут-
ялкыннан гына тормыйдыр. Бәлки ул туңдырып та җәзалыйдыр…»
Бүлмәне биләп алган салкынлык боз томаннары булып бер ноктага
тупланды да кеше кыяфәтенә керде. Һәм бүлмәнең әле генә әти-әнисе
утырган җирендә Гөлчирә пәйда булды. Ул башта томанлы шәүлә
сурәтендә иде, соңрак аксыл чәчле зәңгәрсу ханымга әверелде. Боз
ханым. Аннан бары тик салкынлык кына ургыла. Һәм ул салкынлык
тәннең бөтен күзәнәкләренә үтеп җаныңны туңдыра. Габдулла
хәтта кышкы ишек алдында торганда да бу тиклем үк өшемәгән иде
бугай. Бәлки әнисенең сүзләре дөрестер. Ул аның табаннары астына
чынлап та үз җанын салган булгандыр. Тик әле боз ханым белән аның
арасында бернинди дә киртә юк иде. Боз туңдыра, ул өши иде.

– Килмешәк, – дигән тавыш ишетелде боз ханымның авызыннан,
– Артык җан. Артык кашык.
Габдулла кабат үзен алты яшьлек малай хәлендә итеп тойды.
Мондый салкынлыкка карата аның әйтер сүзләре юк иде.
– Кем булдың син? – дип дәвам итте боз ханым. – Нәрсәгә ирештең?
Бәетләр яздың… Сүз тезмәләре… Шуннан нәрсә? Аларны кемнәрдер
укый инде… Әйе… Үзең кебек мескеннәр укый… Һәм шуннан ни?
Алар әйбәтләнер, яхшы якка үзгәрерләр дип көтәсеңме? Алар беркем
түгел. Син хәтта үзеңне шагыйрь дип атасаң да, мескеннәр шагыйре
булдың. Ә мескеннәр хөр җәмгыять төзи алмыйлар. Бәхетсезләр белән
бәхетле дөнья төзеп булмый…
Ханымның авызыннан кечкенә кар бөртекләре сыман сүзләр
ургылды. Боз бөртекләре Габдулланың җанын туңдырды. Ханым
хаклы сыман иде. Ул хаклы иде. Әгәр ул хаклы булмаса, Габдулла
бу тиклем үк туңмас һәм калтыранмас иде. Хәтта синең иң кыю,
иң кайнар сүзләреңне дә бозга әйләндереп, бөтен җаның-тәнеңне
калтыранырга мәҗбүр итә ала икән, димәк, ул хаклы. Димәк, аның
бөтен гомере мәгънәсезгә узган. Димәк, ул беркем дә була алмаган.
Димәк…
Иң аянычлысы шушы иде бугай. Туңып, калтыранып, бер әчмуха
назга сусап үткән гомерең түгел, ә язмышыңның менә шундый туңлык
куенында тәмамлануы. Иң ачысы – шушы. Җылылыкка сусап үткән
гомереңне беркемнең дә кабул итмәве. Димәк, синдә шушы туңлыкны
аз гына эретерлек тә җылылык булмаган. Януларыңның бер нәтиҗәсе
дә юк, димәк. Бу фаҗига иде.
– Кем булдың син? – дип җанны игәүләде тынлык. – Син читләр
түшәгән караватта, ятлар хастаханәсендә җан бирәсең. Үз йортың,
гаиләң юк. Хатының, балаң юк. Хәтта асрамага алган песиең дә юк.
Синнән бу дөньяда берни калмый.
Ханым хаклы иде. Габдулла чарасызлыктан әрнеп тыпырчынырга
итте. Тик бер әгъзасын кузгатырлык та хәл тапмады. Ул шушы
салкынлык тәэсирендә урынына туңдырып беркетелгән мәет хәлендә
иде. Тик уйлары гына нидер эзли, тик җаны гына чәбәләнә.
– Син беркем дә түгел, – дип дәвам итте гасырлар төпкеленнән
килгән бозлы тавыш. – Китапларыңны тычканнар ашап бетерер.
Исемеңне берничә елда онытырлар. Хәтта әти дип йөртерлек
кешеләрең дә калмагач, болары көн кебек. Син аварга торган агачта
үскән корыган бер ботак кебек. Сынып төшәсең дә – вәссәлам.
Сынуың ишетелер дә корыган яфракларга ауган чагың. Һәм бетте.
Әле исән чагыңда ныграк кычкырып кал, ныграк ыңгыраш, бәлки
берәрсе синең мескен авазларыңны иртәгәгә кадәр саклый алыр.
Габдулла иреннәрен кысты. Кычкырырга ярамый иде. Үз гомеренә
мәгънә өстәүгә, бу боз ханым алдында яхшы булып күренүгә бер өмете булмаса да, йомшаклыгын сиздерергә ярамый. Ул үз җанының
кайнарлыгын, бу ханымны бозга әйләндерергә сәләтле икәнлеген
аңлый, тик ул җанның ялкыннарын туплар хәле юк, ул салкынлык
куенында үзе дә бозга әверелеп бара иде.
– Мин балаларым булуын теләмәдем, – диде ул җанының иң авыр
бер газабын куптарып ташлагандай. – Мин аларның да үзем кебек
ятим булуыннан курыктым.
– Менә күрәсеңме? – дип, баш бармагын күтәрде боз ханым. –
Синең хәтта шунлык та көчең булмаган. Чын ир-егетләр куркудан
арына белә. Алар өй сала. Агач утырта. Малай таба. Ә син? Син
бөтен гомереңне кәгазь пычратып уздырдың. Ә кәгазьне аны әллә
ничә төрле пычратып була…
Аның сүзләре бозбармаклар булып Габдулланың җанына кадалды.
Гомере буена үзен газаплаган тойгыларны казып, күңелен актардылар.
Әйе, ул өй сала алмады. Агач утыртмады. Малай үстермәде. Ул тик
язды гына…
Кинәт шушы әрнүле бушлыкта бер очкын кабынгандай булды.
Кечкенә. Күз төбендәге миңе шикелле генә.
– Әйе, – диде ул холкына хас булмаган бер салкын тынычлык
белән. – Сез барысын да юкка чыгардыгыз. Сез минем балачагымны
үтердегез. Мондый балачак белән кеше йә эчкече, йә җинаятьче, йә
бүтән төрле явыз булырга тиеш иде. Сытылырга, җиңелергә, язмыш
корбаны булырга.
Ул калтырануларын басып, түшәктән башын күтәрде һәм боз
ханымның күзләрен эзләде. Тик ханымның күзләре күренми иде.
Габдулла аның йөзенә төбәлеп дәвам итте:
– Мин андый булмадым. Мин бүтән булдым.
Боз ханымның күзләре бер мизгелгә ачылгандай тоелды.
– Сез минем шундый салкын һәм кара тормышны күралмавымны
теләдегез. Ә мин аны яраттым һәм үземне дә яратырга мәҗбүр иттем.
Сез мине никадәр түбәнлеккә төшерергә тырышсагыз, мин шулкадәр
югарырак күтәрелдем. Мин үз әрнүләремне матурлыкка әйләндердем.
Боз ханымның зур ачылган күзләрендә яшьләр пәйда булгандай
тоелды. Тик бу яшь түгел, ул эри иде.
– Гаиләм дә булмасын, әйдә, йә, – дип дәвам итте Габдулла. – Тик
минем җырларым бар. Барлык гаиләләр үз балаларына минем бишек
җырларын җырлаячак. Әтиләр үз улларына минем шигырьләрне
укыячак, әкиятләрне сөйләячәк. Үз балаларым булмаса да, балалар
минем белән үсәчәк.
– Ә алай булмаса нишлисең? – дип бүлдерде боз ханым яшерен
өмет белән. – Алай булмаса, нишлисең?
– Берни дә эшләмим, – диде Габдулла тыныч кына. – Мондый уй-
хыяллар белән яшәп тә мәңгелек онытылуга тарыган шагыйрьләр бер мин генә түгел. Алар меңнәр. Меңнәрнең хыялы кайчан да бер
тормышка ашачак. Меңнәр онытылса да, мең дә беренче килеп
чыгачак. Шагыйрьләр – алар үзләре дә халыкның шигыре. Халык
безне үз теләге кабул булганга кадәр тудырачак.
Акрын гына эри барган боз ханымның тавышы да үзгәрде,
элекке кискен салкынлыгын җуеп, юешләнеп, күз яшьләре сыман
еламсырауга күчте.
– Ә бит мин дә үз халкымныкы, – диде ул, үзенең кайда икәнлеген
аңламый торган кеше шикелле. – Мин дә үз халкымның салкынлыгы.
– Син – тик безне сынау өчен генә, – дип елмайды Габдулла. – Син
дә – үзебезнеке.
Боз ханымның бар кыяфәтендә рәхмәт хисләре чагылды һәм ул
мизгел эчендә эреп юкка чыкты. Габдулла калтыранудан туктады.
Ул үзендә мәңгелекләрне җиңәрдәй көч тойгандай булды. Елмайды.
Әмма шул мизгелдә үк тагын ютәле кубарылды…

4
Ачык форточка аша очып кереп, борын төбендә безелдәп йөргән
бәйләнчек черки сыман ис иде бу. Мыек төзәтә торган кыйммәтле
балавыз исе белән кушылган затлы хушбуй парлары тибрәнеше.
Уңышлылык, затлылык исе.
Габдулла күзләрен ачты. Бүлмә эчендәге караңгылыкны куып,
тәрәзәдән төшкән ай нурлары яктысында ыспай кеше басып тора
иде. Сәхнәдәге кебек. Өстенә европача тегелгән ак костюм-тройка
кигән. Төз, зифа гәүдәсенә сыланып торган жилет кесәсеннән сәгать
чылбыры ялтырап китә. Кара мыегын төрек патшасыныкы шикелле
итеп бөтереп югарыга караткан, чәчләрен ыспай итеп, артка сылап
тараган. Бер кулына көмеш саплы таяк тоткан, икенчесендә – сизелер-
сизелмәс төтен чыгарып торган затлы сигара. Ул елмая. Тигез, ак
тешләрен ялтыратып, күз нурларын иркәли торган якты елмаю белән.
– О, Габдулла әфәнде! Уяндыңмы? – дип сөрәнләде ул сәхнәдәгечә
бәрхет тавышы белән, һәм ялтыратылган туфлилары күзне
чагылдырырлык итеп бер адым ясады. – Сине күрүемә шундый
шатмын. Юк, әлбәттә, мондый халәттә түгел, мондый урында да
түгел… Синең авыруыңа шатланмыйм. Күрешүебезгә сөенәм.
Габдулла дәшми генә аны күзәтте. Кайчандыр сокланырга мәҗбүр
иткән бу кешегә ул битараф иде.
– Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең, Камил, – диде ул бераздан. – Нәкъ
Җаектагы шикелле.
– Әле менә узып барышлый идем, – дип елмайды Камил. –
Кагылмыйча булдыра алмадым. Иске дусны ничек игътибарсыз
калдырасың инде. Иҗатташ дусны. Ә бит уйлап карасаң, дөньяга
сине мин ачтым. Мин чыгардым.

Ул Габдулланың ни әйтерен көткәндәй бераз тынып торды һәм сүз
ишетмәсен сизгәч, дәвам итте:
– Минем типография. Минем гәзит. Минем журнал. Һәм
шигырьләреңне басып чыгару гына түгел, ә очрашуларга йөрү дә
минем идея иде! Мин сине мәйданга чыгардым, Габдулла! Мин
булмасам, мәдрәсә тузанына күмелеп калган булыр идең. Шигырь
язучы шәкертләрнең берсе булып. Ә хәзер син шагыйрь! Зур шагыйрь!
Мин тудырган шагыйрь!.. – Ул, тавышын түбәнәйтебрәк, Габдулла
ягына иелде. – Мин хәтта синең фельетоннарыңа, төртмә сүзләреңә
дә үпкәләмим. Даһиларның андый сәерлеккә хаклары бар. Иң мөһиме
нәтиҗә бит! Ә нәтиҗә…
Камил кулларын җәеп тирә-якны колачлады.
– Нәтиҗә ул менә кайда! Дан! Танылу! Син хәзер милләт тавышы!
Һәм мин дөньяга шундый талантны чыгаруым белән бәхетлемен.
Шундый затның остазы булуым белән…
Габдулла акрын гына калкынып, сул терсәгенә таянды.
– Шапырынма, Камил, – диде ул тыныч кына. – Син остаз түгел.
Син кечкенә бер корабның капитаны булдың. Һәм давыл башлангач,
корабыңны коткарырга теләп, мине диңгез уртасына ыргыттың. Борт
артына! Бер нәрсәсез, яп-ялангач килеш…
Камил аз гына баш игәндәй итте дә, кулларын җәйде:
– Мин сиңа азатлык бирдем. Ирек! Яңа хисләр, яңа кичерешләр
бирдем, яңа офыклар ачтым. Мин – сине азат итүче! Хөррияткә
чыгаручы.
Бер карасаң, чынлап та нәкъ шулай, Камил әйткәнчәрәк килеп
чыкты. Тик Габдулланың үпкәсе зур иде. Ул дәшми калалмады.
– Син мине ачык диңгез уртасына ыргыттың, – диде ул ачусыз-
нисез генә. – Бер нәрсәсез. Давыл уртасына. Син мине батып
үлсен дип уйладың. Тик мин батмадым. Мин йөзәргә өйрәндем.
Давылларны ярып чыгарга. Югыйсә мин үләргә тиеш идем. Рәхмәт,
сабакларың өчен…
Камил кычкырып көлде. Тик аның тавышы табигыйлеген җуеп,
ярык кыңгырау чыңыдай ишетелде:
– О, бу шагыйрьләр! О, аларның чагыштырулары! – диде ул
сәхнәдә чыгыш ясаган шикелле. – Тик, дустым, җиргә төшеп карыйк
әле. Саннарга. Фактларга. «Шүрәле»нең тиражына, мәсәлән. Бергә
уздырган очрашулардагы алкышларга. Тышлыкларда таралган
исемеңә. Әгәр мин начар нәшир булсам…
– Син һаман нәширлегеңне куасың, – диде Габдулла, тамагын
чистарткандай итеп. – Саннар, фактлар, тиражлар сөйлисең… Дан
кыйммәт сиңа. Исемеңнең яңгырап торуы. Мактау, кадер-хөрмәт…
Син әле булса аңламагансың иҗатның нәрсә икәнен.
Камил нәрсәдер әйтергә теләде дә өнсез калды.

– Син әдәбиятны уен итеп күрдең, Камил, – дип дәвам итте
Габдулла карлыккан тавыш белән. – Син аны ат чабышы кебек
күзалладың. Һәм синең иң отышлы атың мин идем. Син миңа өмет
багладың. Сиңа отыш кирәк иде. «О, Мотыйгый нинди бөек! Нинди
алдан күрүчән! Нинди акыллы ул!» – дигән сүзләр. Дан. Дәрәҗә.
Макталу. Без икебез ике җирдә идек. Син – ат чабышын күзәтүчеләр
арасында. Ә мин – шул чабышта.
Габдулла, үзенең кыза баруын тоеп, бераз тукталып торды. Камил
дә кызу холыклы иде. Тик ул дәшмәде.
– Әдәбияттан, шигърияттән, матбугаттан син дан һәм акча эзләдең, –
диде Габдулла, беркадәр тынычланып. – Саннар, тиражлар, алкышлар
эзләдең. Ә мин… Мин үз яраларыма дәва эзләдем. Яраларым
халыкныкы белән уртак булып чыкты. Шуңа яраттылар. Тик мин
яратсыннар өчен язмадым. Мин дәшми кала алмаганга яздым.
Камилнең йөзендәге актёрлык җуела төште. Хәтта мыек очларына
да җан кергән сыман тоелды.
– Тукай! – дип, таягы белән таш идәнгә тондырды ул. – Син әле
дә берни аңламыйсың. Сүзне аны әйтү генә җитми. Ишетүләре дә
кирәк. Әгәр син әйткәнне беркем ишетми икән, ул сүз – әйтелмәгән
сүз. Мин синең сүзләреңне илгә ишеттердем.
Аның кулындагы сигарасы идәнгә төшеп китте. Камил иелеп
алмады, таптап кына куйды.
– Синең барлык утың, ялкыннарың, дөрләүләрең менә шушы
сигара кебек. Үрләтсәң – дөрли, таптасаң – сүнә.
Тик сигара сүнмәде. Камил үзе вак кына шакмакларга әверелә
барып юкка чыкты. Габдулла бу хәлгә аптырап калды. Тирә-ягына күз
салды. Бу Камилнең сәхнә трюгы гынадыр, менә ул бер почмактан
килеп чыгар да яңгыратып сөрән салыр сыман тоелды. Тик Мотыйгый
бер җирдә дә юк иде.
Тукай үз күзләренә үзе ышанмыйча торып утырды. Үпкәсеннән
күтәрелеп тамагына утырган төерне йотып җибәрде. Һәм сак кына,
иң кадерле җанга эндәшкән сыман, аны өркетмәскә тырышкан сыман
аваз салды:
– Камил...
Җавап ишетелмәде. Тукай тагын кабатлады:
– Камил...
Ул акрын гына, ялгыш атлап егылып китүдән курыккандай
торып басты. Карават читенә тотына-тотына әле генә Мотыйгый
торган урынга килде. Күзләренә ышанырга теләмәгәндәй, тирә-якка
кулларын йөртеп алды. Мотыйгый юк иде.
– Камил, – дип пышылдады ул үкенечле бер әрнү белән. – Бәлки без
икебез дә нәрсәнедер аңлап җиткермибездер. Без икебез ике төрлерәк
бит…

«Кичер мине… Бәхиллектә булыйк…» – дигән уй калкып чыкты.
Тик Габдулла аны кычкырып әйтмәде. Хәтта кычкырып әйтсә дә,
бөтен дөньяга оран салса да, Камил ишетмәячәген аңлый иде.
Алай кычкырырлык хәле дә юк. Колак төбендә генә Камилнең
баягы сүзләре яңгырагандай булды: «Сүзне аны әйтү генә җитми.
Ишетүләре дә кирәк. Әгәр син әйткәнне беркем ишетми икән, ул
сүз – әйтелмәгән сүз».
Габдулла, хәлсезләнүен тоеп, караватына атлады. Урынына барып
утыргач, ипләп кенә ян-ягына ятып, тәрәзәгә күз салды. Чепек кенә
йолдызлар җемелдәгән күк йөзеннән ниндидер моңлы аваз ишетелгәндәй
булды. Ул авазлар, акрын гына якыная барып, җырга әйләнде. Бераздан
бәрхет тавыштан ниндидер эчке бер дәрт белән җырлаучы үзе дә
күренердәй тоелды. Ул европача ап-ак костюмны аз гына татарча
иркенлек белән кигән җырчы Камил булыр сыман. Габдулла күзләре
талганчы карап ятса да, Камил үзе күренмәде. Җыры гына ишетелде.
Калмаган бер туры юл да дөньяда
Хәләл кәсеп итәргә шул, вай дөнья.

5
– Нәрсә, үлгәнгә салышып ятасың, тор, – дип дәште елмаю катыш
тавыш. – Синең әҗәлдән башка да мәшәкать җитәрлек әле монда.
Габдулла торып утырды. Тик аның алдында хастаханәнең җиләс
палатасы урынына, «Әл-Ислах»ның зур булмаган бүлмәсе хасил
булды. Буяу исләре борынын кытыклады. Бу шулкадәр таныш,
җанга якын ис. Аны талгын гына наз таратып утырган куе чәй исе
алыштырды. Фатих бит ул бер ягы белән дә бүтәннәргә охшамаган,
аның хәтта чәе дә үзгә. Куе, әллә нинди тәмле үләннәр кушылган.
Тәме генә түгел, исе белән үк: «Татар дөньясы монда. Чәй эчәбезме?»
– дип чакырып тора торган.
Бераз гына карлыккан тавыш ишетелде.
– Тагын язмышның бәхет юравын көтеп ятасыңмы? – Өстәл
янындагы кәгазьләргә күмелгән Фатих Әмирханның сүзләрендә дә,
күзләрендә дә ягымлы бер нур бар иде. – Бәхет берчак хыянәт итәргә
дә мөмкин. Җә, үзең тор…
Габдулла аның белән яңарак кына хушлашкан чагын искә төшерде.
Шушы хастаханәгә кереп ятар алдыннан, Фатих аның кулын кысып:
– Тиз терелеп чык, тиз күрешик, – дигән иде. Ә Габдулла ютәлен
тыебрак торырга тырышып:
– Тиз генә күрешмик әле. Син озаграк яшә, – дип җавап бирде.
Һәм менә… Дусты кәгазьләр белән капланган өстәл янында утыра.
Габдулладан нидер көтә. Нәрсәдер язуын өмет итә бугай. Ә бәлки
берни дә көтми дә, өмет тә итмидер.

– Фатих… – Мондый сәерлекне кинәт күрүдән Габдулланың теле
тотлыкты. – Син… син бит…
Фатих аны ярты сүздән аңлап елмаеп куйды. Һәм кинәт урыныннан
торып басып, биегәндәй итеп алды.
– Гел коляска сөйрәп йөрүдән туйдым, – диде ул. – Болай гына
яшисем килде. Нәрсә җебеп торасың? Якынрак кил, әйдә. Син ярата
торган чәй пешердем. Хәлвә менә. Күз нурларыннан эрерлек. Менә
җеп сиңа…
– Телеңне йота күрмә, бәйләп куй, дисеңме?.. – Габдулла елмаеп,
өстәл артына утырды. – Безнең телләр беркайчан да бәйдә тормады
инде. Телне йотып яшәүче кавем дә булмадык. Ә бит бер карасаң…
Габдулла хәлвәдән авыз итте дә өстәп куйды:
– Ә бит телне татлы әйберләр каптырып йоттыралар. Һәр дәвердә
шулай булган. Менә хәзер мин синең хәлвәңнән сыйланган көемә,
берәр әсәреңне хурласам, дөрес буламы?
– Хурлый алсаң, пажалысты, – дип, калын кашларын сикертте
Фатих. – Тик башта хәлвә аша. Чәй эч.
Габдулла кычкырып көлеп җибәрде.
– Эш тәм-томда гына түгел… Хәтереңдәме, без бер мәлне икебезгә
бер бишмәт киеп йөргән идек?..
– Хәтердә, – дип көлде Фатих, Габдулланың шаяртырга тырышуын
аңлап. Алар арасында моның ише юк-бар сөйләшеп, булмаганны бар
итеп утырулар гадәти хәл иде. – Ул бишмәт миңа тар, ә сиңа киң иде.
Тик без анда икебез дә сыя алдык…
– Ә син шуны закладка бирдең, – диде Габдулла, аз гына үпкә
белдергәндәй. – Гәзитеңнең бер санын чыгару өчен.
– Ә син кабат сатып алып кайттың, – дип сөенде Фатих. – Шул
гәзиттә чыккан шигырең акчасына.
– Юк, ул гына җитмәде, – дип көлде Габдулла. – Мин әле теге
матур итегемне дә саттым. Шуларны кушкач кына…
Бу вакыйга уйдырма кебек тоелса да, бөтенләй үк нигезсез
түгел иде. Алар һәрвакыт бер бишмәт эчендәге сыман яшәделәр.
Бер дөньяда, уртак фикерләр, максатлар эчендә. Фатих дустын
һәрвакыт күтәрергә, юк-бар тәнкыйтьләрдән, көнләшүләрдән
араларга тырышты. Ул шагыйрьнең күңелен яраламыйча гына,
Тукайны халыкчанлыкка этәрде, аның иҗатын гарәп, госманлы-төрки
сүзләреннән арындырырга, аңлаешлырак итәргә булышты. Габдулла
боларның барысы өчен дә рәхмәтле иде. Инде соңгы рәхмәтемне
әйтим генә дигәндә, Фатих дәвам итте:
– Әйтәм аны яз буена тишек итектән йөрдең, – диде ул моңсу гына.
– Уйлаган идем шул аны… Аягыңнан да бәргәндер әле салкын…
Үпкәләреңнең газабы да…
– И Фатих, безгә салкын бөтен җирдән дә бәрә инде, – дип бүлдерде Габдулла. – Туры басып атласаң, җилдән бәрә. Шуышсаң – җирдән.
Барысы да үпкәләргә күтәрелә дә сулышны буып ала.
Бер мәлгә тын калдылар. Фатих җитдиләнеп, дустын юата алырлык
сүзләр эзләде. Бераздан Габдулла ютәлләргә кереште, туктагач, чәен
уртлап дәвам итте:
– Менә минеке шикелле авыруның шунысы яхшы: сау вакытта
уйлап өлгермәгән нәрсәләреңнең һәммәсен уйлап бетерергә мөмкин.
Үлем, диләр, уйлап караганда, бер дә куркыныч нәрсә түгел бит ул.
Тимерша Соловьев мине «тиз үләчәк кеше» дип хурламакчы була.
Тимершалар белән бер дөньяда торганчы, үлем…
Ул сүзләрен әйтеп бетермичә тынып калды. Әйтмәсә дә, билгеле
иде бугай. Бер мәҗлестә шул Тимершаның: «Тукайның сүзләренә
исегез киткән, аның шикелле бер аягы белән кабергә баскан
кешеләрнең сүзләренә игътибар итмәскә кирәк!» – дип, шау-шу
чыгаруын барысы да белә иде.
Фатих ул вакытта ук: «Вөҗданнары керле кешеләргә бик
куркынычлы тоела торган үлемнең вөҗданы саф кешеләргә куркыныч
булмавын аңлаудан ул бичаралар түбән шул!» – дип юаткан иде.
«Үлем дә яшәүнең бер өлеше, – дип җаваплаган иде ул чакта
Габдулла. – Табигый өлеше. Барыбызны да шул көтә».
Бу юлы Фатих дәшмәде. Тик аның җаныннан кубарылып чыккан
өнсез әрнү генә бар бүлмәне актаргандай булып яңгырап торды:
– Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән
дә дөньяда торырбыз әле…
Мондый киеренкелектән котылырга теләп, Тукай шаяртырга итте:
– Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдегез?»
– диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге станциясе дип
беләбез, аз булса да дөньяда торып калыйм», – дип әйттем.
– Кызганыч, – дип куйды Фатих, аның сүзләрен җитди кабул итеп.
– Бик кызганыч…
Габдулла аның ни хакында әйтүен аңлый иде.
– Әйе, – дип дәвам итте ул. – Без ничек язарга икәне турында
да, нәрсә язу хакында да озак вакытлар бәхәсләштек. Әллә күпме
вакытлар өслүб, кафия тикшереп, мәгънәсез бәхәсләрдә үтте. Ә бары
тик язарга гына кирәк булган. Күбрәк һәм әйбәтрәк итеп. Балалар
өчен әкиятләр, һәркем җырлый алырлык җырлар, авыл мужиклары
да аңлый алырлык шигырьләр язарга гына. Ә менә хәзер…
Ул кулларын җәйде. Фатих дәшмәде. Ни әйтергә белми озак
текәлеп торды.
– Ә бит мин синең янга ялгызлыктан качып килдем, – диде
Габдулла. – Дөресрәге, ялгызлыкта үлүдән. Ялгызлык ул яныңда
кеше юклык кына түгел.
Габдулла үз сүзләреннән көләргә теләде, тик көлүе ютәлгә әверелеп китте дә, ул озак кына ютәлләде. Фатих чәй яңартып, чынаякны аңа
этәрде.
– Чәй эч әле син, – диде ул бик шифалы эчемлек тәкъдим иткәндәй.
– Үләннәр белән.
– Рәхмәт. – Габдулла аерым бер ләззәт белән чәшкедән уртлап
куйды һәм хискә тулып кабатлады. – Рәхмәт сиңа!
– Чәй өченме? – дип елмайды Фатих, сүзнең башка яссылыкка
күчүенә шатланып.
– Юк, барысы өчен дә, – Габдулла җитди иде. – Һәрвакыт янымда
булуың өчен. Салкын вакытларда, кырыс һәм хәвефле чорларда. Үз-
үземә урын тапмаган мизгелләрдә.
– Үзеңә дә рәхмәт, – Фатихның тавышы моңсу чыкты. – Барысы
өчен дә. Булганың, җирдә яшәгәнең өчен.
Бер арада Фатих та, «Әл-Ислах»ның типография исләре аңкыткан
бүлмәсе дә юкка чыкты. Габдулла хастаханә палатасындагы
караватта ята иде. Әле генә күргәннәре төш булдымы, саташумы,
әллә җаннарның гайре табигый очрашу мизгелеме, тик ул канәгать
иде. Колагында Фатихның сүзләре, иреннәрендә үләннәр кушып
эшләнгән татлы чәй тәме китеп бетмәгән иде әле. Һәм тормышның
бөтен тулылыгы шулардыр сыман тоелды. Якын дустың, теләктәшең,
таянычың булу. Аның тере сүзләрен ишетү, күңелеңне аңлаганын
тою, тере судай татлы чәеннән авыз итү.
Шушы бәхетле мизгелдән озаграк ләззәтләнергә теләгәндәй, ул
күзләрен йомды. Иреннәренә елмаю кунгандай булды.

6
Һавада бер мизгелгә тынлык кына калды. Кулга тотып карарга
ымсындыра торган куе тынлык. Менә ул матдәләшер дә ниндидер
җисемгә әверелер шикелле иде. Бу тынлык эчендә озак тору
мөмкин түгеллеген сизеп, Габдулланың күңеле нидер көтте, нидер
эзләде.
Һәм алар килделәр.
Башта аңның читеннән нәзек, үткен ысылдау авазлары еландай
шуышып чыкты.
– Шәрык образларына иярә… формасы аксый… рифмалары юк
дәрәҗәсендә… артык иркен кылана…
Аннан тупас тавыш пәйда булды, монысы вәгазь сөйләп тавышы
карлыккан ишаннарның берсе иде бугай:
– Кайда садәлек?! Аллаһтан курку кайда?! Яшьләрне аздыра торган
шигырьләр яза! Ул җаннарны агулый торган бәндә!
– Сәләте бар, сүз дә юк, – монысы үз дәрәҗәсен белеп, әдәбиятка
югарыдан карап сөйләшүченең үз хаклыгына ышанган көр тавышы
иде. – Тик бер әсәре дә җитди түгел, әкият тә фельетон гына. Тирәнлек кайда? Киңлек? Фәлсәфә кайда? Халык яклы булып кыланудан уза
алмый. Юк инде безнең татарда…
– Әйе, – дип җөпләде ялагай тавыш. – Безнең татарда әдәбият
юк, укырлык китап юк… Фәкать кәгазь пычратучылар гына.
Самозванецлар! Байлар, меценатлар акчасына китап чыгаралар да
әллә кем булып йөриләр… Барысын да себереп түгәргә кирәк…
– Иген иксеннәр, әнә, завод-фабрикада тир түксеннәр…
Хастаханә караватында яткан Тукай, бу авазлардан таралган
салкынлыкка түзә алмыйча, юрганына уранып, бөгәрләнеп ятты.
Бөтен тәнен калтырау алды. Калтырану суыктан гына түгел, ә ачу,
үпкә, нәфрәт тойгысын куа алмау чарасызлыгыннан да иде.
Бу тавышлар аны күрмәмешкә салыша, юк дип уйларга тели,
бүтәннәрне дә, хәтта Габдулланың үзен дә шуңа ышандырырга
маташа. Әмма күрми калу мөмкин түгел. Шуңа алар гаеп эзләргә
тырыша. Хәтта иҗатындагы өстенлек булырдай яңа чалым, яңа
алымнарны да кимчелек итеп күрсәтергә омтыла. Юкка чыгарырга
тырыша. Бу тавышлар балта, пычкы, көрәкләр тотып, ул төзегән
дөньяны сүтеп-җимереп ташларга, җир белән тигезләргә килгән
аяусыз төркем булып тоелды. Аның үзен дә, иҗатын да тереләй
күмәргә килгән төркем. Кайберләре хәтта бөтен татар әдәбиятын,
үткәне һәм бүгенгесе белән бергә, тереләй җирләргә дә әзер иделәр.
Шәхси мәнфәгатьләре яки наданлыклары күзен томалаган төркем
өчен үзләренә хосусый табыш китерми торган бер генә файдалы
нәрсәнең дә кадере булмый. Алар барысын җимерергә әзер. Ватарга,
таптарга, таларга…
Бу тавышларның хаклы түгеллеген Тукай аңлый иде. Тик аннан
гына җиңел булмады. Болай дип кычкырулары гына түгел, ә үзе
хакында шулай уйлаулары, уйлый алулары да күңелен рәнҗетә иде.
Хәер… аның күзенә карап: «Бер аягы белән гүрдә басып торган
кешенең сүзенә исегез китмәсен», – дип әйтүчеләр бар икән, тагын
ни дип уйларга мөмкин инде…
Кинәт аның исенә төште.
– Галимҗан! – дип ыңгырашты Габдулла, барлык рәнҗешләрен
йодрык эченә җыеп. – Галимҗан…
Ә бит барысы да шуннан башланды, хәтта Габдулла үзе дә аны
«первый тәнкыйтьче» дип атады…
– Галимҗан! – дип кычкырды ул тагын.
Ишек тукылдаттылар. Һәм бүлмәгә егерме дүрт яшьләр тирәсендәге
егет узды. Очлы ияк, кискен йөз. Киеме дә студентларча диярлек:
галстуксыз ак күлмәк, кара костюм. Кулында кәгазьләр тутырылган
папка. Аның белән бергә яңа чыккан газета исе дә ияреп керде.
Ныклы адымнар белән шагыйрь янына килеп басты да тигез, рәсми
тавыш белән:

– Габдулла әфәнде! Сез чакырган идегез, мин килдем, – диде.
– Галимҗан... – Тукай көч-хәл белән калкынып терсәгенә таянды.
– Мин сине чакырмадым.
Кайберәүләр «вундеркинд», «татар әдәбиятының киләчәге» һәм
башка матур сүзләр белән атаса да, Габдулланың бу кешене күрәсе
килеп тормый иде. Үзара әдәби бәхәсләр тора-бара туктаусыз
дәгъвага, ахыр чиктә дошманлыкка әйләнде. Алар бер-берсенә ачулы
иде.
– Ә ни аерма? – диде Галимҗан рәсми кыяфәтен җуймыйча. – Син
һәрвакыт символлар һәм аллегорияләр белән эш иттең. Мине дә
символ дип уйларга мөмкинсең. Үз икеләнүләрең символы.
Тукай чыраен сытты. Шулай да ул Галимҗан килү белән теге
шайтани авазларның тынуына канәгать калды. Хәер, үткен фикерле,
кискен телле һәм үзен генә хаклы дип уйлаучы бу кешедән дә ягымлы
сүзләргә өметләнәсе юк. Тик бу тоташ төркем түгел, бер генә кеше
иде һәм аның фикере дә халыкныкы түгел, фәкать үзенеке генә.
– Тагын нәрсә тәнкыйтьләргә килдең? – Тукай сүзне туры тотарга
тырышты. – Соңгы шигырьләрнеме?
– Менә шигырьләрең… «Пар ат», «Китмибез»... – Аның тавышы
хөкемдарның чүкеч авазы кебек иде. – Шигърият кайда соң монда,
Габдулла? Очыш кайда? Көндәлек тормыш сазлыгыннан күкләргә
алып менә торган матурлык кайда? Син шигъриятне чүкеч белән
сандалга әйләндердең. Син укучының колагына бәрәсең, намусына
суктырасың, тормышның черегән урыннарын актарасың. Пычракта,
ваклыкта казынасың. Ә шигырь юк. Сер, тылсым юк. Синең байларың,
муллаларың, җәмгыятең һәм башкаларыңнан аермалы буларак, мәңге
керсез, мәңге саф булган табигать юк…
– Табигать... – дип авыр сулады Габдулла. – Мин туган җирем
турында яздым, Галимҗан. Урманындагы Шүрәле, елгасындагы Су
анасы турында. Ә безнең урманнар корып бара, елгалар гамьсезлек
һәм хәерчелек лайласына күмелә. Минем каеннар җилдән түгел, ә шул
каен төбендә утырган ач малайны кызганып елый. Мин шул баланың
күгәргән иреннәре турында онытып, каен яфраклары шыбырдавын
язарга тиешме? Ахыр чиктә, кеше үзе дә табигатьнең бер өлеше бит.
– Мин сәнгатьнең югары булуын телим. – Галимҗан учы белән
кулындагы папкага сугып алды. – Мизгеллек мәшәкатьләрдән,
көндәлек вак-төяктән, хәтта социаль күренешләрдән югарырак
булырга тиеш ул. Кешенең рухын матурлык саклый, матурлык
аны гүзәл эшләр кылуга этәрә. Матурлык ул халыкны үргә алып
менүче көч. Шагыйрь үз халкына шуны сеңдерергә, аны матурлык
артыннан ияртергә тиеш. Ә син – рифма белән язучы публицист.
Тезмә мәкаләләр авторы…
Габдулла тын гына тыңлады. Күкрәге әрни иде, тик акылы салкынлыгын җуймады. Башта ул кимсенде, ачуланды, хәтта берәр
кискен сүз белән куып чыгарырга уйлады. Аннан тынычланды.
Габдулла каршында япь-яшь, әле тормышны тиешенчә аңлый
алмый торган, ал күзлегенә тузан да кунмаган егет басып тора иде.
Хыяллары саф һәм югары аның, хәтта иңнәрендә канатлар да бардыр,
тик ул аларны җыеп, яшереп кенә куйгандыр сыман тоелды. Хәтта
моның кискенлеге дә яманлыктан түгел, ә омтылышларының көчле
булуыннан бугай. Һәрхәлдә, бу егет тә үз халкын Габдулла шикелле
үк ярата, аның күтәрелүен тели. Шуны аңлаудан җаны җылылыкка
төренгәндәй булды. Ул хәтта елмаеп куйды.
– Син бит үзең теге вакытта: «Ул халыкның йөрәгендә, җанында
кайнап та теленә килә алмый йөргән бер тәэсир вә бер тойгыны
яхшы вә ачык итеп, самими тел белән әйтеп бирә», – дип язган
идең. Хәзер үзең шуны җитешсезлеккә саныйсың. Әгәр халыкның
төрле юллар белән авызын ябалар, сүз бирмиләр һәм сүзләрен
ишетмиләр икән, әгәр аны төрле салымнар, бурычлар белән
буалар, наданлык сазлыгына батырып тышаулыйлар икән, нинди
«матурлык» турында сүз булырга мөмкин? Әгәр көн саен, минут
саен ваклап-ваклап кына халыкның киләчәген урлыйлар икән,
нинди матурлык, Галимҗан?
Тукай торып утырырга омтылып талпынып куйды, тик хәле
булмагач, икенче терсәгенә таянып ятты. Кыска вакытлы тирән
ютәлдән соң маңгаена тир бәреп чыкты. Бераздан ул карлыккан
тавыш белән дәвам итте:
– Минем шигырьләр чүкеч-сандал түгел, Галимҗан. Тавыш ул.
Аваз. Кычкыру. Авызлары томаланып, күзләре капланган, аяк-
куллары бәйләнгән чарасыз халыкның җан авазы.
Галимҗанның кыяфәтендә нәрсәдер үзгәрде. Ул хәзер хөкемдар
да, аяусыз тәнкыйтьче дә булып тоелмады. Ул күзәтә, карашлары
белән Тукайны өйрәнә, аның фикер сөрешен аңларга тырыша иде.
– Бәлки минем романтизм нәкъ шундадыр, Галимҗан, – дип дәвам
итте Габдулла. – Коточкыч тормышка дучар ителгән халыкның үзен
яратуда. Бөтен уңышлары, җитешсезлекләре белән. Ыңгырашу
авазлары, өметле пышылдаулары белән. Нык яратуда, шигърият
дәрәҗәсенә җиткерерлек итеп. Ачы, коточкыч, тик шигърият.
Галимҗанның төз гәүдәсе аз гына салынгандай тоелды. Ул озак
кына дәшми торды. Һәм кычкырып уйлагандай ярым пышылдап
әйтеп куйды:
– Син ярату турында сүз йөртәсең, ә мин матурлык турында әйткән
идем. Без икебез ике телдә сөйләшәбез бугай.
– Әйе, – дип елмайды Габдулла. – Бер телдә сөйләшсәк, без якын
кешеләр була алыр идек.
– Бәлки икебез дә хаталанабыздыр, – дип кычкырып уйлавын дәвам итте Галимҗан. – Бер үк күлгә карап икебез ике нәрсәне күргәнбез:
мин – аның өстендә чагылган күк йөзен, ә син – күл төбендәге
михнәтле дөньяны.
Бар булмышында ләззәтле бер арыганлык тоеп, Габдулла күзләрен
йомды.
– Андый карашлар да кирәктер, – дип пышылдады ул бераздан. –
Бер елганың ике яры сыман… Тик мин синең тәнкыйтеңне барыбер
кичермим, Галимҗан. Ишетәсеңме?
Галимҗан дәшмәде. Габдулла бераздан күзләрен ачарга мәҗбүр
булды. Тик Галимҗан инде юкка чыккан иде. Габдулла иңнәрен
сикертеп куйды. «Символ» диюе дөрес булды бугай. Галимҗан килү
белән үз иҗатына, үз гомеренә икеләнү-шикләнүләр дә таралды.
Бераздан бүлмәгә теге авазлар кабат килеп тулды. Тик болар инде
тәнкыйть яки гаепләү шау-шуы түгел, ә ягымлы тавышлар иде.
Баштарак акрын гына тәрәздәге пәрдә артыннан гына ишетелде:
– Безнең хакта язган ул, безнең авыл турында. Килгәнен дә
сөйләүче булмады, каян белгән, диген, ә…
– Минем улым «Шүрәле»не яттан сөйли… Ярата…
– Ә безнең чәйханәдә «Печән базары»н укыйлар. Бар тирә-як
җыелышып тыңлый.
– «Китмибез»не шәкертләр күчереп алып, кулдан-кулга йөртәләр.
Бераздан авазлар тыгызлана барып йөзләрчә, меңнәрчә кешенең
гүләвенә әверелде. Аңа халык тормышының гадәти тавышлары
өстәлде: арба тәгәрмәчләре шыгырдавы, бишектәге бала елавы,
кемнеңдер җыр сузуы, кызлар көлүе, базардагы ыгы-зыгы – барысы
да. Бу гади тавышлар җыелмасы түгел, ә сулыш иде. Халык сулышы.
Шуңа ул күңелгә бик якын булып, җанны назлап торды. Габдулланың
үз әсәрләреннән чыккан идеме ул, әллә халык тормышыннан аның
йөрәгенә кереп калган идеме, тик ул шулкадәр якын, газиз иде.
– Кем син, Габдулла? – дигән сорау аерма ачык булып ишетелде
бераздан. – Кем син безнең өчен?
Бу ягымлы бәрхет тавышны тирә-яктагылар эләктереп, куәтләп
җибәрделәр:
– Остазыбызмы? Әйе, остазыбыз син…
– Юк, – дип пышылдады Габдулла. – Остазлар үзләре белгәнгә
өйрәтә. Ә мин күп нәрсәләрне белмәдем.
– Пәйгамбәр ул! – диде кайсыдыр. – Безнең пәйгамбәребез ул
Тукай!
– Юк, – дип каршы төште Габдулла. – Пәйгамбәр ул күкләр
авазын яңгырата. Мин сезгә җир авазын сөйләдем. Барлык шатлык-
сөенечләре, михнәт-газаплары белән.
– Кем соң син алайса? – дип җавап таләп итте ягымлы тавышлар.
– Кем син, Тукай?

«Кем соң мин?» – дигән кайтаваз яңгырады күңелендә. Кем мин
сезнең өчен? Мин бары тик сезне күрергә теләдем һәм күрдем.
Мин сезнең бәхет-куанычларыгызны күрергә теләдем. Күрә алсам,
сөендем. Күп вакытта авыр тормышыгызны, кайгы-хәсрәтләрегезне
генә күрергә туры килде. Ул чакларда күңелем яра белән тулды.
Мин сезне ишетергә теләдем. Чалтлап торган шатлык авазларын,
челтерәп көлгән, дәртле итеп җырлаган тавышларны. Чынбарлыкта
күбрәк моң-зарларыгызны ишеттем. Мин аларның барысын да үз
җырларыма, шигырьләремә, барлык язмаларыма сеңдердем…
– Кем син, Тукай? – дип бүлдерделәр тагын. Бу юлы инде сыңар
тавыш кына түгел, ә тоташ халык соравы бер хор булып кабатланды.
– Кем?
– Мин сезнең улыгыз, – дип елмайды Тукай, үзенең дөрес
җавап таба алуына сөенгәндәй. – Улыгыз… Үзенең зур, шау-шулы,
мәшәкатьле, каршылыклы гаиләсенә игътибарын һәм мәхәббәтен
югалтмаган балагыз.
Халыкның гүләве тынып калды. Бу моңарчы ишетелгән тынлык
түгел иде. Үзенә тирән мәгънә яшергән киеренке һәм тантаналы
шушы тынлык эченнән бер баланың чишмә челтерәведәй саф җыры
ишетелде:
– И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле…

7
Йөткерүләреннән хәлсезләнеп туктаган арада нинди дип тә әйтә
алмаслык сәер тынлык хасил булды. Төнме бу, таң алдымы, көнме
икәнен дә чамаларлык түгел иде. Кайдадыр, ерактагы чынбарлыкта
текелдәгән сәгатьнең тавышы гына ишетелгән кебек. Бәлки сәгать
тавышы да түгел, ә йөрәк тибешедер әле ул. Габдулла җәй белән
кышны, көн белән төнне, үз тәне белән урын-җирне аермаслык бер
халәттә тын гына ята бирде.
Кинәт җил чыкты. Морҗадан саркылган төтен исләре катыш
салкын һава бәреп керде. Кайдандыр ерактан ишек шакыган,
тарткалаган тавыш ишетелде. Аңа сабый тавышы кушылды. Бераздан
ул якынайды, сүзләрен аңларлык хәлгә килде. Ишек артында бер
сабый ишеккә дөп-дөп суккалый иде.
– Ишекне ачалмыйм, тоткага буем җитми, – дип еламсырады
ул. – Тоткасы да биек, ишеге дә тыгыз, авыр ачыла. Ник берегез дә
ишетмисез? Колагыгызны боз капладымыни?! Өшедем… Аякларым
туңды, әни! Әни! Их, әнием исән булса, болай итмәс иде. Ә бу карчык…
Габдулла бала елавына түзалмыйча көч-хәл белән урыныннан
кузгалды да карават янында торган утыргычны таянгыч итеп
тотынып, ишек янына атлады. Аякларын идән салкыны көйдерде.
Хәлсез беләкләре урындыкка таянган саен өзлегеп китте. Тез буыннары калтыранды. Тик аның кире борылырга да, егылырга да
исәбе юк иде. Барып җиткәч, ашыга-ашыга тарткаларга кереште.
Ишек ачу аңа, зур кешегә дә авыр иде. Көчәнүдән йөткереп алды,
маңгаеннан тир бәреп чыкты.
– Ник ачылмый соң бу ишек? – дип такмаклады сабый. – Ник
мине беркем ишетми? Ник беркем күрми? Караңгылык кына күрә
дә, салкын гына кочаклый. Инде табан асларым ут булып әрни.
Тукай аны юатырлык сүзләр тапмады, бары тик үзе генә ишетерлек
итеп:
– Сабыр ит, зинһар… Хәзер ачылыр…– дип көчәнүен белде.
Ниһаять, ишек ачылып китте. Анда дүрт-биш яшьләр тирәсендәге
ябык гәүдәле, ач яңаклы бер малай басып тора иде. Тузып, иләнеп
беткән киемнәренең нинди төстә икәнен дә, нинди кием икәнен
дә белерлек түгел. Үзе туктаусыз дерелди. Габдулланы күргәч, ул
куркыбрак артка чигенде, качарга итте, тик барыр җир юклыгын
уйлапмы, урынында калды.
– Кер, әйдә, – дип пышылдады Габдулла. – Уз тизрәк.
Малай эчкә узуга, өстендәге камзулын салып, аңа япты һәм эчкә,
тумбочка ягына ымлады.
– Яңа гына чәй китерткән идем, – диде ул янындагы тумбочка
өстендә бу чыгарып утырган чынаякка ымлап. – Үзем кагылмадым.
Эч, тәнеңә җылы керер.
Үзе кабат урындыгына тотынып, аякларын хәлсез шуыштырып,
караватына килде.
Малай ике әйттереп тормады, учлары белән чынаякны эләктереп
эчәргә кереште.
– Бирерәк кил.
Габдулла аңа караватында бөгәрләнеп калган юрганны да япты.
Әниләр үз балаларын төргән шикелле, башыннан аягына кадәр төреп,
җил кермәслек итеп урап куйды. Ул арада бүлмә эчендәге җил дә,
кышкы салкынлык та юкка чыкты. Тукай малайның чынаяк тышында
кулларын җылыта-җылыта чәй эчүен күзәтте. Аның калтырануы бераз
басыла төште. Тиздән малай башын күтәреп Габдуллага төбәлде.
– Кем син? – диде ул сабыйларча беркатлылык белән. – Ник син
шундый әйбәт миңа? Бөтен абыйлар да… Алар бар да усал… Алар
малайларны күрмиләр дә хәтта…
Малайның йөзендә арыганлык та, әрнү дә, сабырлык та, дөньядагы
һәр нәрсәгә, һәр күренешкә өнсез сорау да бар иде. Һәм аны күзәткән
Габдулла бер нәрсәгә төшенде: аның бөтен гомере, бөтен күргән-
кичергәннәре, ярсулары һәм яратулары, барлык шигырьләре шушы
бала күзендәге сорауларга җавап булган лабаса.
– Мин ул – син, – диде Тукай, тавышындагы дерелдәүне яшерергә
тырышып. – Мин… Мин – синең киләчәгең. Малай күзләрен кыса төшеп, аны өйрәнергә кереште. Ак төшкән
сул күзен кысып-кысып алды. Һәм ул ышанды. Тукайның сүзләренә
ышану аның йөзенә чыкты.
– Чынлаптамы? – дип, уң кулын юрган астыннан чыгарып,
Тукайның битеннән сыйпады ул. – Димәк, без исән калдык? Димәк,
без ачлыктан да, туңып та үлмәдек?
– Исән калдык, Габдулла… – Тукайның тамагына төер утырды.
Малайның йөзендә нур кабынды. Шатлык нуры гына түгел,
ә чиксез өмет, үз хыялларының чынга ашуына ышаныч, күргән-
кичергәннәренең заяга түгеллегенә горурлану нуры.
– Һәм без… без зур кеше булдыкмы? – диде ул сабыйларча хисләр
комсызлыгы белән. – Баймы без? Көчлеме? Мулла кебекме? Җылы
йортыбыз бармы? Үзебезнекеме? Ашарыбызга күпме? Һәм… Һәм
безне барысы да тыңлыймы, ишетәме?
Сораулар яңгыр тамчылары кебек сибелде. Һәркайсы җанны
тишәрлек иде. Һәм малайның карашлары аның уңай җавабын көтә
иде. Юк, таләп итә, суырып алырдай булып бораулый. Аның уңышка,
көчкә, тамак туклыгына, яхшы мөнәсәбәткә сусаган карашлары
алдында бар нәрсә дә көчсез. Алдарга мөмкин иде. Мөмкин. Гомер
эченә бер тапкыр. Шушы сабыйның өметләрен өзмәү хакына. Изге
максат белән алдау гөнаһ түгелдер.
– Юк, бәләкәч, – диде ул тыныч кына. – Без бай булмадык. Көчле дә
булмадык. Үзең күрәсең бит… – Ул куллары белән палатага ымлады.
– Без авыру. Ярлы. Безнең үз йортыбыз юк. Без һаман да ялгыз.
Малайның күз аллары караңгыланды. Тик бу өметсезлек тә,
гаепләү дә түгел. Бу аның аңлавы, барысына да төшенүе һәм өметләре
акланмауга үкенүе дә иде.
– Алайса, ник… Ни өчен?.. – дип сорады ул гади генә. – Ни өчен
исән калдык? Бер нәрсәгә дә ирешерлек булмагач?
Тукай авыр көрсенде. Йөткереп алды. Сулышын тигезләде.
– Тик… безне ишеттеләр… – диде аннан соң күңел юатырлык
тавыш белән. – Без дәшми калмадык. Хәтта кычкырдык та.
Авыр тормыш хакында. Ачлык хакында. Гаделсезлек хакында.
Һәм җанның бу кычкыруы сүзгә әверелде. Шигырьгә. Шигырь
булып кешеләр күңеленә керде. Без халыкның сүзенә, тавышына
әверелдек. Һәм хәзер, хәтта үзебез дөньяда булмасак та, безнең
сүзләр калачак. Алар ябык ишекләргә шакып йөриячәк. Алар
салкын ишекләр артында туңган җаннарны җылытачак. Менә
шушы юрган шикелле.
Ул малайның иңенә шуып төшкән юрганны төзәтеп куйды.
Малай аны күз дә алмый тыңлады. Аннан соң йөзендә акрын
гына елмаю пәйда булды. Кояшлы, якты, бәхәссез бәхет. Тукайның
үз балачагында беркайчан да булмаган елмаю. Һәм бу елмаю нәни Габдуллага шулкадәр килешә, ул аны галәмнең иң матур баласы итеп
балкыта иде.
– Димәк… юкка гына түгел, – дип пышылдады малай өлкәннәрчә
үткенлек белән. – Димәк, мин… без… Димәк, без кирәк булганбыз.
Кинәт ул юрган эченнән шуып чыкты да өлкән Габдулланың
муенын нечкә беләкләре белән кочаклап алды. Яңаклары белән аның
яңакларына терәлде. Иркәләүгә, назга сусаган ике зат гомер эчендә
беренче тапкыр шул ләззәтне татудан исләре китеп тынып калдылар.
Бу мизгелдә алар беркем дә белмәс һәм белә дә алмас дәрәҗәдә
бәхетле иделәр.
– Рәхмәт! – дип пышылдады малай бераздан. – Зур рәхмәт!
Ул акрын гына кулларын ычкындырып, Тукай алдыннан шуып
төште. Аның хисләреннәнме, әллә галәм сөенеченнәнме, палата
эче якты нурга күмелде, тәрәзәдән кергән шул нур сукмагы шәһәр
урамнары өстеннән узып, әллә кайларга сузылгандыр сыман тоелды.
Малай Тукайга карап тагын бер елмайды да бәхетле балачак авазлары
чыгарып, шул нур сукмагы буйлап йөгереп китте.
Тукай кулында торып калган юрганны караватының читенәрәк
алып куйды. Палатада җылы һәм якты иде. Ул ниндидер бер җиңеллек
белән торып басты. Буыннар сызлавы да, ютәл дә, хәлсезлек тә юк
иде. Ул, үз хәленә гаҗәпләнгәндәй, беркадәр басып торды.
– Юкка гына түгел… – дип пышылдады аннан соң, малай кереп
югалган сукмакка карап. – Рәхмәт!
Һәм талгын гына адымнар, бернинди сызланусыз җиңел
хәрәкәтләр белән малай артыннан атлады. Нурдан салынган сукмак
Казан урамына алып чыкмый, ул әллә кайсы сәер билгесезлеккә,
моңа кадәр тереләрнең берсе дә күрә алмаган яңа дөньяга илтә иде.
***
Хастаханә палатасындагыларның берсе дә бу хәлне күрмәде.
Стенадагы календарь бите 1913 елның 2 апрелен күрсәтә, сәгать угы
8.15кә җитеп килә иде.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: архив

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев