Проза
-
29 гыйнвар 2026 - 13:00
ЗИРАТ ӨСЛӘРЕНДӘ АК БОЛЫТ (хикәя)
...Зират капкасыннан кергәч тә уң якта, нарат урманына кул сузым урында яңа кабер бар. Иртәләрен, мәңгелек йорт яныннан гомер бакый челтерәп аккан чишмә тавышына дөньяның сайрар кошлары кушыла да зират каеннары шул көйгә тын гына чайкала, чайкала... Әгәр мин адәм затыннан булсам, валлаһи, гомерем төкәнгәч, нәкъ шушында кереп ятар идем. Әмма мин – тау. Ә бу кабердә Илбарисның җәсәде урын тапты. -
28 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек / 4)
Изге ант – ул җитди нәрсә! -
27 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек / 3)
Муса әфәнденең туган көне! Унбишенче февраль! -
26 гыйнвар 2026 - 13:00
Дүсә килен (хикәя)
Бер кат ясалган шприцны икенче кабат та куллангач, аның аягы шешеп китте. Алай итте, болай итте, үтәр диде. Тик соңыннан аягын саклап кала алмадылар шул... -
26 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек / 2)
Машина килеп туктаган тавышны ишетеп, икенче каттагы эш бүлмәсе тәрәзәсеннән ишегалдына караган Шәфи Алмас Муса Җәлилне шундук таныды... -
25 гыйнвар 2026 - 13:00
Тормыш имтиханы (хикәя)
Кызга якын килеп ачылырга кыюлыгы җитмәгән егетнең карашы сөйли барысын да... Ярата бит ул аны! Үзеннән алты яшькә кече укучысы аңа гашыйк булган! Бу бит башка сыймаслык! Һич тә ярамый торган күренеш! -
23 гыйнвар 2026 - 13:00
КАРА ИПИ ҺӘМ САРЫ МАЙ (хикәя)
Хикмәти Хода, кибеткә ипи алырга кергән җирдә тамашага тап буласым ике ятып бер төшемә кермәде. -
21 гыйнвар 2026 - 13:00
Ташландык бала (хикәя)
Акыллы, назлы, чибәр Сәлимә... Ничек кулың барды синең үз балаңны ятим итәргә? Кая синең ана йөрәгең? Ничек син бер балаңны яратып, икенчесен ташлый аласың? -
17 гыйнвар 2026 - 13:00
КАРАЧКЫЛАР (хикәя)
Ике карачкының бер-берсенә, ниһаять, якынаюын, кочаклашуын тулган ай гына карап торды. Җир уянып килә иде инде. -
16 гыйнвар 2026 - 13:00
Ялгышу (хикәя)
- Курчагым минем, Рәзинәкәем, егыла күрмә. Сикермә, бәбекәчем... Колынчыгым минем... Кырыс холыклы әнисеннән беркайчан да мондый иркә, ягымлы сүзләрне ишетмәгән Рәзинә авызын ачып тын калды. “Колынчыгым...” Их, әнекәй, нигә вакытында әйтмәдең икән бу сүзләрне? -
16 гыйнвар 2026 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Әнә шундый фикерләргә килде Рамил, озак кына утырганнан соң. Ул арада коридорда эшкә килгән хезмәттәшләре күренә башлады. Ныклы карарга килеп, компьютерда язылган сүзләрне сөртте ул. Чиста бит кенә торып калды. Киләчәктә ул чиста биткә ниләр языласын бары югары көчләр генә белсә беләдер. -
15 гыйнвар 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Мәрьям абыстайның ире сугыштан кайтмады. Днепрны кичкәндә вафат булды дип, өчпочмаклы хаты гына килде. Алты бала белән тол калган авыл хатынының һәр әйткән сүзен дикъкать белән тыңлады Рафига. Бер атна Мәрьямнәрдә урын өстендә ятты... -
14 гыйнвар 2026 - 13:00
Яраланган язмыш (хикәя)
Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Илгиз, бик кыйбатлы машина бәрдереп, куркуыннанмы, башын элмәккә тыкты... -
14 гыйнвар 2026 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Зур булмаган җирдә өч авыл юкка чыккан. Татар, мескен, теше-тырнагы белән ябыша уч төбе хәтле җиренә, ябык сыерына, мүкләк кәҗәсенә. Аңа шул җиреннән башка яшәү юк. Күзалламый да ул башкача яшәүне. Һаман да шундыйрак караш саклана кайбер авылларда. Кызын-улын, акчалар түләп, югары уку йортында укыта да әти-әни, диплом алгач, баланы авылга кайтарта. Кыз булса, күрше авылдан да ерак яшәмәгән егеткә кияүгә бирә, егеткә дә читтән алырга рөхсәт юк, үзебезнекеләр арасыннан сайласын. Кайныйлар барысы бер казанда. -
13 гыйнвар 2026 - 13:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
– Больницада бер әйберне дә калдырмаска кушалар. Тагын кирегә киләсең икән, Аллаһ сакласын, – дип аңлатты үз гамәлен Рамилгә. Бу хатын-кызның хорафатларга ышануларына исең китәр. Кара песи дә шомга сала аларны, буш чиләкләр дә. Әгәр дә инде зиратка мәет озатканнарын күрсәләр, стенага менәр хәлгә җитәләр.