ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Ничек диләр әле? Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа үзеңнең планнарың турында сөйләп бир, дигән гыйбарә бар бит. Мәгънәсе болайрак: Ходай синең белән алга таба ни буласын сиңа караганда күбрәк белә, шуңа күрә максатларың аңа көлке тоелырга мөмкин
«Һаман шул малаен сөйли!»
Кәрим белән Иркәнең туйлары шаулап-гөрләп узганга ел ярым
тулыр-тулмас беренче бәбиләре дөньяга аваз салды. Бала тудыру
йортына Кәрим, Нурибәк һәм Зәйтүнә – өчәүләп барганнар иде, өйгә
бишәүләп кайтып төштеләр.
– Кияү, баланы тегендә, йокы бүлмәсенә кертеп сал. Кызым, мин
анда бала белән сиңа урын җайлаштырып куйдым. Ошатмасаң, үзеңчә
көйләрсең, – дип, өтәләнде Зәйтүнә.
Кәрим баланы күтәреп, йокы бүлмәсенә кереп китте, Иркә диван
артына кулларын җәеп салып, иркенләп, сузылып утырды. Ял итеп
аласы килә иде аның.
– Һай, өйдә шундый рәхә-ә-әт! Яратмыйм шул бүлнисләрне, анда
ужасно! – диде Иркә, борынын җыерып.
– Эшләгән җирен кем яратсын инде? Шәфкать туташы да бул,
бүлнисне дә ярат, җыен чирләшкәне дә ярат. Алай булмый инде ул!
– Юк, үзебезнең авыл медпунктын бик яратам мин, рәхәт анда.
Кәримнең баланы йокы бүлмәсендә калдырып чыгуы гына булды,
бәби елый башлады.
– Кызым, бар, кара балаңны! Йә ашыйсы килгәндер, йә пес
иткәндер. Тик торганнан еламый ул, игътибар сорый үзенә, – диде
Зәйтүнә, кызын әни булырга өйрәтеп. Иркә йокы бүлмәсенә йөгереп
кереп китте. – Кияү, баланы исемсез озак тотарга ярамый. Бар, син
мулла абзыйны алып кил, исем куштырыйк бүген үк. Аннары бераз
тернәкләнгәч, бер сарык чалып, Коръән ашы укытырбыз. Шатлан
кыз туганга, кызга – бер сарык, малай булса, икене чаласың булыр
иде!
– Шатланам, әби, шатланам! Ничек шатланмыйсың инде! Малай булса, ямь өстенә ямь булыр иде, әлбәттә, кыз да бик әйбәт. Сау-
сәламәт кенә үссен берүк, Ходаем, – дип җавап бирде Кәрим.
– Өлешеңә тигән көмешең, – диясе итте нигәдер Нурибәк.
– Көмеше булмады шул бу юлы, бабай. Ну, эштә мужиклар
төрттергән була инде, бракодел, диләр! – диде елмаеп Кәрим.
– Ә син әйт, сез үзегез бракодел, диген! Ә мин ювелир диген. Руслар
әйтәме инде моны? – дип кызыксынды Зәйтүнә.
– Әйе, арасында руслар да бар.
– Вәт, әйт аларга: «Первый ребёнок – нянька должен быть, второй
будет Ванька», – диген. Ә татарларга: «Борынгылар әйткән, кыз бала
– сердәш, ир бала – көндәш, дигәннәр», – диген.
– Монысы хатын-кыз әйтә торган сүздер инде моның. Миңа
килешмәс, – дип куйды Кәрим.
– Карга авызын таш белән томаласаң да, каркылдаудан туктамас,
ди. Әйт, куркып торма!
– Ярар, малайны карап үстерергә башта кыз алып кайттык,
икенчесе, һичшиксез, малай була, диярмен.
– Кияү, бар инде син, алайса мулла абзый көтеп утырадыр, әллә
кайчаннан бирле.
Кәрим ашыгып, ишек ягына таба атлады.
– Ә, кияү, туктале! Бала туганчы исемен әйтмибез, дип йөдәттегез.
Кем дип кушарга уйлыйсыз соң инде, алай да?
– Малай булса... Ә юк, әйтми торам әле малайның исемен. Кызыбыз
тугач, Илзидә дип кушабыз. Илзидә Маһиҗанова! – дип, тантаналы
рәвештә игълан итте дә Кәрим чыгып та китте.
– Сөбханалла! Илзидә! Илзидәкә-ә-әй! – диде Зәйтүнә, хыялланып.
***
Тагын ике ел узгач, Кәрим белән Иркәнең икенче кызлары туды.
Аңа Рәзифә дип исем куштылар. Бала тудыру йортыннан өйгә алып
кайткач, Зәйтүнә аны кулына алды да:
– Сөбханалла, сөбханалла! Балаңның баласы – балдан татлы, дип
белми генә әйтмиләр шул! Бигрәкләр дә... Тфү, бигрәк ямьсез! – дип
сөйләнде.
– Син нәрсә инде, әби? – дип, Кәрим йомшак итеп кенә
ризасызлыгын белдерде.
– Нигә, оныттыңмыни? Күпме өйрәттем мин сине, яңа туган балага
матур дип әйтергә ярамый! Күз тияр! – дип ачуланды Зәйтүнә.
– Ничек моңа ямьсез диясең инде? Әйеме, кызым? – дип, Кәрим
баланы үзенә алды. – Ямьсез түгел, би-и-ик матур мин, әби, диген.
Синең урынга берәр ямьсез малай булса, әтиең тагын да шатланган
булыр иде, әлбәттә.
– Өлешеңә тигән көмешең! – диясе итте Нурибәк.
– Бабай, җитте инде, үртәмә җанны! Ә син борчылма, кызым, мин
сине малайдан ким яратмам.
– Әстәгъфирулла, тәүбә! Һаман шул малаен сөйли! – диде Зәйтүнә,
күркә кебек кабарынып. – Нинди бетмәгән сүз булды соң инде ул?
Мин бит сине, кияүкәем, Иркәне сорарга килгән чакта ук кисәтеп
куйдым. Безнең нәсел шундый – хатыннар кыз гына таба, дидем.
Оныт инде син ул малай турындагы хыялларыңны!
– Ю-у-ук, әби! Син нәрсә! Малайсыз булмый, берничек тә!
Өченчесе, һичшиксез, малай була, Аллаһ боерган булса.
Шунда бер дә көтмәгәндә Иркә кызып китте.
– Нәрсә-ә-ә? Ычкындыңмы әллә син? Нинди өченчесе? Бернинди
өченчесе дә булмый. Көтмә дә, хыялланма да! – дип ярып салды ул.
– Нигә? – дип сорады Кәрим, аптырап.
– Нидербигә! Беренче баланы шундый җиңел йөрткән идем, табуы
да әллә ни авыр булмаган сыман иде. Бусы белән интеккәннәрем!
Үләм дип торам! Минәйтәм, исән-сау котыла алсам, Кәримне өч
метрдан да якынрак китермим яныма, дидем.
– Ничек инде?..
– Тишек инде! Ул бишәр бала тапкан хатыннар ничек чыдый
торгандыр – белмим! Тик мин ике баладан соң, бигрәк тә менә бу
икенчесеннән соң, Шүрәле әбисе халәтенә төштем, бөтенләй яраксыз
хәлгә килде минем организм.
– Юк, Иркә, бик матурсың! 18 яшеңдәге кебек! – дип, салпы якка
салам кыстырмакчы булды Кәрим. Хатыны аңа кулын гына селтәде.
– Чәчләрем коела башлады, күрәсең, тиздән пеләш калырмын. Ике
тешем төште! Кыскасы, 90 яшьлек әбиләр сыман җимерелеп беттем
мин, аңлыйсыңмы, Кәрим?!
Шулвакыт Кәримнең кулында бала елый башлады. Иркә, бир әле
монда дип, бәбине тартып алды да йокы бүлмәсенә кереп китте. Зәйтүнә
үзенчә киявен тынычландырырга тырышты. Янәсе, аптырама юкка, яңа
бала тапкан хатын ни сөйләмәс. Аңына килмәгән әле ул ахыргача. Ни
диләр әле? «Постродовая травма» – вәт әнә шул нәмәстәкәй аңарда, дип
аңлатты Зәйтүнә.
– Яхшырагы, бар Илзидәне алып чык, – дип, сүзен тәмамлады.
Бала табу йортына бәбине алып кайтырга барганда, аны күршеләрдә
калдырып торганнар иде. Кәрим дәшми генә чыгып китте.
– Шүрәле әбисенә әйләндем диме? – диясе итте Нурибәк.
Язмыштан узмыш юкмы, әллә бармы?
«Sequitur vita». Латинча бу. Татарчасы «Тормыш дәвам итә» була.
Бер-бер артлы еллар үтә торды, Кәрим белән Иркәнең кызлары
үсә торды. Бала-чага үскәндә, дөньяны танып белгәндә әллә нинди сораулар бирергә ярата. Беренче кызлары Илзидәгә биш яшьләр чамасы
булгандыр. Әнисе нидер пешереп кайнашканда килеп сорады бу.
– Әни, сез мине бакчадан, кәбестә арасыннан таптыгыз бит, әйеме?
– Әйе, кызым, – диде Иркә елмаеп.
– Бабай мунча ягарга барганда, минем кәбестә астында ятканны
күргән дә өйгә алып кергән, әйеме?
– Әйе, кызым.
Бала шул сүзгә риза булып елмаеп китеп барды. Күп тә үтмәде,
әнисе янына кире йөгереп керде.
– Әни, син нигә алдашасың?!
– Кайчан? Ни дип?
– Мине кәбестә астыннан таптык дип! Минем туган көн февральдә,
кыш көне бакчада кәбестә үсми бит! – диде Илзидә, еларга җитеп.
Ә Рәзифәгә биш яшьләр чамасы булганда, апасын күпкә уздырып,
әтисе белән әнисен бөтенләй һуштан яздырды. Бервакыт кичен Кәрим
белән Иркә ниндидер бер иске, аклы-каралы сәвит фильмы карап
утыралар иде. Рәзифә, гадәтенчә, бер почмакта тыныч кына курчагы
белән әвәрә килә. Кинода егет белән кыз таныштылар, кичен клубта
парлашып биеделәр, аннары егет кызны өенә кадәр озатты. Иркәнең
телефоны шалтырады да, ул икенче бүлмәгә чыгып, кем беләндер тиз
генә сөйләшеп алды һәм кире кино карарга кереп утырды.
– Үбештеләрме соң инде? – дип сорады ул Кәримнән.
– Соң бу бит 50 нче елларда төшерелгән сәвит киносы! – диде
Кәрим. – Каян үбешсеннәр инде, үбешмәделәр! Советлар Союзында
андый нәрсә булмаган!
– Ә сезнеке булды! – дип куймасынмы Рәзифә!
Кәрим белән Иркә бер-берсенә карап каттылар, ни әйтергә
белмәделәр.
– Кайчан ул, кызым? – дия алды, ниһаять, Иркә.
– Ике тапкыр, – диде Рәзифә, хәйләкәр елмаеп һәм «V» хәрефе
формасында әтисе белән әнисенә ике бармагын күрсәтеп. – Башта
Илзидә апа туды, аннары мин.
– Соң, Рәзифә, без бит ни... Без бит сине кибеттән алып кайттык.
Малай алырга дип барган идек, акча җитмәде дә, сине сатып алдык,
– диде Кәрим.
– Мин сезгә тупоймыни?! – диде дә Рәзифә, курчагының колагына
пышылдап кына нидер аңлата башлады.
Сөйли китсәң, бала-чаганың кызыклары күп инде ул. Менә тагын
ике генә очрак. Рәзифәгә өч яшьләр чамасы булгандыр, Кәрим аны
җитәкләп, базар бинасының өченче катыннан баскычтан төшеп
баралар иде.
– Әйдә, кызым, санарга өйрәнәбез, – диде Кәрим.
– Әйдә.
Баскыч буйлап адым ясаган саен атасы санап күрсәтте:
– Бер, ике, өч. Бер, ике, өч. Әйдә, хәзер син шулай санап кара.
– Бер, ике, өч, – дип, өч адым ясады Рәзифә шундук.
Беренче катка төшеп җиткәнче шул «бер, ике, өч»не кабатлап
төштеләр, Кәрим инде үзенчә ныгып калсын дип тырышты. Ә беренче
каттан ишеккә таба төшкәндә тагын бер кечкенә генә баскыч бар иде
әле. Әтисе бер сүз әйтмәсә дә, Рәзифә аннан да санап төшәргә булды.
– Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде.
Ис-акыллары китте Кәримнең! Баксаң, кечкенә кызы инде әллә
кайчан унга кадәр саный белә икән – әнисе өйрәткән.
Әнисе димәктән, Иркә Илзидәне – аңа ул чакта биш яшьләр чамасы
булгандыр – балалар бакчасына алып килде дә өс киемнәрен салдыра
башлады. Болар янында тагын биш-алты бала чуала иде. Шул арада
тәрбияче апа кулына кубик алды да аны баш өстенә күтәреп:
– Бу нәрсә? Кем дөрес җавап бирә, шуңа «биш»ле куям, – диде.
Берсе дә җавап бирергә ашыкмады.
– Кызым, әйт инде! Син бит беләсең ни икәнен, – диде әнисе
Илзидәгә. Кызчык күз чите белән генә апасына күз ташлады да:
– Кубик, – дип, авыз эченнән мыгырданды.
– Дөрес! Илзидәгә – «биш»ле! – диде апасы.
Аннары ул конус күтәрде.
– Ә монысы нәрсә?
Тагын берсе дә җавап бирмәде.
– Илзидә, монысын да беләсең бит, әйт инде, – диде Иркә тагын.
Кызчык эндәшми торды. Кат-кат сорагач, үтенгәч кенә Илзидә
авыр сулап куйды да, ниһаять, ярып салды:
– Конус. Менә хәзер «алты»лы була инде, – дип куйды кызчык.
Ул «биш»лене югалттым дип уйлады, ахрысы.
Сүз дә юк, кызлары бик яраттылар Кәримне. Ул да аларны үлеп
яратты, әлбәттә. Һәм еллар узган саен үзенең биш малай үстерү
хыялыннан читләшә барды. Язмыштан узмыш юктыр инде, әби
дөрес әйтә торгандыр, аларның нәселендәге хатыннар кыз гына
табадыр, әнә бит, Иркәнең ике апасының да гел кызлар гына, дигән
уйлар биләп алды аны.
Ничек диләр әле? Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа
үзеңнең планнарың турында сөйләп бир, дигән гыйбарә бар бит.
Мәгънәсе болайрак: Ходай синең белән алга таба ни буласын сиңа
караганда күбрәк белә, шуңа күрә максатларың аңа көлке тоелырга
мөмкин. Ләкин бу бит әле кеше план-максатларсыз яшәргә тиеш
дигән сүз түгел. Киресенчә, кеше үз алдына мөмкин булганча һәм
хәтта мөмкин булмаган зур максатлар куярга тиеш. Ә иң мөһиме –
моның белән генә чикләнмичә, аларга ирешү өчен бар көчен биреп
тырышырга тиеш.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев