Логотип Казан Утлары
Повесть

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

– Ачыгыз табутны, улымны болай гына күмдермим, теләсә нишләгез, табутны ачыгыз, улымның гәүдәсен күрим! – дип такмаклый башлады. Рәмзи чарасыз калып торгач, Банияны кочаклап, күкрәгенә кысты. – Бания, улыбыз шушы инде. Ул безнең өйдән армиягә бөркеттәй егет булып чыгып китте. Күңелләрдә шулай калсын. Озата килүче егетләр әйттеләр – улыбыз минага эләгеп шартлаган. Аның гәүдәсендә карар җире калмаган диделәр.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

V
1980 елның август ахырлары.
Ул елны җәй бөтен яклап та уңай килде авыл кешесенә. Кырларда
шаулап игеннәр өлгерде, дәртләнеп уракка төштеләр.
Колхоз ныклап аякка баскан еллар бу. Колхоз рәисе кырыс
холыклырак Фатих Салихов та көн кояшы сыман балкып, яктырып
йөри. Аның җиңел машинасы әле кырда тузан күтәреп чаба, әле
ындыр табагына килеп туктый. Арыш урагы тәмам, инде бодай, солы
суктыруга керештеләр. Ындыр табагында башлыча кыз-кыркын эшли, алар тирәсендә яшь шофёр егетләр бөтерелеп ала. Колхозга ярдәмгә
килгән машиналар шактый. Рульдә – ел саен урып-җыюда катнашып,
колхоз-совхозларда эшләп чарланган чая егетләр. Кыскасы, эш тә
гөрли, йөрәк мәсьәләсенә дә вакыт табыла. Авылларда яшьләр күбәя,
кешеләр мул тормышка ияләшеп киләләр, көннән-көн якты киләчәккә
ышаныч ныгый бара.
Шундый матур иртәдә Фидаил ашыгып кайтып керде. Флүзә
аның эчке халәтен, капкадан килеп керүгә, аяк атлавыннан ук сизеп
ала. Бүген исә ирен күрүгә, Флүзәнең йөрәге «жу» итеп куйды
– Фидаилнең төсе киткән, һәрвакыт пөхтә киенеп йөрүче ирнең
башындагы кепкасы колагында гына эленеп тора кебек. Фидаил
сабыр, төпле акыллы ир уртасы булып җитте, яшь чактагы иләслекләр
томан шикелле эределәр дә беттеләр. Беркайчан да ордым-бәрдем
кыланмый, кеше алдында сүзен үлчәп кенә сөйли, кызып киткән
чакларында да, эшне зурга җибәрмичә, тыелып кала белә. Кыскасы,
Флүзә ирдән уңдым дип авыз тутырып әйтә ала.
Терлекчелектә эш ялкыткан иде, быел җәй Флүзә бу эшне яшьләргә
тапшырып, ындыр табагында орлык калибрлаучылар төркемендә
эшли башлаган иде. Эшкә артык ашыгасы түгел, ындыр табагына
аларның яңа йортларыннан ун минутлык юл, шуңа артык кабаланмый
абзар тирәсендә кайнашып йөри иде. Фидаилнең төс-кыяфәтен
күргәч, борчулы хәл булганын абайлап, аңа каршы атлады.
Фидаил көттереп тормады.
– Илфар һәлак булган.... – диде дә, койма буендагы утыргычка
ишелеп төште.
Флүзә, әлеге хәбәрдән биһуш булып, иренең каршысына килеп
басты.
– Нәрсә сөйлисең, әтисе? Ничек һәлак булган?.. – Күзләреннән
ирексездән яшьләр тәгәрәште. – Дөрес хәбәрме бу? Ялгышлык
китмәгәнме? Филисебез ничек икән?
...Филис белән Илфарның үткән ел декабрь аенда Әфган җиренә
кергәннәрен беләләр иде инде. Башта озак кына хат килми торды
егетләрдән. Армиягә бергә киткәч, алар аерылмыйча гел бергә
булырлар төсле иде. Икесе дә Тоцкида сержантлар мәктәбенә
эләктеләр. Тик икесенең шушында юллары аерылды да инде. Илфар
десантчылар мәктәбендә укыды, Филис автомобиль частьлары өчен
кече командирлар әзерли торган мәктәптә күнекмә үтте. Октябрь
аенда укулары тәмамланып, икесеннән дә бер үк көннәрдә авылга хат
килде. Илфар да, Филис тә укуларның тәмамлануы, аларга сержант
дәрәҗәсе бирелүе, шушы көннәрдә алда хезмәт итәчәк частьларга
җибәрергә тиешлекләре хакында язганнар иде.
Эчтән җанны нидер кимерә. Дөньялар әлегә болай тыныч булса
да, Флүзә пошынудан бушамый, тынычлыгын җуйды. Төннәр буе йоклый алмый ята. Шул сәбәпле эшен дә алыштырды инде.
Яңа 1980 елга да керделәр. Радио-телевидениедан Совет иленең
коммунизм төзелешендәге уңышлары хакында сөйләп туймыйлар.
Якында гына КАМАЗ төзелеп, куәтле машиналар ил юлларыннан
җилдертә, космонавтлар ару-талуны белмичә бер-бер артлы космос
биеклекләрен яулый, кайдадыр ерак Себер җирләрендә БАМ
төзелеше кайный. Илне аркылы-торкылы тимер юл челтәре белән
чолгап алмакчы була хөкүмәт. Яңа шәһәрләр калкып чыга, юллар
салына, төпсез коесы бардыр инде – нефть чыгару арта. Халыкның
яшәү дәрәҗәсе көннән-көн яхшыра бара. Моны авылда яшәгән Флүзә
бик яхшы белә. Әмма Филистән хат сирәк килә, шул үзәкне өзә,
пошаманга төшеп йөрү җанны талкый.
Беркөнне, кибеткә барышлый, Илфарның әнисе Бания белән
очрашып, сөйләшеп торганнар иде. Бания да, нәкъ Флүзә сыман,
аңлаешсыз кичерешләр ялкынында җәфалана икән. Икесенең
дә, егетләрдән хат көтеп, зар-интизар булып йөрешләре. Бигрәк
тә Илфарның әтисе Рәмзи борчыла ди. Бераз «төшереп» тә алса,
Илфарның исемен кабатлап, үксеп-үксеп елый башлый икән. Ир
кеше нигә болай кылана икән? Флүзә һич аңлый алмый, Бания да
шуңа аптырый. Югыйсә, Рәмзи егерме ел дәвамында сабантуйларда
мәйдан тоткан батыр, авылның иң көчле кешесе санала. Күңеле
бигрәк йомшак икән. Болай караганда, әни кешеләр чәүчәләк
була инде. Флүзә кыбырсып, улыннан хәбәр килми дип сөйләнә
башласа, Фидаил аны юаткан кебек, сабыр гына сүзен ирештерә –
Филистән хат килмәвен аның яңа җиргә ияләнеп бетә алмавыннан
күрә. «Армияне сержантлар тота, офицерлар алар казармага килеп
занятиеләр үткәрәләр дә, кайсы кая таралып бетәләр. Ә сержантлар
һәрчак солдатлары янында. Бөтен авырлык аларга төшә», – дип, хәрби
хезмәт серләре белән дә таныштырып ала.
Борчылырга сәбәп бар иде шул. Үткән елның декабрендә радиодан,
телевизордан авыр, шомлы хәбәрләр ишетелә башлады. Безнең
гаскәрләр, моңарчы артык колакка да чалынмаган Әфганстан иленә
барып кергәннәр икән. Әфган хөкүмәте бик каты үтенеп сораган, ди.
Сорар инде, үз илеңдә тәртип урнаштыра алмасаң, читтән килеп кереп
кенә тәртип урнаштырырга мөмкин микән соң? Күрше Гыйздениса
апа: «Өйдә тәртип югалды, кереп тәртипләгез әле», – дисә, Фидаил
белән Флүзә кеше өенә кереп ни-нәрсә кыла алалар инде? Ялыныплар
сораса да, булмый ул. Үз өендә һәркем үзе тәртип урнаштырырга
тиеш. Флүзә шулай уйлый.
Әллә соң... Әни кешенең күңеле дөрес сизенгән. Март аенда
Филистән кыска гына хат килеп төште. «Озак язмаган өчен
ачуланмагыз. Без интернациональ бурычны үтибез. Минем өчен
борчылмагыз, монда тыныч, кырын караш ташлаучы юк, халык яхшы, чәчәкләр белән каршы алдылар», – дип язган иде. Хатның соңында:
«Илфардан хат киләме? Безнең юллар аерылды, икебез ике частьта»,
дип тә өстәгән иде.
Филистән хат килгәли башлагач, тынычлана төшкән сыман булган
иде дә... Фидаилнең хәбәре бөтенләй өнсез итте. Флүзә эшкә баруын
онытып, Бания янына йөгерде.
Бания агарып каткан, сүзен дә әйтә алмый, янында авыл фельдшеры
Нәсимә бөтерелә. Флүзәне күргәч, Бания аягына басарга тырышып
карады, аяклары тотмый иде. «Флүзәкәем!» – дип ачыргаланып
кычкырды да, һушын югалтып, урын өстенә ауды. Нәсимә ашыгып
укол кадады, мамыкка нашатырь спирты тамызып, Банияның борын
тирәсендә йөртә башлады.
– Апалар, сез чыгып торыгыз, күрәсез бит... – диде Нәсимә
гасабиланып.
Бания күзен чак ачып:
– Флүзә чыкмасын, минем янымда утырсын... – дип кенә әйтә алды.
Хәбәрне кичке унберләрдә җиткергәннәр икән, Рәмзи төн күзеннән
Казанга юлга чыккан. Илфарның гәүдәсен самолёт белән бүген
китереп җиткерергә тиешләр, ди.

***
Ямьле август көнен кара сагыш болыты каплап алды.
Авылда матәм тынлыгы урнашты. Хәтта, төзәтәсен – төзәтеп,
буйыйсын – буяп бетергәннән соң, балкып торган мәктәп тә
караңгыланып калгандай тоелды. Укытучылар бүген-иртәгә яңа
уку елын башлыйбыз дип өметле, куанычлы мәшәкатьләр белән
йөриләр иде, барысының да куллары салынды, башлар аска иелде,
күкрәкләрне ышанмастай хәбәр өшетә.
Укытучылар бүлмәсендә тып-тын. Хатын-кызлар ара-тирә күз
яшьләрен сөртеп алалар, ирләр бераз утыралар да, тәмәке төнәтеп
керергә чыгып китәләр. Илфар аларның иң яраткан укучысы иде бит.
Яхшы укыды, әтисенә охшап кулыннан бөтен эш тә килә, тәртибе
турында әйтеп торасы юк, һәрьяклап укытучыларның таянычы иде.
Арадан кайсыдыр:
– Филис ничек икән? Ул да Кабулда бит... – дип куйды.
– Флүзә апаны кичә күрдем, Филистән хат килде! – дип, сөенеп
йөри иде.
– Ике игезәк иде инде алар. Холык-фигыльләре бу кадәр бер-
берсенә охшаган булыр икән, – диде математика укытучысы Гөлсәрия.
Бераз тын утыргач:
– Юк, ышанмыйм, дөрес хәбәр түгел бу, – дип яшьле күзен читкә алды.
Илфар да, Филис тә мәктәпнең күз өстендә кашлары иде шул.
Ишектән мәктәп директоры Роберт Фәхруллин керде. Башлангыч хәрби белем бирү укытучысы Фәнил Хәмитовны авыл советына
чакыралар икән.
Коридорга чыккач, Фәнилгә карады:
– Илфарны районга барып каршы алырга тиеш буласың микән? –
Аннан тәрәзәдән күренеп торган имәнлеккә күз ташлады. – Ни өчен
чакырганнарын әйтмәделәр, тиз килеп җитәргә куштылар, – дип,
җыелышып торган ир укытучылар янына китеп барды.
Авыл советында аны район хәрби комиссары майор Оралов
каршы алды. Фәнил килеп керүгә, ашыктырып рәис бүлмәсенә
озаттылар. Бүлмәдә авыл советы рәисе Клара Шәйхәйдарова,
майор Оралов, тагын штатский киемле таныш түгел кеше гәпләшеп
утыралар иде.
Майор Оралов белән Фәнил дустанә мөнәсәбәттә иде дисәң дә
була. Тырыш, булдыклы бу егетне Оралов үз итә иде.
Хәрби комиссар сүзне тиз тотты.
– Хәлне беләсең инде, Хәмитов... Районда кайгы... Әле Мари
Бүләрдә бер интернационалист сугышчыны җирләгәнгә күп тә
үтмәде, инде тагын берсен, авылдашыгызны алырга киттеләр. Сиңа,
Хәмитов, катлаулы хәрби бурыч йөкләнә. Аңлатып торасы юктыр,
армия тормышында да төрле хәлләр була. Егет илдән еракта вафат...
Корбан булганмы, шәһит киткәнме, фаҗигале очракмы – барысын
да белеп тә бетермибез. Егетне табут белән кайтаралар. Тиешле
органнардан катгый әмер бирелде – кургаш табутны ачып карамаска!
Әти-әнисенең дә колакларына киртеп куелды. Ачтырмаска! Син,
Хәмитов, зират өчен җаваплы. Өйдән алып киткәч, кабергә төшерер
алдыннан, берәрсе башбаштакланып, табутны ачарга маташа
күрмәсен... Синең контрольлектә, син җавап бирәсең...
Авыл советыннан чыккач, Хәмитов исәнгерәп торды. Хәзер ул
зиратка юл тотарга тиешме? Табут ачылмаска тиеш, имеш... Егетнең
әти-әнисе бар, алар хәл итәргә тиеш мондый четерекле мәсьәләне.
Ни өчен ул, Фәнил Хәмитов җаваплы бу эшкә? Һич аңларлык түгел.
Ул килгәндә каберне казып бетергәннәр иде инде. Кичкә кадәр
вакыт зират саклап үтте.
Илфарның гәүдәсе салынган табут авылга икенче көнне генә
кайтып керде. Самолёт соңлап төшкән икән. Һәлак булучы солдатлар
күп, очу маршруты буенча, зур шәһәр саен төшеп, табутлар таратып
йөриләр икән.
...Авылның сөекле улын соңгы юлга озатырга болыт сыман халык
җыелган иде. Рәмзи абзыйның таләбен искә алып, табутны өйгә
алып керделәр. Тимергә төрелгән тартманы өй уртасына куелган
табуреткаларга урнаштырганчы Бания өнсез калып утырды. Инде
өйдә якын кешеләр генә калгач, әни кеше, җан көченә табутка
ташланды, ачыргаланып:

– Ачыгыз табутны, улымны болай гына күмдермим, теләсә
нишләгез, табутны ачыгыз, улымның гәүдәсен күрим! – дип
такмаклый башлады.
Рәмзи чарасыз калып торгач, Банияны кочаклап, күкрәгенә кысты.
– Бания, улыбыз шушы инде. Ул безнең өйдән армиягә бөркеттәй
егет булып чыгып китте. Күңелләрдә шулай калсын. Озата килүче
егетләр әйттеләр – улыбыз минага эләгеп шартлаган. Аның гәүдәсендә
карар җире калмаган диделәр. Ачмагыз диләр бит инде. Тыңлыйк,
улыбыз шулай матур булып истә торсын, – дип, үксеп елап җибәрде.
Бания өмет белән Рәмзигә карап алды.
– Улыбызны юмыйча кабергә тыкмакчы буласыңмыни? Ул бит
бисмилласыз ашарга да утырмый иде. Иманлы бала иде бит, инде
юмыйча да...
– Шушы табутны юсак кына инде... – Рәмзи аптырый төшеп,
янындагы ирләргә эндәште – Миңнемөхәммәт хәзрәтне чакырыгыз
әле, ул ни әйтер...
Ул арада авыл советында Фәнилне каршы алып, дәшми генә торган
штатский киемле кеше ишеккә таба баручы хәзрәтнең җиңеннән
тартып, читкәрәк алып китеп, күзен кыса төшеп, аңа нидер аңлата
башлады. Хәзрәт каршы әйтеп тә азапланды бугай, теге кеше, йөзенә
усаллык чыгарып, имән бармагын селки-селки, кисәтүле тонда, тагын
нидер сөйләнеп алды.
Фәнил сизенде, хәзрәт табутны ачарга дисә, Рәмзи ике дә уйламыйча
ачачак. Ул чагында ярсыган халыкны ничек тыярга? Әнә кемдер кадак
суыргычы, балта, кискеч тотып, ишек тирәсенә якынлашып килә.
Анысын озатырга килгән офицер белән солдатлар тиз генә бакча
ягына алып чыгып киттеләр. Хәзрәт янына майор Оралов та килеп
басты. Аларга авыл түрәләре кушылды. Үзләренчә киңәш-табыш
оештырып, хәзрәтне үгетләп, табутны ачтыру мәсьәләсен кузгатмаска
дигән вәгъдәсен алдылар.
Хәзрәт озак керми торгач, Рәмзи үзе килеп чыкты.
– Нишлибез, хәзрәт? – диде ул ачынып. – Ачтырмаска диләр...
Юмыйча кабергә тыгабызмы баланы? Банияны тыеп булмый, юмыйча
күмдермим, ди...
Хәзрәт агарынган йөзен читкә борды.
– Табутны өч мәртәбә мәсехлик, ак кәфенгә урап куярбыз... Аллаһ
үзе ярлыкасын, башкача булмас кебек. Сугышта шәһит киткәннәргә
Аллаһның кодрәте киң... Хәлләр каты монда, әнә бит, каршы торалар.
Җылы су әзерләгез. Ике картны алып керик, шушы килеш дин
йоласын үтик. Аллаһ үзе дөресләсен... – диде ул калтыранган тавыш
белән. – Сугышта күпме мөселманны җирләдек, юып тору булмады,
кайгысы да юк иде. Дога укып өлгерсәң, ярый. Монда сугыш түгел
дә... Харап кыланалар шул…

***
...Яңа уку елы башланды.
Илфарның үлеме күңелдән һич китми, бер көнне Фәнил Хәмитов
директор кабинетына керде.
– Сез инде үзегез ишетеп тордыгыз, Илфарның табутын озата
килүче офицер аның батырларча һәлак булуын кат-кат әйтте. Минем
тәкъдимем бар: югары сыйныфларда Илфар Фәррахов истәлегенә
кросс ярышлары оештырыйк. Күчмә кубок булдырырбыз. Ярышлар
ел саен үткәрелсә, аның истәлеге сакланыр, батырлыгы каршында
баш июебез булыр иде, – диде.
Фәнил Хәмитов, военрук буларак, хәрби-патриотик тәрбия бирү
буенча директор урынбасары булып та санала иде. Роберт Фәхруллин
үзе дә офицер кеше, Хәмитовның фикеренә каршы төшмәде. «Уй-
ниятләреңне әйбәтләп язып кил, иртәгә дәресләрдән соң шушы темага
сөйләшү оештырырбыз», – дип, егетне кабинетыннан озатып калды.
Җыелышта Хәмитовка каршы төшүче булмады. Әзерләнеп килүе
яхшы булды, барысын да уйлап, бәйнә-бәйнә сөйләп биргәч, кросс –
ыргымлы йөгерү оештыру комитеты төзелде, хуҗалык эшләре буенча
урынбасарга, якын-тирә район үзәкләрен йөреп чыгып, матур кубок
табып кайту бурычы куелды. Шундый заманалар – ни алам дисәң,
шуны кибеттән табып булмый. Һәрнәрсәне эзләп кайтару кирәк.
Җиң сызганып әзерлек эшләре белән матавыкланып йөргәндә,
Хәмитовны хәрби комиссариатка чакырттылар.
Ораловның йөзе төксе иде.
– Хәмитов, кычытмаган җирне кашып йөрергә кем кушты? – диде
ул ишектән килеп кергән Фәнилгә ачулы караш ташлап. – Башка
эшең беткәнме?
Фәнил аптырашта калган иде.
– Аңламадым, иптәш майор...
– Аңламый имеш... Ә кросс дигәнне каян уйлап таптың?
Юкәдә икән чикләвек, димәк кемдер бу ниятне карага буяп, районга
җиткергән.
Фәнил кросс турында сөйләргә кереште. Моның хәрби-патриотик
тәрбия бирүдә үтемле чара булачагын да искәртте. Ярышларны
күзәтергә комиссарның үзен дә чакырды.
Оралов тыңлап бетермәде.
– Синең яхшы ният белән йөрүеңә шигем юк. Әмма мондый
эшне башлаганчы безнең белән киңәшләшергә кирәк иде. Уен түгел,
зур җаваплылык бит – син Фәрраховны батырга тиңлисең. Нинди
батырлык күрсәткән ул? Беләсеңме? Озатырга килгән офицер сөйләр
инде. Аңа нәрсә, тавыш-фәлән чыкмаса, кушылганны үтәсә, шул
җиткән, сөйләде дә китеп барды. Килү-китүе далада искән кыйбласыз
җил кебек кенә булды... Рәтләп бернәрсә аңлата алмады. Фәрраховны белми дә иде бугай. Илгә кайтып килергә форсат эзләп йөрүче сыман
тоелды ул. Без исә төптәнрәк уйларга тиешбез. Колагыңа киртләп
куй, мәктәбеңдә Фәррахов кубогына бернинди кросс үткәрмисең!
Бар, кайт та, тыныч кына эшлә, бу хакта мәктәп директоры кисәтелде,
сүз куертучы булмас...
Хәрби комиссариат ишегалдында каршысына штатский киемле,
август аенда Илфарны озатырга килгән таныш булмаган «таныш»
очрады. Ул Фәнилгә күтәрелеп тә карамыйча, яныннан үтеп китте.
Илфар истәлегенә кросска әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә
Фәнил авылның түбән очында яшәүче Исмәгыйлевларның капкасын
да каккан иде. Фидаил абый белән Флүзә апага күңелендә йөргән
уйларын ачып, Филиснең фотосын сораган иде. Әфган темасына
«Боевой листок» чыгарырга җыена иде.
Фидаил абый эндәшмәде, Флүзә апа кырт кисте.
– Энем, ул сурәт дигәннәре дә бик куркыныч икән. Каражалда
яшәгәндә казакълар сурәткә төшәргә үтереп каршы киләләр иде.
Ырым-шырымнары булгандыр инде. Син фото сорагач, шул искә
төште дә, күңелгә шик керде. Исән-имин кайтса, Филис фотосын
үзе бирер. Бездә аның солдат киемле бер генә фотосы да юк, булса
да бирмәс идем, – дигән иде. Тагын күпмедер вакыт үткәч, Флүзә
апаны янә очратты Фәнил.
– Нихәл, апаем, (бу якта үзеннән кече кешегә «апаем» дип
эндәшү гадәткә кергән), ярыш үткәрдеңме соң? – Флүзә апа чынлап
кызыксынып сорый иде.
– Булмады, рөхсәт итмәделәр... әлегә, – диде Фәнил башын иеп.
– Сизенгән идем... Барып чыкмас кебек тоелган иде... Исәннәргә
кадер юк, үлгәннәрне тизрәк оныттыру ягын карыйлар, – дип, Флүзә
апа егетне карашы белән озатып калды.
Февраль аенда Хәмитовны янә военкоматка чакырып алдылар. Бу
юлы Ораловның йөзе ай да кояш иде.
– Ашыккан – ашка пешкән, диләр. Бу вазгыятьтә без уйлап кына
эш итәргә тиеш идек, Хәмитов... Сабыр итеп яхшы эшләдек бит.
Барысы да ачыкланды. Фәррахов чыннан да батырларча һәлак булган.
Хәбәр килде – Фәррахов, үлгәннән соң, «Кызыл Йолдыз» ордены
белән бүләкләнгән. Иртәгә орденны әти-әнисенә тапшырачакбыз.
Тантанада син дә катнаш. Ә ният иткән кроссыңны үткәр, бик кирәкле
эш, – дип, Фәнилнең аркасыннан кагып ишектән чыгарып җибәрде.
Тантана... Хәмитовның йөрәге чәнчеп, тәне калтыранып алды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев