КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
...Август ахырларында кичкә таба Филискә елга аръягындагы блок-постка җибәрелгән бронетранспортёрларга ягулык салу бурычы йөкләнде. Кабинага гранатомёт белән коралланган прапорщик Дунгалиев утырды.
VI
Филис хезмәт иткән автомобиль батальонын Кабулдан читтәрәк,
чүл дисәң, чүл түгел, дала дисәң, анда-санда үскән чәнечке
үләннәрен исәпкә алмаганда бер үсемлек заты булмаган такыр кырга урнаштырдылар. Көннәр язның түренә үткән саен, кояш
ныграк кыздыра, дөнья кайнап торган кебек. Тоцкида кичергән
эсселеккә түзәргә була икән әле ул. Монда исә көн кайнарлыгыннан
яшеренер урын тапмыйсың. Төн үзәгенә таба һава кинәт суынып, көн
дәвамында пешкән тән бөрешеп куырыла, гәүдә кабыкка әйләнгән
кебек, коргаксып оеша. Бөркәнеп ятсаң да бу коры салкынлык аяк
табаннарыннан башлап бөтен тән буенча өскә үрмәли, башны катыра,
калтырата, тын алырга комачаулый. Ул да булмый, таулар артыннан
дәһшәтле гыйфрит кыяфәтендә кояш килеп чыга һәм рәхимсез
нурлары белән палатканың эчен кыздырырга керешә. Һәр почмакка
тимер мичләр урнаштырып, алагаемга ут төртеп җибәргән шикелле.
Черем итеп алсаң аласың, төнге убыр салкынлыгы белән көрәшеп,
йоклый алмый калсаң, көне буе исәнгерәп йөрисең.
Автомобильләргә эш табылып кына тора. Хәрби бурычларын
үтәүче заставаларга, блок-постларга кирәк-ярак илтү, мондагы һәм
Баһрамдагы хәрби аэродромнарга ягулык ташу автобатальон өстенә
төшкән бурыч. Совет хөкүмәте бу җиргә цивилизация китерергә
омтылышын көчәйтте, Әфган илендә төзелешләр күбәя, «Кайда
төзелеш – шунда прогресс!» дигән шигарьне полк янына ук элеп
куйдылар. СССРдан китерелгән төзелеш материалларын ташу
эшләренә дә хәрбиләрне еш тарталар иде. Бу хроник рәвештә артка
калган илгә совет техникасын кертәләр, аларда эшләү өчен җирле
халыкны өйрәтү лазем, бигрәк тә яңа «КамАЗ» машиналары күпләп
кертелә, аларны йөртү, техник карау мәсьәләләрен хәл итү өчен
кадрлар кирәк – чалма-чапан кигән җирле егетләрне әфган хөкүмәте
акча түләп, төрлечә кызыктырып яңа һөнәрләргә өйрәтә. Беренче
карашка какланган балыкны хәтерләткән әфган ирләрен яшь ягыннан
аермалы түгел, барысы да бериш, хатын-кызлар сирәк күренә, бөтен
эшне ирләр башкара монда. Шуравилар (совет кешеләрен әфганнар
шулай атыйлар) машиналары үтә башласа, юл читенә чыгып, туктап
калалар, машинадагыларга елмаеп, кул болгап, нидер сөйләнгән
булалар. Рәхим-шәфкать ияләре шикелле күренәләр иде бу кыяфәттә
алар. Вакыт-вакыт, солдат хезмәтен үтәүче шофёрлар янына әфган
егетләрен янәшә утыртып, шәһәр урамнарын үтәргә, кырга алып
чыгарга, машина йөртү серләренә төшендерергә, практик дәресләр
дә үткәрергә туры килә. Әфган халкы күп милләтле: пуштун, үзбәк,
төрекмән, фарсы-таҗиклар күп. Кайсы телдә сөйләшергә аптырап
торасы юк, алар бер-берсенең телләрен хәйран яхшы беләләр, совет
солдатлары берничә сүз өйрәнделәр, әфган егетләре русча бер-
ике сүз укмаштырган булалар, шул рәвешле ниндидер «сөйләшү»
элементы барлыкка килә. Әмма аңлашулар нигездә ым-ишарә
ярдәмендә башкарыла. Болай караганда, җирле халык итагатьле,
үзара кызып сөйләшсәләр дә чит кешеләргә зыян сала торганнардан түгел кебекләр. Еш кына аңышмыйча, тавышланып бер-берләренә
нидер аңлатып азапланалар, аерылыша башласалар, куллар бирешеп,
бер-берсенең аркаларын кагып, күкрәкләрен сыйпаштырып,
елмаеп-балкып, кат-кат баш иеп юл сабышып аерылышалар. Кызып
сөйләшүләре, тавыш күтәреп алулары ниндидер бер гадәти хәл икән.
Юлда барганда анда-санда кышлаклар күренә. Эсседә әлсерәп, мең
еллар дәвамында шушы тормышка күнеп, аз-маз җир эшкәртеп, ачтан
үлмәслек көн итүче диһкамнарның шуравиларда бер эшләре дә юк
сыман. Колонналар белән үткәндә бала-чага машиналар артыннан
чабып бара, кызык табып, таш алып атарга да күп сорамыйлар. Бусы
инде бала-чага шуклыгы дип кабул ителә, машинага яки шофёрларга
зыян тимәсә түзеп, үткәреп җибәрергә була.
Рейска чыкмый калган көннәр сирәк. Башкала – Кабул шәһәрендә
ул чакта ярты миллионлап кеше яши, шул кадәр халыкка берничә
завод, фабрика бар. Шәһәрдәге эшчеләр арасында, замана күренеше
– хатын-кызлар да байтак санала. Калган кешеләр сәүдә, алыш-биреш
эшендә. Шәһәр диңгез өслегеннән 1800 метр биеклектә урнашкан.
Бай тарихлы, күпне күргән, күпне кичергән Кабул шәһәре кайчандыр
Кабул елгасы буенда калкып чыккан, каланы якын-тирәдәге Газни,
Кандагар, Герат, Баһрам, Мазари-Шәриф шәһәрләре белән автомобиль
юллары тоташтыра.
Кабулга килеп урнашкач та, политзанятиеләрдә мондагы халыкның
Совет иленә мөнәсәбәте уңай, аларга карата начар гамәлләр кылмаска,
һәрчак булышлык-ярдәм күрсәтергә, провокацияләргә бирелмәскә,
автомат-мылтыктан атыш башланса да, коралга тотынмаска дигән
таләпләр куелган иде. Шулай да уяулыкны югалтмау төп таләп булды.
Шәһәргә чыгып кергәндә җирле халык һәрчак шәфкатьле сыман
күренә, ниндидер зыян салыр кебек түгел иде. Тик бу чагыштырмача
идиллик күзаллауларга тиз чик куелды. Бер атна чамасы үтмәде,
«ЗИЛ-131» машинасында шәһәргә ни йомыш беләндер чыгып киткән
прапорщик Николаев белән шофёр Галкин гаип булдылар. Машинаны
базардан читтәрәк, бер ышык урында таптылар, үзләре юк. Ике
көннән прапорщик Николаевның ботарланып беткән гәүдәсен шәһәр
читендәге тузанлы юлга ташлап киткәннәр иде. Галкин эзсез югалды.
Шуннан соң инде башка частьлардан да совет солдатларын үтерү, эзсез
юкка чыгулар булгалады, политзанятиеләрдә саклану турында сөйләү
төп темага әйләнде. Советларның Әфганстанга булган йогынтысын
Пакистан «күтәрә алмый» икән. Аларны котыртып торучы – Америка
карчыгалары. Җирле халыкка актив рәвештә шуравиларны «шайтан»
итеп күрсәтү бара, алар, имеш, монда мөселманнарга каршы көрәшү
өчен килгәннәр дигән коткы тарату көчәйде. Шәһәрдә террористик
һөҗүмнәр еш була башлады, баштарак кышлакларда йөрү куркыныч
булса, инде шәһәрдә дә алны-артны карап кына йөрергә туры килә иде. Каршы яклар бу вазгыятьтә исламны корал итеп файдаланалар –
җирле халыкка мөселманнарның төп дошманнары – кяфер саналган
шуравиларны үтерү изге эш, Аллаһ каршында иң зур савап дип
аңлатыла. Җитмәсә, Пакистан тарафыннан һәр үтергән яки әсир
алынган шурави өчен акча да түләнә икән. Гади солдатны үтерү
өчен бер төрле бәя, сержант, прапорщиклар өчен – югарырак түләү,
офицерлар тагын да кыйммәтрәк бәяләнә.
Шәһәргә чыкмыйча булмый. Көндәлек кирәк-яраклар бетеп китә,
аларны кибетләрдән алмый чара юк, базарга да кереп чыгарга туры
килә. Болай караганда һәр зур бина, халык күп йөри торган җирдә
царандойлар, әфган хәрбиләре сакка куелган. Әмма совет солдатларын
үтереп ташласалар, тегеләр иңбашларын селкетеп тик тора: «белмәдек,
күрмәдек, безнең тирәдә андый хәл булмады, каяндыр китереп
ташлаганнардыр...» Кыскасы, бер генә җинаятьнең дә очына чыгарлык
түгел иде. «Дыр» белән «бугай» ат артыннан төшеп калган ди... Ни
царандойларга, ни әфган гаскәриләренә ышаныч юк.
Әфган хөкүмәте ай саен совет солдатларына кибетләрдән кирәк-
ярак алу өчен дип, чеклар тарата. Аларга әллә ни алып булмаса да,
солдатка ярап тора, үткәндә-сүткәндә кибеткә кереп, тегесен-бусын
алып чыгарга була иде. Бервакыт төзелештәге техникага ягулык салып
кайтканда, тамагы чатнап кибүгә түзә алмыйча, Филис юл өстендәге
кибеткә тукталган иде. Машинасын сүндереп, тузанлы юлга сикереп
төште, тиз генә уңга-сулга караштырып алды, бөтен дөнья эсселектән
әлсерәп утыра, куркыныч сизелми. Ул арада кибет ишеге ачылып,
аннан сатучы булса кирәк, елмаеп-балкып Филисне, кулы белән
җай гына изәп, кибеткә чакырды. Мондый кунакчыллыкка Филис
тә елмаеп җавап бирде. Инде ишеккә килеп җиткәндә, чекларның
машина бардачогында калганы исенә төшеп, тиз генә борылды да,
машинасына йөгерде. Аптырап калган кибетче, ачы итеп:
– Шурави! – дип кычкырды. Аннан ачулы тавыш белән нидер
быгырдап, такмаклагандай итте.
Филис кабинага күтәрелеп, бардачогын ачканда, кибет ягына күз
ташлаган иде, имәнеп китте: кибет артыннан ике әфган ире атылып
чыгып, каядыр башка ларёклар артына таба йөгерделәр. Берсенең
кулында пычак ялтырап алды. Баш чигәсендә кан тамырлары типкәне
ишетелгәндәй тоелды. Кибеткә керә калса, харап итәселәре булган,
кайсыдыр бер шуравиның керүен сагалап, көтеп кенә торганнар
икән бит.
Егет, җәһәт кенә руль ягына күчеп, машинасын кабызды һәм
«КамАЗ» тузан туздырып, алга ыргылды.
Кайткач, әлеге хәл турында башкаларга да сөйләп бирде. Монда,
баксаң, һәр адымда аларны куркыныч сагалый икән. Ике-өч кеше
бергәләп шәһәргә чыгу, кибет-базарга керү дошманнар өчен чүп кенә, алар күп, шуравиларны җаннары-тәннәре белән күралмый, аларны
үтерүне тавык сую урынына да күрмиләр икән бит! Филискә әйбәт
сабак булды бу хәл.
Җәй урталарында инде солдатларга сугыш эчендә йөрүләрен аңлау
килде. Десантчы-штурмовиклар таулардан кайтып кермиләр. Анда
кызу сугышлар кабынып ала. Мөҗәһидләрдә тагын да үтемлерәк
Америка кораллары пәйда булды. Югалтулар күбәйде, «Груз–200»,
кургаш табут дигән сүзләрне торган саен ешрак ишетергә туры
килә. Баштарак әлеге сүзләр йөрәкне уттай өтеп ала иде, тора-бара
шул коточкыч сүзләрне колак яныннан үткәреп җибәрергә күнеккән
шикелле тоела башлады. Рейска чыккан саен исән-имин кайтып
керәсеңме, юкмы, белмәле түгел.
...Август ахырларында кичкә таба Филискә елга аръягындагы
блок-постка җибәрелгән бронетранспортёрларга ягулык салу бурычы
йөкләнде. Кабинага гранатомёт белән коралланган прапорщик
Дунгалиев утырды. Дошманнар, гадәттә, караңгы төшә башлагач
активлаша, посттагы техниканың ягулыгы бетсә, алар җансыз
мишеньга гына әйләнәчәкләр. Ашыгырга кирәк иде. Постка барып
җитеп, ягулык салып бетерергә өлгермәделәр, дозордагылардан
хәбәр килеп иреште: якындагы кыя өстендә дошманнар хәрәкәте
сизелә икән!
Филис машинасын кайту ягына борып, йөз адымлап үргә менгезеп,
баш очында салынып торган кыя ышыгына куйды. Дошманнар эшкә
керешкән икән, димәк, алар, алдан посманнар-разведка җибәреп,
мондагы барлык ачык-тишекне, качып калырга мөмкин булган
җирләрне яхшылап өйрәнгәннәр, һәр позицияне юк итү җаен да
беләләрдер. Сугышта бер генә як та томана хәлендә йөрми.
Прапорщик Дунгалиев төнгә каршы юлга чыкмаска карар
кылды. Төп юлга чыккан чакта, борылышны үтүгә, кыя өстеннән
аларның машинасын гранатомёттан бер атуга он-талкан ясаячаклар.
Дошманнар постка һөҗүм итсәләр, өстәмә көч рәвешендә ике
кеше артык булмас. Дунгалиевның ниятен пост командиры өлкән
лейтенант Сабуров та хуплады. Филис тынгысызланып алды. Монда
сугыш хәрәкәтләренә кушылып китү куркынычы булудан түгел,
шушы берничә ай эчендә алар ни генә күрмәделәр инде. Ягулык
төялгән цистернага гранатомёттан бәреп зыян китерсәләр, калку
урынга куелган машинадан аккан ягулык посттагылар өстенә утлы
ташкын булып төшәчәк бит. Атыш барышында ягулыкка ут капмый
калмаячак. Бусына шик юк. Андый хәлләр булгалады инде. Әле бер
ай чамасы элек кенә, Герат тирәсендәге бәрелеш вакытында, ягулык
машинасын дөрес куймау нәтиҗәсендә, чигенү юлы бикләнеп,
посттагылар утлы җәһәннәм ташкынында кычкырып янып үлделәр.
Үзенең шикләрен Филис прапорщик Дунгалиевка җиткерде. Дунгалиев тәҗрибәле гаскәри иде. Бер егеткә, бер машина ягына
карап, нидер исәпләп торды да, тәвәккәл тавыш белән:
– Мин монда калам, – диде. – Дозор хәбәр арты хәбәр җибәрә
– дошманнар ныклап әзерләнәләр бугай. Сабуров өстәмә көчләр
дә сорап мөрәҗәгать итте. Сугыш булачак. Син дөрес әйтәсең,
машинаны кичекмәстән моннан алып китәргә кирәк! Тик белеп
тор, кузгалуга өстеңә ут яварга тотыначак. Тере мишень бит син.
Әгәр икенче борылышка яшен тизлегендә җитеп, кыя артына качып
өлгерә алсаң, исән каласың, булмаса, хуш, бәхил бул... Машинаны
ничек тә алырга кирәк, ярый әле, кайту ягына борып куйгансың,
юкса инде хәзер үк машина ут көлтәсенә әвереләчәк иде. Кыя
ышыгында торгач, машинага ата алмыйлар, һөҗүмгә әзерләнәләр,
әлегә тиешле позицияне алырга өлгермәделәр, әмма машина шәп
мишень, озакламый бәрәчәкләр.
Филис машинага таба йөгерде. Дошман күзәтчеләре пост тирәсендә
булып алган бу хәрәкәтне тиз тотып алдылар, снайпер тепловизорлы
прицелдан төбәп Филис ягына пуля җибәрде. Егет автоматын иңсәсенә
салырга омтылып, каешын җыеп алырга дигән уй белән аска иелә
төшкән иде, снайпер пулясы чигә яныннан гына үтеп китте. Дошман
кабат төзәп атмый калмас, әлбәттә, аның өчен ике-өч секунд вакыт
бар, Филис якындагы зур таш артына посты. Дунгалиев дошманның
Филисне кай тирәдәнрәк мишеньга алуын чамалап, каршыдагы каралып
торган кыя ягына гранатомёттан атып җибәрде. Ут көлтәсе кабынып
алды, кыядан ниндидер сәер тавыш ишетелде. Ул арада Филис машина
кабинасына утырып, тиз генә кабызды да, бар көченә газ педаленә
басты. «КамАЗ» гыйфрит көче белән үкереп алга ыргылды. Беренче
борылышны үтүгә үк дошманнар аңа ут яудырырга тотындылар. Инде
хәзер юл тауга түбән бара, постка янаган куркыныч бетте, Филис үзенең
исән калуы турында уйламый иде, иң мөһиме, нияте барып чыкты.
Машина тирәсендә пуля сызгыра, гаҗәп, егетнең күңеле күтәрелеп,
каны уйнап алды, үзе дә сизмәстән җырлап җибәрде:
Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип,
Тауларга мендем...
Кычкырып җырлап алуы моңга сусаудан түгел, нерв киеренкеле-
геннән иде булса кирәк.
Дошман машинага төбәп гранатомёттан ата, «КамАЗ», язмышы
хәл ителүен аңлагандай, түбәнгә таба оча гына. Кабиналар әфган
җире өчен махсус броня белән ныгытылган, пулялар чык-чык итеп
биешеп алалар, тик эчкә үтеп керә алмыйлар. Цистерна утыртылган кузовны да корыч табаклар белән ныгытканнар иде, ул да саклый,
ахры, алдагы борылыш күренгәнче юл исән-имин үтеп кителде. Инде
борылышка килеп кергәнче «КамАЗ»ның тезгенен кыскартырга,
тизлекне киметергә кирәк иде, мондый хәлдә машина, идарәне
югалтып, упкынга очачак иде. Гомере бетмәгән икән, борылышка
кергәндә машинаның тизлеге шактый кимеп өлгерде, инде алга таба
гарнизонга кадәр нинди дә булса куркыныч янамаска тиеш иде. Тау
ягында атышлар башланса, бөтен җирдә хәрәкәт туктала, әфганнар
кыя артларыннан берничә мина җибәрәләр дә, алдан әзерләнгән
өннәренә кереп посалар, көн тумыйча баш калкытмыйлар иде.
Бу сугышта Дунгалиев һәлак булды. Кургаш табутка салып, илгә
Филис аны үзе озатып калды…
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев