Логотип Казан Утлары
Повесть

КАРА ТАПЛЫ БӘХЕТ (бәян)

Утызынчы елларда әтием-әнием укытучылык иткән якта – Минзәләдә туган булсам да, чыгышым белән мин үземне сылу Ык елгасы буена сыенып утырган Мөслимнән дип йөртәм. Чөнки балалык чорым һәм мәктәп елларым шушы төбәктә һәм күбрәк район үзәгендә үтте. Әтием белән әнием дә тумышлары белән – Мөслимнән.

БИОГРАФИЯМ, ТОРМЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ЮЛЫМ ТУРЫНДА БӘЯН

Миңа быелгы елның декабрь аенда 90 яшь тула. Бер гасырга якын озын, ләкин яшен тизлегендә үтеп киткән вакыт аралыгы бу. Дини мифология буенча, 2 мең ел яшәгән Локман хәкимнән: «Күп елларга сузылган гомерең озак булып тоелдымы?» – дип сораганнар. Бу: «Бер ишеккә кереп, икенчесеннән чыккан кебек кенә булды», – дип җавап биргән. Озын-озак гомеремдә язмышыма туры килгән вакыйгалар кемгә кызыклы булсын инде дип, моңарчы үзем турында бер юл да диярлек язмаган булсам да, кайбер олпат зыялылар, бу яшь буын өчен кирәк дип кодалагач, кулыма каләм алырга булдым. Балаларым да, безнең һәм оныкларың, оныкчыкларың өчен кирәк, дип хупладылар. «Яшьләрнең сүзен янчыкка сал, картлар сүзен капчыкка сал», – дигән мәкаль бар шул. Шулай да зиһеннең куәсе, фикер сөрешенең тапкырлыгы, телнең йөгереклеге юкка чыккан гомер чигендә ярый ла синең сөйләгәннәреңне кызыксынып, хуш күреп укучы, яисә үзләрен синең урынга куеп аңларга тырышучы булса...

 

Туган төбәгем һәм шәҗәрәм 

Утызынчы елларда әтием-әнием укытучылык иткән якта – Минзәләдә туган булсам да, чыгышым белән мин үземне сылу Ык елгасы буена сыенып утырган Мөслимнән дип йөртәм. Чөнки балалык чорым һәм мәктәп елларым шушы төбәктә һәм күбрәк район үзәгендә үтте. Әтием белән әнием дә тумышлары белән – Мөслимнән.

Әтием Хәернас Бәхранур улы (1898 елгы) атасы ягыннан да, анасы ягыннан да – укымышлы нәселдән. Бәхранур бабамның әтисе Вәли, Вәлинең әтисе, миңа бишенче буын тиешле Һади бабам үз мәхәлләләрендә муллалык иткәннәр. Әтиемнең әнисе Хөсникамал әбием исә булачак мәгърифәтче мөгаллим һәм язучы Закир Һади укыган һәм «Яңа әсхабе кяһәф» хикәясендә тасвирланган Тымытык мәдрәсәсендә мөгаллимлек итүче мөдәрриснең кызы була. Бәхранур Вәлиевнең балалары (әтидән кала тагын ике ир һәм ике кыз туган) төпле белем алганнар, русча да укыганнар. Күрше-күлән һәм якын-тирәдә яшәүчеләр русча адрес, белешмә кебек текстларны шулардан яздырганнар. Кепка киеп, европачарак киенеп йөри башлаганлыктан, аларны «урыс Вәли» дип йөрткәннәр. Колхозлашу, күмәк хуҗалыклар төзелү дәверендә үзгәрешләргә сизгер гаилә башлыгы Бәхранур бабам электән төзетеп һәм юнәтелеп килгән каралтыкурасын, хуҗалык байлыгын үз ирке белән дәүләткә тапшырган. 

Әнием Фатыйма Әүбәкер (Әбүбәкердән кыскартып алынган) кызы (1900 елгы) урта хәлле гаиләдә туып үскән, дүрт кызлы һәм ике уллы ишле гаиләдә  икенче булып дөньяга килгән. Әнкәй ягыннан мин 7 буын бабамны беләм. Нәсел башында торучы Исмәгыйль Мөслимов дигән иң ерак бабамның нәсел башы, борынгыдан килгән риваять буенча, Казаннан күчеп килгән нәселгә барып тоташкан, шунлыктан Исмәгыйльнең алты улы да (Якуб, Гани, Нәҗми, Кәрим, Җиһангир һәм Әүбәкер бабамның әтисе Әюп) үзләрен Казан кешеләре дип санаганнар. Бу гаилә башлыкларының күпсанлы оныклары һәм алардан тармакланган балаларының байтак өлеше хәзер дә үзебезнең районыбызда яши. 

Әниемнең әнисе – әбием Фәрхиҗиһанның чыгышына килгәндә, тумышы белән ул Сарман районына керүче, Мөслимнән 25 чакрымда урнашкан Кәүҗәк авылыннан. Бабам белән әбием ипле гаилә корып, икесе дә яшьләре 90нан артып киткәнче яшәделәр, 6 бала (4 кыз, 2 ул) тәрбияләп үстерделәр. Бабай өлкән яшендә дә гарәп, латин һәи кириллица графикасындагы текстларны шактый җиңел укучы, русчасын да ярыйсы гына сукалаучы укымышлы карт иде. Үзләренең микрорайонында яшертен генә муллалык вазифаларын башкару белән шөгыльләнсә дә, заман агышын аңлаган аксакал буларак, ул балаларын укытырга, аларга дөньяви белем бирергә омтылган. Шуңа күрә дә 1938 елда ук аның өлкән улы Хафаз абыйның кызыл дипломга Мәскәү университетының механикаматематика факультетын тәмамлап чыгуына һәм төрле техникум, училищеларда директор булып эшләвенә, ә икенче улы Сәлах абыйның Актаныш һәм элекке Калинин районнарында милиция начальнигы һәм район башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаруына, ә кызлары Мәрьям белән Закирә апаларның – шәфкать туташы һәм табибә, әниемнең укытучы булып китүенә гаҗәпләнергә кирәкми. «Без – Мөслим балалары» дигән китапта басылган «Бакировлар нәселе» дип исәпләнгән мәкаләдә менә шулар турында сүз бара. 

Әтием 30 нчы елларда шашынган «кызыл террор» афәтенә эләгеп хәбәрсез юкка чыккач һәм гаиләбез «халык дошманы гаиләсе» дип эзәрлекләнә башлагач, бәлки аз булса да хәлебез җиңеләер дип, әнкәй фамилиябезне үз атасының – Әүбәкер бабамның исеменә бәйләп, Бакиров дип алмаштырырга мәҗбүр булган. Тормышымның билгеле бер мизгелләрендә һәм чорларында ошбу бабам минем өчен әти урынына калган тәрбиячем, күп нәрсәгә өйрәткән таянычым булды. 
 

Икеләтә имгәтелгән балачак 

Әтидән мин 4 яшемдә калганмын. Сабый чагымнан ук аерылышуга дучар ителгәнгә һәм «әтием» дип эндәшүдән мәхрүм калганга күрәдерме, хәтеремдә көзге яфрак кебек берән-сәрән эленеп калган аңа бәйләнешле «наив», самими истәлекләр дә үзем өчен бик кадерле. Шундыйлардан – мине йокларга яткырганда булган хәл итеп сөйләргә яраткан, үзе уйлап чыгарган маҗаралы әкият сюжеты болай. 

«Бервакыт мин, улым, җәй көнне җиләкле урынга җиләк җыярга бардым. Көн бик кызу иде. Яндым, пештем, йөрер хәлем калмады. Шулчак үлән арасында бер буш мичкә ятканын күреп алдым. Кояштан качып, тиз генә шуның эченә кереп яттым. Хәл алып ята-ята йоклап киткәнмен. Уянып китсәм, мичкә авызында бауга охшаган йонлы нәрсә эленеп тора. Шуңа тотынуым, ике куллап ябышуым булды, мин яткан мичкә, җан кергәндәй булып, кузгалып китте. Кая ул туктау, нәрсәдер өстери дә өстери безне. Дөбер-шатыр килеп, ташлы урыннан үтеп киттек, ниндидер судан да йөзеп чыктык. Бервакыт мичкә кинәт икегә ярылып китте. Карасам, бу бабаңнар туры икән, ә мин ике куллап тотынган бау кебек нәрсә мичкәне сөйрәп барган бүренең койрыгы булып чыкты. Мөгаен ул, балам, узган ел бабаңнарның сарыгын ашап киткән бүре булгандыр. Шуннан мин әлеге ерткыч бүрене капка баганасына бәреп үтердем дә, тиресен тунатып, әниеңнең пальтосына яка итеп куйдырдым. Әниеңнең әле киеп йөри торган пальтосының якасы – менә шул бүре тиресе инде, улым». 

Бу маҗаралы хәлне әтием миңа, һичшиксез, гади тел белән, аңлаешлы итеп сөйләгәндер. Әмма аның хәтеремә сеңеп калган эчтәлеге менә шундый, мин тәфсилләбрәк аңлатканча иде. Соңыннан мин бу мавыктыргыч әкиятне, әманәт рәвешендә дәвам итеп, бәләкәй чакларында үземнең балаларга да сөйләдем. Әлбәттә инде, бүре тиресен әниләре киеп йөргән пальтоның якасы дип, ә бабам образын аларның Туймазыда яшәгән бабалары исеменә күчереп. 

Бер без генә түгел, ә күпме чордашларым һәм дә балалык еллары сугыш чорына туры килгән исәпсез-хисапсыз бездән кечерәк яшьтәгеләр дә, әтиләре һәлак булып, ятим калганнар. Бу, әлбәттә, гомер буена төзәлми торган, йөрәкне әрнетә, күңелне кимсендерә вә рәнҗетә торган яра. Ә менә сиңа һәм карындаш туганнарыңа сугышта һәлак булган ата балалары дигән аяучан исем түгел, ә «халык дошманы балалары» дигән яман исем күтәрергә туры килсә, бу инде адым саен кагылып-сугылып яшәргә хөкем ителгән икеләтә фаҗигалерәк балачак һәм шундый ук кара таплы, каһәрләнгән үсмерчак дигән сүз. 

Тоталитар режим шартларында, нахак яла ягылып, әтиемнең кулга алынуы һәм «антисоветчик», «халык дошманы» дигән яман исем тагылып, 58 нче иң хәтәр маддә белән хөкем ителүе Зәй районының Югары Баграж авылында урта мәктәп директоры булып эшләгән чагында була. Мәктәпнең һәм колхозның берләштерелгән партия оешмасы секретаре буларак, ул, гадәтенчә, урып-җыю чорында басуда эшләүчеләр белән очраша. Шунда төшке аш вакытында колхозчылар белән аралашканда ул: «Уңыш әйбәт быел. Икмәк планын үтәячәгебездә шик юк. Әмма уңган дип, ашлыкны әрәмшәрәм итмәгез. Басуда бер башак та калдырмагыз. Бу, һичшиксез, үзегезгә тиячәк өлешнең артуына ярдәм итәчәк», – дип сөйләгән. 

Шушы сүзләр, кире мәгънә чыгарып, әтиемә яла ягарга, коточкыч гаеп тагарга җитә калган. Директорыннан астыртын көнләшеп, аның урынын биләргә эчтән өметләнеп йөргән хезмәттәше – мәктәпнең «завучы» әтине чаккан. Үзен шаһит буларак чакырткан тикшерүчеләргә: «Вәлиев халыкны хөкүмәткә каршы котырту белән шөгыльләнә. Басуда ул колхозчылар алдында: «Хөкүмәтнең өлеше сугылачак эскертләрдә, өелгән чүмәләләрдә, ә сезнең өлешегез – җирдә калган башакларда», – дип коткы сүз сөйләде. Башак калдырмагыз дип өндәгән булып, колхозчыларда хөкүмәткә карата ризасызлык тудырырга тырышты», – дип, ялган мәгълүмат биргән. Шул ук вакытта ул шефлык ярдәме сыйфатында күрше авылга бәрәңге алышырга җыенган укытучыларның машина җибәрмәүләре аркасында бармый калганнары өчен дә, ялган шаһитлек кылып, әтине гаепле итеп күрсәткән. 

Менә шундый ялган яла, провокацион гаеп тагылу нигезендә әтиемне кулга алганнар һәм бернинди адвокатсыз-яклаучысыз «тройка» тарафыннан «советка, икмәк тапшыруга каршы агитация алып баруда» (хөкем карарында «агитация против хлебозаготовок» диелгән) гаепләнеп, бер ай эчендә Алабуга төрмәсендә атканнар. Без бу хакта «Хрущёв җепшеклеге» чорында гына белдек, ә аңынчы күп еллар буена менә-менә әтиебез кайтып килер, дип өметләнеп яшәдек. 

Миндә әтиемнең Алабуга төрмәсеннән карандаш белән язылган һәм бушаган шешәнең бөкесе итеп төреп чыгарылган соңгы хаты саклана. Күрәсең, төрмәдә күзәтче-йомышчы булып эшләүче бер миһербанлы бәндә 7 айлык корсак күтәреп, ерактан килгән бичара әниемне кызгангандыр инде – шешәне бөкесе алынмаган килеш чыгарып биргән. Хатта әтиемнең соңгы әманәте, араларның озакка яки мәңгегә өзелүен сизенгән гаилә башлыгының васыяте язылган. «Сөекле Фатыймам! Мин әллә исән кайта алам, әллә юк. Мине онытма, моңа кадәр булган тугрылыгыңны сакла. Мин синең гомерлек тормыш иптәшең, дүрт балаңның һәм тиздән туачак балабызның атасы. Үземне түгел, сине мин бик кызганам. Балаларымны бик жәллим, бик сагынам. Минем хакта борчылып, үзеңне бик бетермә. Нишлисең бит, бәла-каза кеше башыннан йөри. Тиз генә кайталмасам, Мөслимгә безнең өйгә кайтырсыз. Балаларга яхшы тәрбия бирергә һәм укытырга тырыш. Минем хакка шулай эшләвеңне телим, шулай булыр дип ышанам».

1938 елның салкын гыйнвар аенда корсагы борынына менгән әниемне дүрт баласы белән моңарчы яшәгән мәктәп фатирыннан куып чыгарганнар. «Халык дошманы» хатынына әверелгән әнкәй менә-менә бала табарга тиеш булганга күрә генә, безне кайбер башка «дошман» гаилә әгъзалары кебек Себер ягына сөрмичә калдырганнар. Тиз арада яшәү урынын алмаштыру, әти-әнинең туган ягына – Мөслим районының Олы Чакмак дигән авылына кайтып егылып, эзне яшерү дә, бәлки, ярдәм иткәндер. Әзерлекле кадрлар җитешмәүдән файдаланып, Минзәлә педагогика училищесында читтән торып укучы әниемә шул авыл мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып урнашырга насыйп булган. 

Ватан сугышы дигән бөтен ил өстенә килгән фаҗига без менә шул авылда яшәгәндә башланып китте. Мәктәпкә укырга керүем дә шул елга туры килде. Җәй башында мәктәптә эш беткәч, әнием Минзәлә училищесында укуын дәвам итеп кайта, аннары җәй буе колхозда урак уру, көлтә бәйләү, машинада ашлык суктыру кебек эшләрдә җигелеп эшли иде. Ул Минзәләгә киткән бер елны Чакмакка күченеп килгәч туган өч яшьлек энебез шифаханәдә дизентерия авыруыннан үлде, вакытында хәбәр итеп булмаганлыктан, бичара әнкәй баласын күмәргә дә кайта алмады. Кайткач кына, ире кебек нарасыеның да юкка чыгуын белеп, үкси-үкси елады. 

Чакмакта чакта ук без вакыт-вакыт менә шулай үз көнебезне үзебез күрергә өйрәндек. Шәркыя исемле бертуган апам (1925 елгы, ул әтием фамилиясендә – Вәлиева булып калды) күрше Рус Шуганы авылында торып, рус мәктәбендә укыды. Гел бишлегә генә укыганлыктан, дүртенче сыйныфта бирелә башлаган бер башына Ленин, икенче башына Сталин рәсеме төшкән җиде Мактау грамотасы бар иде аның. Без исә абыем Марс (1929 елгы) белән татар мәктәбендә укыдык. Ул мине авыл янәшәсеннән агучы Ык елгасы аша салынган тәбәнәк күпердән кат-кат ыргытып, йөзәргә өйрәтте. Һәм бервакыт көзге Ык өстендә кер юа торган такта кебек сырланып торган ярымҗепшек урыннан «шап-шоп» басып, арлы-бирле йөгереп йөргәндә, кинәт боз җимерелеп, суда батуым һәм могҗиза белән генә боз астына китмичә калуым да Чакмакта булды. Ә икенче тапкыр Йөзәй дип аталган турыда Ыкның аръягына чыгып йөри торган өлкәннәр артыннан кереп, су йота-йота агып китүем һәм баш түбәм генә күренеп агып барганда, ике егетнең мине күреп коткарып калулары исә Мөслимгә барган чагыма туры килде. Үлемем «Чура батыр» дастаны герое язмышына туры килгән кебек, суга бәйле булмаганлыктан, ике юлы да мин исән калганмын. 

***

Беренче сыйныфны тәмамлагач, канкойгыч сугышның икенче елында без гаиләбез белән Мөслимдәге әти үскән йортка кайттык. Сугышның фаҗигале юлдашы булган ачлык һәм кытлык өстебезгә ябырылып килгәнлектән, мохтаҗлык безнең дә баштан ашты. Чукланып беткән чабата киеп йөрү, мәктәпкә «ыспай» барам дип, әнкәйнең күтәренке үкчәле иске түфлиен киеп барып, көлкегә калу бер хәл, ә ачлыктан эч борылганда әчетелгән тозлы кәбестәдән пешерелгән аш исен иснәр өчен генә Кооператив урамындагы бердәнбер ашханә ишек төбенә барып утыру исә бөтенләй кеше ышанмаслык хәл иде. Шул чакларда мин, имеш, зур дәрәҗәле кеше булып әверелгәч, башкалар күз алдында кесәмнән төргәге белән кызыл «утызлыклар» чыгарам да иң тәмле, иң кыйммәтле ризыклар китертергә заказ бирәм, юмартлык күрсәтеп, башкаларга да алам, дип хыяллана идем. 

Бу ашханә без күргән яки без катнашкан башка гадәттән тыш очрак яки хәлләр белән дә хәтердә калды. Бервакыт шуның каршына йөнтәс мамык орлыгының маен сугудан кала торган түп төялгән йөк машинасы килеп туктады. Шофёрның капкалап чыгарга дип ашханәгә кереп китүе булды, чучкаларга ашатыла торган әлеге ризыкның исен сизеп алган ач бала-чага шундук машинага ябырылды. Кайсылары тәгәрмәчкә басып яки ыргылып менеп, кайсылары иптәшеннән күтәрттереп, кузовка төялгән түпләрне кисәге-кисәге белән эләктерә һәм як-якка тая башладылар. Тәрәзәдән бу «штурм»ны күреп алган шофёр , йөгереп чыгып, балаларны кат-кат куып караса да, аларны җиңә алмаячагын аңлап, тамак ялгамыйча да китеп барырга мәҗбүр булды. 

Беренче мәртәбә авызыма тәмәке алуым да, шулай ук бик тиз арада һәм гомерлеккә аны ташлавым да шул ук ашханә белән бәйле. Шунда урам яктан керә торган ишек төбендә утырганда, үпкә авырулы бәндәләр һәм «алкашлар» ташлаган тәмәке төпчекләрен җыярга булдым. Өйгә кайткач, шуларны юан итеп кәгазьгә төрдем дә суыра-суыра тартып җибәрдем. Шуннан соң башым әйләнеп һәм күңел болганып, косакоса чирләгәнем гомер буена исемнән чыкмады. Шул мине теләсә нинди тәмәкенең, «марочный» папирус, хәтта сортлы яфраклардан төреп ясалган сигаретларның да дошманына әверелдерде. 

Әниебез бу елны район үзәгеннән өч чакрым ераклыктагы Иске Вәрәш авылына укытырга билгеләнгән иде. Ул вакыты белән көн дә җәяүләп йөреп, вакыты белән шунда куна калып эшләде. Илдә коточкыч кыйммәтчелек хөкем сөргәнлектән, безнең гап-гади яки ир бала өчен табигый һәм зарури булган өмет-теләкләребезне гамәлгә ашырырга да мөмкинлегебез булмады. Абыем белән минем бик тә гармунда уйнарга өйрәнәсебез килә иде. Күршеләребез сатарга җыенган тальянны алырга мөкиббән китеп ашкынсак та, алырга көчебез җитмәде. Ә бервакыт безнең өй янында, Кооператив урамында урнашкан «Культмаг» кибетенә (ул таш бина хәзер дә исән) буяу карандашлары кайтты. Кечкенәдән рәсем ясарга әвәслегем һәм теләгем булганлыктан, мин сатарга куелган карандашларны күреп катып калдым. Экономия максатыннандыр инде, аларның тышлары лакланмаган, картон каплары өстенә дә бернинди язу да язылмаган иде. Мин кибет ябылганга кадәр берән-сәрән кергәләп торучы әни-апаларның һәм бабайларның үз балаларына яки оныкларына карандаш сатып алуларына кызыгып карап тордым. 

Ул чакта әтиемнең әнисе – мине төрле догаларга өйрәткән әбием исән иде әле. Аның: «Балакаем, йә Алла, йә Алла дип мең тапкыр әйтсәң, теләсә нинди теләгең кабул була», – дигән сүзләре әле дә хәтеремдә. Мин теләгән карандашларга ия булырга өметләнеп, шул чакта төн буена шул сүзләрне кабатладым. «Иртән торуыма мендәр астына бер кап буяу карандашлары куйсаң иде, Ходаем», – дип ялвардым. Йоклап китә башласам, үз-үземне чеметә-чеметә, йокымны качырып һәм үтенечемне кат-кат әйтәәйтә, «йә Алла, йә Алла» дип кабатладым. Бары таң атканда гына йоклап киткәнмен. Төш вакытында уяндым да – и нәүмиз, «наив» чак диген (!) – карандашларны алырга дип, мендәр астына кулымны тыктым. Тапмагач, ышанмыйча, кат-кат әйләндереп карадым... 

 Шул ук елны аерым гаиләләргә генә түгел, ә районыбызга һәм аерым татар төбәкләренә афәт алып килгән хәтәр кизү чыкты. Ач халык, урып-җыярга өлгерми калган ташландык иген басуларына барып, кар астыннан чыккан камылдагы башакларны биштәрләп яки капчыклап җыя башлады. Шулардан үрәле аш яки ботка пешереп, тамакны туйдыру күмәк төс алды. Һәм шунда ук аның коточкыч нәтиҗәсе дә пәйда булды: халыкта «сиптическая ангина» дигән, авыз-борыннан кан агуга һәм тиз арада үлемгә китерә торган кизү башланганы мәгълүм булды. Бу организмны агулый торган чир ябышкан кешеләрне шифаханәләр дә коткарып кала алмады һәм көн саен дистәләп кырылган кешеләрне хәтта уртак кабердә күмәргә мәҗбүр булдылар. 

Менә шул мәлне мин әлеге чир белән авыручы күрше гаиләгә туры килгән фаҗигале язмышның очраклы рәвештә шаһите булдым. Өч яшьләр тирәсендәге сабыйның ( ул ир бала иде) борыныннан кан агып чыккан килеш тузан-туфракка буялып, капка төбендә уйнап утырганы һаман да минем күз алдында тора. Шул ук көннәрдә әлеге баланың һәм аның әнисенең үлү хәбәре килеп ишетелде. Сугышка китеп, бер аяксыз әйләнеп кайткан гаилә башлыгының әнисе – әби карчык кына исән калды. Кайтуына менә шундый рәхимсез фаҗига каршылаган Ибәт исемле әлеге абыйның агач аягы белән титаклап, зиратка нарасые һәм гаилә бәхетен татымыйча дөньядан киткән хатыны кабере янына барып кайтканлыгын күршеләр уфтанып һәм тетрәнеп сөйләделәр. 

Төпкә җигелеп, гаиләне тартучы газиз әниебезнең тәвәккәллеге, болай да шыпшыр калган өебездәге күзгә чалынырлык иң соңгы нәрсәләрне сатып, азмы-күпме май, йомырка юнәтүе аркасында гына без исән калдык. Әмма тиздән әтиемнең ике сеңлесе, әниебезне килен кеше карарга тиеш түгел, үзебез карыйбыз, дигән сылтау белән безне әтиебез үскән һәм аңа тиеш булган йорттан сөреп чыгардылар. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

 

 

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев