28 сентябрь 2024 яңалыклары
-
28 сентябрь 2024 - 09:00
КАРА ТАПЛЫ БӘХЕТ (бәян)
Утызынчы елларда әтием-әнием укытучылык иткән якта – Минзәләдә туган булсам да, чыгышым белән мин үземне сылу Ык елгасы буена сыенып утырган Мөслимнән дип йөртәм. Чөнки балалык чорым һәм мәктәп елларым шушы төбәктә һәм күбрәк район үзәгендә үтте. Әтием белән әнием дә тумышлары белән – Мөслимнән.