Проза
-
20 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Төн уртасында сафларга тезделәр. Өстән яңгыр сибәләп тора. Караңгы август төнендә әллә ни-нәрсә шәйләп булмый, атлар ышыгында, плащ-палаткаларга төренеп, фронт командующие Соколовскийның фәрманын тыңладылар. -
19 август 2025 - 11:00
Әкиятсез балачак (повесть)
Эх, тормыш! Нигә шулай килеп чыкты икән? Нигә генә әти-әниебез безне иртә калдырып китте? Аларсыз яшәве кыен... -
19 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ашыктырды өйдәгеләрне Ибраһим. Иртәнге намазны да юлда укырга булды. -
18 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ябалак, «өн»нең ишеген каерып ачып, биштәрен эчкә ыргытты. Икар аның артыннан иярмәкче иде, «аһ» итеп, җиргә сыгылып төште. -
16 август 2025 - 09:00
Бармагыңнан үбәр идем... (бәян)
Иренең чит-ятлар куенында кунып йөрүләре хак микәнни соң? Ышанасы килми, бу кадәр чибәр хатынны да санламагач, нинди кеше икән соң ул? Мин түзмәдем, аның кулларына үрелдем. Каршы килмәде. Аннан соң, кыюлыгымны җыеп, күзләренә карадым, анда менә-менә тамам дип торган тамчылар җыела башлаган иде. – Нигә мин сине шулхәтле нык яраттым икән, Сәбилә? Бармакларыңнан үптер, ичмасам? -
15 август 2025 - 09:00
БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)
Читтән гел сокланып яшим мин Рәшит абыйга. Менә ун ел инде ул әнисен бик хасиятләп тәрбияли. Шуның алты елында Рәхимә апа – урын өстендә. Улы гастрольгә киткәндә, апаны күрше Гөлбагдәт апа карый икән: – Әнисе йөри алмый. Рәшит аны торгызып, чәчләрен тарап үреп, тәһарәт алдыра. Иртә белән алма уып, манный пешерә. Көндезге әбәтне Рәхимә апа сәгать бердә ашый. Ул гел режим белән яши. Табында һәрвакыт авыл сөте булыр. -
14 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ниһаять, август ахырында үз частена кайтып егылды Мирхәмәт. Югыйсә солдатка кайда да бер сыман – кулыңда коралың төзек булсын да, кушканны вакытында үтәргә өлгер. Каршыда – дошман, аның тар-мар ителүенә бер совет солдаты да шикләнми. -
13 август 2025 - 13:00
Төнге кош (хикәя)
— Әни... Син ни сөйлисең?.. Илнар үлгәнмени? Чулпан, аңламаганга сабышып, юри сорады. Телдән калмас өчен, акылдан язмас өчен сорады. Шундук үткән төндә тәрәзәләренә килгән кош исенә төште... Кайдадыр ерак юлда үлеп яткан Илнарның үксез җаны шулай кош булып кайтты микәнни? -
13 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ак түти, ник син «Мокамай»ны шулкадәр җаратасың? – И балам, – ди Ак түти, аз гына да уйланып, каушап тормыйча, – ничек инде җаратмыйсың шуны, гел безнең кебек нужа күреп үскән балалар турында җаза бит Такташ. Шәт, үзе дә нужа ашап үскәндер, бахыр, ашамаса, ул кадәр дә җөрәкнең итен телә торган итеп җазалмас ие... -
12 август 2025 - 15:00
ЯУ (романның дәвамы)
Җиденче күктәге ләүхелмәхфүз тактасына ни язылгандыр, әмма үзенең алдагы язмышын бәхетле булырга тиеш дип саный иде Ибраһим. Әле французларга каршы барган беренче походта ук, кайдадыр ят бер илдә хикмәтле төш күргән иде ул. -
12 август 2025 - 09:00
БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)
Мин театр училищесында шулкадәр канатланып, яратып укыдым. Күңелем дөньяга сыймый, сәнгать дөньясына тизрәк кереп китәсем килә. Аны сүз белән генә аңлатып булмый. Җитмәсә, училище бинасы Гоголь урамындагы филармония белән янәшә генә, бер тәрәзә шул якка карый. Яз көннәрендә атаклы артистларны шуннан күзәтәбез: әнә Илһам Шакиров килә. Илһам Шакиров үзе! -
11 август 2025 - 13:00
Кайту (хикәя)
Кәүсәриядән хат алган иде ул. Исәнме, качкыным, дигән... Сагынам, дигән. Илгизәр дә үсте инде, тәрәзәгә капланып: «Әти, кайт!» — дип кычкыра дигән. Бигрәк тә Илгизәре күз алдыннан китми шул. Туптай тәгәрәп әтисенең итәгенә менә, шаяра. Колак төбендә дә аның тавышы: «Әти, кайт! Әти, кайт!» -
11 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул төнне төшемә чишмә бурасы эчендәге суда ялтырап уйнаклаган тәңкәләр арасында йомарланып яткан Ак елан керде. Мин учымны чак кына уйнаклап, чайкалып торган суның йөзенә куйдым. Ак елан өскә күтәрелде... -
10 август 2025 - 09:00
Тозак (бәян)
«Мансур хатынын атып үтергән...» дигән яман хәбәр, яшен тизлеге белән Җимешле авылына гына түгел, бөтен районга таралды... -
9 август 2025 - 09:00
БЕРДӘНБЕР (бәян)
Эстрадабыз әхлакый яктан бик түбән хәлгә төшкән чак... Беләсез кайсы еллар икәнен... Төгәл вакытын язсам, үпкәләүчеләр күп булыр. Хәер, идеологиясе булмаган илдә әллә ниләр көтәргә мөмкин. Җәмгыятьне мондый хәлгә төшергән адәмнәр дә мәгълүм, аларның да исемнәрен атамыйбыз, чөнки беләбез... Үземнең генә белдекле булып кыланасым да килми. Бөтен ил, һәрбер кеше телендә алар.