Проза
-
26 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Укырга өйрәнгән кышта мине еш кына өйдә берүземне калдыра башладылар. Ул елны авылдагы почта бүлеген җитәкләгән Темәпи җизни, безгә ат җигеп төшеп, әбине эшкә чакырып алды. «Син булсаң, тәртип кертер идең инде анда», – диде. -
25 август 2025 - 11:00
Чыңгызханның ак болыты (повесть)
Аларны мыскыл итәргә сөйрәп чыгарыр алдыннан, баласын тирмәдә соңгы тапкыр имезеп өлгерде ул. Берни дә аңламаган бәхетсез сабый, астыртын гына тына барган барабан тавышлары астында җиңел йокыда изрәп, тырышып-тырмашып, иреннәрен чәпелдәтте... -
25 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әллә аны этләр талаган булган инде, эт тавышы ишетсә, көянтәдәй бөгелә. Ишегалдына чыгып, Шарик белән беренче очрашкач та, шулай бөгелеп торды-торды да ахыр чиктә, Шарик аңа мискәсен этеп куйгач, йомшарып, яңадан рәтле хәленә кайтты. -
24 август 2025 - 13:00
МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (ахыры)
Кинәт! Ниндидер серле рәхәт, назлы дулкын-калтырану җаным аша үтеп, баш түбәмнән аяк табаннарыма кадәр бөтен тәнем буйлап йөгерә башлый... Мәхәббәт назы, сөю дулкыны... -
24 август 2025 - 09:00
Үлмәс (повесть)
Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра, куып җибәрерме? Белми, берни дә белми... Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә: мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый! -
23 август 2025 - 13:00
МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (хикәя)
Мәхәббәт турында күп языла, күп сөйләнә. -
23 август 2025 - 09:00
ТӘНКЫЙТЬЧЕ
– Менә сиңа Мыштымбай! – диләр. – Соңгарак калгансың шул: кичәгенәк Фәлән Фәләнечне эшеннән алдылар! – диләр. Һы, әйттеләр яңалык! Аның алыначагы турында мин инде бер атна элек белгән идем. -
22 август 2025 - 11:00
Гамәл дәфтәре (хикәя)
Газизъяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан, дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр бәлки! Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама тормыш бүләк иттең, әмма безне җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең... -
22 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Янсуар әбиемнең бабасы, теге миңа исемен әйтеп сөйләмәгән туганыбыз, кулак булган икән безнең. Ленин бабай кулакларны «гади халыкның канын эчүчеләр», «вампирлар» дип атаган. Һәм җәзаларга боерган. -
21 август 2025 - 17:00
Бәләкәй Фирзәр (дәвамы)
Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек. -
21 август 2025 - 11:00
Читтә (хикәя)
Салихның йөрәген дәһшәтле уй телеп төште: гүя кемдер аңа: «Син бу кызны соңгы тапкыр күрәсең!» дип пышылдады. Аның күзләренә яшь типте. Ул монда чынлап та чит иде шул... -
21 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
– Син нәрсә оя таба алмаган көчек шикелле боргаланасың? – диде Айдар, аның янына килеп. – Тик яту ошамыймы? Әсир торып утырды һәм Айдарга әрнүле караш ташлады: – Кулларны чиш әле, бөтен тәнем оеша, йөрәк авырта. -
20 август 2025 - 13:00
Иң кирәге… (хикәя)
Дөньяны әтисе белән генә көтәләр бит алар. Харисныкы кебек «инәй әзере» юк. Харис урынында булса-а! Әнисе чыгып эндәшүгә, юк, эндәшмәс борын – капкадан күренү белән, чабып кереп китәр иде өйгә. Әнисе яныннан үткәндә, юри әкренәер иде, әнисе шул арада аның башыннан сыйпар йә аркасыннан сөеп өлгерер иде... -
20 август 2025 - 11:00
Яз яме белән бергә (повесть)
– Без бергә булырга тиеш! – Ә син һәммәсен дә уйлап бетердеңме? Мин бит ике бала анасы! – Балалар безгә комачауламый! – диде Вахит, үз карарын үзгәртмичә. – Мин ул хакта да уйладым! – Фатирың – бер бүлмәле, өчебез бергә килеп керсәк, безне кая урнаштырып бетерерсең? -
20 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Төн уртасында сафларга тезделәр. Өстән яңгыр сибәләп тора. Караңгы август төнендә әллә ни-нәрсә шәйләп булмый, атлар ышыгында, плащ-палаткаларга төренеп, фронт командующие Соколовскийның фәрманын тыңладылар.