Даладан килүче (хикәя)
Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде...
Ул нидер исенә төшергәндәй, барган җиреннән кинәт туктап калды. Тирә-
якка бакты. Зур итеп ачылган күзләрендә аптырау, курку, сискәнү иде. Гүя бу
дөньяны тәүге тапкыр күрде. Гүя яңа туды, яңа уянды.
Әлегә хәтле ул барды да барды. Кая барганын белмәде. Кайдан килүен дә
белмәде. Һәм бу турыда уйламады да. Чөнки, туктап калганчы, боларның аның
өчен бернинди әһәмияте юк иде.
Ләкин ул туктады, тирә-якка бакты.
Алда кара тасма сузылып ята, артта да шул ук тасма, һәм алар тарая-тарая,
офыкларга барып тоташкан иде. Ә тирә-якта дала, иксез-чиксез ак бушлык...
Кеше курыкты. Аптырады. Ярдәм көткәндәй, гаҗиз карашын өскә, җиргә
бик якынайган күккә төбәде. Тик кояшны күрмәде. Кояш тау-тау болытлар
артына кереп качкан иде.
Әле бер, әле икенче якка төбәлеп, өмет уты эзләгән кеше, ниһаять аңлады:
бу олы дөньяда ул япа-ялгыз иде... Тирә-ягында бер генә тереклек иясе дә юк,
ни кош, ни җанвар, ни бөҗәк, ни агач, ни үлән...
Миңгерәгән, гүя зиһенсез калган башын учлап, юлчы җиргә тезләнде,
инәлеп-инәлеп уйларын, хәтерен чакырды. Тик учларга кысылган башта «Мин
кем? Кая барам?» дигән сораулардан башка бер уй юк, кешенең хәтере әллә
үлгән, әллә йоклаган иде.
Әлегәчә ул барды да барды. Каядыр ашыкты, нидәндер качты. Туктап
калганчы аның башында бернинди уй да, бернинди сорау да юк иде. «Мин
кем? Кая барам?» дигән сораулар туктап калгач кына килде, утлы уклар булып
миенә кадалды. Димәк, ул ялгышкан, туктарга кирәк булмаган.
Кеше уйлау сәләтен югалтмаган иде. «Мин кем? Кая барам?» дигән сорауга
әкрен-әкрен генә өр-яңа уй ялганды: «Юл бар, димәк, ул каядыр илтә!»
Бу уй аның күңелен җылытты. Һәм ул сикереп торып, кабат атлап китте.
Атлаган саен тар тасма, киңәя-киңәя, аяк астына шуды. Тик офык үзгәрмәде.
Офык һаман шул ук иде.
«Мин бараммы? Әллә бер урында таптанаммы?» — дип шомланды
кеше. — Әллә соң бу юлның ахыры юкмы? Әллә соң бу җир түгел, башка
планетамы?!»
Күңелгә оялаган курку зурайды, киңәйде, бөтен күзәнәкләргә кереп тулды.
Өметкә урын калмады. Кешене тоташ шом биләп алды. Ул адымнарын тизләтте,
сулышына кабып йөгерә башлады. Кара тасма да, аның тизлегенә ярашып,
тизрәк шуышты. Тик офык үзгәрмәде. Офык һаман шул ук иде...
Юлчы туктады. Арып, хәлсезләнеп җиргә утырды. Бөтен тәне яна, үлеп эчәсе
килә иде. Сусавын басарга теләп, бер йомарлам кар алып капты. Кар баллы
иде. Шул тәм дөньяда шул кардай ак, баллы шикәр барлыгын искә төшерде. Бу
югалган дөньядан килгән тәүге хәбәр, тәүге истәлек иде. Кеше, сөенә-сөенә, тагы
нидер исенә төшерергә азапланды, тик хыянәтче хәтер башка хәбәр салмады.
Билгесезлектән, чарасызлыктан тәмам йончыган Юлчы салкын асфальт
өстенә бөгәрләнеп ятты. Инде беркая барасы килми, инде селкенәсе дә
килми, инде яшисе дә килми иде. Кеше тормышның ни икәнен оныткан,
аның кайдалыгын белми, аңламый, шуңа күрә барлыгына да ышанычы беткән
иде. Тәненә суык үтте. Иксез-чиксез кара тасмадан, ак карлы даладан, авыр
болытлардан торган сәер дөнья да әкрен-әкрен генә югалды...
... Аны кемдер төртеп уятты.
— Әй син, нишләп юлда ятасың? Катасың бит!
Юлчы күзләрен ачты, башын күтәрде. Каршында ала-кола бүрекле, кызыл
чырайлы адәм баласы басып тора иде.
— Бу төшме? — дип сорады Юлчы, каршындагы җан иясенең югалуыннан
куркып. Буш, салкын дөньяда кинәт пәйда булган бу затны күреп, ул чиктән
тыш гаҗәпләнгән иде.
— Акыллы бәндә юлга сузылып ятамы? Синең өчен төрмәдә утырырга тагы!
Хәсрәт! — дип мыгырдана-мыгырдана китә башлады кинәт пәйда булган серле зат.
Ни могҗиза, ул чынлап та бар, бу төш тә, саташу да түгел, чынбарлык иде!
— Китмә! Калдырма мине! — дип кычкырды Юлчы.
Әллә кайдан көч тапты, сикереп торды, ятим баладай кызыл чырайлы адәмгә
килеп сарылды: «Калдырма мине! Куркам мин!»
— Вот идиот! Курыккач, эчмәскә иде! Нишлим мин синең белән?
— Эчмәдем мин, эчмәдем... — үзен чакыручы булмаса да, кеше ала-кола
бүрекле иргә иярде. Шунда ул озын әрҗәле, зур тәгәрмәчле соры машинаны
күреп алды.
Машина! Дөньяда шундый әйбер дә бар бит! Кеше калтыранган куллары
белән салкын тимергә кагылды. Хәтер төбеннән башка сурәтләр калкып чыкты,
күз алдында елга булып агылган төрле-төрле машиналар пәйда булды. Алар да
чуар тасма булып офыкка тоташкан иде.
— Утыр инде, алайса, — диде теләмичә генә Кызыл Чырай.
Юлчы, арыган гәүдәсен авырлык белән генә күтәреп, биек кабинага менеп
утырды. Тәнен рәхәт җылылык төреп алды. Тынлыкка өйрәнгән колакларын
сагайтып, ят тавыш ишетелде, аннары офыкка тоташкан кара тасма зур тизлек
белән аларга таба шуыша башлады.
— Кая барасың? — дип сорады машина хуҗасы.
— Белмим, — диде кеше.
— Кы-ыы-зык... ничек инде белмисең? Шулай буламыни?
Кеше дәшмәде. Ул каршыга йөзеп килүче кара тасмага карап онытылган
иде. Ни булды соң бу? Берни дә үзгәрмәде бит! Һәм үзгәрергә охшамаган да...
Барысы да шул ук: иксез-чиксез ак дала да, офыкка тоташкан юл да, өскә
ишелеп төшәргә торган тау-тау болытлар да... Аерма тик шунда: әлегә хәтле бу
олы дөньяда ул бер ялгызы һәм җәяү атлый иде. Хәзер алар икәү, озын арбалы
машинада баралар...
— Ә кулыңда ни ул? Нинди тартма?
Юлчы беренче тапкыр күргәндәй, кулындагы тартмага карап куйды.
— Белмим.
— Ник соң ачып карамыйсың?
— Минеке түгел ул.
Ялтыравык кәгазьгә төрелгән тартма, чынлап та аныкы түгел, ул аны кемгәдер
тапшырырга тиеш бугай. Тик кемгә, ир моны үзе дә белми. Бары аң төбенә төшеп
егылган бер уй кисәге генә шундый бурычы барлыгын искәртә иде.
— Бәлки анда шартлаткычтыр? — дип шикләнеп сорады Кызыл Чырай.
— Юк, — диде Юлчы бик ышандырып. — Анда шартлаткыч түгел.
— Кайдан беләсең?
Чынлап та кайдан? Ләкин белә, тартма эчендә ниндидер матур, затлы әйбер
ятканын әллә нинди тойгы белән сизә. Тик тартманы ачарга ярамый, аны шулай
матур итеп төргән килеш кемгәдер бирергә һәм бүләк иясен шатландырырга
кирәк.
— Исемең ничек соң синең, Ходай бәндәсе?
Кеше уйга калды.
— Исемем... белмим...
— Сә-ә-ер... исемсез бәндә була димени?! Ну эчеп тә куйгансың син, туган!
Исемсез ничек яшәмәкче буласың? Давай, исеңә төшер! Бәлки Иван? Бәлки
Абдулла? Милләтең кем синең? Бәлки чукчадыр? — Кызыл Чырай кычкырып
көлеп җибәрде. — Ну экземпляр эләкте миңа бүген! Карале, әллә башыңа
типтеләрме? Бәлки сине кыйнаганнардыр, ә? Безнең баш бит шырпы кабы кебек
кенә. Раз и готово — бөтен миең боткага әйләнә. Йөриләр аннары бичаралар
иләс-миләс чайкалып.
— Мин белмим... Хәтерләмим...
— Бәлки сине больницага илтергәдер?
— Кайда соң ул?
— Нәрсә?
— Больница.
— Син бигрәк... артыгын кыланма инде.
Юк, ул кыланмый иде. Больницаның ни икәне, нинди икәне шул сүзне
ишетүгә исенә төште. Күз алдына күп тәрәзәле зур таш йорт килеп басты, ак
халатлы хатын-кызлар йөгереп үтте, соры җәймәле караватлар чагылып узды.
Больницаның ни икәнен хәтер саклый иде. Ләкин кайда соң ул? Офыкларга
тоташкан буш даладан, елан булып сузылган очсыз-кырыйсыз юлдан гайре
дөньяда башка берни юк ич.
— Слушай, мин бу юлда егерме елдан артык йөрим. Синең кебек чудакны
очраткан юк иде. Чынлап та, кайдан килеп чыктың син? Дала уртасында яп-
ялгызың. Әллә айдан төштеңме?
— Белмим.
— Сә-ә-ер... сөйләсәң, кеше ышанмас. Бәлки син, теге ни, чит планетадандыр,
ә? Марсмы анда, Венерамы... Чит планета хәерчесе! Өстеңә еламый карарлык
түгел, ёлки-палки.
Кеше, тәүге тапкыр күргәндәй, үзенең өс-башына күз салды. Чалбар
тезләре шомарып, ялтырап тора, ботинкасы шактый тузган икән... Курткасы
да мактанырлык түгел, бер төймәсе өзелеп төшкән.
Һәрнәрсә чагыштырганда беленә. Әлегә хәтле дөньяда япа-ялгызы калган
кеше өчен чагыштыру бигрәк тә мөһим иде. Кызыл Чырайның да кием-
салымы гадәти генә, бер дә шаккатырлык затлы түгел. Тик нигә кимсетә ул
аны, ник үзен өстенрәк саный, шунысы аңлашылмый. Ә машина хуҗасының
тынычланырга уенда да юк.
— Карале, бәлки син төрмәдән качкансыңдыр, — дип, Юлчы өстенә
чираттагы шик-гаебен ташлады.
Сорау кешене куркытмады, гаҗәпләндермәде. Ул балаларныкыдай саф,
самими карашын рульдәге иргә төбәп, битараф кына сорап куйды:
— Кайда соң ул?
— Кайда-кайда... Магаданда! — Кызыл Чырай ямьсез итеп сүгенеп алды. — Юри
кыланасың син! Бәладән башаяк, әллә төшереп кенә калдырыйммы үзеңне?
Машина туктады. Офык әле үзгәрмәгән иде.
Юлчы ялварулы мескен карашын машина хуҗасына төбәде:
— Анда салкын. Мин куркам...
— Мин дә куркам! Кем син? Уеңда ни? Куеныңда ни? — дип ярсый-ярсый
кычкырды Кызыл Чырай.
Кеше аңлады: дала уртасында кабат ялгыз басып калмас, бу җан иясеннән
аерылмас өчен нидер сөйләргә, аңлатырга кирәк иде. Һәм ул тигезсез,
карлыккан тавыш белән ашыга-ашыга тезеп китте:
— Мин бик озак бардым. Аңлыйсыңмы, бик озак! Мин кичәге көнне
хәтерләмим! Миңа туктамаска кирәк иде. Туктамасам, берни уйламый идем.
Сораулар туктагач килде. Ә җаваплар юк! Мин куркам. Бик куркам! Бу дөньяда мин
ялгыз идем. Инде син дә ялгыз. Күрмисең, аңламыйсыңмыни, дөньяда шәһәрләр
дә, йортлар да, кешеләр дә юк. Мине кусаң, син бөтенләй ялгыз калачаксың. Мин
дә булмам. Тик мин дә ялгыз калачакмын. Бу бик куркыныч. Син әле белмисең,
синең машинаң бар. Машинаң туктагач, син дә аңларсың...
Кызыл Чырайның бу сафсатаны тыңлап бетерергә түземлеге җитмәде,
мыскыллы елмаеп:
— Идиот! — диде. — Психбольницадан качкансыңдыр син! Ничек инде
дөньяда берни булмасын ди?! Сафсата!
— Ә кайда соң? Кайда тормыш? Кешеләр кайда? Мин килгән якта ул юк.
Ләкин алда да юк. Без синең белән күпме юл үттек! Ә дөнья буш. Буп-буш!!!
— Ничек инде... Ничек алай?!
Машина хуҗасы бермәл аптырашта калды. Юлчының сүзләре күңеленә
шомды. Ул инде икенче тәүлек шушы юл буйлап килә. Ул барасы калага тагы
илле чакрымлап ара бар. Туган каласыннан чыгып киткәндә, ул әле исән, калада
тормыш гөрли иде. Ләкин ирнең күңеленә шик керде, чөнки ул далада төн
кунды. Димәк, машинасын туктатып ул йоклаган арада, нидер булган, дөнья
үзгәргән... Бәлки чынлап та ахырзаман булган... Кешелек дөньясыннан бары
тик шул өтек адәм генә исән калган. Дөнья аның күз алдында беткән, шуңа
күрә бу бичара акылын җуйган, берни аңламый, берни хәтерләми...
Кызыл Чырай, ямьсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, ала-кола бүрекле
башын чайкап алды. Юк, юк, булмас! Бу тиле адәм саташа гына, ни сөйләгәнен
үзе белми.
Ир кабаланып газга басты. Кара елан бөтерелә-бөтерелә, зур тизлек белән
машина астына шуды. Аның койрыгы ифрат озын, нечкә очы офыкларны
биләп алган күксел болытларга барып тоташкан иде.
Тизрәк! Тизрәк! Илле чакрымны үтәргә, алда тормыш барлыгына ышанырга!
Шул тормышны үз күзең белән күрергә!
Кызыл Чырай, юлдашын сискәндереп, кинәт кычкырып җибәрде:
— Әнә ич! Барысы да элеккечә! Дөнья бетмәгән! Бетмәгән!
Ул шатлыктан җырлап ук җибәрде. Шәһәр утлары якынайган саен, тавышы
көрәйде. Юлчы да, йотыла-йотыла офыкны күзәтте. Офык үзгәргән иде. Офык
кына түгел, тирә-як та үзгәрде. Даланы кала йотты. Күз алдында зур-зур таш,
биек йортлар пәйда булды. Юл инде аларныкы гына түгел, анда әрле-бирле
төрле машиналар агыла иде.
— Дөнья беткән, имеш! Идиот! Йөрисең кеше куркытып. Дөнья бетми ул,
без бетәбез.
Тормыш кайнап торган кала эченә тирәнрәк кергән саен, ни хикмәт,
Юлчының куркуы тагы да зурайды. Болай булырга тиеш түгел иде кебек. Ләкин
шулай булды.
— Кайда төшәсең? — дип сорады машина хуҗасы.
Кешенең күзләрендә аптырау иде. Ул бу сорауга әзер түгел иде. Төшү
турында ул гомумән уйламады. Әгәр төшсә, аны ыжгырып торган машиналар,
бихисап күп кешеләр таптап-изеп китәрләр төсле иде. Далада ул ялгызлыктан
курыкты. Ләкин дала һәрьяклап ачык, куркыныч кай тарафтан килсә дә, күзгә
күренеп, алдан кисәтеп, кешегә әзерләнергә, сакланырга вакыт, мөмкинлек
биреп киләчәк иде.
Калада мыжлап, кайнап торган тормыш эчендәге ялгызлык күпкә куркыныч
икәнлеген Юлчы инде аңлап өлгергән иде. Шуңа да ул машинадан төшәргә,
даланы бергә кичкән юлдашыннан аерылырга теләмәде. Үзе утырган машина
әйтерсең туган йортына, ә аның хуҗасы, ни сөйкемсез, тупас булса да, газиз
туганына әйләнгән иде. Чөнки Юлчы бу дөньяда башка беркемне белми,
бердәнбер якын кешесе ул — Кызыл Чырай.
Тик тегесе моны аңламады, кырыс тавыш белән:
— Кайда төшәсең? — дип кабатлады.
— Мин төшмим, — диде Юлчы әкрен, күндәм тавыш белән.
— Ничек инде төшмисең?!
— Мин куркам. Зинһар, үзеңнән калдырма мине...
Кызыл Чырай аңа ачулы караш ташлады:
— Җүләр! Нәрсәдән куркасың? Кара, урам тулы кеше. Бу урман түгел,
шәһәр! Монда бүреләр юк.
— Нәрсәдән икәнен белмим. Ләкин куркам... — диде Юлчы, гаепле кешедәй
акланып. — Әгәр төшсәм, мин кабат югалачакмын.
— Ну дускай, мин сиңа нәнке булалмыйм инде. Минем үз юлым. Акча сорамаганга
рәхмәт әйт. Телисеңме, юкмы, әнә теге тукталышта төшәсең дә каласың.
Машина туктады. Кызыл Чырай, юлдашы аша үрелде дә, киереп ишекне
ачты.
— Төш! Төш тизрәк!
Бу бәндә үз сүзеннән кире кайтыр дигән өметкә урын юк иде. Кеше теләмичә
генә җылы урыныннан кузгалды.
— Хуш! — диде Кызыл Чырай. Шап итеп ишеген япты. Алагаем зур машина,
төтеннәр бөркеп кузгалып китте...
Ул китте... Далада очрашканнан соң ике күңел арасында сузылган нечкә,
зәгыйфь җепләр шартлап өзелде дә, авырттырып, чеметеп, кешенең йөрәгенә
килеп бәрелде.
— Нидән куркасың? — дип сораган иде аннан Кызыл Чырай.
Юлчы моны үзе дә белми, аңламый иде. Аның хәтере дә, зиһене дә юк,
барысы урынына мөлдерәмә булып курку кереп тулган иде.
Хәлбуки тәнен-җанын, бар халәтен биләп алган, кешенең рухын сындыра,
җанын кол итә торган бу куркуның сәбәбе бар, әмма аны тудырган вакыйга
кеше хәтереннән сызып ташланган иде.
Вакыйга Яңа ел бәйрәме алдыннан булды. Кеше кәефсез генә эштән кайтып
килә иде. Көтелгән хезмәт хакы ул көнне дә бирелмәде... Димәк, бәйрәм
табыны булмаячак, кызына вәгъдә ителгән бүләк алынмаячак. Хатыны, мескен
тормышларына эчтән генә мең кат кимсенеп-үртәлеп, ни булган ризык белән
тыйнак кына табын корыр. Ә телевизор эчендәге шешенке йөзле, мул авызлы
Ил хуҗасы көр тавыш белән «халык» дигән җан ияләрен Яңа ел белән котлар,
тик күп, бик күп өйләрдә бәйрәм шатлыгы юклыгын аңламас...
Кешенең ул көнне өйгә кайтасы килмәде. Шуңа да ул бик әкрен атлады, өенә
урау юл белән кайтты. Утлары әллә кайдан балкып торган биек тәрәзәле кибет
каршында туктады да витриналардагы аллы-гөлле уенчыкларга, матур-купшы киемле
курчакларга кызыгып карап торды. Яңа ел бәйрәмендә кызын бик шатландырасы
килгән иде шул. Әмма насыйп булмады, вәгъдә ителгән хезмәт хакы бирелмәде.
Ир шуларны уйлап, эчтән көрсенеп уйга батып торганда, аңа дәштеләр.
Никтер нәкъ менә аңа дәштеләр.
— Дяденька!
Ир борылып карады. Янәшәдә генә, тротуар кырында туктаган чия төсендәге
җиңел машинаны күрде. Аның арткы тәрәзәсе тулысынча ачылган, шул
тәрәзәдән яртылаш диярлек чыгып, ал башлыклы, сары бөдрә чәчле биш-алты
яшьлек нәни кыз, елмая-елмая аңа кул болгый иде.
— А у вас кошелёк упал! — диде кызчык һәм кычкырып көлеп җибәрде.
Кызчык шаярта иде. Ир моны аңлады, әмма үпкәләмәде. Ул балаларны
ярата иде, үзе дә елмаеп кызга бармак янады.
— А у меня собачка есть! — диде кызчык.
Тәрәзә уемында зәңгәр бантиклы ак йомгак күренде. Көчек, яңа туган
бәрәндәй, бөдрә ефәк йонлы иде. Ул үзенең этлеген итеп өргән булды, әмма
йомшак һәм ягымлы иде.
— Аның исеме Джулия. Матурмы? — дип сорады кызчык.
— Матур, бик матур! — дип елмайды ир.
Шулчак машинаның алгы тәрәзәсе дә ачылды, анда ифрат сөйкемле чибәр
йөз пәйда булды. Коңгырт чәчләрен иңнәренә таратып салган, өстенә затлы
көмеш тун кигән ханым, елмая-елмая:
— Кызым, абыйны йөдәтмә, — диде. Аннары аксыл йөзен иргә төбәп:
— Минем кызым шундый инде, һич сөйләшми тора алмый. Юлыгызны бүлгән
өчен гафу итегез, — дип өстәде.
Ир урыныннан кузгалмады, сихерләнгән кебек яңа танышларына карап
торуында булды. Чөнки күптән, бик күптән йөзләренә елмаю кунган бәхетле
кешеләрне күргәне юк иде. Шуңадырмы, алардан аерыласы килмәде, бу шат,
матур кызчыкка, аның сөйкемле әнисенә караган саен карыйсы килә, гүя шул
ике зат ирнең караңгы шыксыз дөньясына җылы нур сибә иде.
Менә машина янына, ялтыравык кәгазьле тартмалар кочаклап, энә-җептән
киенгән мәһабәт кыяфәтле бер ир килде, арткы ишекне ачып, кулындагы
тартмаларны шунда ташлады.
— Ой, папочка! Сколько подарков! — дип кул чаба-чаба сөенде кызчык.
— Сезнең заказны 100 процентка үтәдем! — Әти кеше горур һәм канәгать,
аның да зур кара күзләре дөньяга сөенеч һәм бәхет нурлары чәчә иде. Баласын,
хатынын сөендерә алган гаилә башлыгы ничек бәхетсез булсын ди?!
Ир исә өенә буш кул белән кайтып керәсен уйлап, күңелсезләнеп куйды.
Аның кызы кул чаба-чаба сөенмәячәк. Аның хатыны, менә бу чибәр ханым
сыман елмаймаячак...
— Әти, ярыймы, мин бу абыйга бүләк бирәм? Яңа ел белән. Ярыймы?
Кызчыкның яңгыравык шат тавышы ирне авыр уйларыннан аралады. Ата
кеше бераз икеләнеп торганнан соң:
— Алай бик телисең икән, бүләк ит, — диде.
Кызчык иң өстә яткан тартманы аптырап басып торган иргә сузды:
— Это вам от Катюши и Джулии. С Новым годом, дядя!
Ул көчегенең нәни тәпиеннән тотып: «Абыйга сау бул дип әйт», — диде.
Үзе дә нәни кулларын тәрәзәдән чыгарып болгады.
Машина кузгалып китте.
«Дөньяда бәхетле кешеләр бар. Болай булгач, хәлләр өметсез түгел икән әле.
Киләчәктә, бәлки, безгә дә бәхет елмаер», — дип уйлады ир.
Шат күңелле, тормыштан канәгать кешеләрне очрату, җитмәсә көтмәгәндә
бүләкле булып та кую аның кәефен күтәргән иде. Ул өенә ашыкты. Шәһәрнең
көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны
сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына
каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән,
дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна,
барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде...
Ир кешеләрнең кычкыруын ишетмәде, аларга кушылып чапмады. Ялтыравык
кәгазьле тартманы күкрәгенә кысып, шашкан карашы белән бу коточкыч
күренешкә карап катып калды...
Аннары йөгерде. Бик озак йөгерде. Берни күрми, берни тоймый, берни
уйламый, ник йөгергәнен дә, кая йөгергәнен дә аңламый йөгерде...
... Әйе, кеше әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә, бу вакыйганы тулаем
оныткан, ул аның хәтереннән мәңгегә сызып ташланган иде. Кеше курыкты,
тик нидән куркуын белмәде...
Машиналар, кешеләр бертуктаусыз агылган шәһәр урамында ул япа-ялгыз
калды. Кай тарафка юл тотарга да белми икеләнеп торганнан соң, тукталыш
кырындагы белдерү-игъланнар белән чуарланып беткән баганага килеп сөялде.
Аның күңелендә нәни генә өмет баш калкытты: «Бәлки, кем дә булса мине таныр?
Бәлки, бу йөзләгән-меңләгән кешеләр арасында минем танышым да бардыр?»
Әмма күпме генә басып торса да, аңа игътибар итүче булмады. Барысы да каядыр
ашыга, бер-берсен этә-төртә йөгерә иде. Кеше ялварулы, гаҗиз карашын халык
агымына төбәп: «Мине күрегез!» — дигән сыман, калкынып, башын күтәребрәк
басты. Ләкин баганага сөялеп торучы бичара кешедә беркемнең эше юк иде.
— Ярдәм итегез! Зинһар, булышыгыз! Мин югалдым. Үземне табарга ярдәм
итегез! — дип аваз салды кеше.
Аны ишетмәделәр. Ишеткәннәре дә аңламады. Ярдәм сораучының аяк астына
вак акчалар сибелде. Тик кеше аларның нигә, ни өчен кирәклеген оныткан иде.
Вакыт узды.
Халык төркеме, машиналар агымы әкренләп саега башлады. Инде алар берәм-
берәм генә үтә иде, аннары берсе дә калмады. Җан ияләре таш йортларга кереп
тулды. Урам бушады. Бөтен җир тып-тын калды. Шәһәр гүя буш далага әйләнде.
Инде кеше дә баганага сөялеп тормый, хәлсезләнеп җиргә чүккән иде. Аны
йокы басты, тәненә салкын үрмәләде. Багана башындагы ут аны җылытмый,
бары салкын яктылыкка гына төрә иде. Шул яктылыкта кеше җирдәге вак
акчаларның җемелдәвен күрде. Күктәге йолдызларның җемелдәвен күрергә үз
баганасындагы һәм башка баганалардагы җансыз утлар комачаулый иде.
Кеше күзләрен йомды. Бүтән ул бернинди яктылык күрмәде...
***
Кеше бөтенләйгә югалды.
Дөнья югалмады. Дөнья калды. Җылы кояш, якты ай, нурлы йолдызлар,
шау чәчәкле гөлбакчалар, яшел болыннар, иксез-чиксез диңгезләр, биек таулар,
мәгърур кыялар — барысы-барысы калды. Шаулы калалар, тын авыллар,
озын-озын юллар калды. Миллионлаган төрле тереклек: очар кошлар, көчле
җанварлар, пакь күңелле горур кешеләр калды.
Әмма кансыз ерткычлар, җирәнгеч хәшәрәтләр дә калды. Шәһәрне төн пәрдәсе
каплап алгач та, алар юеш тараканнар сыман, яшерен ояларыннан чыктылар да,
кара эшләрен таң атканчы башкарып өлгерер өчен, таш урамнарга сибелделәр.
Хәшәрәтләрнең берсе белдерү-игъланнар белән чуарланып беткән
багана янына килде, пычрак тупас итекле аягы белән кешегә китереп типте.
Корбанының көчсезлеген, һичнинди каршылык күрсәтмәвен аңлап, кабалана-
кабалана, аны чишендерергә кереште: башындагы куян бүреген йолкып алды,
мышный-мышный ботинкаларын салдырды. Аннары комсызланып, курткасына
килеп ябышты. Шулчак ир кочагындагы купшы тартманы күреп, аны мизгел
эчендә ботарлап та ташлады.
Тартма эченнән кара бөдрә чәчле, алсу йөзле, озын керфекле, зәп-зәңгәр
күзле курчак килеп чыкты. Күз явын алырлык матур, нәфис иде ул. Өстендәге
алсу күлмәге җем-җем итеп тора, чәчләренә дә нәкъ шундый бант тагылган
иде. Курчакның күпереп торган алсу иреннәре чак-чак ачылып, энҗе тешләрен
күрсәтеп елмая иде.
Затлы тартмадан үзе өчен бер кирәкмәгән әйбер килеп чыгуына хәшәрәтнең
ачуы килде. Ул төнге дөньяны тагы караңгылатып, ямьсез итеп сүгенде дә матур
курчакны ачу-нәфрәт белән болгап атты. Курчак берара һавада бөтерелеп алды,
аннары шапылдап трамвай юлына килеп төште.
Авыртуның, югалтуларның, җан-тән әрнүенеңни икәнен белмәгән таш
курчак, энҗе тешләрен күрсәтеп, әле һаман елмая, бәхетле елмая иде.
"КУ" 7, 2015
Фото: pixabay
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев