Проза
-
8 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып торганын да. – Тәртип, – дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып. Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая. Аннан мин әбигә су сибешергә бакчага йөгерәм. Шарик белән бабай икәүләп тузан кубарып якынлашкан җен өерен – көтүне каршыларга урам якка юнәлә. -
7 август 2025 - 09:00
ЯУ (РЕТРОСПЕКТИВ РОМАН*)
– Утыр! – дип кычкырды. Хәмит аптырап калган шикелле иде, Айдар, мотоциклын үкертүдән тыя төшеп, тагын кабатлады. – Минем мотоциклга утыр! Икар, авызына тулган балчыкны төкеренә-төкеренә, мотоцикл артына сикерде. Дронның минасы беттеме, читкә китеп югалды. Озакламый икенчесе пәйда булачак. Алга томырылдылар. Айдарның колагына ыңгырашкан тавыш чалынды. -
6 август 2025 - 13:00
Кыска ялганыш (хикәя)
Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем... -
5 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Юрганны көчкә ачам да аякларымны идәнгә шудырам. Алар да сәер. Гүя минеке түгел. Идәннең тәрәзәдән төшкән нур көлтәсе сузылган урынына китереп басам, нурның җылысын тоям. Кызыл томан бүтән юк. Дөнья ап-ак. Торып басам да хәлсезлектән чайкалып китәм. Ул арада тавышлар якыная, мин аларны таный башлыйм. -
4 август 2025 - 13:00
Майра (хикәя)
Майра ишегалдына чыкты да хәлсезләнеп йомшак утыргычына таба юнәлде.Кәнәфи култыксасындагы кызыл лампа янып торган ноктага баш бармагын тидерде. Шунда ук табло яктырды, саннар биешеп, аның кан анализын, химик составын күрсәтте. -
4 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ник алып менгән идегез соң аларны анда, кызым? – Парижны күрсәтергә! – дим мин шуны да аңламыйсызмыни дигән киребеткән бер турсаю белән. Әни белән әти, Янсуар бабамның сораулы карашына җавап итеп, безнең Кибәчтәге утар каршында торган электр линиясе баганасы турында әйтәләр дә бөтен могҗизаны бозалар. -
3 август 2025 - 09:00
Без белмәгән сугыш (документаль бәян)
Исәпсез-сансыз бәрелешләрнең берсендә Мирзәхмәт янында гына мина ярылудан нык контузия ала. Колаклар берни ишетми башлый. Аңа медсанбатка яки госпитальгә, һич югы лазаретка барырга кирәк. Ә кайда соң алар? -
2 август 2025 - 09:00
Мәхәббәт талисманы (бәян)
Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган «Як» самолётының хәбәрсез югалуы хакында, әниегез хәбәр итте... -
30 июль 2025 - 13:00
Бәйрәм (хикәя)
Тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты. Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды... -
29 июль 2025 - 09:00
Кыргый алмагач (повесть)
Өйләргә кайгы җиле бәреп керде: кинәт кенә Тәнзиләнең баласы үлеп китте. Кечкенә Айдар бу дөньяда ай ярым гына яшәп калды. Бу нарасый тиктомалдан шулай тиз генә үлеп китәр дип, беркем дә уйламады, билгеле. Ике як нәсел өчен дә бик зур кайгы булды бу... -
27 июль 2025 - 13:00
Замана баласы (хикәя)
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга... -
27 июль 2025 - 09:00
Ташлы туфрак (документаль бәян)
Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады... -
26 июль 2025 - 13:00
Аязучан болытлы һава (хикәя)
Унҗиде яшемдә мин бер рус егетенә гашыйк булган идем. Ул китте һәм эзсез югалды. Ә мин аны яратам... Һаман яратам... -
26 июль 2025 - 09:00
Төркиянең беренче нефтьчесе — татар (документаль бәян)
Гомер йомгагы сүтелеп беткәнче, күп еллар дәвамында хәбәрләшә алмаган туганнары язганнарны укырга насыйп булды аңар, аннары кардәше йөзен күрде. Бераздан, туган-үскән якларына сәфәр кылу уе белән, әзерлек чараларына кереште. Әмма һич кенә дә бу ниятенә үзенең юлын тәмамларга җыенып тотынмаган иде... -
25 июль 2025 - 13:00
РӘФИДӘ (хикәя)
– Син начар малай түгел. Әмма да ләкин безнең марига бирә торган сеңлебез юк. Бер әйтүдән аңларсың дип ышанабыз. Тагын безнең өй каршында күренсәң, бездән яхшылык көтмә, – диделәр. Шуннан минем өчен иң кара көннәр башланды: Рәфидә бүтән безнең мәктәптә күренмәде. Ябыктым˗киптем. Түзә алмадым: тагын киттем.