Логотип Казан Утлары
Хикәя

Зәңгәр кашлы көмеш алка (хикәя)

— Айдар абый, мин бәби көтәм... Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады. Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды: — Кемнән? Кыз, кисәк дертләп, аңа төбәлде: — Аңламадым...

Аңа барысы да сәерсенеп карады. Эскалаторга керү юлында көлешеп торган сакчы егетләр дә Айдар Гаязовичны күргәч, кинәт җитдиләнеп, үрә каттылар. Казан метросы өчен ул «бик важный» һәм көтелмәгән, шул ук вакытта куркыныч та кунак кебек иде. Өстендәге көлсу пиджагы, чалбар балагыннан күренеп торган затлы түфли башлары, яңалыгын әле һаман искәртеп торучы әчкелтем күн исен җуярга да өлгермәгән юка портфеле дә метроның гадәти пассажирларыннан бик тә, бик тә үзгә иде аның. Дөрес, хәзер затлы кием белән берәүне дә шаккатыра торган заман түгел, әмма Айдар Гаязовичта тирә-юньдәге һәркемне сискәндереп, үзенә төбәлдерүче нәрсәдер бар. Ул «нәрсә» аның оста чәчтараш тарафыннан бөртегенә кадәр тәрбияләнгән кылдай каты кара чәчләренә дә, иртә-кич кырынудан бераз гына караңгыланып, ялтырап торган шоп-шома яңак һәм ияк тирәсенә дә, гомумән, аның бөтен тәненә сеңеп, хуҗа булып өлгергән иде инде. Айдар Гаязович алга таба берничә адым ясап, пиджак кесәсендәге таныклыгын барлап куйды, кисәк кире уйлап, метро жетоннары сатыла торган тәрәзәгә борылды. Аның Казан метросында ничәдер ел элек шушы станцияне ачу тантанасында бары бер генә тапкыр булганы бар иде, башка түрәләр белән бергәләп электричкада ике-өч тукталыш үткән иде дә сымак. Әле биш минут элек кенә, тән сакчыларын көтмәгәндә-уйламаганда шаккатырып, «Лэнд Ровер»ыннан асфальтка сикерде дә алар тарафына бер генә җөмлә ыргытты ул: — Ярты сәгатьтән, «Кольцо» метросында! Айдар Гаязовичның метрога килүенең безнең хикәябезгә бер катнашы да булмаганлыктан, бу турыда сөйләп торуымны кирәк дип тә санамыйм. Менә шул. Ул эскалаторда түбәнгә шуышты. Аның билгесез бушлыкка төбәлгән тәкәббер карашында, сизелер-сизелмәс маңгай сырларында, шушы мәһабәт ир-егетнең башындагы уй-кичерешләрне гаҗәп оста яшерә белгән, таштай катып калган яңак мускулларында да җанны өшетә торган ниндидер бер салкынлык тоемлана иде. Без баштарак искәрткән теге серле «нәрсә»дәй кебек, бу салкынлык та аның бөтен гәүдәсенә инде күптән сеңеп беткән кебек иде... Тик... Корычтай төз муены кинәт хәрәкәтләнеп, Айдар Гаязовичның мәгърур матур башын бераз гына сулгарак бора төште. Югарыга шуышкан эскалатордан яңгыраган тавыш аны шулай кинәт әсәрләндереп җибәрде. — ...Икенче парга мин өлгерәм әле. Башта — философия... Аннары... тагын нәрсәдер... Короче, сәгать берләрдән соң, яме... Кесә телефоныннан көлә-көлә сөйләшеп барган кыз кинәт Айдар Гаязовичның ачуын кабартты. Ул инде күптән хезмәткәрләренең, аны борчымас өчен, ярым пышылдап сөйләшүенә күнегеп беткән иде, ә ниндидер бер яшь җилкенчәкнең үзен шулай иркен тотуы, тирә-юньдәге берәүгә дә исе китмичә, бөтен метро халкы ишетерлек итеп нәрсәдер такылдавы аны чыгырыннан чыгара язды... Тик... бу тавыш аңа бик таныш сымак тоелып, әллә кайда еракта, теге үткән тормышта ук калган ниндидер үзәк өзгеч бер хатирәнең дәвамы булып, күкрәк тирәсендә нәрсәнедер чеметтереп алды. Ул әсәренде. Кызга таба ныграк борылды, зәңгәр кашлы колак алкасын да мизгелнең меңнән бер өлешендә генә искәреп калды. Искәрде дә... әллә нишләп китте. Ул таныды аны! Ничек танымасын ди?! Шул алканы онытып буламы соң? Чәчкәнең таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр кашлы көмеш алка бит ул! Аның алкасы! Шул бит! Шул кыз... Кыз — югарыга, ә ул түбәнгә таба шуышты... Тагын бер секунд! Һәм... Һәм теге ымсындыргыч хатирә дә, кызга ияреп, каядыр бик-бик еракка китәр дә инде бөтенләйгә, мәңге-мәңге кире кайтмаслык билгесезлектә эреп юкка чыгу мөмкинлеген сизенү Айдар Гаязовичны өшетеп җибәрде. Ул үзендә көмеш алкалы кызны да, тимер басмалары югарыга шуышучы эскалаторны да, хәтта шушы мизгелне дә туктатырдай көч куәт барлыгына инанып, әллә нинди аңлашылмаган бер билгесезлеккә омтылып куйды. Шул чакта аңа дөньядагы бар хәрәкәт, эскалатордагы кызның ерагаеп баруы да аның — Айдар Гаязовичның, теләү-теләмәвенә генә бәйледер кебек тоелып китте. Бу мәһабәт ирдән бер сүз... Нинди сүз ди! Бары тик бер ым — сизелер-сизелмәс бер ым да җитәр күк!.. Барысы да аныңча – Айдар Гаязовичча булыр күк! Менә хәзер иреннәре кызның исемен пышылдавы булыр... Юк, пышылдау гына түгел... Кинәт аның сагынылган тансык исемне бар җиһан ишетерлек итеп, курыкмыйча кычкырасы килеп китте... Ул авызын ачты: — ... ... ...!!! Тик теге исем метроны яңгыратмады... Ул исем онытылган иде!!! Онытылган?! Айдар Гаязович тагын-тагын хәтерләргә омтылды. Үз хәтерсезлегенә сәерсенеп, йөзен җыерды, күзен чытырдатып йомды, хәтта башын да чайкап куйды әле. «Туктале! Нәрсә соң бу? Ничек инде онытылсын ди?! Ул бит... Ул... Мең... Миллион тапкырлар кабатланган исем! Яратып та, таләп итеп, боерып та, куркып һәм шикләнеп тә, ә соңрак сагынып, юксынып та кабатланды бит ул исем! Шул исем белән бәйле җырны да белә бит ул! Җырлы исем! Нинди җыр соң? Нинди исем?!» Айдар Гаязович соңгы тапкыр кайчан җырлаганын да оныткан иде инде. Менә тамак төбеннән ниндидер авазлар кысылып-сытылып иреккә юл алды... «Искә төшә башлады түгелме соң? Менә болайрак сыман... ...Үпкәләмәде микән, Ачуланмады микән? Уйнап әйткән сүзләремне... Зәйтүнәкәй, акчарлагым, Чынга алмады микән? Зәйтүнә бит!!! Зәй-тү-нә-ә-ә-ә...» Күзләрен йомган килеш, ишетелер-ишетелмәс җыр көйләп, платформа уртасында басып торган мәһабәт матур иргә үткән-сүткән сәерсенеп борылып-борылып карады... ...Кыз инде әллә кайчан күздән югалган, Айдар Гаязович та метрога ни өчен төшүен оныткан иде. 

Ул чакта Айдар Казан университетында аспирантурада укып йөри иде. Сентябрь урталарында, җәйге ваемсыз рәхәтлектән арына алмаган бер мәлдә, аны кафедрага чакыртып алдылар.

— Молодец, тиз килеп җиттең, Айдар, — дип кулын кысты фәнни җитәкчесе. — Эш менә болайрак тора: колхозга җибәргән бер группабыз җитәкчесез калган анда – кураторларын аппендицит белән больницага салганнар. Сентябрь беткәнче шунда булырсың...

Иртүк торып юлга чыкса да, электричкадан автобуска күчеп, аннан тагын машина әрҗәсендә җилфердәп, тиешле авылга килеп җиткәндә, төш якынлашкан иде инде.

Юлы уңды Айдарның: идарәдә аны гына көтеп торганнар диярсең, колхоз рәисен бүлмәсендә туры китерде. Анысы исә Айдарны кочаклап диярлек алды:

— Аспирант дисеңме? Әйбәт-әйбәт! Без яшьләрне яратабыз. Шәп студентлар килгән быел! Сезнекеләрне әйтәм. «Ых!» та итмиләр, көне буе бәрәңге чүплиләр, әле җитмәсә, культура-масса эшен дә җанландырып җибәрделәр. Кичә күрше бригадада шундый концерт куйдылар – настоящий артистларың бер читтә торсын!

Студентлар турындагы мәгълүматы деканаттан алган исемлектән артмаса да, Айдар да сүзгә кушылды:

— Әйе-әйе, безнекеләр шундый алар! — дип, аның сүзен җөпләде.

Колхоз рәисе Айдарның пычракка баткан түфлиләренә күз салып, кеткелдәп куйды:

— Бу сиңа Бауман урамы түгел, энем. Итексез булмый әлегә. Басуда бигрәк тә. Килгән-киткәннәрне выручәт итә торган бер итек бар-барын. Пока шуны киеп торсаң гына инде. Сания-я-я-я! Сания дим! Ишектә бер хатынның башы күренде.

— Теге дежур итекне китер әле! «Дежур итек» дигәннәренә Айдарның кырык алтынчы үлчәмле аягы да бик иркен кереп чумды.

Председатель, дустанә елмаеп, егетнең җилкәсен кагып куйды:

— Син хәзер, энем, дуй – «ысталавайга». Үземнең малай да аспирант минем. Беләм мин сезнең халыкны. Студентларың какрас әбәт ашыйдыр, үзең дә тамак ялгап алырсың. Түлке ашыгыбрак атла – китеп бармасыннар тагын.

... Дежур итекне лаштыр-лыштыр сөйрәп, ашханәгә тиз килеп җитте. Ашханә дигәне гап-гади бер авыл йорты, баскычы иң түбәнге басмасына кадәр ап-ак итеп кырып юылган, чиста оекбашың белән дә чирканмыйча басып үтәрдәй булып балкып тора. Баскыч буенда тезелеп киткән кызыллы-каралы, зәңгәрле-яшелле итекләр студентларның мондалыгын раслый иде. Айдар да, «дежур итек»не шулар янәшәсендә калдырып, эчкә үтте һәм «ах!» итте. Бер читтә ятсынып диярлек утырган ике үсмерне санамаганда, группа дигәнебез гел кызлардан гына тора булып чыкты.

Аспирант егетебез бераз гына каушап китте, шулай да үзен тиз генә кулга алып, көр тавыш белән кызларга дәште:

— Сәлам кызларга! Һәм тагы... ике егеткә!

Тәлинкә-кашык шакылдавы бер генә секундка туктап торды. Студентлар бик яшь күренә: яңа гына беренче курсны тәмамлап, икенчесен башларга торалар, күренеп тора, кыз-кыркынның әле авыллыгы да чыгып бетмәгән. Айдарга, аспирант кына булса да, профессорларга карагандай, хөрмәт белән төбәлделәр. Егетнең дә эченә җылы йөгерде, иртәдән бирле борчып торган «Мине санларлар микән? Килешеп булса иде!» кебек эчпошыргыч уйлар шул секундта ук әллә кая очып юкка да чыкты. Күбесе, ашап бетереп, кузгалыша да башлады. Айдар да, аннан-моннан капкалап, алардан калышмаска тырышты. Сөйләшә-сөйләшә, җәяүләп кенә бәрәңге басуына юнәлделәр. Болай да зур итек кинәт әллә ничек җайсыз итеп, егетнең үкчәсен чеметеп-кадап алды. Ни җайлы атларга тырышуына карамастан, ниндидер бер очлы нәрсә табанын чәнчеп җәфалый гына бит. Бераздан теге «чәнечке» аяк бармакларын да тынычлыкта калдырмыйча, әле берсен, әле икенчесен тешләп-чеметтереп ала. Бәла дими ни дисең инде моны?! Җитмәсә, кызлар янәшәсендә! Аспирант башың белән, авыл апайларыдай, итек кагып тормассың бит инде. Айдар, аксавын кызларга сиздермәскә тырышып, сак кына атлый бирде. Башында тик бер уй: җаен туры китереп, ничек тә котылырга иде шул җәфадан.

Ниһаять, җае чыкты. Итеген какса, шаккатты: «чәнечке» дигәне сыңар алка икән. Көмештән үрелгән нәфис таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр кашлы иде ул колак алкасы. Оста зәркән кулыннан тамган гөл диярсең! Каян килеп бу «дежур итек»кә кереп оялагандыр?! Мөгаен, итекне биргән теге апа югалткандыр. Исеме Сания иде шикелле. Айдар алканы түш кесәсенә шудырды: «Бер очрамый калмас әле. Шунда бирермен дә!» Көне бик матур иде — эшлисе генә килеп тора. Аспирант егет үзе дә башкалар белән беррәттән бәрәңге чүпләп йөрде. Кызларга минем ярдәм тисен әле дип, уйный-көлә, әле берсенең, әле икенчесенең чиләгенә бәрәңге тутырышты. Бүтәннәрдән арткарак калып, ни турындадыр пышылдашып торган ике кызны да игътибарсыз калдырмады, шаярып, аларга дәште:

— Әйдәгез әле, кызлар, ярышабыз. Безне куып җитә алырсыз микән? Тегеләре исә, аспирант абыйларына да исләре китми, ни турындадыр пошынышып, чыш та пыш килә. Айдар сагайды: «Әллә елыйлар инде?» Кызларның калкурагы икенчесен юатып маташа бугай.

— Зәйтүнә дим! Йә, җитте, елама! Бәлки табылыр әле...

— Әбием истәлеге иде бит... Бигрәк кызганыч ла...

— Бәлки өйдә төшеп калгандыр. Кайткач, тагын бер тапкыр ныгытып эзләп карарбыз... Зәйтүнәсе аның саен үкси:

— Юк инде, юк... Кулымны юганда көзгегә карадым ла... Ашханәдә чакта – бар иде бит... Сүзгә Айдар да килеп кушылды:

— Нәрсә югалттыгыз, кызлар? Әйтегез миңа, бергәләп эзләрбез. Зәйтүнә дигәненең дус кызы авыр сулап куйды:

— Басуда югалган булгач, табып булмас шу-у-у-л... Айдарның сабыры бетә башлады:

— И-и-и, без тапмаслык әйбер буламы? Йә, әйт, нәрсә ул?

— Алкам югалган...

Зәйтүнә «менә, карагыз» дигәндәй, башлыгын күтәрә төште дә, чәчләрен аралап, колак яфрагына үрелде. Кызның алсуланып торган колагында зәңгәр кашлы көмеш алка җемелди иде. – Менә бит... Сыңары бар, ә берсе – юк...

Айдар көлеп җибәрүен үзе дә сизми калды:

— Эх-ма, кызлар! Җир йөзендә без, егетләр булдырмаган берни юк! Шулаймы? — дип, башкаларга күз кысып та куйды әле. Ул, оста жонглёрлар кебек җитез кыланып, кулларын тиз-тиз болгап алды да: — Алле-е-е — хо-о-оп!!! — дип, Зәйтүнәгә таба учын сузды. Аспирант абыйларының кыланмышына аптырабрак калган кызның күзләре кинәт гаҗәпләнүдән зур булып ачылды. Ул кычкырып җибәрүен сизми дә калды:

— Минем алкам! Минеке! Менә бит табылган! Зәйтүнә, зәңгәр күзләрен балкытып, томырылып, Айдарга карады һәм бөтен басуны тутырып көлеп җибәрде...

...Зәйтүнә! Онытылмаган икән бит! Барысы да истә икән! Күзләре зәп зәңгәр иде шул аның... Нәкъ теге алкадагы кебек — көмештән үрелгән таҗ яфраклары уртасында җемелдәгән асылташтай зәңгәр иде.

Бу вакытта инде Айдар егерме алтысын тутырган шактый тәҗрибәле гаярь егет булып, беренче мәхәббәт дип янып-көюләр күптән узган, сөю сүзләре пышылдаган шактый кызларның исемнәре дә онытылган чак иде. Әмма өйләнергә әле иртәрәк кебек. Диссертацияне яклагач кына тормышка ашарга тиешле бу «мөһим вакыйга»ның вакыты, аек акыл иләге аша күп тапкырлар иләнеп, әлегә билгеле булмаган чиккә кадәр кичектерелеп куелган иде. Кызлар белән җитәкләшеп кенә йөрергә... И – баста! Әмма Зәйтүнә... Яңа гына унсигезен тутырган Зәйтүнәнең зәңгәр күзләре әлегә атлап үтәргә ярамаган шул чик-киртәләрне пыран-заран китереп җимерде дә ташлады... Айдар гашыйк булды бугай. Әллә чынлап та гашыйк булды, әллә тоелды гынамы? Кыскасы, ул башын югалтты. Көз ахырларында, җиргә беренче карлар төшкән мәлдә, теге баш әйләндергеч дуамал хисләр дә шактый тынычланып, акылның тыңлаучан энекәшенә әверелеп бара иде инде. Әмма Зәйтүнә... Университет коридорында йөзгә-йөз очрашканда аның: «Айдар абы-ы-ый...» — дип ишетелер-ишетелмәс бер пышылдавы җитә, Айдар әллә нишли... «Йөрәккә әмер биреп булмый!» дигән гыйбарәне мең тапкыр ишетеп тә, аның асылына төшенмәгән егерме алты яшьлек аспирант егет мәхәббәт диңгезенә баш-аягы белән кереп чумган иде. Кызганычка каршы, Зәйтүнәкәй Айдарның киләчәк планнарына бөтенләй туры килми иде шул. Ярату ярату белән... Әмма өйләнү! Анысы инде бөтенләй башка нәрсә. Фәннәр кандидаты булган гаярь егетнең хатыны да үзгәрәк булырга тиеш ләбаса. Мәсәлән, аның җитәкчесе Илдар Нурович хатыны кебегрәк... Татар театрында Зөбәрҗәт ханымны күреп, Айдар аһ иткән иде. Юк, әллә ни чибәр дә түгел үзе, әмма — затлы. Өстендәге күлмәгенә төстәш ялтыр-йолтыр килеп торган муенсалары, кыйммәтле йөзек-беләзекләре — барысы да үзенә бик килешеп, ханымны чын асылташка әверелдергән иде. Ханбикә дисәң ханбикә инде менә. Айдар Зөбәрҗәт ханымның ялтыравык күлмәген күңелдән генә Зәйтүнәсенә дә кидертеп карады, алтын муенсасын да күңелдәге Зәйтүнәнең нәфис муенына такты. Тик Зәйтүнә... Юк инде. Юк! Профессор, академик янәшәсенә басарлык түгел шул. Затлы алкалар да аңа төс түгел, үзенең шул көмеш алкасы килешәрәк тә төшә бугай әле. Артык гади ул Зәйтүнә: киеме дә, кыяфәте дә, сөйләгән сүзенә кадәр бик-бик гади шул аның. Гомумән, Айдарның алдагы тормышында Зәйтүнәгә урын юк иде. Һәм Айдар аннан арынырга булды. Мескен Зәйтүнә... Зәңгәр күзләре Айдар абыйсына чиксез ярату, ышаныч һәм өмет белән төбәлгәндә, аның зур матур башын күкрәгенә кысып, кылдай каты кара чәчләрен сыйпаганда, үзен дә соңгы чиккәчә иркәләргә ирек куйганда, шул мәһабәт башта туган исәп-хисап, мәсләк-кичерешләрнең үзенә каршы юнәлгәнлеген уйлап карады микән ул? Юк шул, юк! Айдар абый бит ул! Аңа ышанмый мөмкинме соң? Кызый аңа бөтен җаны-тәне, бөтен вөҗүде белән бирелгән иде шул. Һәр хатын-кыз затына хас табигый инстинкт Зәйтүнәдә дә бихисап иде. Ана, бала һәм гаилә кебек шартлы ноталардан туган илаһи моң, аның күңелендә мәхәббәт симфониясенә әверелеп, Зәйтүнәне үз кочагына бөтереп алган да, ул әнә шул хыялый бишектә рәхәтләнеп тибрәлә дә тибрәлә. Зәйтүнәдән арыну, имеш. Әйтүе генә ансат! Ул чакта әллә Айдарга җиңел булдымы? Зәйтүнәнең барлыгына, аның назларына шулкадәр ияләнелгән, кайчакта Айдар үз-үзе белән каршылыкка кереп, теге киләчәк планнарыннан ваз кичүен сизми дә кала иде. Айдар ни теләмәсә дә, Зәйтүнә аның бөтен җанының, вөҗүденең аерылмас бер өлешенә әверелеп килә иде шул. Әмма карар кабул ителгән: алда – Зәйтүнәсез тормыш тәгаенләнгән иде. Айдар эшенең бик тыгыз булуын сәбәп итеп, диссертация мәшәкатьләре аркасында бераз очрашмый торырга тәкъдим ясады. Зәйтүнәсез тормышка ияләшә башлауга беренче адымны ясау иде исәбе. Айдар абыйсының фәнни эшенә берничек тә ярдәм итә алмавына үртәлеп, аның өчен җанын бирергә дә әзер торган Зәйтүнә ничек каршы булсын ди инде! Җитмәсә, сессия дә — борын төбендә. Атна-ун көн буе очрашмады алар. Әмма беркөнне аспирантлар тулай торагына Зәйтүнә үзе килеп керде. Айдар бүлмәсендә ялгызы гына һәм, чынлап та, фәнни эше белән мәшгуль иде. Зәйтүнәнең коридор буйлап аяк атлавын, бүлмә ишегенә бармаклары белән сак кына кагылуын ул шундук танып алды. Беренче генә тапкыр килүе түгел лә.

— Айдар абый!... Айдар абый!

— Айдар абыең өйдә юк, матурым. Яңа гына каядыр чыгып китте.

Бу – күрше бүлмәдәге аспирант егет алдаша. Шулай килешеп куйганнар иде: сүзендә торуын күр син! Айдар кузгалмады. Теге якта нәрсәдер кыштырдады. Бераздан ишек ярыгыннан идәнгә бер кәгазь очып төште. Зәйтүнә хаты! Кызның аяк тавышы ерагаеп, бөтенләй тынгач кына, Айдар аны үрелеп алды. Хат бик кыска иде. «Айдар абый, күрешик әле. Сәгать биштә, теге урында. Бу – бик мөһим. З.» «Теге урында!» Күкрәген үкенечле сагыш чеметтереп алды. Йөгереп чыгасы, Зәйтүнәне куып җитеп, кире кайтарасы килеп китте. Шунда ук сүрелде дә.» Ярамый! Араны өзәргә икән – өзәргә! Нигә сузарга?» «Теге урын» – икесе өчен дә бик таныш иде. Черек күлнең дуга-капкасын алар шулай атады.... Дуганың бу башына берең, ә теге якка икенчең басасың да – пышылдаш рәхәтләнеп! Аралар ерак – ун-унбиш метрлап бардыр. Баш очыңдагы дугаланып торган түбә пышылдап әйтелгән һәр сүзеңне, түкми-чәчми, каршы якка илтеп җиткерә. Янәшә торып сөйләшәләр диярсең! Әле дә хәтердә... Зәйтүнәгә беренче тапкыр «яратам!» дип ул шунда әйткән иде. ...

— Зәйтүнә! Мин си-не я-ра-там! Кыз каушады, шактый вакыт дәшми торды. — Я-ра-там! Ишетәсеңме?

Кыз һаман дәшми. Әллә чынлап та ишетмәдеме, әллә кабатлавын теләдеме?

— Мин си-не я-ра-та-а-ам!!! Шактый тынлыктан соң көтелгән җавап та килеп иреште:

— Мин дә... Беренче сөю сүзен шунда ишеткәнгәме, Зәйтүнә бу урынны бик ярата иде...

***

...Бераздан Айдар Гаязович метродагы вакыйгага бәя бирерлек халәткә кайтты. Бу кыз Зәйтүнә түгел һәм ул Зәйтүнә була да алмый иде. Дөрес, аның тавышы да, кыяфәте дә Зәйтүнәнекенә бик тартым, тик ул Зәйтүнә түгел. Теге үткән тормышта ук калган Зәйтүнәгә хәзер, мөгаен, кырык яшьләрдер. Ә бу кыз – яшь. Күп булса – егермеләрдә. Шулай да охшашлык бар... Зәйтүнә... Эх! Зәйтүнә! Кайда икән ул? Теге чакта кинәт юкка чыгып, Айдарны тынычлыкта калдырган, шул ук вакытта борчу-шөбһәгә дә салган Зәйтүнә! Айдар Гаязовичның кинәт кенә кырык яшьлек Зәйтүнәне күрәсе килеп китте. «Күзләренең зәңгәрлеге һаман да сакланды микән? Зәңгәр кашлы көмеш алкасына охшаш иде бит алар...» «Зәңгәр кашлы көмеш алка?!» Шулчак Айдар Гаязовичның күкрәгендә ниндидер бик зур бер ялкын пәйда булды да тамырлары буйлап, үрли-үрли, бөтен күзәнәкләренә таралды. Аңа кинәт эссе, бик эссе булып китте. «Кызның колагындагы көмеш алка Зәйтүнәнеке бит! Шул алка! Аны башка алка белән бутау да, ялгышу да мөмкин түгел. Ничек сөйләгән иде әле Зәйтүнә? Бабамны «Көмешче Зариф» дип йөрткәннәр... Бу алка әбиемә туй бүләге итеп ясалган... Кызганыч, туй көнендә үк сугыш башланган... Әнием дөньяга аваз салганда, бабамның үлгән хәбәре килгән булган инде... Ә әбием үлгәч, алканы миңа бирделәр... Зәңгәр күзле оныгыма – зәңгәр кашлы колагалкам, — дип әйтеп калдырган әбием...» Алка, тәгаен, Зәйтүнәнеке иде... Димәк, аның бу кызга ниндидер катнашы булырга тиеш...

***

Ә теге чакта дуга-капка янында Зәйтүнә белән очрашкач, кызның ниндидер мөһим хәбәр әйтәчәген сизенеп, Айдар тетрәнеп китте. Зәйтүнә һич аңлап булмаслык бер халәттә иде. Йә бик бәхетле кешедәй тыела алмыйча көлеп җибәрә, йә, кинәт моңсуланып, сүзсез генә тынып кала. Серле, бик серле иде Зәйтүнә... Әмма Айдар алдан планлаштырган тактикасыннан читкә тайпылмаска булды: өзәргә икән – өзәргә. Тик менә Зәйтүнә җиткергән хә -б-ә-ә-әр...

— Айдар абый, мин бәби көтәм... Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады. Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды:

— Кемнән?

Кыз, кисәк дертләп, аңа төбәлде:

— Аңламадым...

— Авырың... кемнән дим?

Зәйтүнәгә кинәт әллә нәрсә булды. Ул кисәк агарынып киткән, таштай катып калган йөзе белән егеткә төбәлде, калтыранган иреннәре белән нидер әйтте дә сымак, тик сүзләре ни аңа, ни Айдарга барып ирешмәде. Аннан кисәк борылды да, йөгерә-атлый, тукталышка таба чапты.

Бу бик куркыныч һәм көтелмәгән хәбәр иде. Айдарның йокысы качты. Дөрес, хәзер партия заманы түгел. «Син — коммунист яки комсомол», дип мәҗбүри өйләндерә торган чорлар артта калды, әмма — ре-пу-та-ция! Ә ул репутация дигән нәрсә — ай-һай важный нәрсә бит, заразы. Бүген-иртәгә диссертация яклыйм, фәннәр кандидаты булам дип йөргән егетнең анкетасын пычратырга күп кирәкме?! Шул ук Зәйтүнә иртәгә, елап, Илдар Нурович янына кермәс дип кем әйтә? Анда гына кереп калса бер хәл! Ышанма хатын-кызга, ректоратка кадәр барып җитүе бар! Ул чакта инде – үтү-ү-ү-т! — репутацияләрең. Айдар тактиканы үзгәртергә булды: әлегә араны өзәргә һич кенә дә ярамый! Ярамый! И – баста! Тиз арада Зәйтүнәне күрергә, тынычландырырга кирәк. Хәзер иң мөһиме – вакытны оту. Диссертацияне яклап, башта теге «катыргы»ны кулга төшерергә. Алдагысын күз күрер! Зәйтүнә Айдарны ярата! Монысы — бәхәссез! Димәк, кызның мәхәббәтеннән тагын бер тапкыр файдаланырга була. Матур сүзләрне кызганмаска. Әлегә бик мәшәкатьле чак, диссертацияне яклагач та туй итәбез, дияргә! Кызны шуңа ышандырырга кирәк! Ә ул ышаначак! Дуга-күпер янында Зәйтүнәгә үзенең нәрсә әйткәнен дә ачык кына хәтерләми иде ул. Ә менә кызның зәңгәр күзләрендәге сөю катыш өметнең кисәк кенә аптырау һәм рәнҗүгә әверелеше күңелдә уелып калган. Ай-һай, каты рәнҗеткән ахры Зәйтүнәне. Ике көн үтте, кыз һаман да күренми. Тизрәк эзләп табарга кирәк үзен... Табарга да вәгъдәләргә күмеп ташларга... Ышансын... Тынычлансын... Тик «бузить итеп» кенә йөри күрмәсен! Әмма Айдарга алдашырга да, ялган вәгъдәләр бирергә дә туры килмәде. Барысы да бик тиз хәл ителде. Бүлмәсендә аны Илдар Нуровичның телеграммасы көтә иде. Ниндидер эшләр белән Мәскәүгә киткән җитәкчесе, бөтен язу-сызуларын җыйнап, тиз арада башкалага килеп җитәргә боерган. Кушмаган да, үтенмәгән дә, нәкъ менә «приказываю!» дигән. Зәйтүнә дә, аның теге рәнҗүле карашы да, әйтелергә тиешле ялган вәгъдәләр дә – барысы да онытылды. Айдар Мәскәүгә очты... Ә Мәскәү аны гына көтеп торган диярсең! Илдар Нурович бөтен эшләрне шундый итеп көйләп куйган: диссертация яклау көтмәгәндә-уйламаганда шулкадәр тиз һәм җиңел хәл ителде, Айдар аңына килергә дә өлгерә алмый калды. Соңрак шундый «уңышлы яклау»ның серенә төшенде төшенүен: Мәскәүдә тәкъдим ителгән кәнәфине биләү өчен, Илдар Нуровичка Айдар кебек аспиранты булуын шарт итеп куйганнар икән! Казанга ул ике айдан соң гына «фәннәр кандидаты» дигән кызыл тышлы катыргыны тотып кайтып төште. Ул чакта инде бу катыргы үзенең төп вазифасын башкарып та өлгергән, Илдар Нурович үз постыннан бик канәгать булып, Айдарны да онытмаган. Җыйнак һәм кечкенә генә булуына карамастан, эчендәге сүзләре шактый кыйммәт йөргән икенче бер катыргы – Илдар Нуровичның ярдәмчесе дигәне — Айдар Гаязовичның түш кесәсенә кереп оялаган иде инде. Самолёт җиргә төшү белән, ул Зәйтүнәне искә алды. Казан Зәйтүнә белән бәйле иде. Бу бәйлелекне берничек тә инкарь итеп булмый. Башкаладагы җылы кәнәфигә бик оста гына кереп урнашкан Илдар Нуровичның уң кулы булсаң да, бу дөньяда әле Зәйтүнә дә бар бит! Зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, «Бәби көтәм!» дип пышылдаучы Зәйтүнә! Айдар ни әйтсә дә, баланың аныкы булуы хак, тик Айдар Гаязович янәшәсендә бу икәүгә дигән урын гына тәгаенләнмәгән шул. Бик үк мәшәкатьләнмичә, тавыш-гауга чыгармыйча гына кыздан арынырга кирәк иде. Үзе Зәйтүнәгә бер генә хат-хәбәр юлламаса да, бүлмәсендә Айдарны Зәйтүнәнең исәпсез-хисапсыз хатлары көтәдер кебек тоелган иде. Юк! Берни дә юк! Бу фаразының акланмавы аны бераз аптырашта да калдырды. Үзе бәби көтәм ди, ә үзе... Әллә баладан котылу җаен да табып куйганмы?.. Аның кызга ачуы килеп китте, күңеле һаман Зәйтүнәнең ялваруларын, «бергә булыйк» дип үтенүләрен көтә, шуңа өметләнә дә иде. Шул ук вакытта Зәйтүнәне юллап, тулай торагына бару, бүтәннәр күзенә күренеп йөрү дә кирәкмәгән эш булып тоелды аңа. Ашханәгә әбәт ашарга кергәч, Зәйтүнәнең иптәш кызыннан ишеткәннәре Айдар Гаязовичны бөтенләй шаккатырды: «Зәйтүнә бүтән вузга күчкән! Зәйтүнә Казаннан киткән! Айдарга бер сүз дә әйтеп торуны кирәк санамаган! Менә, ышан син кызларга!» Әле кайчан гына репутациясен бозудан куркып, йокысыз төннәр үткәргән, Зәйтүнәдән котылу өчен төрле планнар корган Айдарга кызның шулай көтмәгәндә-уйламаганда юкка чыгуы бик сәер һәм шомлы булып тоелды. «Ышанма кызларга! Берәр үч алуга әзерлеге булмасын тагын. Алай дисәң, Айдар хәзер беркемнән дә һәм бернидән дә курыкмый. Казан белән алыш-биреше бетте аның. Алда – Мәскәү!» Ул тагын кесәсендәге теге кечкенә таныклыгын барлап куйды. Әмма үзенең дулкынлануын, эчендә кайнаган вулканнарны Зәйтүнәнең дустына сиздермәскә тырышты: белмәве, сизмәве, аңламавы кулай дип тапты.

— Хат язармын, дип вәгъдә итте дә онытты Зәйтүнә... Сез язышасыздыр бит... Адресын бирмәссез микән? Айдар үзен бик тиз кулга алды:

— Бирәм, билгеле. Тик йорт номеры хәтердән чыккан. Соңрак, яме... Айдар кыздан шулай дип качты. Тиешле эшләрен тиз-тиз тәмамлады да Мәскәүгә очты. ...Башкала тормышы аны башка төрле мәшәкатьләргә алып керде, алдарга да, елмаерга да, ялган вәгъдәләр бирергә дә өйрәтте. Башкала – Зәйтүнә түгел, аңа бар да сыя. Кайда – хаклык, кайда ялган икәнен, бар, исбатлап кара син! Егерме ел эчендә Айдар Гаязовичка төрле кәнәфиләрдә утырырга туры килде, күкрәк кесәсендәге таныклыклар да алмашынып торды. Хәзер ул менә Казанда. Казан – үз казаның инде! Дөрес, тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешү өчен әле соң түгел: кырык биш яшь – самый егет чак, дип, юкка гына әйтмиләр лә. Зөбәрҗәт ханымдай затлы Фәйрүзә-гөлкәй белән култыклашып, дәрәҗәле тантаналарга барганда, түбәнрәк даирәдәге түрә хатыннарының:

— Аһ, Айдар Гаязовичның хатынын күрәсезме? Нинди гүзәл! – дип пышылдашуларына да күптән инде күнегеп бетелгән.

— Шушы балның гүзәл королевасын биергә чакырырга мөмкинме? – дип, Фәйрүзә-гөлкәйнең нәфис биленә кул салган ялагайлардан да көнләшми ул хәзер. Бии бирсеннәр, Фәйрүзә ханымның күңелен күрсеннәр, әйдә. Фәйрүзә-гөлкәй һаман да яшь, затлы һәм... ымсындыргыч. Айдар Гаязович аның һаман бертөрле затлылыгына да күптән ияләште. Үзгәрәк булсын иде ул. Вакыт-вакыт аның күз алдына битенә тут төшкән, иреннәре шешенгән, корсагы иләмсез бүлтәйгән Фәйрүзә-гөлкәй килеп баса. Булсын иде! Берәр вакыт шундый булсын иде ул! Әмма Фәйрүзә-гөлкәй һаман нәфис, зифа һәм... кысыр. Барысына да күнегелгән, күбесе гадәткә әйләнгән инде. Тик менә Илдар Нурович кына һаман да Илдар Нурович булып кала бирә: сессиядә дә, конференциядә дә... мунчада да... «Баҗай» дигән кадерле сүзне, бер булмаса бер, үзенең фәнни җитәкчесенә әйтәсе килә Айдар Гаязовичның. Тик Илдар Нурович кына, ни сәбәпледер, һаман да кичектереп килә, Айдар биләгән кәнәфинең аныкыннан шактый кайтыш булуын искәртеп алудан да бер дә тайчынмый ул...

«Икенче парга өлгерәм әле... Башта – философия...» ...Көмеш алкалы кызның сүзләре бик тиз исенә төште. Кызның студент булуы бәхәссез иде. Уку йорты, тәгаен, «Кәҗә бистәсе» тукталышында булырга тиеш... Айдар Гаязович дәрәҗәсендәге түрә өчен көмеш алкалы кыз турында мәгълүмат туплау уен эш кенә. Өч көн дигәндә, көтелгән дискны аның кулына китереп тә тоттырдылар:

— Рәхим итегез, Айдар Гаязович! Айдар эчке тетрәнү һәм дулкынлану белән дискны алды, үзен борчымаска кушып, кабинетына кереп бикләнде. ...Хезмәткәре кыз турында мәгълүмат туплауны исемләп тә өлгергән. «Зәңгәр кашлы көмеш алка» операциясе икән...

Беренче биттә көмеш алканың егерме тапкыр зурайтылган фотосурәте урнаштырылган... Икенчесе – кыз үзе! Зәңгәр күзләрен тутырып аңа — Айдар Гаязовичка төбәлгән! Айдар Гаязовичның бөтен тәне чымырдап, эсселе-суыклы булып китте, калтыравык бармаклары яңадан-яңа клавишаларга кагылды... ...Зарипова... Нәзирә... Айдаровна!!! ...Зарипова!!! Зәйтүнә фамилиясе бит!!! ...Айдаровна!!! ...Айдар Гаязовичның бөтен тәнен вак калтыравык биләп алды. ...Әнисе – Зарипова Зәйтүнә!!! ...Әтисе? Бу графага сызык куелган иде! Сызык куелган, димәк, юк! Кызның әтисе юк! ...Туган елы... Вакыты... Барысы да туры килә... ...Айдар Гаязович, хәлсезләнеп, кәнәфиенә авып төште. Кыз — аныкы иде! Аның кызы! Нәзирә исемле! Аның Нәзирәсе!!! Әллә нәрсә, ачыттырып, күздән сытылып чыкты. Айдар Гаязович соңгы тапкыр кайчан елаганын да оныткан иде. Сулкылдый-сулкылдый рәхәтләнеп елады ул, сафланып, әллә ничек бушанып, җиңеләеп калды. ...Аның кызы – Нәзирәсе бар икән бит! Бераз тынычлангач, бармаклары тагын клавишлар буйлап йөри башлады... ...Энергетика университетында икенче курста укый икән Нәзирә... ...Менә зачёт кенәгәсенең күчермәсе... Гел бишлеләр!.. Айдар Гаязович канәгать елмаеп куйды. «Молодец, Нәзирә! Үземә охшаган!» ...Менә Нәзирәнең коммерция бүлегеннән бюджетка күчерүне сорап язган гаризасы... Кәгазь читендә «Отказать!» дигән язу да чекрәеп тора... Алдагы файл кызның әнисе турындагы мәгълүматлар белән шыплап тулган иде... ...Институтны Ижевскида тәмамлаган Зәйтүнә. Кияүгә чыкмаган. Педагогик көллияттә укыта. «Мактаулы мәгариф хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән... һәм башкалар... һәм башкалар... ...Менә Зәйтүнә конференциядә чыгыш ясый. Үз-үзенә ышанган көр тавышы нинди ягымлы аның. Колакны иркәли торган җылы тавыш... Кулындагы кәгазенә дә күз салмый... Сөйли дә сөйли... Айдар Гаязович видеога төбәлде дә Зәйтүнәгә мөкиббән китеп тынып калды. Бу — шул Зәйтүнә иде. Моннан егерме ел элекке зәңгәр күзле Зәйтүнә. Ничек үзгәргән ул! Һәм бөтенләй үзгәрмәгән дә кебек... Айдар Гаязович үз гомерендә чибәр-чибәр кызларның затлы матур ханымнарга әверелүен күп күрде. Әмма Зәйтүнәдәге үзгәреш аны шаккатырды: ханым күз явын алырлык сылу һәм... затлы иде.

* * *

Соңгы көннәрдә Айдар Гаязович әллә ничек тынып, басынкыланып калды. Андагы үзгәрешне Фәйрүзәкәй-гөлкәй дә сизенде:

— Нәрсә булды? – дип, кызыксынуын да белдерде.

— Юк... Берни юк...

Ныклабрак караса, Айдар Гаязовичта яшеренгән эчке бәхетне, күзләренә сеңгән яшерен рәхәтлекне тоемлар иде ул. Әмма Фәйрүзәкәй-гөлкәйнең андый ваклыкларга исе китми, аңа үз рәхәте мөһим. Әйтте дә онытты: Айдар Гаязовичны иректә калдырды. Ә Айдар Гаязович үз уйларына чумды. Аның уйларында Фәйрүзә-гөлкәйгә дә, фәнни җитәкчесе Илдар Нуровичка да урын юк иде. Нәзирә һәм Зәйтүнә! Зәйтүнә белән Нәзирә! Бу ике зат моңарчы әһәмиятле саналган бик күп, бик күп башка исемнәрне аның күңеленнән кысрыклап куып чыгарды да бөтен вөҗүден биләп алып патшалык итә башлады. Җаны сафланып, гәүдәсе каядыр югарыга очып китәрдәй җиңеләйгән бер мизгелдә Айдар Гаязович катгый карарга килде:

«Очрашырга! Нәзирә белән дә, Зәйтүнә белән дә күрешергә кирәк! Аның кызы, аның Нәзирәсе бит ул! Зәйтүнә дә каршы килмәс. Ник карышсын ди? Аның, Айдар Гаязовичның мөмкинлекләре нинди зур. Иң беренче, ул Нәзирәсен бюджет бүлегенә күчертер! Моның өчен аның бер сүзе җитә. Аннары кызына яхшы фатир, машина алып бирер. Акчасы андый гына вак төякләргә җитәрлек аның. Сасы тулай торакларда яшәп, ул метроларда күпме йөрергә була?! Аның кызы бит ул! Аның Нәзирәсе!» Нәзирәнең дәресләр тәртибе белән дә хәбәрдар иде Айдар Гаязович. Кара тәрәзәле «Лэнд Ровер»ы университет янына килеп туктаганда, Нәзирәнең дәресе бетәргә төгәл ун минут калган иде. Айдар Гаязовичның кызны беренче тапкыр гына каршылавы түгел. Тик менә күрешүне генә һаман кичектереп килә. Ул инде аның дусларын да таный башлады. Нәзирәнең көлүе, елмаюы, ишарәләре, сөйләшү манерасы, тавышы да – болар барысы да Айдар Гаязовичка бик якын иде... Ниһаять, Нәзирә чыкты. Иптәш кызлары белән елмаеп саубуллашты да, дивар буенда тукталып, кемнедер көтә башлады. Айдар Гаязовичның күптән болай дулкынланганы юк иде. Күкрәген шыплап тутырган утлы давылны басарга омтылып, ул тирән итеп сулыш алды, аякларының егәре кире кайтуын көтеп, машинасында тагын бераз утырып торды. Менә ул чыгар, Нәзирә каршында пәйда булыр. «Мин синең әтиең, кызым», — дияр, Нәзирәнең йомшак кулын җылы учына кысар... Нәзирә аны кабул итәр, билгеле. Мәһабәт матур иргә сокланып һәм хөрмәт белән карар. Дөрес, бүген үк кочагына ташланмас. Алай булырга тиеш тә түгел. Барысы да алда – киләчәктә... Ул, һичшиксез, Нәзирә янәшәсендә булыр... Айдар Гаязовичның кесә телефоны шалтырап, уй-фикерләрен чуалтып ташлады. Ул башта шалтыратучының тавышын да танымый торды.

— Айдар Гаязович, мин әле бу... «Ә-ә-ә... Илдар Нурович икән...» — Тиз генә минем кабинетка килеп җитә күр. Это не телефонный разговор... Николай Максимовичны пенсиягә озаталар... Өстәгеләр аның урынына синең кандидатураны күрсәткән, дигән хәбәр бар. Тизрәк бул, баҗай, форсатны кулдан ычкындырмыйк, чарасын күрә башларга кирәк... Бу минутта Нәзирә, «Лэнд Ровер»ның кара тәрәзәсенә төбәлеп, чәчләрен рәтләп тора иде. Кызның йөзе Айдар Гаязовичка шундый якын, янәшәдә генә, әгәр ике арада шул кара тәрәзә булмаса, Нәзирәнең зәңгәр күзләрендә ул – Айдар Гаязович — хәтта үз шәүләсен дә күргән булыр иде. Әмма Айдар Гаязовичта кубарылган теге дулкынландыргыч халәт кинәт сүнеп, шул мизгелдә мәңге кире кайтмаслык ниндидер билгесезлеккә чумып югалган иде инде. Кисәк кузгалган «Лэнд Ровер» чыелдавыннан сискәнгән Нәзирә аздан гына читкә тайпылып өлгерде: тәгәрмәч астыннан сибелгән асфальт тузаны катыш пычрак яңгыр суы кызны баштан-аяк коендырып ташлады. Икенче көнне Айдар Гаязович «Зәңгәр кашлы көмеш алка» операциясен башкарып чыккан хезмәткәрен эштән алу турындагы приказга кул куйды...

Гүзәл Әдһәм

"КУ" 10, 2014

 
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу бандага эйтерга суз таба алмыйм жир бит доресен эйтканда кресла очен гена яши торган банда шундыйлардан Аллам узе сакласын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ахырын анлап бетермэдем.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Язылып бетмэгэн эсэр кебек

          • аватар Без имени

            0

            0

            Козел,одним словом