Проза тег белән яңалыклар
-
26 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Таныш тавыш аны шып туктатты. Равил түгел, Рауль дип эндәштеләр! Болай дип аңа бер генә кешенең эндәшкәне бар. Борылып карады. Равил аны башта танымый торды, бу вакытта зифа буйлы кыз әкрен генә аңа таба атлады: – Бу мин – Лаура. -
25 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил әле шактый вакыт уйга чумып торды. Очрашып булыр микән дип дулкынланды ул. Чегән хатыны акча алыр өчен генә юри әйтмәде микән... Бу авыр көннәрдә очратырга иде Лаураны, ичмаса аның кай тарафларда икәнен белергә иде. Кайда икәнен белгәч, очрашуны оештырып була бит аны, дөнья кичеп чыккысыз ук зур түгел бит ул. Бер Җирдә яшибез ләбаса, бер илдә. -
24 апреля 2024 - 13:00
ТУКАЙ (хикәя)
Ә иртәгә мине хастаханәдән чыгаралар. Таягыма таянам да Казан буйлап Тукайны эзләп китәм. Кем белә, бәлки ул урам себереп, йә йөкче булып йөридер әле. Ул эчкегә салышканчы, йә муенына бау элгәнче, табарга, аны ничек тә эзләп табарга кирәк! -
23 апреля 2024 - 13:00
Бер мизгел (хикәя)
Көз шундый сихри мизгел инде ул: бер карасаң, ямьсез көн, начар кәеф; икенче карасаң, көтелмәгән очрашу, мәхәббәт ялкыны. Бер мизгел... Һәм ул барысын да үзгәртергә сәләтле... -
22 апреля 2024 - 13:00
ЧТД (хикәя)
Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә. -
21 апреля 2024 - 13:00
Һава торышы (хикәя)
Телефон экранында «Абыем» дигән язу күренде. Абыйсы шалтырата! Әллә ул да Диләне сагынды микән? -
20 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (ахыры)
Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Мин чатнап кипкән авызымны ачып, катып калган телемне әйләндереп, берни әйтә алмадым. Башымны игән хәлдә тынсыз калдым. Гаепсезлегемне әйтеп акланырга тырышу урынсыз иде. -
19 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Соңгы елларда борчып, үзен бик белгертә башлаган йөрәгем чәнчеп-чәнчеп сыкрый башлады. Калак сөяге астын нидер боргычлап куйды. Тыным кысылды. Күз алларым караңгыланып китте. Аңымны җуеп, мин идәнгә ауганмын... Хастаханәдән чыкканда, мин инде ресторан директоры түгел идем. -
18 апреля 2024 - 13:00
КЕШЕ БАКЧАСЫННАН ӨЗГӘН КУРА ҖИЛӘГЕ (хикәя)
– Мин инде сине очратудан өметемне өзгән идем. Гафу үтенеп кала алмам дип курыктым... Ул вакытта сиңа әйткән усал сүзләремне әле дә хәтерлим. Шайтан котырткандырмы, әллә инде исерек килеш кайтып кереп, кыйнарга килгән иремә ачуданмы... Ул вакытта качып, бакчага чыгып бара идем... Гөнаһ шомлыгына, анда син туры килдең... – Бераз гына дәшмичә утыргач, ул тагын өстәп куйды: – Сиңа әйткән ул сүзләр үземнең улыма төшкән, күрәсең.... Кыенлык килгән саен искә төшәләр иде... Кичерә алсаң, кичер син мине, юк икән... -
18 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Менә моны күрсәтсәң, сиңа беркем тимәячәк, кыерсытмаячак, – ди Влад Дракула, Гозелога төрле тамгалар төшерелгән тәңкә биреп. – Бу гади акча түгел, аның бер ягында тәре янына ярым ай сугылган. Мондый билгене мин махсус эшләтеп, илнең абруйлы кешеләренә генә бирәм. Син – хәзер минем якын кешем. -
17 апреля 2024 - 13:00
Аида (хикәя)
Йөрәге таш булып катты Аиданың, күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... -
17 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Йоклар алдыннан да әле галимнең кайбер сүзләре колакта яңгырап торды: «Син бүген генә, менә хәзер генә яшисең. Бүгенге көн тиз агып китә, ул тынгылыкны яратмый, ул сәгать саен, мизгел саен киләчәккә сусап тора. Син бүгенге көнең узган гомереңнән качмаслык итеп, бүгенге көнең кылган гамәлләрең өчен рәхмәтле булып калырлык итеп яшәргә тиеш. -
16 апреля 2024 - 13:00
МИН КАЙТЫРГА ТИЕШ (хикәя)
Контузиядән ни эшләгәнен, кая барганын чамаламаган солдат, уң кулына таянып, окоп төбеннән шуышып китте. Мәетләр аша үрмәләп күпмедер баргач, ул ачыклыкка чыкты. Күрәсең, окопның бу башы түбәнрәк урынга барып тоташадыр. Шуышкан юлы да яңгыр изрәткән туфрак кына түгел, корыган үләнме, егылган ашлык саламымы – нәрсә беләндер катнашкан җир иде. Бары тере җан ияләренә хас үз-үзеңне саклау инстинкты аңа туктамаска, үлем аҗдаһасы көн буе ут бөркеп торган җирдән ераккарак китәргә куша иде. -
16 апреля 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Халыкта: «Күрәчәгең күрми, гүргә кереп булмый» дигән бик тә гыйбрәтле гыйбарә бар. Язмыш безне дә башыбызга да килергә мөмкин булмаган, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган, тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган төрмәнең күрешү бүлмәсендә очраштырып тетрәндерде. -
15 апреля 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Гашыйк булып йөргәндә, сөйгәнеңнең җитешсезлекләре, кимчелекләре күренми, яраткан кешеңнең кимчелеге дә хәтта сөйкемле булып тоелырга мөмкин. «Аңлаган нәрсәне генә яратып була» дигән сүз бар – кайдадыр укыдымы Равил, берәрсеннән ишеттеме... Әмма ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә алай түгелдер инде ул, кешене алдан ук аңласаң, мәхәббәт шундук сүнәр иде, йә бөтенләй кабынмас иде...