Проза тег белән яңалыклар
-
16 июль 2025 - 09:00
КҮПЕР (хикәя)
Өч бүрәнә китерелеп, алар бер-берсенә бәйләнгәнче, сәгатьтән артык вакыт узды. Озын бауның бер очын салга бәйләделәр, икенче очын күпер баганасына бәйләп, бер сугышчы ярда калды. Командир үзе белән Таһирны алды, һәм алар салны этә-этә йөзеп киттеләр. Сигез-тугыз яшьләрдәге малай белән аның сеңлесе бер-берсенә елышып утыралар иде. Кыз елый, абыйсы аны юатырга тырыша. -
15 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Мин бик каты гаҗәпләнәм... Менә сиңа мә! Әле бу меңъеллык башланганчы, башкалары да булган, алар бик күп икән. Кешеләр әле яңарак кына яши башлаган икән җир йөзендә. – Ул динозаврлар яшәгән вакытмы инде? – дип сорашам мин, боларның барысын да башыма сыйдыра алмыйча. – Шул тирә инде, кызым, бер иркенләп, схемасын сызып санарбыз, җәме, – ди әби, көлә-көлә һәм эш арасында, кулларын сөртеп, мине кочагына алып, иңнәремнән сыпырып, үбеп-үбеп ала. -
14 июль 2025 - 13:00
Үзем генә беләм... (хикәя)
«Син теләсәң нишлә, мин үз улымны, нинди генә юллар белән булса да, үз илемә алып китәчәкмен һәм үземчә тәрбиялим, ул мин дигәнчә яшәячәк». Бу сүзләр өстемә сап-салкын су койдылармыни?! Күңелемә куркыныч уйлар, шом керде. Әйтерсең, шушы минутта миннән баламны тартып алдылар. Мин ансыз нишләрмен? -
14 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография)
Мин буразна аралары буйлап яр читенә төшеп басарга һәм инешкә карап торырга яратам. Шундый бөтерелеп, ургылып ага ул безнең «өй астында». Ярның ярылып киткән читенә якын килеп басмаска кушалар, юкса убылып, аска мәтәлүең бар. Әмма аның иң кызыгы да шунда: «ярамый» дигән чиктән соң тагын ярты адым булса да атлап карау. -
10 июль 2025 - 11:00
Юлаучылар (хикәя)
Атына каты бәрелмәсә дә, Нәгыймәттәйгә каты ук эләгә иде мондый вакытларда. Шулай буласын белә карчыгы, аты дулаганда, гел хатынын әрләгән иренең холкын үтәли күрә. Шуңа да бер авыз сүз дәшмичә, ат чанасыннан төшеп калган әйберләрен җыярга кереште. -
8 июль 2025 - 11:00
Рәнҗеш
– Җәмәгать, Миңкамал әби рәнҗеше бу! Валлаһи, шулай! Рәнҗеш дигәнең җиде буыныңа кадәр җитә, ди бит! Хатынның сүзләренә каршы әйтергә берәү дә базмады. Бу мәлдә Миңкамал әби язмышын күңелдән кичерделәр булса кирәк. Унынчы дистәне ваклый башлаган кортканың терлек абзарында вафат булуын, аны шунда юып кәфенләүләрен һәркем белә... -
3 июль 2025 - 11:00
ГИТАРА (хикәя)
«Кайгы түгел бу, көенеч кенә», – дип йөргән фаҗига бөтен тирәнлеге, авырлыгы, быелгы язның шул минутын кайтарып алып булмаслыгы, берни дә үзгәртеп булмаслык көчсезлегем белән йөрәгемне телгәләп үтте. Син башкача кылларга кагылмаячаксың... -
1 июль 2025 - 11:00
ГАДИ ВАКЛАНМА (повесть)
– Гаиләгез турында авылда төрле сүзләр йөри. – Йөри инде йөри... – ди рәисне юньләп тыңлап та тормаган Сабира. – Йөри. Бабасы йөргән, атасы йөрде, Нигъмәтулла кемгә охшап йөрмәсен?! – Соң менә сиңа охшап йөрмәсә дә булыр иде дә бит, Сабирәттәй, – ди шаярткан булып рәис. Аннан телен тешли. -
1 июль 2025 - 09:00
Зәйтүнәкәй туташ (хикәя)
— Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк! Мин сезне сөймим! — дип кычкырды шагыйрь. Башына күсәк белән органдай, кыз аңгыраеп торды... -
30 июнь 2025 - 11:00
Өязе
Өязем! Язым! Назым! Үзәгем үзәкләреннән өзелеп төшкән тальян моңым! Бәгърем бәгырьләреннән сызылып чыккан курай моңым! Ай нурыннан каелган якты юлым, бавырымнан савылган кайнар каным! Мин синдә язлар саен торналарымны һәм кыр казларымны каршыладым, көзләр саен озатып калдым. -
30 июнь 2025 - 09:00
Мизан бураны (хикәя)
Кызганыч! Сиксән ел гомернең шушылай бетәчәге кызганыч иде! Алар бит икесе дә ап-ак түшәкләргә ятып, балаларына акыллы сүзләр әйтеп, яхшылап бәхилләшеп, матур үлем турында хыялланганнар иде... -
28 июнь 2025 - 09:00
Төркиянең беренче нефтьчесе – татар (бәян)
Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше татар бит! -
27 июнь 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (АХЫРЫ)
Зәки Нури «Казан утлары»ннан үз теләге белән киттеме, әллә ашыктыручылар максатларына ирештеме, өзеп кенә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, әдәбият тирәсендә чуалып йөргән тар күңелле кайбер җаннар аның белән берөзлексез булышып торды... Эчтән генә ут йотып, авыр кичерешләргә бирелеп йөргән чаклары да булгандыр. Әмма ул бу ыгы- зыгылардан югары кала белде, күңелендәгесен тышка чыгармады... -
26 июнь 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шуннан соң аларны лифтта беренче катка алып төштеләр дә Мусаны лифт шахтасы янындагы баскычтан подвалга алып төшеп киттеләр. – Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса, алардан аерылганда. – Бирешмәбез, – диде Алиш. – Үзегез нык булыгыз. -
25 июнь 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Күлләрнең саегуы, чишмәләрнең кибүендә мин үземне гаепле саныйм... Табигатьнең дә үз җаны барлыкны онытабыз бит без... Ярату җитми, кайгырту җитми урман-суларыбызга, – диде ул, һәм бугазына килеп тыгылган хис-кичерешләрне яшерергә теләпме, кинәт кенә кырт борылып, капка төбендә үзебезне көтеп торган машинага таба ашыгып китеп барды. – Юлыбызда булыйк... Китик булмаса…