Проза тег белән яңалыклар
-
4 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ник алып менгән идегез соң аларны анда, кызым? – Парижны күрсәтергә! – дим мин шуны да аңламыйсызмыни дигән киребеткән бер турсаю белән. Әни белән әти, Янсуар бабамның сораулы карашына җавап итеп, безнең Кибәчтәге утар каршында торган электр линиясе баганасы турында әйтәләр дә бөтен могҗизаны бозалар. -
31 июль 2025 - 13:00
ЯЛГЫЗ ЧӘЧӘК (хикәя)
Шулай инде: яшәү урының такыр юл булгач, дусларың да сирәк килә, йә бөтенләй күрмәмешкә салыша. Аның янына да күбәләкләр, бал кортлары анда-санда бер генә туктап алдылар. Анысы да юлда арганнан соң, ял итәр өчен генә. -
28 июль 2025 - 09:00
Төнлә чәчләрем чыга (хикәя)
Инде фәлән еллар элек өйдән чыгып киткәнемне хәтерләмим. Ишекне бәреп ябып чыгып китәргә хыялланган чакларым булды. Тик өемнең барлыгы миңа ышаныч бирә иде шул. Үз өең булу бит ул, тузган башмакларың, сүсәргән кәнәфиләрең, юылмаган стаканнарың кадәр үк, сиңа ышаныч бирә. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. -
27 июль 2025 - 09:00
Ташлы туфрак (документаль бәян)
Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады... -
25 июль 2025 - 13:00
РӘФИДӘ (хикәя)
– Син начар малай түгел. Әмма да ләкин безнең марига бирә торган сеңлебез юк. Бер әйтүдән аңларсың дип ышанабыз. Тагын безнең өй каршында күренсәң, бездән яхшылык көтмә, – диделәр. Шуннан минем өчен иң кара көннәр башланды: Рәфидә бүтән безнең мәктәптә күренмәде. Ябыктым˗киптем. Түзә алмадым: тагын киттем. -
25 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Шулай да тулаем ачыклык кертеп бетерергә кирәк дип табам: – Хәтта макарон кыздырса дамы? Бабай бөтен бакчаны яңгыратып, күршеләргә дә ишетелерлек итеп көлеп җибәрә: – Макарон кыздырса – бигрәк тә, кызым! Мин дә көлеп җибәрәм. Менә бу җарату, ичмасам! -
24 июль 2025 - 13:00
Яшен (хикәя)
Тавыш-гауга чыкты. Туганнар бер-берсеннәнн читләштеләр, аралашмас булдылар. Туган йортка кайтучы, җыелучы булмады. Шулай, тора-бара туган йортның җылы учагы сүрелде... Ата милкен бүлә алмау туганнарны дошман ясады. -
24 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби белән бабай берьюлы көлеп җибәрделәр. Мин әле белми торган, яңача иркә бер көлү белән көлеште алар. Әби бабай алдына кечкенә бидон белән катык китереп куйды да аның иңеннән сыпырып узды. Мин моны күрмәмешкә салышкан булсам да, эчемә бераз җылы йөгерде. -
23 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби белән бабайның мөнәсәбәтләре бик кызык. Еллар буе күзәтеп торгач, мин шуны аңладым: бу олылар үзләренең бер-берсен яратуларын менә шулай төрттерүләрсез, бәхәсләшүләрсез аңлата алмый торган булалар икән. Теге миңа бәрәңге буразналары арасында килеп орынган җилфердәү берәр кая качып китәме соң әллә олыгайган саен кешеләрдә? -
22 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
...Чуар тавык үз гомерендә беренче мәртәбә дөньяга бөтенләй икенче күзләр белән карады булса кирәк. Башта ул ишегалды буйлап ике тапкыр зур түгәрәк ясап җырлап әйләнде, аннары, кечкенә түгәрәк ясап, зырылдап үз тирәсендә бөтерелде. -
21 июль 2025 - 13:00
Абага чәчәге (хикәя)
Авыз күтәреп авыл диярлеге булса, аның бер диванасы булырга тиеш! Бездә дә бар берәү. Аны бөтенләй үк юләр дип тә булмый. Ләкин кеше тек кеше дияргә дә тел бармый. Әллә нинди генә иде ул, сәер иде, кыскасы... -
21 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Минем бетләп караганым юк әле, ә менә безне су коенырга алып төшеп йөри торган күрше кызы бетләде. Аны авыл малайлары «Су анасы» дип үртәргә ярата иде. Бетләгәннән соң, чикләвек төсендәге елкылдап торган озын чәчләрен төбенә кадәр елатып кыркып алдылар. Хәзер аны малайлар «Су атасы» дип үрти. -
18 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Татый әбине, Янсуарда күз төшереп йөргән егете булуга карамастан, Кибәчкә биргәннәр. Хәлле, җитеш йорттан арбага бирнәсен төяп, килен итеп чит йортка төшәргә алып чыгып киткәндә, имеш, өч кенә сүз әйткән ул: «Капкалары бармы соң?» Ә аннары Кибәчтәге минем карт бабаема шулкадәр гашыйк булган – сугыштан «исән» хәбәре килгәч, ташуы киткән бозлы Мишә суын йөзеп-ерып чыгып, Янсуарга сөенче алырга менгән. -
17 июль 2025 - 13:00
Гөнаһлы бәхет (хикәя)
Диңгезгә батып үлгән кызын үзе барып алып кайтты Фәридә. Кайчандыр бирергә теләмәгән бүләген ходай тартып алды. «Гөнаһ аша алган бәхет кыска була шул ул...» -
17 июль 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әбием миңа бу җырчыларның барысының да тарихларын, язмышларын сөйли, газета-журналларда алар турында язсалар, укып та күрсәтә. Ул Таһир Якуповны «язмышы аяныч булганга» бик каты жәлли: «Талантлы булгач, көнләшеп, эчертеп әрәм иткәннәр, балам», – ди.