Проза тег белән яңалыклар
-
11 ноябрь 2025 - 14:00
Сөю фасыллары
Карларны сихерләп, зур таулар өйдерә, Йөрәкне бәллүрдәй боз белән төрдерә, Күңелне мамыктай йокыга күндерә. -
10 ноябрь 2025 - 13:00
БӘЛЛҮР (хикәя)
– Эх, егетләр, минем кызымның исеме Бәллүр... иде бит... Бер ай элек вафат булды, бәгырькәем. Шул кайгыларым бераз таралмасмы дип чыктым бу сәфәргә дә. Миңлегали агай, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртеп алды. Сабырсыз Марат түзмәде: – Бу бәллүр люстра аны хәтерләтәме? – дип сорады. – Юк, егетләр. Сатучы кыз минем Бәллүремә шулкадәр, шулкадәр... охшаган иде... -
9 ноябрь 2025 - 13:00
МИЛӘШ (хикәя)
Сәлим миләшне кисүне кияве Рәхим белән башкарырга булды. Кияве ял көнне кайтачак, ул аны көтте. Рәхим әле аның миләшне кисәргә җыенуын белми иде. Сәлимне корыган агачны икенче елга калдырасы килмәде. Аны кухня тәрәзәсеннән күрсә дә, бакчага чыгып, карашы аңа төшсә дә, күңелендә авыр хис уяна. Кисеп эшне бетерергә кирәк дигән карарга килде ул. -
8 ноябрь 2025 - 13:00
Саф чишмә (хикәя)
Миннән дә бәхетсез тагын кем бар икән? Гомерем буе сынау арты сынау! Берсен җиңеп кенә чыгам, икенчесе аяк-кулларыма урала... Өстемдә җиде йөз мең кредит тора, аны кем түләсен?! Мин бит тормышны гел ялгызым тарттым... Хәзер дә шулай... Кызларымны кем аякка бастырыр?.. -
8 ноябрь 2025 - 09:00
Тыныч еллар күләгәсендә (романнан өзек)
Нәкъ шул көннәрдә оппонентларымнан минем диссертациягә рецензияләр килде. Йа Хода, гел күңелсезлеклердән генә тормый икән лә бу дөнья. Отзывларның икесе дә уңай. Миңа диссертация яклау өчен юл ачылды дигән сүз. Инде диссертациянең оеткысы бәян ителгән автореферат та типографиядән басылып кайтты. -
5 ноябрь 2025 - 13:00
Әбием хикәясе (хикәя)
Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды... -
2 ноябрь 2025 - 13:00
Очасылар килә (хикәя)
55 яшемдә беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә гашыйк булдым... -
31 октябрь 2025 - 13:00
Үкенү газабы (хикәя)
Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте... -
31 октябрь 2025 - 09:00
Кендек каным тамган йорт (бәян)
Гафур өйдән җан өшеткеч телеграмма алды. Телеграмманы әтисе салган. Анда: «Улым, бездә зур кайгы. Әниең вафат булды. Сине көтәбез», – диелгән иде. Телеграмманы укыгач, Гафур егылып китә язды. Аның җаны бу хәбәрне кабул итмәде. Башында мизгел эчендә уннарча сорау туды. Аның моңа ышанасы килмәде... -
29 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең ахыры)
Бер сынаганны биш сынасаң, шайтан көләр. Сания шайтанны бүтән көлдермәскә карар итте. Хәмитне күреп йөрермен дигән өмет белән Казан тирәләрендә эшләп йөрүләр – саннары алтыга тулган качулар үзләрен акламады -
28 октябрь 2025 - 13:00
КУРАЙ ТАВЫШЫ (хикәя)
Гүя алар бик шәфкатьле, бик матурлар... Тик икесе дә хәлсезләр... Әллә нинди, караңгылы-яктылы бүлмәдә бик әкрен, бик көчкә генә сөйләшәләр, сүзләре аңгарылмый... -
28 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Әлегә кыйнала. Бу юлы ана белән бала ишегалдындагы түләүле поликлиника урнашкан бинаның чардагына менделәр. Иң өстәге каттагы баскычка утырып, шунда төн үткәрәсе булыр. Бала, баштарак куркудан калтыранса да, аннары изрәп йоклап китте. -
27 октябрь 2025 - 13:00
Урлап табылган бәхет (хикәя)
Шәмсияне кемдер, кулыннан нык кына тартып, ишеккә сөйрәде. Башта берни аңламаган Шәмсия, үзен караңгы чоланга тартып керткән ике кунак егетне шәйләгәч, куркуыннан чәрелди башлаган иде, көчле куллар тиз генә кызның авызын томаладылар... -
27 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Чистай халкы безгә карата гаҗәп миһербанлы булды. Доктор хастаханәдә яткан хатыннарга әйткән икән: «Тиздән бу анага зур кайгы киләчәк. Ул баласын югалтачак». -
24 октябрь 2025 - 13:00
Бер мәхәббәт тарихы (хикәя)
«Мин синең белән чынлап сөйләшәм, Һәнүс абый, ә син миннән көлеп утырасың», — диде ул һәм иңбашларын калтыратып елап җибәрде. Ми күзәнәкләрен киереп, мин аны юатыр сүзләр эзләдем. Ләкин кирәкле сүзләр табылмады...