Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)

Гафур шунда гына аңына килде һәм вокзалга таба йөгерде. Анда – мәхшәр, буталыш, гауга, кыямәт! Халык, елаша-елаша, бер-берсен эзләп ыгы-зыгы килә. Ул арада ачы сирена тавышына бер көтү гаскәриләр халыкны ниндидер караңгы подвалга куып кертә башлады. Бомбадан саклана торган «убежище» дигәннәре шул икән. Андагы алма да төшмәслек тыгызлыкта команда булганчы шактый гына әлсерәп утырдылар. Һәрхәлдә тәмам миңгерәгән Гафурга шулай тоелды, һәм ул, бу «зиндан»нан котылуга, тизрәк авылына таба сыпыртты.

(Башыннан укыгыз)

8. Ябырылды сугыш козгыны

Гафурларның ихлас күңелле, һәйбәт күршеләре – кареллар киткәннән соң озын кыш та ахырына якынлашты. Биредәге беренче язны да каршыладылар. Бирегә килеп урнашканнарына бер ел! Инде менә җәй җитте. Янә ак төннәр хакимлек иткән чор... Иң ямьле көннәр... Сөенеч өстенә сөенеч: Гафур Ваассилаларның өйләренә кайтып, аркылы-торкылы такталар кадакланган сыңар тәрәзәне ачып мәш килгәннәрен күрде. Ваассила буйга нык тартылган, көрәйгән. Өсте-башы рәтле, аягында – модный туфлиләр. Урысча төртелгәләп сөйләве буенча тегендә бик яхшы йортта яшиләр икән алар. Ни турында гына сорашсаң да, «Яхшы», «Корошо» дип, ак тешләрен елтыратып елмая гына. Гел нарат сагызы чәйнәп йөргәнгәме, тешләре чынаяктай ап-ак аның. Гафурга да бер уч сагыз тоттырды. Ике көн буе урманда чаптылар, күлдә коендылар, кармак салдылар. Әти-әниләр кич утырды. Блади абзый, сакал-мыегын һәйбәтләп китәргәч, яшәреп киткән кебек. Ул халык иҗаты кооперативында эшли, карел каеныннан юнып, төрле сыннар ясый, акчасы да шактый мул төшә икән...

Гаҗәеп матур көн бүген. Зурлар әйтмешли, мондый көнне сатып та алалмассың. Гафур гадәттәгедән иртәрәк торды. Өйдәгеләрне уятмыйм дип, бик сак кыланса да, шылт иткәнгә дә уяу әнисен алдап буламы соң?! Ул, дивар сәгатенә күз төшерүгә, гаять гаҗәпсенеп:

– Нигә дип таң тишегеннән сикереп тордың әле? – дип сорады.

– Васыйллар китә... Выборгка озатып кайтыймчы, әни?

– И-и... Әйе шул... И хәтер дигәнең... Тишек чиләк... Исемнән дә чыгып киткән... Бар, улым, бар, бүген әллә ни эшең юк барыбер... Менә шушы күчтәнәчне бирерсең үзләренә. Сәлам әйттеләр әти белән әни диген...

Блади абзый белән Ваассила күптән җыенып беткәннәр. Гафур килүгә, кузгалдылар да. Баруы җиңел, шәһәргә нибарысы өч-дүрт чакрымны шоссе буйлап кына үтәсе. Тимер юл вокзалына кергәч, Блади ага билет кассасына барып басты.

Якшәмбе көн булгангадыр, халык шактый күп. Байтагы – яшьләр. Барысының да күңелләре күтәренке. Перронда җыр-музыка яңгырап тора. Поезд килгәч, аккордеон тавышы көчәеп, шау-шуны, яшь кызларның шыпырт кына суган суы сыгуын, хушлашу авазларын күмеп китте. Ә безнең ике яшүсмер ирләрчә тыенкы гына аерылыштылар. Һаман да шул бер-берсенең телен нечкәләп белмәүләре, русчалатып такы-токы гына маташтыру аркасында инде. Әлбәттә, Гафур карелча «Юаага тервехексе, Ваассила!» (Сау бул, Ваассила!) дигәнен җиренә җиткереп, авызын тутырып әйтте. Ә дустының, Гафурдан өйрәнгәнчә: «Саау был!» дип хушлашуы нәкъ татарча яңгырады. Блади абзый гына берни эндәшмәде. Аның күңеле тулган иде бугай. Гафурның аркасыннан какты да тизрәк читкә борылды, күзләрендәге яшен күрсәтүдән тыелды. Аталы-уллы эчкерсез, яхшы күңелле кешеләр белән бүтән һичкайчан күрешмәячәген малай да сиземләде һәм авыр сулап куйды... Поезд киткәндә, үзе дә сизмәстән иреннәре: «Сау бул, Васыйл!» – дип пышылдады аның.

Гафур бераз күңелен күтәрү өчен туңдырма сатып алды да, вокзалдан бераз читтәрәк чатыр аллея хасил иткән агачлар арасына кереп, эскәмиягә утырды. Кичә таң әтәчләре кычкырганчы балык тотулары бушка узмаган икән шул: бик арыткан. Малай күзен генә йомган иде кебек, йоклап та кителгән. Яшь тән татлы йокыда изелде, һәм малай төш күрә башлады. Имеш, аның туган авылына ниндидер эшелон туктаган да паровоз каты итеп акырта. Гафурның әти-әнисе, шул поездга утырып, каядыр китеп баралар, тик анда Гафур гына юк, имеш тә, әнисе «Гафуу-ур, син кайда?» – дип гасабиланып дәшә, кычкыра... Ул да түгел, ачуланып, малайның күлмәгеннән тарта, йолкый... Малай, сискәнеп, күзләрен ачса, янында картузына тимер юлчыларның җиз эмблемасын таккан агай басып тора һәм, дорфа кыланып, аның җиңеннән тарткалый.

– Син нәрсә, ятасың монда сыер кебек җәелеп! – диде ул, ачулы күзләре белән малайны бораулый-бораулый.

– А што? – диде малай, киреләнеп.

– А то, что – война-а-а! Понимаешь – война-а-а-! – дип сузды тегесе һәм ашыга-ашыга китеп тә барды.

Гафур шунда гына аңына килде һәм вокзалга таба йөгерде. Анда – мәхшәр, буталыш, гауга, кыямәт! Халык, елаша-елаша, бер-берсен эзләп ыгы-зыгы килә. Ул арада ачы сирена тавышына бер көтү гаскәриләр халыкны ниндидер караңгы подвалга куып кертә башлады. Бомбадан саклана торган «убежище» дигәннәре шул икән. Андагы алма да төшмәслек тыгызлыкта команда булганчы шактый гына әлсерәп утырдылар. Һәрхәлдә тәмам миңгерәгән Гафурга шулай тоелды, һәм ул, бу «зиндан»нан котылуга, тизрәк авылына таба сыпыртты. Юк икән шул, каладан тиз генә ычкынып булмый икән. Аны бер-ике урам чатын үтүгә, хәрбиләр патруле тоткарлады да, җилтерәтеп, каядыр алып та китте. Ни өчен шул рәвешле киләп сарып йөрүен сораштылар, мәсьәлә ачыклангач, пропуск дигән кәгазь тоттырдылар. Малай шәһәр читенә чыкты һәм рәт-рәт кызылармеецлар утырган куе яшел төстәге машиналар, тук атларны иярләгән җайдаклар, ажгырып торган танклар каядыр ашыккан юл кырыеннан өйләренә таба чапты...

Хуторда аны ниндидер шомлы, сәер, хәвефле, хәтәр тынлык каршылады. Йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып каты типкән хәлдә өйләренә кайтса, ишек төбендә ач тавыклар кырылдый да, араннан Миләшнең ашарга сорап, тавышы тәмам карлыгып мөгрәве генә ишетелә. Авылда һичкем юк. Йөрәге жу итеп куйды Гафурның. Күзләренә бөялгән яшьләрен сөртергә дә онытып, авыл Советына таба йөгерде. Кизү торучы Әгъләм абзый борын тишекләре киңәйгән, тәмам куркынган малайны күрүгә:

– Кайда йөрисең, син, ә?! Әтиләреңне сугышка алып киттеләр, чап җәтрәк военкоматка! – диде дә, бар, ычкын, сөрәеп торма монда дигән күк кулын селтәп, яман да дерелдәп шалтыраган телефонга үрелде. Болай да мөлдерәп тулган күңел чишмәсенең чайпалып түгелүенә шул коточкыч хәбәр җитә калды, Гафур ирексездән елап җибәрде. Аяк асты җимерелгән кебек булды. Инде нишләргә? Яңадан шәһәргә барсаң, аны анда үткәрмәячәкләр. Юк, болай боламык булып торып булмый, күрше хутордагы авылдашларын күрсен, белешсен әле ул...

Гафур олы юл чатына барып өлгермәде, борылыштан килеп чыккан йөк машинасы авыл советы янында туктады. Аннан хатын-кыз, бала-чага коелды. Һәм нинди бәхет: алар арасында шәмәхә алъяпкычлы газиз әнисе дә бар иде.

– Улым, – дип, күптән күрешмәгәндәй, каты итеп малаен кочты да ана күңел йомшаруына юл бирде. Аннары берникадәр тынычлана төшеп: – Әтиең китте бит инде, улым! Хәким җизнәң дә!.. Сугышка алдылар... Бәхилләшеп тә калалмадың, ичмасам... Каяле... Мә, моны сиңа әтиең биреп калдырды, – дип, кулына балык сурәте төшерелгән матур пластмас тартма тоттырды. Бу – әтисенең соңгы бүләге – балык тоту өчен төрле үлчәмдәге кармаклар, бер төргәк капрун кыл иде... Теге чакта «мәскәүски кармак» турында биргән әманәтен, соң булса да, үтәргә тырышкан инде әтисе... Соңгы минутларында да яраткан улын исендә тоткан...

Әле генә ирләрен, әти-абыйларын, сөйгән ярларын билгесезлеккә озатып, военкоматтан кайтып төшкән иләс-миләс кыяфәтле хатын-кызлар берни турында да рәтле-башлы фикер алышырлык халәттә түгелләр иде. Шунда ук юл читендә чүмәшеп, башларын як-якка чайкый-чайкый, гаҗизлектән аптырап, көрсенеп, нишләргә белмәгән моңсу кыяфәттә утыра бирделәр. Бераздан ымлашып кына үзара саубуллаштылар да хуторларына, өйләренә таба юнәлделәр.

Өммегөлсем апаның кайгы-хәсрәте аның белән генә чикләнмәгән иде шул. Атна-ун көн элек кенә Фираясы ике баласы белән Татарстанга, туган авылына, әнисенең Фәгыйлә апасы янына кунакка кайтып киткән иде. Юл газапларын күрә-күрә... Ана шуңа нык борчыла, ут эчендә яна: исән-сау кайтып җитә алдылармы икән? Кызын, оныкчаларын шундый авыр юлга үзләрен ялгыз гына гомердә дә җибәрми иде дә бит. Авырлыга калды шул Өммегөлсем апа – бер-ике айдан бәбәй көтә... Ул тирән итеп көрсенеп куйды:

– Барыбер Фираямның кайтып китүе яхшы булды әле. Мондагы хәлләрдән, ичмасам, котылып калды. Кем белә, алда башларыбыз ни күрәчәкне...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев