Проза тег белән яңалыклар
-
27 ноябрь 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (дәвамы)
Сиксән еллап вакыт узгач, илгә тагын блокада килде. Чикләүләре шактый, әмма монысы – мәрхәмәтлерәк блокада – карантин гына. Коронавирус карантины. Саклансаң, читләтеп үтә, ди. Шуңа күрә өйдә утыралар менә. Бөек Җиңү бәйрәмен дә тарихта беренче тапкыр тантанасыз гына уздырдылар. Нишлисең, һәр чорның үз афәте. Ул да корбаннар көтә, дистә-дистә еллардан соң сагынып сөйләрлек яңа батырлар таләп итә, үз каһарманнарын барлый. -
26 ноябрь 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (хикәя)
Татариягә, диген, ә?! Хатың килгәч, картадан карадым: аның да әле иң ерак почмагындагы татар авылына эләккәнсез икән. Беткәнме үзебезнең урыс салалары?! Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде. Авырга туры килгәндер татарлар арасында. Ничек түздегез? -
26 ноябрь 2025 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (ахыры)
Таһир тәгаен бер карарга килгәнче, Гөлфия белән киңәшеп алырга уйлады. Ике йөрәк арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр тамыр җибәрә башлаган. Егетнең күңел түрендә мәхәббәт бөреләре шыта башлаган иде. Ә бәлки бер аның күңелендә генә дә түгелдер... -
25 ноябрь 2025 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)
Тимер юлчылар арасында бу татар карчыгына ярдәм итәрлек кеше юк иде. – Сез, әбекәй, бу якларга ничек килеп чыктыгыз соң? Чәчләре чаларган карчык җавап бирергә ашыкмады. Бәлки, аның үткәннәрне исенә төшерәсе килмәгәндер. Бәлки, сер итеп саклый торган сәбәбе булгандыр. Каян беләсең? Кеше күңеле – кара урман... -
24 ноябрь 2025 - 13:00
Та-та-рин (хикәя)
Гашыйкларга күрешергә Ходайдан язмаган була. Юлда очраган ике наркоман егет Наиләне зур, бай дачада буып үтерәләр... -
24 ноябрь 2025 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)
Зиннур кулын селтәп китеп барды. Ә эчендә кайнаган ачуы басылмады. Гөлфияне күргәч, килеп сүз каткан иде. Кызның кылларын тартып карамакчы булган иде. Күр инде син ул кызыйны, ә! Шул хыялыйның авызына караган да каткан. Дөньясын онытып, шуның әкиятен тыңлап тора. Тьфу! -
23 ноябрь 2025 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)
Бригадир Җәүдәт беркемне дә аралап та, аяп та тормый. Гөлфиягә кулдаш итеп бер чуваш кызын билгеләде. Алар, бригадирлары өйрәткәнчә, платформаның икесе ике башына кара-каршы басып чүмәләм өелгән комташны бушатырга тотындылар. Кулларында як-яклары калкып торган колаша (совковый) көрәк. Аңа, ким дигәндә, бер пот сыя торгандыр! -
22 ноябрь 2025 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)
Кызның кире җавабы Зиннурның «казанын кайнатып» җибәргән иде. Ул хатын-кызларның холкын белә. Сүзгә дә кесәгә кереп тормый. «Сандугач тел» кушаматы аңа юкка гына бирелмәгән. Ул бу кызны барыбер «сындырачак». -
21 ноябрь 2025 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (повесть)
Ханым ике сүзнең берендә «аңладыңмы?» дия-дия, имән бармагын селки-селки дәвам итте. – Аю баласын да циркта биергә өйрәтәләр. Син дә юл эшенә өйрәнерсең. Борчылма, сеңлем! Барысы да җайланыр. Бездә эшләүчеләрнең күбесе оргнабор белән килгән татарлар, башкортлар. Бәлки әле якташларыңны да очратырсың... -
18 ноябрь 2025 - 13:00
«Мин үләксә түгел!» (хикәя)
Арттан аны тагын кемдер куып җитеп килә. Тагын кем булыр?! Малайның хәле чынлап та мөшкел иде. Тирә-якта кул сузып ярдәм сорарлык, ул ярдәмне бирерлек бернинди көч юк иде... -
16 ноябрь 2025 - 13:00
Шомырт исе (хикәя)
Әти, син миңа бөтен өметеңне багладың, таянычым булырсың дип уйладың. Ачуланма инде, әти, ышанычыңны аклый алмадым. Балам төрмәдә утырыр дип башларыңа да килмәгәндер. Синең алда, туганнарым, авылдашларым каршында оят миңа... -
14 ноябрь 2025 - 13:00
Кәкре кадак (хикәя)
Вәли кадакны тәмләп, ихлас йөрәктән яратып какты. Наличник өстендә инде яртысы гына торып калгач, күзгә чалынмасын һәм су тутырылган пакетны ышанычлырак тотсын дип, бер якка таба кәкрәйтте. Эш әзер иде. Кызлар, әлбәттә, барысы да бүлмәдә булырга тиеш. Шуңа да, пакетны элгәч, ишек шакырга һәм качарга кирәк... -
13 ноябрь 2025 - 13:00
АЛАМАЧЫ БАБАЙ ДӘРЕСЛӘРЕ (хикәя)
Икенче тапкыр әни мине аламачы бабайларның өйләренә үк алып менде. Алар югары очта торалар икән, елганы чыгып, тыкрыктан таугарак менәсе генә кала. Мин әнидән алда йөгерәм, зур, матур йорт эзлим. Бабай зур булгач, өйләре дә башкалар өеннән зуррак төсле. Тик никтер әни гап-гади йорт каршында туктап калды. Шул чакта әни шаярадыр кебек тоелды миңа. -
11 ноябрь 2025 - 14:00
Сөю фасыллары
Карларны сихерләп, зур таулар өйдерә, Йөрәкне бәллүрдәй боз белән төрдерә, Күңелне мамыктай йокыга күндерә. -
10 ноябрь 2025 - 13:00
БӘЛЛҮР (хикәя)
– Эх, егетләр, минем кызымның исеме Бәллүр... иде бит... Бер ай элек вафат булды, бәгырькәем. Шул кайгыларым бераз таралмасмы дип чыктым бу сәфәргә дә. Миңлегали агай, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртеп алды. Сабырсыз Марат түзмәде: – Бу бәллүр люстра аны хәтерләтәме? – дип сорады. – Юк, егетләр. Сатучы кыз минем Бәллүремә шулкадәр, шулкадәр... охшаган иде...