Проза тег белән яңалыклар
-
30 мая 2025 - 15:00
Качкын (дәвамы)
Киләчәктә яхшы эшләр башкарырга, яңа завод-фабрикалар төзергә хыялланган Искәндәрнең тормышы шушы мизгелдә тукталып калды. Аның икенче өлеше – сыналу башланды... -
30 мая 2025 - 13:00
Калдык (хикәя)
– Кертмим! – дип чәрелдәде хатын. – Туйдым мин синнән. Булдыксыз, эшлексез татар! Тагын күпме ашатып ятарга була сине... – Ишек шапылдап ябылды. Йорт төбендә беравык аңгыраеп басып торгач, Вагыйз әкрен генә тимер юл вокзалына таба юнәлде... -
30 мая 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Әйбәт шигырь! Һичшиксез истә калдырам мин бу шигырьне. Кайткач, үз Гаяныма да сөйләячәкмен. Бу мәхшәрдән котылгач, дәфтәргә дә язып куярмын әле. – Әйтәм бит, дәфтәр югалырга мөмкин, күрсәләр, тартып алулары бар. Ятлап калырга тырыш син аларны, – дип, Алиш шигырьне кабат-кабат, берничә тапкыр сөйләп чыкты. -
29 мая 2025 - 17:00
Качкын
Беренче рейс тоткарлану сәбәпле, ул кабат фатирына әйләнеп кайтты. Керсә – өйдә музыка агыла, караватта җизнәсе белән хатыны Светлана бер юрган астында ята. Алар хәтта Искәндәрнең керүен дә сизмәделәр бугай. -
29 мая 2025 - 13:00
СИРЕНЬ ЧӘЧӘГЕ (хикәя)
«Хәтерлисеңме, тeгe cиpeнь чәчәге өзгән кичне?» – дияр, еллар узгач, инде шактый олыгайган ир кеше. «Аһ, мин ул кичне мәңге онытасым юк,– дияр әле һаман сылу, һаман бәхетле хатын. Мин бит ул сирень чәчәген әле һаман саклыйм. Туй күлмәгем белән бергә». -
29 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Чыгып киттеләр. Котылдык дияргә дә була торгандыр. Әмма бакчаның аскы өлешендә печән лапасына ут төртеп китәргә онытмаган кабахәтләр. Зәки өчен күпме гомер җылы почмак, йомшак түшәк булып хезмәт иткән каралты, хуҗаның күз алдында янып ишелеп тә төште. -
28 мая 2025 - 13:00
Әти-и! (хикәя)
Шушы кешегә, үз атасы кебек кайгырткан кешегә малай: «Рәхмәт, әти», – димәкче иде, бер-берсенә ябышкан ирене кыймылдамады. Авызын мамыклы су белән чылатып сөрттеләр, хәер, әмма әнисенең: «Синең газиз атаң исән», – дип колакны боруы телен ачкыч белән бикләткән шикелле иде... -
28 мая 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Седльце лагеренда татар, башкорт, чуваш егетләренең күплегенә ул беркадәр аптырап йөри иде. Димәк, аларны бер легион итеп тупларга җыеналар. Милли легион итеп оештырырга һәм үз ватаннарына каршы сугышка җибәрергә. Бу инде әсирлеккә төшү генә түгел. Бу инде аннан да хәтәррәк нәрсә. Бу инде илеңне, ата-анаңны сату дигән сүз! -
27 мая 2025 - 13:00
Бишенче бәбкә (хикәя)
Беркөн мескен Фәүзия, бианасының каһәрле теленә түзә алмыйча, сигез айлык авыры белән ата йортына кайтып китте. Башын бауга салырга әзер булган, тик туасы балалары хакына гына исән йөргән Фәүзия шулай корсаклы килеш ата бусагасына кайтып егылды... -
27 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Үзендә теге дошман солдатын юк итәрлек көч таба алмады Зәки. Якташы Василийның кулында бау күреп, аны үзенә ярдәмгә чакырды. Немецны шул бау белән юан бер имән кәүсәсенә бәйләп куйдылар да авызына чүпрәк тутырып калдырдылар. -
26 мая 2025 - 15:00
ИКЕ БӨРТЕК КАРЛЫГАН (хикәя)
Ә бервакыт Миләүшәне бер гаилә алып китте: алар – опекун, ә Миләүшә «кызлары» булды. Абдулланың йөрәге чәнчеп-чәнчеп алгалады ул көнне. Миләүшә китте, аннан хәбәр дә юк. Аны интернет челтәреннән дә эзләп караганы булды малайның, тапмады. -
26 мая 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Җәмәгать, хуш килдегез! Иң әүвәл сезне бирегә җыйнавыбызның сәбәбен әйтеп үтәргә тиешмендер. Дөньяда сугыш бара. Сугышның нинди тарафларда, ничек баруы тарихына тукталып тормыйча, үзебезне борчыган мәсьәлә хакында берничә сүз. Мине, җәмәгать, әсирләр мәсьәләсе борчый. Татар әсирләре. Аларның исәнлеге. -
25 мая 2025 - 13:00
Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы (хикәя)
Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды. Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? -
23 мая 2025 - 13:00
Чат (хикәя)
Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр... -
23 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Тимер юл станциясе белән элемтә урнаштырырга омтылып карадылар. Әмма анда да ыгы-зыгы, шау-шу, кан һәм күз яшьләре генә... Кая карама, анда җимереклек, үлем, яралылар...