Проза тег белән яңалыклар
-
23 июля 2024 - 09:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)
– Менә, ичмасам, Мөхәммәт абыйның балалары бәхетледер! Нинди мировой аталары бар бит аларның! – дидем мин, үзем дә сизмичә, бала- чага сыманрак итеп. Әллә кайда, эчтә, күңелем төпкелендә аларга кызыгу тойгысы да туган кебек булды. -
22 июля 2024 - 15:00
Мөнбәрле мөгаллим (повесть)
Залда авыр тынлык урнашты. Әкрен генә тирә-ягыма күз салам: бик күп башлар иелгән йә күзләр идәнгә төбәлгән... Психолог булмасам да, беләм: әсәр турында сөйләшүне дәвам итәргә кирәк монда. Башка ракурстанрак. Укытучы буларак, Мөхәммәт абыйның чыгышы монда язучыга ярдәм кулы сузуга охшап калачак. -
22 июля 2024 - 09:00
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
Дөресрәге – ике корт. Беренчесе – Гөлиянең утырып китүе. Кызлар шундый ялтыравык нәрсәләргә кызыга дип сөйлиләр иде, дөрес икән. Эх, күрсәтер идем мин сиңа үземнең соңгы модель «айфон»ымны! Матайга борылып та карамас идең аннары... -
21 июля 2024 - 09:00
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
– Мин... Мин... киләчәктән килеп эләктем бугай бирегә... Докторның карашында аптырау чаткылары күренде: – Ничек киләчәктән? – Бу авыл, бу дөнья... Берсе дә минем заманныкына охшамаган... Габбас абый, учлары белән иягенә таянып, җитди итеп, мине тыңларга әзерләнде: – Йә, йә... Шуннан?.. -
20 июля 2024 - 09:00
Киләчәктән килгән малай (повесть)
Битне йомшак җил иркәли, күздән яшь ага. Тротуардан баруы кызык түгел, юлга чыктым. Автомобильләрне узуы тагын да рәхәтрәк. Алар бөкедә утыра, ә мин – араларыннан выж да выж! Кинәт дөньяның асты-өскә килде! Ничек болай килеп чыкты соң? Ни өчен бу хәлләр нәкъ менә минем белән булды?.. -
19 июля 2024 - 13:00
СОҢЛАГАН ПИКНИК (хикәя)
Кинәт беркем дә көтмәгән телефон шалтыравы өйне яңгыратты. Барысы да ниндидер бер борчылу белән бер-берсенә караштылар. Барысы да ялларга корылган планнарының җимереләсен уйлап куйдылар. Кирәк бит, шундый вакытта шалтырап торуын күр әле син ул телефонның! -
19 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Менә шундый матур риваятьләр яши бу якларда. Булгандыр, монысы да булгандыр, ышанмый мөмкин түгел. Икенче елга – Мута ярында зур ташларны тигезләп, турыпочмак хәленә китереп эшкәртеп эшләнгән дивар бар. Һәрбер ташта гарәп графикасында чокып язган сүзләр... Бәлки, ул ташлар артында Казанлы бинең һәм аның сөйгәне Җәмиләнең соңгы очрашу урыныдыр? -
18 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тик... Тынычлык юк! Тынычлык булмагач, шатлык та, бәхет тә юк... Алдагы көннәргә ышаныч юк... Уфа белән Бөре юлын таптаганда ишеткән хәбәрләре бу утны дөрләтеп җибәрде. -
17 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ильяс Гәрәйдә булган үзгәрешләргә шатланып карап барды. Бергәуйнап үскән, инде егет булып киткән Гәрәй үзенең акыллылыгы белән, олыларча фикер йөртә белүе белән сокландыра. Шәкерт чагында кайтып-китеп йөргәндә күргән Гәрәй белән бүгенге Гәрәй арасындагы аерма җир белән күк арасына тиң, аның алдында үзаллы дөнья көтәрлек кеше булып, буйга җиткән, ир-егет чорына кереп баручы җитди авыл кешесе. -
16 июля 2024 - 13:00
КАРЫНДЫК ЛЫ ИДЕ ТӘРӘЗӘСЕ (хикәя)
Ләкин аңа рәхәтлектән изрәп озак утырырга туры килмәде, лобби-барга зәңгәр халат кигән җыештыручы хатын килеп керде. Юантык, киң чырайлы, җәлпәк борынлы, төртеп тишкәндәй кечкенә яшел күзле. Мондыйлар Казан урамнарында меңнәр! Ләкин бу хатын аңа бик тә таныш булып тоелды. Сул каш өстендә җөй бар түгелме соң? Ахырзаман алдыннан кемне искә алсаң да, каршыңа килеп чыга диләр иде, шулмы соң бу? – Обеденный перерыв! – диде хатын, идән чүпрәген чиләккә чумдырып. – Бер сәгатькә! Сәлим күзен чытырдатып йомды. Аңына килгәндә, аңа бер сылу кыз иелеп тора иде. -
16 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Мин бай кеше дип, башкаларга юл да бирми йөрү Ходай кушкан эш түгел. Тик яшьләр алай уйламый шул. Әнә, икмәк пешереп сатып, чак кына күтәрелә алган Василий нәрсә ди бит? Имеш, «Юлга чыксаң, йә атың, йә хатының матур булсын, шуларның берсенә халык егылырдай булып карап калырга тиеш». Бәлки шулайдыр, тик бу табынырлык сүзләр түгел инде. -
13 июля 2024 - 13:00
Сары сумкалы сукбай (хикәя)
Авыр яшәдек. Әти миңа өч яшь чагында ук безне ташлап киткән. Гомерем дә гел сагыштан тора... -
12 июля 2024 - 11:00
Ташлы туфрак (документаль бәян)
Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады... -
7 июля 2024 - 11:00
Чияләнгән төен (хикәя)
Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала... -
7 июля 2024 - 09:00
Кол
Исән... Икесе дә исән... Әти дә... Ул кайда булган? Ник әйтми китеп югалган?... Әни... Кәримнең эчендә, гүя, ике уй бәргәләшә иде: бер яктан, әнисенә иркәләнәсе, елый-елый кысып кочаклыйсы килә. Икенче яктан, ничә еллардан бирле күңелендә оешып каткан рәнҗү баш күтәрә...