Логотип Казан Утлары
Шигърият

Псалом

Син – дога. Син – төсләр догасы.

Син – дога.

Син – төсләр догасы.

Учларым – манма Җир!

Манма Күк!

Төрәмен җилләрнең бүзенә

Йөрәкне –

Ачылган яра күк.

Син – йола.

Гасырлар буена

Яшереп саклаган... ятлаган...

Тамасың тир булып – бәйгене

Калдырып җилдергән атлардан.

Син – ирек.

Бөркелеп, бөркелеп

Агасың үзәннәр өстеннән.

Уятып
Онытып өлгергән

Иң тәүге борынгы төшемнән.

...һәм анда –

Өрфия Тынлыкта –

Кемнәрдер көй көйли.

Ул көйдән

Син һәм мин яралган.

Һәм Җиргә

Беренче Ярату йөгергән.

Төс булып! Хис булып!

Без булып! Нурыннан –

Җиһанга саркылган –

Күзләрем камаша.

Шулкадәр...

Шулкадәр бизгәннәр

Яктыдан. 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигырь проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Азан- өйлә намазына... Басып торам тын гына. ...........Үзәкләрне өзә ала азандагы моң гына. .............. ... Сигез җәннәт моңы сыйган өч минутлык азанга. .............Адәм иҗат итмәслек моң туа икән аздан да... .............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)