Логотип Казан Утлары
Повесть

Гаилә кыйссасы (новелла)

...Радмир юлда икеләнеп кайтты: дөрес эшлиме ул? Кирәкме бу? Үткән эшкә салават түгелмени?! Ул инде хәзер үк белә: бу очрашудан күңеленә авырлык алачак. Хәтта... төзәлмәслек яра алачак... Кайчандыр ярата язып калган сылу, мөлаем хисапчы кыз белән бүгенге аферист Розалия-Роза арасында нинди уртаклык булсын?!

Бүген Радмир тормышында тарихи көн – аның җыйган акчасы
миллиард сумны узып китте. Әле генә үз кул астындагы банктан хәбәр
иттеләр. Әллә ни сөенеч китермәсә дә, Радмир көне буе шатлыклы
тойгылар белән яшәде. Гаиләсе булса, бу шатлыгын хатыны, балалары
белән бүлешер иде. Әтисе, әнисе күптән җир куенында инде. Ул
– аларның бердәнбер баласы. Дуслары бар барын. Ләкин Радмир
аларны үз күңеленә, тормышына якын китерми. Кайчандыр бер
якын дусты хатынын алып китте, икенчесе байлыгына, акчасына
кул сузып булашты... Шул тәҗрибәсе җитте аңа: хәзер беркемне дә
үзенә якын җибәрми.
Аннары... Акча белән эш иткән кешегә дуслар кирәк түгел. Ул
бит акчадан акча ясый. Бер бөлгәнрәк фирманы сатып ала да, аны
аякка бастырып, берничә тапкыр кыйммәткә сата... Шулай акчасын
арттыра. Инде менә миллиардер да булды. Бу аның төп максаты иде.
Моннан җиде ел элек, беренче төзелеш фирмасын көч-хәл белән
сатып җибәреп, беренче миллионны эшләгәч, үзенә сүз биргән иде.
Хәзер яшәү кыенрак булыр, үз-үзеңне дәртләндереп тору, үсендереп
яшәү өчен максат калмады. Хыял офыгы үзенең чиген, сызыгын юды,
югалтты... Бу бер көнлек шатлык тойгысы белән күпме генә яши алыр
икән ул? Иртәгә үк яңа максат кирәк булачак, ә ул юк, дөресрәге,
бар, әмма ул тагын акча белән, яңа миллиардлар белән бәйләнгән. Ә
Радмирның андый максат куясы килми, әйе, аны акча, байлык белән
бәйле булмаган максат, хыял җәлеп итә, ымсындыра…

Бар андый хыял, максат. Ул гаилә кору белән бәйле. Ләкин
күңелендәге төерне кая куясың?! Егерме ике яшендә үк аның хатыны
башкаларга ияреп китеп баргач, ул бу максаттан үзе баш тартты
лабаса. Очраклы ярлар булды, яратышып йөргәннәр, сөйгәннәр, хәтта
сөяркәләр булды. Ләкин Радмир аларның берсен дә үз күңеленә ала
алмады. Чөнки аларны ул үзе эзләп таба иде. Чын һәм хәләл ярны
язмыш бүләк итә. Шулай булганда гына сөйгән яр күңелеңә ябыша,
йөрәк тибешеңә әверелә. Радмир инде моны аңлый, шуңа да көтә
белә...
Диварлары пыяладан гына торган офисының өченче катында урамга
карап баскан Радмирның игътибарын ишек катындагы кыңгырау
тавышы җәлеп итте. Ул ярымачык ишек артыннан сәркатип кызның
күренүен көтте. Ләкин сәркатип кыз күренмәде дә күренмәде. Аның
каравы кабул итү бүлмәсендәге ыгы-зыгыны чамаларга була иде.
Менә бервакыт ярымачык ишектән сәркатип булып бер генә ай
эшләүче Гүзәлнең сабыйларныкыннан әллә ни аерылмый торган
нечкә тавышы ишетелде:
– Керергә ярамый, дидем бит инде, алдан килештереп кенә кабул
итә безнең Радмир Сафич... Зинһар, мине кыен хәлгә куймагыз...
Аның белән чит-ят хатын-кыз тавышы сатулаша иде:
– Бернинди кыен хәл дә юк монда. Ничек тә күрергә кирәк миңа
Радмирны... Мин аңа сөенеч белән килдем. Күргәч, шатлыгыннан
егылып китәчәк ул, билләһи! Ышанмасагыз, тикшереп-сынап
карагыз...
– Ярамый дигәч, ярамый. Берничек тә кертә алмыйм.
– Ә мин сорап та тормыйм, апаем... Мин монда чит кеше түгел!
Шулай дип тә бетерде, тавыш иясе кызу-кызу атлап, ишектән килеп
тә керде. Ул, яше күп булмаса да, шактый дөнья авырлыгы татып
өлгергән, әмма зифалыгын, күркәмлеген дә җуймаган яшь ханым
иде. Менә ул җил-җил атлап килеп керде дә, үрелеп, ишек артыннан
бер үсмер малайны тартып алды. Иң ахырдан сәркатип кыз күренде.
Еламый гына:
– Радмир Сафич... Мин кертмәскә теләгән идем... Әнә бит нишли...
Радмир үзен тыныч тотты. Аңа бу хәл бик кызык тоелды.
– Ярый, Гүзәл, калдыр безне. Кергәннәр икән – сөйләшербез... Ә
син тынычлан, борчылма, яме... Кирәк булсаң, чакырырмын...
Гүзәл бу хәлдән тизрәк котылырга теләгәндәй ашыгып чыгып
китте, Радмир, ишарәләп, көтелмәгән кунакларны бүлмә уртасында
торган өстәле янына чакырды.
– Исәнмесез. Әйдәгез танышыйк, сез кем буласыз?
Ләкин хатын исәнләшергә уйламады да. Янында борын тартып
басып торган малайны үз алдына этеп диярлек чыгарды да ияк кагып
куйды:

– Таныйсыңмы?
Радмир берни дә аңламады. Шул ук вакытта кызыксынуы көчәйде
генә. Каян танырга тиеш соң әле ул бу урам малаен? Гаилә малае
түгел икәнлеге әллә каян күренеп тора лабаса! Очраклы киемнәр,
чисталыгын-пөхтәлеген югалткан, аннан-моннан гына табып
киелгән күлмәк-чалбар, җитү чәч, шул чәч өстенә кунаклаган, бер
якка салынып төшкән иске кепка... Ә йөзе, күзләре... Очкын чәчеп
торган тере күзләр тузанга баткан йөзенә сихри бер мәгънә биреп
тора... «Нәкъ шул вакытта Радмир уйлап куйды: «Бу очрашу очраклы
булмаска тиеш. Ниндидер сер бар монда... Һәм ул сер иң элек
Радмирның үзе белән бәйле... Тизрәк ачыклыйсы иде!..»
Аның уйларын тагын шул сүз бүлде:
– Таныйсыңмы? Бу баланы таныйсыңмы?
Радмир карашларын хатынның йөзенә күчерде. Сорауның төбенә
төшеп уйланганчы, ул бу ханымның йөз-битен, кыяфәтен күздән
кичерергә тиеш иде. Бу йөзне кайдадыр күргәне бар кебек тоелды
аңа. Тоелды... бары тик тоелды гына. Каян, ничек күрсен инде ул
аны, бигрәк тә бу йолкыш малайны каян күрсен?! Күрмәгәч, каян
танысын?..
– Аңламадым. Зинһар, аңлатып сөйләшегез әле. Нишләп танырга
тиеш соң мин бу балакайны?
Хатын һич каушамады, аптырамады, аның сүзләре күптән әзерләп
куелган кебек яңгырады:
– Тиеш, чөнки ул синең малаең!
Радмир егылып китә язды, егылмас өчен, кул астындагы беренче
урындыкны алып, үзенә табан шудырды. Ләкин утырмады, урындык
артына таянып, һаман шул бер сүзне кабатлады:
– Аңламадым... Зинһар, аңлатыгыз!
Хатын үз-үзенә нык ышанып, эчке бер үҗәтлек белән сүзен дәвам
итте:
– Аңлатып-нитеп торасы юк, син белергә тиеш унике ел элек
булган хәлләрне!
Бу юлы Радмир урындыкка утырмыйча булдыра алмады. Шундый
ук урындыкны алып, хатын да аның каршына килеп утырды. Аннары,
кинәт калкынып, як-ягына карана-карана, бүлмә эчен өйрәнә
башлаган малай башындагы кепканы салдырып алды да аның кулына
тоттырды.
Бүлмәне бермәлгә үлем тынлыгы басты. Радмирның уйлары яшен
тизлегендә хәрәкәтләнә иде. «Бу хәлнең булуы мөмкин түгел! Бу
ниндидер хата! Булды аның кызлары, сөйгәннәре... Ләкин бала?.. Бала
бит ул, уенчык түгел!.. Ул ничек тә белгән булыр иде бу хакта... Юк,
бу ниндидер аңлашылмаучылык...» Радмир, хатынга таба иелебрәк,
кискен тавыш белән шулай диде дә:

– Бу ниндидер хата, недорозумение!.. Сез ялгышасыз! Унике ел
элек минем бернинди балам да булырга мөмкин түгел!..
Хатын аңа сүзен дәвам итәргә ирек бирмәде:
– Ай-яй-яй... «Балам булырга мөмкин түгел», имеш... Бала тапкан
кеше кебек сөйләшәсең син, ә? Баланы хатын-кыз таба, беләсең
килсә... Ә сез, нәсел ирләре, аларны ясыйсыз гына! Йоклыйсыз да
качасыз, ә хатын-кыз таба, үстерә, кеше итә... – Бераз тын торгач,
хатын тынычлангандай булды, ләкин сүзе бетмәгән икән әле: –
Хәтерләмисең инде, алайса?..
Бу сорау Радмирны тәмам җиргә төшерде. Ул инде уйлары белән
каршы килеп булашмый, бәлки, хәтер төпкелләреннән бу хатын, бу
малай белән бәйле булырга мөмкин хатирәләр эзли. Унике ел элек
булган вакыйгаларга төшеп җитү җиңелрәк булсын өчен, хатынны
җентекләбрәк күзәтә. Һәм гел шул бер уйга юлыга: «Ә бит... чынлап
та, таныш кебек бу ханым, аеруча күзләре, кашлары, чәчләре...
Иреннәре, ирен читендәге кечкенә миңе... Шулай да... нидер булды
микән әллә бу күркәм зат белән? Ә бит ул чынлап та яратырлык,
сөешерлек зат...»
– Сезнең исемегез ничек? – Күптән бирәсе калган икән бу сорауны.
Ничек инде – исемен дә белми торып үткәннәрдә казынырга?
– Розалия мин, Роза дип тә әйтәләр. Исеңә төштеме? – Хатын
инде тынычланган, шул тынычланганын белдерәсе килгәндәй,
малай ягына борылып, аның киемнәрен сыпырыштыра, чәчләрен
рәтли...
Радмирның Розалия дигән кыз белән йөргәне булмады, ә менә
Розалар булды, ахры. Хәтта икәү, бәлки, өчәүдер дә...
– Сезгә миннән нәрсә кирәк? – Бу сорауны Радмир үзе әйтмәде.
Каяндыр капыл гына зиһененә килеп төшкән, дөньяда сөйгәннәрен
ташлап, балаларын калдырып киткән һәр ир-ат күңелендә йөргән
«салкын акыл» әйтте бу сүзләрне. Радмир үз соравыннан үзе сискәнеп
китте. Бу сорау ике арада ниндидер сәер, хәтта гайрәтне чигерерлек
дәрәҗәдә гайре табигый алыш-биреш башлануны хәбәр итә иде.
Гаҗәп хәл: хатын бу сорауны бик җиңел кабул итте. Аның җавабы
Радмирны бөтенләй дә аптыратты, хәтта аның күңелен иләсләндереп
җибәрде.
– Акча. Бары тик акча гына. Без сиңа тимибез. Яшә, үз тормышың
белән яшә. Семьяң, хатының, балаларың белән... Тик безгә бераз
яшәрлек акча бир. Аннары син безне башка күрмәячәксең...
Авыр сөйләшүләргә, кыен хәлләргә күңелен көйли башлаган
Радмир, зиһенендә бәргәләнгән уйлардан башы әйләнеп, урындык
артына ныграк ябышты. «Көтелмәгән авыр хәлдән бик җиңел
котылып була дигән сүз бит бу! Ә акча бар... Бер миллион сум нәрсә
ул «яңа пешкән» миллиардерга?!.»

Радмир, бу хатын сүзен кире алмасын тагы дигән кебек сүз
озайтып, сорашып маташмады, кискен генә урыныннан кузгалып,
түр почмакта ялгызы моңаеп торган көмешсыман шкафка таба китте.
Аның берничә ишеген ачып, акча санап алды, аннары, сейф ишеген
дә ябып тормыйча, хатын каршына килде һәм өстәл читенә берничә
төргәк акча куйды.
– Җитәме?
Хатын, үрелебрәк акчаларга карап торды, нидер санады, исәпләде
һәм төргәкләрнең берсен генә кулына алды. Үзалдына сөйләнеп,
калган төргәкләрне өстәл уртасынарак этеп куйды:
– Акчаң күп икәнен күрәм, ләкин аны бу кадәр кадерсезләргә
кирәк түгел. Болай чәчеп йөрсәң, бөтенләй акчасыз калуың да
бар. Миллион – безнең акча түгел, безгә илле мең җитә. Анысы
өчен дә битәрли аласың... Ачуланма, зинһар. Шулай кирәк булды.
Бигайбә...
Хатын, урыныннан торып, күлмәк итәкләрен тарткалап куйды,
малаена кепкасын кидерде, аннары, Радмирга карап баш игәндәй
итте дә, малаен этә-төртә, кабаланып чыгып китте...
Радмир, аяк буыннары йомшап, урындыкка утырды. Өстәлдә өелеп
яткан акча төргәкләренә карап, катып калды...
Нәрсә булды бу? Кем булды? Кешеме, җенме, пәриме? Әллә бу бер
төш кенәме? Юк, өн бу, өн! Төштә булса, бу кадәр акчаны кочаклап,
капчыклап алып чыгып китәрләр иде... Нәрсә ди бит: «Безгә бу да
җитә», – ди... Илле мең сум акча ничек җитсен инде олы бөтен малай
үстерергә?!. Ә ни өчен әнисе генә үстерергә тиеш ул малайны, аның
әтисе дә катнашырга тиештер ләбаса бу эштә! Бар бит инде ул бала,
туган! Ике кеше бәхетенә туган! Үсә!..
Шулвакыт ишек ачылып китте дә, Гүзәл пәйда булды.
– Радмир Сафич, чәй кертергәме?
Секретарен күргәч, Радмир җиңел сулап куйды: чынлап та, өн бу, өн.
– Чәй? Юк, чәй кирәкми. Коньяк керт, яме...
– Коньяк? Радмир Сафич, бездә коньяк та, аракы да юк. Сез бит
эчмисез...
– Мин... эчмимме?
– Юк, эчмисез... Үзегез шулай дидегез.
– Шулай дидем шул. Алайса чәй кертегез, каты булсын, яме...
Чәй кергәнче, Радмир өстәлдәге акчаларны кабат сейфка
урнаштырды. Тәрәзә каршына килеп, уйланып торды. Телефонын
алып, каядыр шалтыратырга уйлады... Кире куйды. Гүзәл керткән
чәйне тәмләп карады. Янәшәдә торган урындыкка утырды... Һәм...
шундук сикереп торды. Аның җанын-бәгырен инде таныш, әмма һич
көтелмәгән уй көйдереп үтте: «Аның малае бар!»
Радмир, үзен-үзе белештермичә, кабул итү бүлмәсенә атылды.

– Гүзәл, акыллым, теге бәндәләр... тфү, ханым белән малай,
адресларын калдырмадылармы?
– Кемнәр, Радмир Сафич?
– Менә әле генә булган посетительләр...
– Юк, Радмир Сафич. Мин сорамадым да, алар ниндидер
аферистларга охшаганнар...
– Сорарга кирәк иде! Нинди аферист булсын алар?! Миллион сум
тәкъдим иткәндә копейка алып чыгып киткән аферистны беләсеңме
син? Мин белмим... Аферист түгел алар, Гүзәл, бу – точно! Тик...
кемнәр алар?
Гүзәл уйланып торды да икеләнеп кенә әйтеп куйды:
– Ул ханым телефоннан Мөслим белән сөйләште.
– Мөслим белән? Бу фактны теркәп куярга кирәк булыр. Ләкин бу
гына аз. Тагын нидер белергә, ачыкларга кирәк...
– Тагын... Аннары...
– Нәрсә – аннары?.. Йә, әйт тизрәк!..
– Ханым, сезне көткәндә, менә шушы китапны укып утырды.
Онытып калдырган. Ләкин анда бер язу да юк...
– Исеме ничек?
– Кемнең?
– Китапның, дим...
– Ә, «Иблис коткысы» дип атала...
– Беләм: юри калдырган ул аны. Җитмәсә, үзе усал да икән...
Бүлмәсенә кереп китәргә дип, ишекне ачкач, Радмир, кырт
борылып, секретарь кыздан сорап куйды:
– Менә син ул малайны якыннан күрдең, ул миңа аз гына булса
да охшаганмы?
Бу юлы секретарь уйланып та тормады:
– Охшашлык бар, Радмир Сафич. Ә нигә бу хакта сорыйсыз? Ул
сезнең малаегызмы әллә? – дип төпченә үк башлады.
– Юк, Гүзәл, башыңа да алма, болай гына сорыйм...
2
Үз офисында булган әлеге сәер очрашудан соң Радмирның йөрәге
урыныннан купты, күңеле иләсләнде, бөтен эшен, дөньясын онытып,
ул шушы очрашу хакында гына уйланып йөри башлады. Аны иң
борчыганы шул булды: малай хәтле малаен җитәкләп килгән хатыннан
ул илле мең сум акча биреп котылды... Әлегә төгәл генә белми: яңа
борчуыннан илле мең сум түләп ваз кичтеме, әллә Ходай ишарәсе
булып килгән газиз баласын илле мең сумга сатып җибәрдеме? Ләкин
бер нәрсә ачык: проблема бар һәм ул аны ничек тә хәл итәргә тиеш!
Юкса тормыш – тормыш, яшәү яшәү булмаячак.
Шул көннән соң Радмир кая гына барса да, ни генә эшләсә дә, Розалия-Роза дигән хатынны һәм аның улын карап, эзләп йөри
башлады. Кибеткә керсә дә, парклар аша үтсә дә, машинасын
парковкага куйганда һәм аны гаражыннан алып чыкканда да тирә-
ягына каранып, яңа танышларын эзләде. Машина йөртүче Азамат
берничә мәртәбә: «Юкны эзлибез, ахры, Радмир Сафич», – дип
караса да, үз ниятеннән баш тартмады. Берничә мәртәбә кыен
хәлдә дә калды: ул барып тоткан хатын, Розалиягә игезәкләр кебек
охшаса да, йә бик карт, йә бик яшь булып чыга... Әлбәттә, мондый
эзәрлекләүләр беркемгә дә ошамый. Берсе хәтта полиция чакырту
белән яный башлады.
Ә менә аның малаен күргән кебек булды ул. Үзәк парк янындагы
ресторанда эшлекле очрашу уздырып чыгып килә иде, «улы» булырга
тиешле малай аның каршына ук килеп чыкты. Аны танымый калып
булмый иде: малай шул ук киемнәрдән, шул ук кепкадан...
Ләкин малай да аны күрде, таныды һәм, бер якка тайпылып,
караңгы, тар тыкрыкка кереп чумды. Радмир урам башына йөгереп
барып җиткәндә, малайдан җилләр искән иде инде. Бу көннән
соң ул Үзәк парк тирәсенә бик еш килеп йөри башлады. Бик озак
күренмәде танышы. Бер айлап кына үткәндер, теге малайны ерактан
гына күреп калгандай булды. Тагын берничә тапкыр шәйләп алды.
Ара ерак, Радмир барып җиткәндә малай кинәт кенә юкка чыга да
куя... Радмирның башы җитте, ул якын-тирәдәге уку йортларын
өйрәнә башлады, ике мәктәп һәм бер интернат барлыгын ачыклады.
Интернатның бер өлешендә ятим балалар тора, алар якындагы
мәктәпләргә йөреп укыйлар. Җәйге каникуллар вакытында нинди
уку инде, шуңа күрә Радмир интернат тирәсендә бөтерелде. Аның
күңеле сизенә иде, бу малайның әлеге балалар йорты белән бәйләнгән
булуы бар. Малайның киемнәре дә детдом балалары кигән киемне
хәтерләтә...
Анысы шулай да булсын, ди, тик менә Розалия-Роза нишләп үз
малаен детдомга биргән соң? Радмир өчен бу олы сергә әверелде. Бу
серне ачар өчен таныш малайны ничек тә эзләп табарга, күрергә тиеш
иде ул. Ләкин әлегә интернатка кермәскә булды, иң элек малайның
үзен күреп сөйләшергә уйлады Радмир.
Паркта агачлар яфрак коя башлаган бер мәлдә, ниһаять, тапты,
күрде ул малайны. Гадәттәгечә, паркның урта бер җирендә урнашкан
эскәмиягә барып утырды. Якаларын күтәреп, йөз-битен изү эченә
качырды. Телефонында казына башлады. Күп тә үтмәде аллея
башында велосипедта килүче малай күренде. Радмир баштарак аңа
игътибар да итмәде. Нинди велосипед булсын инде детдом малаенда?!
Ләкин велосипедта чынлап та аның «улы» килә иде! (Димәк, ул –
әниле бала? Димәк, Розалия-Роза дөресен әйткән?) Менә ул инде
килеп тә җитте, эскәмия белән тигезләште. Шулвакыт Радмир җитез хәрәкәт ясап, велосипедның руленнән эләктереп алды. Малай каршы
якка авып төште, үзе, кискен борылып, Радмирга карады. Курку аны
шундук җирдән кабат күтәрелергә мәҗбүр итте һәм аллея сукмагына
атып бәрде. Бу юлы Радмир куып маташмады, чөнки ул белә иде:
малай үзенең затлы велосипеды артыннан барыбер киләчәк!
Ул арада Радмир велосипедны өйрәнә башлады. Чынлап та,
затлы иде ул. Тизлекләре дә җиде-сигез. Кул-аяк тормозлары да
гадәти түгел, караңгылыкка керү белән үзе кабына торган фонаре
генә ни тора! Бик кыйммәт булырга тиеш бу тәгәрмәчле ат. Радмир
велосипедның утыргычыннан сыйпап куйды. Аның өчен дә кадерле
бит ул. Хәләл акчасына алынган! Шулвакыт аның күзе утыргыч
читенә уеп язылган сүзгә төште. «Азат» дип тамгаланган иде трофей
велосипед. Димәк, малайның исеме Азат булып чыга...
Ун минут та үтмәгәндер, якындагы агачлар артыннан малайның
башы күренде, бераздан агачлыктан үзе дә аерылып чыкты. Менә ул
салмак адымнар белән килде дә эскәмиянең аргы башына кунаклады.
– Азат, әйдә, якынрак килеп утыр. Курыкма, ашамыйм мин...
Велосипедың да кирәк түгел. Ә сиңа шуны әйтәм: болай әйберләреңне
ташлап кача торган гадәтеңне бетер. Чын егетләр алай кыланмыйлар...
Малай бераз Радмирга табан шуышты, әмма янына ук килергә
батырлыгы җитмәде. Шулай да ул тынычланып өлгергән иде инде.
Хәтта сораша ук башлады:
– Каян белдең минем исемне?
– Әнә бит велосипедың «Мин Азатныкы!» дип кычкырып тора.
– Ә... Әйе шул, югалмасын дип сырлаган идем.
Радмир Розалия-Роза турында сорашырга җай чыкканын аңлап
алды.
– Югалтсаң, Розалия әниең кирәгеңне бирер иде, шулаймы?
– Минем әни түгел ул...
Радмирның үзәге өзелгән кебек булды, башына кызу менде. Ул,
йөрәге җәсәденнән атылып чыкканчы, тизрәк сорашып калырга
ашыкты.
– Ничек инде – әни түгел?.. Минем янга җитәкләшеп кергән идегез
бит... Әни белән малай булып...
– Абый, ачуланма инде безне... Шулай туры килде... Шулай кирәк
булды... Юкса... эш харап иде.
– Стоп! Тукта! – Радмир, учларын ачып, сул кулын алга сузды. –
Мин берни дә аңламыйм. Әйдә яңабаштан! Иң элек шуны әйт: кем
ул Розалия? Әнием түгел, дидең... Алайса кем соң ул?
– Белмим... Ике ел элек табыштык. Үзе килеп тапты. Шушы урында
утырганда килде дә: «Син детдом малаемы?» – дип сорады. Аннары:
«Акча кирәкме?» – диде. Мин: «Кирәк», – дидем. «Әйдә бергә акча
эшлибез», – диде. Мин риза булдым. Акча да бик кирәк иде. Өлкән малайларга ай саен акча биреп барырга кирәк. Шулай куелган анда
тәртип. Юкса бик каты кыйныйлар... Директорга әйтергә иде, дисең
инде. Ул малайлар җыелган акчадан директорга да өлеш чыгаралар,
шуңа күрә әләкләргә ярамый. Белеп алсалар, кыйнап үтерергә дә
мөмкиннәр...
– Ну ярый, анысын аңладым. Шуннан ничек акча эшләдегез инде?
– Ничек дип... Син ничек икәнен беләсең бит инде...
– Шулай да сөйлә, җентекләп сөйлә, бернәрсәне дә төшереп
калдырма!
– Ну... Берәр хәлле кешене, бизнесменны, торгашны эзләп табабыз
да сиңа кергән кебек керәбез. «Малаеңны таныйсыңмы?» – дибез.
Акча сорыйбыз. Әлегә бирми калганнары юк...
– Син аңлыйсыңмы, Азат, бу бит мошенничество! Афёра!
Бу бит статья! Аңлыйсыңмы? Юк? Аңламыйсың. Күреп торам:
аңламыйсың...
– Аңламыйм, аңларга да теләмим. Ә син беләсеңме – Розалия
апаның әнисе үлем чире белән ята? Ул чирне дәвалау өчен, Сәвия
әбине үтермәс өчен акча кирәк! Даруга, врачларга! Аның башка акча
алыр җире юк. Туганнары да юк. Ул бит башкалар кебек эшли дә
алмый, аңа гел әнисе янында булырга кирәк... Ә син... статья дисең...
– Ә нигә соң ул илле мең генә алды, бер алгач-алгач... күбрәк алсын,
әйтик, миллион сум алсын иде. Мин бит миллион сум да бирә идем.
Юк, куркудан бирмәдем мин ул акчаны... Минем куркыр урыным
юк: япа-ялгыз яшим. Мин бит ул акчаны сиңа дип бирдем. Мин бит
сине үз малаем дип белдем... Ә ул илле мең сум гына алды. Моны
ничек аңлатырсың?
– Әйбәт апа ул, абый...
– Нинди абый да абый инде! Радмир булам мин. «Радмир абый»
дип сөйләш. «Радмир әти» дисәң дә ярый. Ну... почти әти.
Юмор барып чыкмады. Азатның иреннәрендә елмаюның әсәре
дә юк иде. Менә аларның карашлары очрашты. Азатның күзләрендә
ихласлыкның, чисталыкның, самимилекнең үзе иде!
– Радмир абый, әйбәт кеше ул – Розалия апа. Артыгын алмый.
Кеше өлешенә керергә теләми. Үзе шулай ди. Әнисенә, врачларга
җитәрлек акча ала да, калганын кире куя... Беләсең инде...
– Әйе... Хәзер аңлашыла... Шул гына аңлашылмый: кайда яши соң
ул Розалия дигән ханым?
– Хәзер ул Мөслимдә – әнисе янында. Казанда чакта танышларында
кунып йөри. Шул танышларына мин дә велосипедымны куеп торам.
Юкса детдомда тартып алачаклар... – Малай, Радмир кул астындагы
велосипедка бераз карап торгач, сорап куйды. – Хәзер аны алып
китәсеңме инде? Синең акчага алынган бит ул. «Кирәкми, акча
бирмәгез, барысын да әниегезгә кайтарыгыз», – дигән идем дә, тыңламады, синең яннан кайтышлый ук кибеткә кереп алдык. –
Әйтергәме-юкмы дигән кебек, бераз уйланып торгач, Азат өстәп
куйды: – Беләсеңме кайтканда ул нәрсә диде? «Танымады», – диде...
Синең турыда әйтте ул, беләм...
– Юк, ялгыша ул, таныган кебек булдым мин аны. Искә генә төшерә
алмадым... – Радмир велосипедны Азатка табан этте: – Ә велосипед
– синеке, бер биргәнне кире ала торган гадәтем юк. Розалиягә
килгәндә... Мин аны гаепләмим... Шулай кирәк булгандыр, димен
дә, бу теманы ябам. Ничек тә аңа, аның әнисенә ярдәм итәргә иде,
бу хакта уйлыйсы бар әле...
Азатның йөзенә шундук нур йөгерде. Ул велосипедының үзенә
кайтуы өчен түгел, күбрәк Розалия апасы өчен шатланды, ахры.
– Радмир абый, син... сез әйбәт кеше. Рәхмәт сезгә...
Алар әле тиз генә аерылышып китә алмадылар. Радмир малайга
үз тарихын сөйләде, малай – үзенекен. Аны бала табу йортында ук
ташлап калдырганнарын, берничә гаиләдә булып, аларда сыеша
алмыйча, дөресрәге, «үз әнием килеп алачак», дип, детдомга үзе
качып кайтканын... – берсен дә калдырмыйча сөйләде. Моннан соң
да күрешеп торырга сүз куештылар. Беренче очрашуны Радмир үз
офисында билгеләде. Барысын да шул очрашуда хәл итәргә булдылар.

3
Радмирга уйларга – уй, яшәргә гамь булды.
Нәрсә дигән бит: «Танымады», имеш. Юк, белеп кергәнгә
охшамый. Очраклы гына кереп, күптәнге танышына юлыкты, ахры,
ул. Әнә бит, ничек батыраеп кергән иде, ничек, башын иеп, басынкы
кыяфәттә бик тиз чыгып китү ягын карады...
Розалия... Мөслим...
...Радмир Финанс институтын тәмамлады. Аннары ике ел финанс
министрлыгына караган бер оешмада эшләп алды. Укыган чорда
ук ул анда практика үтеп йөргән иде, шуңа күрә эшкә урнашу кыен
булмады. Бер үк көндә, аның белән янәшә, бер чибәркәйнең эшкә
урнашып йөрүен хәтерли ул. Исеме ничек иде әле? Азалиямы?.. Юк
ла, Розалия булырга тиеш, чөнки аңа күбрәк Роза дип эндәшәләр иде.
Эшкә урнашкач, Радмир кызга, яңа эшне «юар» өчен, якындагы
кафега кереп утырырга тәкъдим итте. Баштарак баш тартып булашса
да, Розалия ахырда риза булды.
Моңа кадәр эчемлекләргә кагылып та карамаган кыз, Радмир
«кайчан да булса бер башларга кирәк бит инде», дип бик кыстагач,
бер бокал шәраб эчте. Бераз иләсләнеп киткән кызның үзен генә
ерак бистәгә кайтарып җибәрмәде Радмир, якында гына урнашкан
бер бүлмәле фатирына алып керде. Керүгә үк, дәрте кузгалган егет
кызны иркәли-назлый башлады. Розалия баштарак каршы торып булашса да, Радмир: «Ирен читендәге миңеңне генә үбәм», – дигәч,
биреште, тәмам йомшап төште.
Иртән алар тыйнак кына аерылыштылар. Дөресрәге, ул уянганда
кыз киенеп беткән, чыгып китәргә җыенган иде инде. Әнә ул «Пока»
диде дә, ишекне йомшак кына ябып, чыгып китте... Шулай да Радмир
кызның күз төбендә яшь тамчылары җемелдәвен шәйләп калды...
Эшкә соңлабрак барды Радмир. Хәле хәл иде. Әмма ул иң элек
Розалия белән күрешергә, аңлашырга кирәклеген генә уйларлык иде.
Ләкин кыз эш урынында булмады. Икенче, өченче көнне дә күренмәде.
Шуннан соң Радмир ныклап сораша башлады. Бүлек башлыгы яңа
хезмәткәре Розалия Госман кызының, эшкә урнашканның икенче
көнендә үк, документларын кире алып, Мөслимгә кайтып китүен
әйтте.
Радмир үзен кая куярга белмичә шактый йөрде. Үзен гаеплегә
санап изаланды. Аннары кинәт кенә тынычланды. Бу тарих
онытылды. Дөресрәге Розалия тарихын шундыйрак башка тарихлар
басып китте...
Розалия... Мөслим...
Секретаре Гүзәл дә: «Мөслим белән сөйләште», – диде ләбаса.
Димәк, ул шунда туган, яшәгән, шунда эшләгәндер дә... Авыру әнисен
караган. Ничек тә акча табарга кирәк булган. Һәм менә ул Радмирга
килеп юлыккан. Язмыш галәмәте дими, нәрсә дисең инде моны?!
Радмир ничек тә Розалияне табарга, күрергә тиеш. Бу аның тормыш
логикасыннан килеп чыга. Унике ел элек булган бер көнлек, бер
төнлек очрашудан барыбер ниндидер җылы хис калган. Ул хис әле
дә бар, яши, Радмир аны тоя, сизә... Әллә шуңа беркемне дә якын
җибәрә алмады ул күңел түренә, язмыш сукмагына? Розалия кайтып
китмәгән булса, кем белә, алар, яратышып, яшәп тә киткән булырлар
иде, бәлки...
Юк, күрешүнең төп сәбәбе бу да түгел әле. Ханымның авыру
әнисенә ярдәм итәргә кирәк. Төп сәбәп, төп хикмәт әнә шунда! Гомер
буе бай халыктан акча каерып йөрмәс бит инде бу таныш та, таныш
түгел дә ханым... Шуңа да Радмир Мөслимгә кайтырга, Розалияне
күрергә тиеш.

4
Бүген Радмир үзенең юристлары, финанс хезмәткәрләре белән бик
авыр киңәшмә уздырды. Шулай арып-алҗап, ялгызы өстәл артында
башын тотып утырганда, секретарь кыз:
– Радмир Сафич, тагын теге аферист малай килгән, – дип кереп
әйткәч, Радмир рәхәтләнеп, башын артка ташлап көлеп җибәрде,
хәтта кәнәфиеннән егылып төшә язды.
– Керсен, ул хәзер аферист түгел инде…

Азат шул ук киемнәрдән иде. Күрешеп, арка кагышып алгач та
Радмир шул хакта сорады:
– Азат, син нигә һаман бер киемнән йөрисең? Акчаң юкмы? Нигә?
Азатның җавабы аны тәмам аптыратты.
– Мин яшәгән урында үзеңә берәр нәрсә алып кисәң, шундук
беләчәкләр: димәк, акчаң бар. Ә бу инде разборка дигән сүз.
Сугышасы килеп тормый әле. Детдом директоры да бар кешегә дә
бер киемнән йөрергә куша. Ә кием күп түгел – бер бушлат, костюм,
куртка, свитер, ике күлмәк... Аларның барысы да соры, кара төстә.
Минем әйбәт киемнәр бар, алар Розалия апаның танышларында
саклана...
– Ярый, анысы саклыкта торсын. Без бүген Мөслимгә китәбез,
шуңа күрә сиңа хәзер үк яңа киемнәр кирәк булачак. Азамат абыең
белән кибетләрдә йөреп кайтырсыз, аннары күз күрер...
Азат каршы килмәде, кирәк икән инде... мин – риза, дигән кебек,
тыныч кына утыра бирде. Мөслимгә кайту турында ишеткәч кенә,
кискен башын күтәреп, Радмирга сынап карап куйды. Ләкин бер сүз
эндәшмәде. Аның каравы Радмирның сүзе бетмәгән иде:
– Телефоның бармы?
– Бар. – Азат кесәсеннән шактый кыйммәтле телефон чыгарды.
– Безнең очрашу хакында Розалия апаңа шалтыратмадыңмы?
– Юк. Борчыйсым килмәде.
– Дөрес уйлыйсың. Әйдә шалтыратып-нитеп тормыйк, курыкмасын.
Ялт кына кайтып керәбез. Куркырга да өлгерми калсын...
Юлда да күп сөйләшмәделәр. Ләкин Радмир Азаттан: «Сөйлә әле
Розалия апаң хакында, ниндирәк кеше ул?» – дип сорамый булдыра
алмады. Азат бик уйчан иде, ачылып китеп сөйләшмәде. Әллә яңа
киемнәренә, бигрәк тә тар якалы затлы күлмәгенә күнегеп бетә алмый,
әллә, Радмир абыйсын ияртеп, кисәк кенә кайтып керәчәген, Розалия
апасын кыен хәлгә куячагын уйлап, бертуктаусыз йөзен чытып,
башын боргалый...
Азат үзе сүз башлаганда ярты юлга җитәләр иде инде.
– Розалия апа миңа апа гына түгел, әни кебек тә... Кайчакта «әни»
диясе килә, чынлап әйтәм. Мин аның әнием булуын бик телим. Хәтта
кайчандыр мине ташлап калдырган булса да, мин аңа ачуланмас
идем... Ләкин ул минем әни түгел шул...
– Сез ничек аралашасыз? Ничек очрашасыз?
– Төрлечә була. Ул бит күбрәк Мөслимдә яши. Әнисен карый.
Казанда чакта мине бик еш үзенә ала. Интернаттагы тәрбиячеләр
белән дә дуслашып бетте ул. Ике-өч айга бер мәртәбә байлар кесәсен
капшап чыгу уен кебек кенә хәзер. Акча да кирәк анысы... Аңа да,
миңа да...
– Розалия ханымның гаиләсе бармы?

– Юктыр. Бу хакта ул берни дә сөйләми... Әнисе бар, анысын
беләсең...
– Кайда эшли? Ул бит әйбәт экономист яки хисапчы булырга тиеш.
– Әнисе яткан больницада бухгалтер булып йөргәнен беләм.
Чынлап эшлиме, булышып кына йөриме – әйтә алмыйм...
– Димәк, шул хастаханәгә кайтабыз.
– Шунда...
...Радмир юлда икеләнеп кайтты: дөрес эшлиме ул? Кирәкме бу?
Үткән эшкә салават түгелмени?! Ул инде хәзер үк белә: бу очрашудан
күңеленә авырлык алачак. Хәтта... төзәлмәслек яра алачак...
Кайчандыр ярата язып калган сылу, мөлаем хисапчы кыз белән
бүгенге аферист Розалия-Роза арасында нинди уртаклык булсын?!
Бар, нишләп булмасын! Алар бит икесе дә бер үк кеше. Аларда шул
ук йөрәк, шул ук күңел. Бер үк язмыш, дип әйтәсе килми. Менә
язмышлары төрле булырга мөмкин...
Шулай да кайтып дөрес эшли ул. Юньле-рәтле башы да булмаган бу
тарихны ничек тә тәмамларга кирәк. Үзенең күңелен тынычландыру
өчен генә түгел. Иң элек Розалияне криминалдан йолып алу өчен.
Юк, хәтта аның өчен дә түгел. Авыру ананы дәвалап аякка бастыру
өчен кайта ул. Аңа тиешле ярдәм күрсәтү өчен...
Хастаханәдә Розалия дә, аның анасы да табылмады. Регистратурада
ниндидер адрес әйттеләр. Шунда киттеләр. Ләкин анда аларны беркем
дә көтми иде. Ишекне ачмадылар. Бераз ишек төбендә таптанып
торгач, Азат, нидер сизенеп, ишекне сак кына этеп карады. Ул ачылып
китте... Алар ишек артындагы караңгылык эченә кереп чумды. Иң түр
бүлмәдә бер шәүлә шәйләнде. Тыгыз тукыма-пәрдә белән томаланган
тәрәзәгә таба карап, шәленә төренеп, тораташ кебек утыручы Розалия
иде ул...
Азат аны шундук танып алды.
– Розалия апа, нишләп утырасыз? Ни булды?
Хатын дәшмәде. Шунда Радмир телгә килде:
– Розалия, исәнме?.. Бу мин – синең күптәнге танышың Радмир.
Менә сине күрергә кайттык... Нишләп ялгызың утырасың? Әниең
кайда?
Розалия кыймшанмады да. Белеп, көтеп алган кебек, исәнләшеп
тә тормыйча, җавап бирде:
– Әни үлде. Менә мин дә, ничек үләргә икән дип, уйланып утырам...
– Алай икән... Мине таныдыңмы?
– Таныдым. Сине Азат алып кайтты, шулаймы?
– Шулай. Ә нигә үләргә булдың?
– Кылган гамәлләрем өчен мин җәза алырга тиеш. Ә җәза бер
генә – үлем. Сине күргәч, үлмәскә булдым.
– Нигә алай?

– Мин хәзер ялгыз, әнине көне-төне карыйсы юк. Хәзер төрмәдә
дә утырып чыга алам... Ләкин... алдап алган акчаларны кайтарып
бирә алмыйм. Шуңа күрә төрмә кала... Мин әзер...
– Розалия, борчылма. Мин акча алырга да, сине төрмәгә утыртырга
да кайтмадым. Мин сиңа ярдәм итәргә кайттым. Сиңа һәм әниеңә...
Әниеңә инде ярдәм кирәк түгел. Бары дога гына кирәк. Ә сиңа кирәк...
Күреп торам – кирәк! Ничек ярдәм итим?
Хатын дәшмәде, һаман тәрәзәгә карап утыруында булды. Радмир
ярдәм итү чарасын уйлап табуына сөенеп, әйтеп куйды:
– Телисеңме, синең кемнәрдәндер алган акчаларыңны үзем түлим?
Мин бай, андый акчаларны гына түли алам...
Ниһаять, Розалия учлары белән йөзен каплап, елап җибәрде:
– Беләсеңме... иң авыры нәрсә?.. Кешедән... талап алган акчалар...
әниемә... ярдәм итә алмады... Алар... шакшы булып чыктылар...
Аллаһы Тәгалә аларны кабул итмәде, әнием язмышына якын
җибәрмәде... Иң аянычлысы шул, Радмир...
Радмир Розалиягә якын ук килде дә сул кулын аның иңбашына
куйды. Розалия сискәнгәндәй итте, әмма Радмирның кулын читкә
алып куймады. Бу әйбәт фал иде. Тагын бераздан ханым урыныннан
торды, күзләрен киң ачып, Радмирга текәлде, аннары карашларын
Азатка күчерде... Бераздан малай аның кочагында иде инде.
– Әйдәгез чәйләп алыйк, сез бит ерак юлдан килгәнсез... – Розалия
яшькә чыланган йөз-битен шәл чите белән сөртә-сөртә кухняга чыгып
китте. Радмир белән Азат, бермәл бер-берсенә карашып торганнан
соң, икесе берьюлы иңбашларын сикертеп куйдылар...
5
Тормыш авыр, хәтта кайвакыт котылгысыз дәрәҗәдә үкенечле
булса да, язмыш һәрвакыт мәрхәмәтле. Чөнки тормыш кешенең үз
карамагында, аны һәр адымда ымсындыргыч гөнаһ яисә шайтан
коткысы сагалап тора, ә язмыш Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Радмир
белә: бу юлы да язмыш аларга мәрхәмәтле булды, аларны упкын
читенә кадәр китереп җиткерсә дә, һәлакәттән, зур гөнаһтан саклап
калды. Ләкин ахыргача чистарыну, иманга кайту өчен бер сорауга
җавап аласы бар иде:
– Розалия, әйт әле, бу «акча табу шөгыле» каян барлыкка килде?
Кем өйрәтте сине бу шантаж галәмәтләренә?
Чәй ясап йөргән Розалия кинәт туктап-тынып калды. Радмир бу
сорауны ник бирдем инде дигән хәлгә төшә язды. Шулвакыт Розалия
ханым, берни булмагандай, тыныч кына сөйләп китте.
– Акча бик кирәк булса, әллә кемнәр буласың икән ул... Син бит
беләсең минем китап укырга яратканны... Әниемә беренче инсульт
булган чак иде. Чак-чак йөри. Аны аякка бастырырга бик күп акча кирәк булды, ә миңа эштән китәргә туры килде... Дус кызым белән
акча юклыктан зарланышып-елашып утырган бер кичтә юри генә:
«Бер китап герое, үз малаен ияртеп, «баланың әтисе – син» дип,
байлардан акча каерып йөри, мин шулай эшләр идем, балам гына
юк», – дип әйтеп куйдым... Шаяртып кына әйтелгән сүзне дус кызым
тиз эләктереп алды: «Бала беткәнмени, әнә алар – бер тиенгә зарыгып
яшәүче үсмерләр детдом тулы!» – диде. Шуннан Азатны таптым...
Парктагы эскәмиядә ялгызы утырырга яраткан бер малайны атна
буе күзәтеп йөрдем дә, тәвәккәлләдем... Шулай аналы-уллы булып
йөри башладык... Беренчесендә куып кына чыгардылар... Ышандыра
алмадык. Аннары остардык. Акча бик кирәк иде шул... Син беләсеңме,
Радмир, иң аптыратканы нәрсә булды? Белмисең. Иң гаҗәбе шул иде:
яшьлектә кылган гөнаһлары өчен без акча сораган бер генә татар
бае да кылган яманлыклары өчен гафу үтенмәде, «акча югалттым»
дип кайгырып калмады, киресенчә, аларның күбесе, үз гөнаһларын
каплар өчен, сөенә-сөенә, дөнья кадәр акча тәкъдим итте... Хәтта
ялына-ялвара бирүчеләр дә, алмасаң – дөмектерәм, диючеләр дә
булды... Шуннан соң кесә күпертеп, кәпрәеп йөрүче байларга карата
гайрәтем чигеп калды...
– Миңа карата да гайрәтең чиктеме? – Радмир, бераз үртәлеп, сорап
куйганын сизми дә калды.
Розалия кискен башын күтәреп, Радмирның күзләренә бакты.
Радмирның тәне буйлап салкын дулкын йөгереп үтте. Ханымның
карашларында чагылган дөньяның офыклары юк, аннан салкын җил
генә исеп тора иде...
– Ә син алардан ни белән артык? Син дә бары тик учлап-учлап
акча чыгарып бирдең, минем хәлем, баламның хәле хакында, яшәеш-
тормышыбыз, язмышыбыз турында сорашырлык күңел көче таба
алмадың...
– Шулайрак булды шул... Мин бит үз кыланмышларымны
акламыйм, кире какмыйм... Күктән төшкән кебек булдың бит... Шуңа
да сөйләшергә, аңлашырга кайттым... Мин бит сине онытмаганмын...
Син гел күңелдә булгансың... Тормыш гаме генә томалап торган...
– Радмир, син миңа ачуланма... Авыр сүзләр әйтә дип үртәлмә.
Синдә акча гаме булса да, үзеңне, күңелеңне саклап кала алгансың.
Юк, мин боларны сине күргәннән, күңел йомшарганнан әйтмим.
Мин моны Азатка карап әйтәм. Азат якын иткән икән, үз күргән
икән, димәк, син – әйбәт кеше, чын кеше. Чөнки мин беләм: Азат ул...
Хода бәндәсе, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән яши торган бала, аны
алдалап та, хәйләләп тә булмый... Шуңа күрә дә мин сиңа ышанам,
әйткән сүзләреңә, изге ниятләреңә ышанам...
– Рәхмәт, Розалия. Әйдә моннан соң аерылышмыйк...
– Юк, Радмир. Арабызда булган хәлләрдән соң без бергә була алмыйбыз. Синең гөнаһны да, минем гөнаһны да юып бетерергә бер
кеше гомере генә җитмәячәк...
Шунда Азат торып басты. Аның йөзендә, карашында йөз яшьлек
картлар йөзендә, алар карашында гына була торган чалымнар бар иде.
– Туктагыз әле, Радмир абый, Розалия апа. Нишләп сез мин юк кебек
сөйләшәсез? Ә бит мин бар, мин сезнең арагызда. Язмышыгызда.
Сездә минем дә хакым бар... Үзең әйттең бит, Розалия апа: Азатны
Алла йөртә, дидең... Менә мин сорыйм: бергә булыгыз, дим. Бүтән
аерылышмагыз, дим. Моны бит мин түгел, Алла сорый, шулаймы?
Минем тел белән сорый...
Бу көтелмәгән хәлдән Радмир белән Розалия бер-берсенә күтәрелеп
бактылар. Бермәл шулай көләргә дә, еларга да белми карашып торгач,
алар, сүз куешкандай, кинәт елмаеп-көлеп җибәрделәр... Аларга
кушылып Азат көлде. Бөтен өй эче көлде. Бөтен дөнья көлде. Чуалып
беткән язмыш баулары сүтелеп, йөрәк тамырларын әрнетеп торган
күңел төеннәре чишелеп китте... Өч җан, ниндидер илаһи ишарә-ым
белән бер-берсенә омтылдылар һәм бербөтен язмыш йомгагына,
йөрәк парәсенә әверелеп, яши башладылар…

6
Алар башкалага бергә кайттылар. Кайтканчы яшәү турында,
киләчәк турында сөйләштеләр. Күбрәк Радмир сөйләде. Чөнки бу
гыйбрәтле дә, шаукымлы да язмыш вакыйгаларының сәбәпчесе ул
иде. Һәм яңа тормышны да ул үз язмышына ияртеп алып китәргә
тиеш иде...
Ләкин күңелдә бер сорау чәбәләнеп калды: Азат аларга кем
була соң? Алдарак аның Радмирга охшашлыгы турында сүз булды,
Розалиянең нәкъ менә шушы малайны – Азатны эзләп табуы да, аны
малае кебек күрүе дә, иң мөһиме, Азатның үз тоемы, ягъни, әнием
шундый булсын иде, дип хыяллануы да укучы күңелен төрле уйларга
юлыктырыр, мөгаен. Ниндидер шаукым галәмәтеме – әсәрнең исемен
дә «Гаилә кыйссасы» дип куйганмын лабаса!..
Ихлас әйтәм: белмим. Юк, белмим мин бу өч кеше белән бәйле
бүтән серләрне. Әгәр укучы бик тели икән инде, кабат кайта алам бу
тарихка, барысын да ачыклый алам. Кичерегез, анысы инде башка
әсәр булачак.


Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ (1957) – шагыйрь, прозаик, тәнкыйтьче; Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе. А.Алиш, Ф.Хөсни, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
«Тозлы яңгыр», «Албастылар», «Оча торган кешеләр» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Давамын кетеп калабыз.