Логотип Казан Утлары
Повесть

Язмышымны үзем яздым (повестьның дәвамы)

Беләм: сиңа авырга туры киләчәк улым!.. Нишлим?! Бүтән чарам юк! Без бөтен авырлыкларны җиңәрбез, улым!.. Син әле бер дигән кызны очратырсың! Ул сиңа сөекле хатын, минем яраткан киленем булыр... Хәл итте! Бурыч: кичекмәстән альфонс ир-ат табу. Монда бик сак, бик уйлап эш йөртү кирәк. – Әни, кайтып җитәбез, – диде улы. Алда шәһәр йортлары күренде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Икенче бүлек

– Әни-и!..
Улының тавышы... Ул кадәр кычкырмаса соң! Күк капусы ачылган
диярсең!.. Әнә үзе дә! Киң, биек баскычлардан йөгереп төшеп килә.
Һай, очлы күз! Кай арада әнисен күреп алган! Үзе генә түгел, бер
кызны җитәкләгән. Баскычлардан йөгереп түгел, әйтерсең лә, очып
төшәләр.
– Улым!..
Буй зифалыгын әле бик җуярга өлгермәгән илле биш яшьләрдәге
ханым утырган эскәмиясеннән җитез генә торып яшьләргә каршы
атлады.
– Әни!.. Менә дипломым!.. Рәхим итеп, кулыңа ал!
– Котлыйм, улым! Ә син менә бу чәчәк бәйләмен ал!
– Рәхмәт, әни...
– Сиңа рәхмәт, улым!..
Каушады... Күз-керфекләре дымланды... Борын йомшады... Элек
үзен кулда тота белә иде. Ходаем, картаю галәмәте микән?! Ни әйтсәң
дә, илле биш яшь – картлыкның бусагасы. Түргә узасы килми... Нык
дулкынлансаң, сүз таба алмый йөдисең икән...
– Әни! Бу кызый Гөлназ була! Хәтерлисеңме, биш ел элек син
безне Казанга алып килгән идең. Менә шушы төштә баскычтан менеп
китүебезне карап калдың!..
– Хәерле көн, Илгизә Мөбарәковна, – диде кыз, өздереп.
Тавышын ишетүгә келт итеп исенә төште: әлбәттә, хәтерли!
– Исәнмесез, Гөлназ.
– Әни! – Улы кинәт үзгәрде: чәчен сыпырып галстук төенен кыса
төште, күзләрен көйрәтеп, сабакташына карады, тирән итеп сулыш
алды... Кыз җиңелчә генә баш каккач, бик тә дулкынланып, инде
менә ничә көннәр әнисенә әйтергә дип уенда йөрткән сүзләрне
тезеп салды:
– Яшьлегебезнең шушы матур көнендә сиңа, хөрмәтле һәм кадерле әнием (ничек матур сөйли аның улы!), бик тә куанычлы хәбәр
ирештерәсебез килә! Әни, мин каушыйм...
– Каушама, улым!
– Мин Гөлназга өйләнәм, әни! Синең хәер-фатихаңны сорыйбыз!
Вот!.. – Улы кулъяулыгын алып маңгай тирен сөртте.
– Без бер-беребезне яратабыз! – диде кыз һәм мәк чәчәгедәй кызарды.
– Улым...
Ничек җавап бирергә бу очракта?! Миннән хәер-фатиха, балалар,
дисенме? Ашыкмагыз. Башта эшкә урнашып, хезмәт юлыгызны
башлагыз, дип сабыр итәргә кушаргамы?.. Ничек югалып калмасын
ялгыз хатын... Авырлык килгәндә сынатмадың, башкаеңа ишелеп
төшкән бәхеткә ничек түзәрсең?!
– Балалар...
– Әти килде! – Кыз, йөзен кояш итеп, юл читенә килеп туктаган
зур кара «джип» янына ашыкты. Турсаеп, үпкә сүзләрен әйтте: – Әти,
нигә соңга калдың инде?!
– Кызым, гафу!.. Урамнарыгызда «бөке». Килеп җиткәч
тоткарландым. Торжественный частька соңга калдыммы? Зарар юк,
кызым, баш ярылып күз чыкмаган бит әле. Сине бәйрәмең белән
тәбрик итәм! Олы юлга чыктың, кызым. Магистраль трассага! Жми
на все педали! Мә, чәчәкләрне ал. Әниең гөбәдия пешерәм дип калды.
Тиз генә җыен да кайтып китәбез!
Ир-атның тавышы таныш кебек тоелды... Сискәнде... Ялгышырга
теләде. Өметләнде. Өмет уты капылт сүнде... «Джип»тан, сөйләнә-
сөйләнә, чәчәк бәйләме тотып, Гайсин Рафил Габбасович чыгып
килә иде...
Ю-у-у-к!.. Күзләре бу кешене танырга теләмәде. Акылы карышты:
мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Ике йөз илле мең кеше яши
торган шәһәрдә ничек бер-берсен табышсыннар алар?!
– Илгизә Мөбарәковна!.. Сез?! – Кемдер аңа эндәште. Үзе томан
эчендә... Ир-ат тавышы...
– Әни, нәрсә булды сиңа?.. – Улының тавышы. Таныды. Мең-
миллион тавышлар арасыннан да таныр иде. Егылмаска кирәк...
Үзеңне кулга ал, җебегән хатын!..
– Хәзер үтә, улым... Каушап калдым, бәрәч икән!.. Улың «өйләнәм»
дип килеп әйтсен әле!..
– Исәнмесез, Илгизә Мөбарәковна!..
– Хәерле көн, Рафил Габбасович...
– Бәйрәм белән сезне...
– Сезне дә... шулай ук...
– Сез бер-берегезне беләсезмени? – дип сорады кыз, күзләрен
төймәләндереп.
– Без күптәнге танышлар, кызым, – дип, җавап бирде әтисе.

– Эш буенча очрашырга туры килгәләде, – дип, ачыклык кертте
Илгизә Мөбарәковна...
– Менә сөенеч өстенә сөенеч! – Кыз кулларын чәбәкләп баскан
урынында сикергәләп алды (дипломлы яшь белгечкә болай кылану
килешә микән? Ярый соң! Бәйрәм бит!).
– Сөенеч, кызым... – дип, авыз эченнән ботка пешерде әтисе.
– Әти! Ильяс миңа бүген тәкъдим ясады! Вот! – дип, үзен җирдән
аерып, күкнең җиденче катына чөйгән яңалыгын әйтте кызы.
– Нинди тәкъдим? Үзем сине бер дигән эшкә урнаштырам, кызым!
Бер дә борчылма!
– Юк ла инде! Ничек аңламыйсың, әти?! Ильяс минем кулымны
сорады!
– Ничек «кулымны сорады»? Ә... Аңладым!.. Аны гади генә
әйтеп булмыймы, кызым? Борынгы заман кызлары сыман
сөйләшәсең!
– Гади генә әйтсәң, серлелеге югала бит аның, әти!
– Сезгә серле кирәк!.. «Тәкъдим ясады...», «кулымны сорады...»
Җиңел генә... Ә мин әйтәм: яучы җибәрсеннәр, дим! Без әниең белән
бик яхшылап уйлашырбыз... Үстер кыз баланы!.. Акча түгеп укыт!..
Аннан чит кулларга бир дә җибәр, имеш!
– Әти-и, – дип сузды кызы.
– Мин сүземне әйттем! Утыр, өйгә кайтабыз! – диде әтисе.
– Минем деканатка кереп чыгасым бар, әти.
– Шушы урында көтәм. Озак йөрмә!
Яшьләр киткәч, шактый вакыт сүзсез тордылар. Әйтәсе сүзләр
шулкадәр күп... һәм юк та иде... Барысы да ачыкланды бит.
Язмышның чираттагы сынавы... Биш минут элек аннан бәхетле
кеше юк иде.
Тынлык озаккарак сузылгангамы, ир-атның соравы көтмәгәндә
һәм тупас яңгырады:
– Минем малаймы?
– Ул минем улым!
Рафил Габбасович, тынычланырга тырышып булса кирәк, арлы-
бирле йөреп килде.
– Ярый... Гафу... Соравымны икенче төрле бирәм: бу егет безнең
улыбызмы?
– Мин соравыңа җавап бирдем инде. Ул – минем улым.
– Әтисе кем? Әтисе бардыр бит ул егетнең?!
– Күңелем төенен чишәсем килми. Гафу ит.
– Әйтергә теләмисең... – Ир-ат бөрешеп, кечерәеп калгандай
тоелды. Ышанычлы каты тавышы да йомшый төште: – Миндә эчке
сиземләү көчле. Интуиция... Әнә шул интуиция тынгы бирми баядан
бирле... Сукыр түгелмен, күрәм: минем кыз синең малайдан без ума бит! Язмыш... Якасыннан алып селтәп салып булмый... Синең малай
минем дә малай булып чыкса, аларга өйләнешергә ярамый!.. Син шул
турыда уйлыйсыңмы?!
– Уйлыйм, – диде хатын.
– Хәзер нишлибез инде? – Ир-атның югалып калуы ачык сизелде.
– Мин үз проблемаларымны үзем хәл итәргә күнеккән.
– Ә син усаллангансың, – диде ир-ат.
– Тормыш кыйнап өйрәтте. Елак бер кыз идем.
– Әйтмәдең дә... Авыр чакларың булгандыр...
– Без мохтаҗлыкта яшәмәдек.
– Мин матди якны гына күз алдында тотмыйм...
– Әйдәгез, башка бу турыда сөйләшмибез, Рафил Габбасович!
Шулай дөресрәк булыр... Сүзләр җан җылысы белән өртелә
дә күңел тула: башыңны кемнеңдер иңенә куеп елыйсы килә
башлый...
– Ихтиярың... – диде ир-ат сүрән тавыш белән.

***
– Әни, кума!
«Лада Веста» яңгыр пәрдәсен ертып, М-7 трассасыннан алга
очты. Улын ишетте дә, ишетмәде дә... Чәчелеп киткән уйларын җыя
алмый интегә иде Илгизә Мөбарәковна... Тизлек фикерен бер ноктага
тупларга ярдәм итә кебек иде.
– Әни, дим!.. Асфальт юеш...
– Әйе, әйе... – Юл читенә чыгып туктады. – Рульгә син утыр, улым.
Арткы утыргычка күчеп утыргач та тынычлана алмады. Теге сорау
җанын сулкылдатып елатты, йөрәк бәгырьләренә үтеп керде, акылын
биләп алды: ул хәзер нишләргә тиеш?!.
Улына дөресен сөйли дә бирә! Хәл итте! Шул ук минутта
курыкты: улы ничек кабул итәр?! Наилнең әти-әнисе Мөкатдәс
абзый белән Гөлчәһрә апаның (урыннары оҗмахта булсын) килеп
йөрүләренә каршы килмәде. Дөресрәге, каршы килә алмады. Картлар
бик чакыргач, авылга да кайттылар. И, улының «әтисе» турында
сораштырулары! Ул сөйләде... Фантазиясен эшкә җигеп, укыган
китапларында, караган фильмнарындагы күңеленә якын алган
геройларның бөтен уңай сыйфатларын авариядә вакытсыз гомере
өзелгән егет өстенә өеп сөйләде... Җитмәгәнен хыялында тудырды:
аның әтисеме?! Синең әтиең дөньяда бер, улым!
Улы шуларның бөтенесе ялган икәнен беләчәк! Әнисенең гаиләле
ир-ат белән очрашып йөрүен үз авызыннан ишетәчәк!..
Ул улын югалтачак бит! Югалтачак! Һәрхәлдә, әнисенә мөнәсәбәте
кискен үзгәрәчәк!.. Ә ул алай булуын теләми! Нишләргә соң?! Уйла!..
Уйла! Юл озын... Вакыт кысан!..

– Әни, хәер-фатихаңны бирмәдең, – диде улы үпкәләргә җыенган
бәләкәй малай сыман. – Каршы түгелдерсең бит?
– Башта эшкә урнашыгыз. Әйбәт кенә эшләп китегез. Өйләнү –
качмас! – диде әнисе.
– О-о, кырыс кеше син, әни. Мин сине куанычыңнан эреп китәрсең
дип уйлаган идем, – диде улы, елмаеп.
– Ул көннәр дә җитәр, улым...
Әйе, ул көннәр килер. Бүгенгесен уйларга кирәк. Ул бу четерекле
хәлдән чыгу юлын табарга тиеш!
Гөләндәм!.. Хәтер ярларыннан офиста җыештыручы булып
эшләүче хатын калыкты...
Ул көнне эше тыгыз булды. Мең төрле мәшәкатеннән арынып
башын күтәрсә, офиста инде беркем калмаган; Гөләндәм генә
җырлый-җырлый идән юа иде. Җырлап идән юган җиреннән елады
да җибәрде бичара.
Эндәшми үтеп китә алмады: хатынны тынычландырырга теләп,
бер-ике җылы сүз әйтте, «Мин ярдәм итә алмыйммы?» дип сорады.
Баласы чирләгән икән. Дарулар – кыйммәт, акча ягы – кысан,
еламас җиреңнән еларсың... Күп тә түгел, аз да түгел: кесәсендә
нәфсеңне бик сузмый гына кибетне бер әйләнеп чыгарлык акчасы
бар иде – җыештыручы хатынга бирде дә китте.
И, рәхмәт укулары Гөләндәмнең! Аеруча баласы терелгәч...
Әйтерсең лә, нәкъ менә ул аның улын үлем авызыннан йолып
калган. Ахырда җыештыручының болай кылануы ачуын да китерә
башлады.
Ә беркөнне... Көлсәң көл, еласаң ела!
Ишекне сак кына шакып, кабинетка кергәндә үк Гөләндәмнең
кыяфәте үтә дә серле иде...
– Илгизә Мөбарәковна-а... – дип сузды ул һәм күзләрен тасрайтып
аңа карап тора башлады.
– Тыңлыйм.
– Ничек башлап китәргә белмим, – диде хатын, борынын
мышкылдатып.
– Барыгыз. Фикерегезне туплап керегез.
– Болай гына ярыймы?
– Ничек «болай гына»?
– Фикеремне тупламыйча гына әйтергә?
– Соң әйтегез!
– Менә! – Хатын кесәсеннән уч төбенә сыярлык кына конверт
алып өстәлгә куйды.
– Нәрсә бу?
– Бөти.
– Нинди бөти?

– Сөйдергеч бөти.
– Ну, знаете ли! Да что вы себе позволяете?! Зачем мне нужна
ваша бөти?! Уберите немедленно! И сами убирайтесь! – Әллә нишләп
русчага күчте. Үзе дә сизми калды.
– Үзегез урындагы кеше... Үзегез ялгыз... Патшабикәләрне бер
якка этеп куярлык хатын югыйсә. Алсаң, бөтен ир-ат халкы аяк
астыңда аунап ятарлар иде дә бит!.. Муеныңа тагып йөрсәң, дим...
Өстәл тартмасында тотсаң да ярый. Мәрфуга абыстай үзе язып биргән
бөти!..
– Покиньте кабинет!
Чыгарга ишекне ачкач, Гөләндәмнең күңел буасы ерылды да
китте:
– Үтереп, бер яхшылык эшлисе килә бит үзеңә, Илгизә
Мөбарәковна!
Тукта! Уйлыйк... Бөтинең сөйдергече булгач, биздергече дә юк
микән? Гөләндәм белән сөйләшер. Астыртын гына, аны-моны
сиздермичә генә серен алыр... Кызны улыннан биздерергә кирәк!
Бары тик шулай гына проблеманы хәл итеп булачак!
Сөйдергеч бөти... Биздергеч бөти... Сихер дөньясы... Аңлаешсыз,
куркыныч дөнья... Кеше аңына сихер белән үтеп керү җинаятькә тиң.
Юк, ул бу юлдан китмәячәк!
– Әни, кем белән сөйләшеп утырасың син анда? – Улы, елмаеп,
әнисенә карап алды.
– Җеннәрем белән сөйләшеп утырам, улым.
– Куркытма, әни! Нинди җеннәр?
– Ялгызым калганда, үзем белән сөйләшәм мин, улым. Шулай
гадәтләнгәнмен.
– Хәзер ялгыз булмассың, әни. Укуымны тәмамладым. Һәрвакыт
яныңда булырмын.
– Рәхмәт, улым. Бигрәкләр дә кайгыртучан бала булып үстең.
– Күпергә җитәбез, – диде улы.
Кама күренде. Мәгърур елга. Суы Иделнекеннән күбрәк, «Кама
Иделгә коя» дип сөйлиләр. Нигә киресенчә түгел?
Күперне чыктылар. Болытлар ертыгыннан кояш күренде. Нурлары
җир өстенә төште. Берсе М-7 трассасыннан җилдергән «Лада
Веста» җиңел машинасында тирән уйга чумып утырган ханымның
баш миенә үтеп керде. Любовь Владимировна!.. План бүлегендә
өлкән экономист. Ахирәт дуслар дип әйтеп булмаса да, ике ялгыз
ханымның борчаклары бик пешә. Шул җүләр хатын яше иллегә җитеп
килгәндә үлеп-бетеп гашыйк булды. Кемгә диген?! Үзеннән күпкә
яшь ир-атка. Якын дуска санап, ресторанга чакырдылар (Любовь
Владимировнаның җанкай-җанашын күрсәтәсе килгәндер).
Чыннан да, хатын-кызның башын-күзен әйләндерерлек ир-ат икән.

Ирләрчә чибәр йөз. Коеп куйган буй-сын. Итагатьле. Игътибарлы.
Төче. Кирәгеннән артык итагатьле. Кирәгеннән артык игътибарлы.
Кирәгеннән артык төче... Андый идеаль ирләр булмый.
Икенче көнне Любовь Владимировнаның күзләренә карап, кырыс
хакыйкатьне әйтте:
– Ул кеше син уйлаган ир-ат түгел!
Любовь Владимировнаның зәңгәр күзләре нәфрәт белән тулды:
– Син минем бәхетемнән көнләшәсең!
– А ты дура!
Шул югары нотада аерылыштылар. Дуслык җепләре шартлап
өзелде. Ишекләр шапылдап ябылды.
Ишек алты айдан соң ачылды. Бусагада күз яшенә манчылган
Любовь Владимировна пәйда булды. Кабинет елау-сыктау, иңрәү,
аһ-зар – бер җөмлә белән әйткәндә, хатын-кызның тирән хәсрәтен
ачып салган төрледән-төрле авазлар белән тулды...
Сәгатькә якын дәвам иткән тамашадан соң, иң каты бәгырьлеләрнең
дә күңелләрен җебетеп җибәрерлек кырыс хакыйкать ачыкланды:
теге ир-ат «киләчәктә зур табыш китерәчәк бизнес башлаган идем,
ни кызганыч, чак кына финансларым җитенкерәми» дип зарланган.
Любовь Владимировна (үз куллары белән!) кредит алган. Ике
тапкыр: ике миллион һәм өч миллион... Шуннан соң ир-ат сәер
рәвештә югалган. Көтә-көтә көтек булгач, бәлагә тарыган хатын
полициягә барган. Полициядә әйбәтләп төшендереп биргәннәр:
мондый төр җинаятьләрне ачу бик кыен икән (кыен булмый ни,
биш миллионыңны үз кулларың белән чыгарып тоттыргач!). Теге
ир-ат альфонс булып чыккан. Тормышыбызда очрап торсалар да,
андыйларны җинаять җаваплылыгына тарту шулай ук җиңелдән
түгел икән...
Любовь Владимировна елады да елады... Әллә суга салган акчасын,
әллә җимерелгән мәхәббәтен жәлләп елый иде ул... Бәхетсез хатын-
кызны ничек юатасың?.. «За компанию» үзе дә күз-керфекләрен
чылатып алды.
Ярый! Башың сау булсын, Любовь Владимировна! Бурычлы
кешенең гомере озын була аның! Кредитыңны кайчан да булса бер
түләп бетерерсең!..
Альфонс ир-ат... Менә игътибарны кемгә юнәлтергә кирәк! Любовь
Владимировна кебек үткен-чая хатынны төп башына утыртканны,
дөньяның ачысын-төчесен татымаган бер кызның башын әйләндерү
кулыгыздан килмәсме?! Башың әйләнгән икән, үзең гаепле, кызый!
Бу сихер белән кешенең баш миенә үтеп керү түгел. Сөйдергеч-
биздергеч бөтиләргә ышанып та җитми ул. Күңеле дә ятмый. Монысы
– тормышчан! Тормышыбызда очрап тора. Ничек кенә әле!
Беләм: сиңа авырга туры киләчәк улым!.. Нишлим?! Бүтән чарам юк! Без бөтен авырлыкларны җиңәрбез, улым!.. Син әле бер дигән
кызны очратырсың! Ул сиңа сөекле хатын, минем яраткан киленем
булыр...
Хәл итте! Бурыч: кичекмәстән альфонс ир-ат табу. Монда бик сак,
бик уйлап эш йөртү кирәк.
– Әни, кайтып җитәбез, – диде улы.
Алда шәһәр йортлары күренде.

(Дәвамы 06, 2026 ел санында)

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев