Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

ӘБИЕМНЕ СИН ҮТЕРДЕҢ (детектив хикәя)

– Минемчә, бу – нигезсез гаепләү. Сезне тыңлап, бары тик бер сорау туа: «Ә сез кайда идегез?» Нинди сәер сәбәпләр сезгә еллар буе хәтта шалтыратып алырга булса да комачаулады? Нигә әбинең авыр йөрәк чире белән авырганын белә торып, барлык туганнары аны ялгыз калдырды?

– Минем әбине син үтердең! Син генә һәм мин моны болай гына
калдырмам! Әзерлән! Безнең киләсе очрашуыбыз судта булачак. Үтерүче
син икәнен мин исбатлармын. Сиңа бу вазгыятьтән котылырга бер
мөмкинлек тә калдырмам! Исеңдә тот! – Данис дөрләп торган бар ачуын
чыгарды да, ишекне шап итеп ябып, мине фатирда ялгыз калдырды.
Ничек шулай килеп чыкты? Ышанычым, яктылыкка, дөньяга зур
өметләр – барысы да бер мизгелдә челпәрәмә килде? Юк! Мин аны ялгыш
та үтермәдем! Бары ярдәм итәргә генә теләгән идем... Ышаныгыз, зинһар,
ышаныгыз миңа. Ут кебек кайнар тоелган күз яшьләрем бер-бер артлы салкын идәнгә тамып төштеләр. Шулай итеп, тормышымның караңгы
көннәре башланды.
16 август.
– Һәй! Гөлмәрьям әбекәй, өйдәме син? Кап-кайнар тәмле кабартма алып
кергән идем, академиядән кайтканда, даруханәгә дә кагылып чыктым, –
Кәримәнең йөзендә, укудан соң арганлыкка карамастан, шулай ук якты,
сөйкемле елмаю балкый иде. Ә аның каршына, үзенчә ашыгып, 70 яшьлек
карчык йөгереп чыга.
– И-и, балакаем, Аллаһның рәхмәтләре яусын инде. Ярый әле, син бар!
Оныкларым, эшләрендә, укуларында югалып, бөтенләй мине онытты.
Утыр, чәй кайнады, хәзер аш та салып бирәм. – Кәримә, тиз арада кухняга
узып, чәй әзерли башлады. – Мин берәр көн ялгызым үлеп китсәм, син күз-
колак сал инде, мине ирем янына җирләгез, тәнем өемдә череп ятмасын!
– Син нәрсә сөйлисең! Бөтенләй акылың киттеме? Борчылма, сиңа әле
яшәргә дә яшәргә, мин дә сине берүзеңне калдырмам, оныкларың да килеп
китәрләр. Алар белән үзем сөйләшермен! – Әбекәй шундый тәвәккәллеккә
бары тик елмаеп алды да кызның каршына аш куйды. Шулай алар,
бергәләшеп гөрләшә-гөрләшә, тәмләп мәтрүшкәле чәй эчтеләр.
Гөлмәрьям әби белән мондый мөлаем аралашулар, бергәләп чәй эчүләр
шактый еш кабатлана иде. Кәримә, аның хәлен белешеп, кирәк вакытта кан
басымын үлчәп, укол кадап, төрле медицина ярдәме күрсәтеп чыга иде.
Зирәк Кәримәнең канына гаделлек, кешелеклелек, тормышны файдалы
итеп, бар мөмкинлекләрен кулланып яшәү кечкенәдән ана сөте белән
сеңгән. Шуңа күрә сайланган һөнәре дә башкаларга булышу, ярдәмләшеп
яшәүгә бәйле иде. Хәзерге көндә ул Казан дәүләт медицина академиясенең
3 курс студенткасы. Күрше әбинең еш авырып интеккәнен күреп, Кәримә:
«Гел ярдәм итеп торырмын», – дип үзенә вәгъдә бирде. Әмма Гөлмәрьям
әби үлем һәм яшәү турында шундый ашыгыч һәм дуамал сүзләр әйткәндә,
ул иртәгә булачак вакыйгаларны күз алдына да китерә алмаган иде…
17 август киче, 20:24. Казанның Дәрвишләр бистәсендә Абдуллина
Гөлмәрьям Әмирхан кызының мәете табылган. Үлем сәбәбе – агулану.
Ничек болай килеп чыкты соң әле?.. Меңләгән уй... Уйлар төрле, алар,
күңел түрендәге иң караңгы, яшерелгән урыннардан чыгып, гүя үткен
пычак белән аның йөрәген телгәләде. Кәримә шикләнә – дөрес юлдамы ул,
нишләргә? Кемнән ярдәм эзләргә? Кемнән киңәш сорарга? Әти-әнидәнме?
Юк, аларны борчыйсы килми... Ничек Кәримә аларның күзләренә карар,
үзенең гаепсезлеген җиткерер, ничек аңлатыр? Билгеле, әти-әни – аңа
һәрчак зур терәк. Алар киләчәктә Кәримәнең яхшы һөнәр остасы булуына
өметләнә, чөнки аның уңышлары әти-әнисе өчен – зур горурлык. Һәм бу
вакыйгада аларны борчымау, бар сынауларны үзең узу – кызның аларга
карата иң зур рәхмәте.
19 август көнне полициядә Кәримәдән әби белән соңгы күрешкән кеше
буларак сорау алдылар. Чын үтерү булганлыгы раслангач, эшнең судка
җибәрелүе ачыкланды.
Кәримә үзенең, бер гаебе булмаса да, кыен хәлгә калуын аңлый иде.
Бу четерекле мәсьәләне ничек хәл итәргә, кемнән ярдәм сорарга? Адвокат
сайларгамы? Аңа күпме акча кирәк... Студент кешенең кайдан акчасы булсын? Эшләмәгәч, кемнән сорап торасың? Сиңа кем бирсен? Уйлый
торгач, Кәримә элекке танышы Камилне исенә төшерде. Камил – юридик
факультетның магистратурасында алдынгы студентларның берсе. Үзенең
чибәрлеге һәм чыгышы, бай гаиләдән булуы белән масаеп, «мин-мин» дип
йөрүче кеше. Башка сөйләшер һәм киңәшләшер кешесе булмагач, Кәримә
Камилгә шалтыратырга булды.
Әмма беренче, икенче шалтыратудан соң беркемнең дә трубканы алырга
җыенмавы аңлашылды. Ләкин өченче мәртәбә уңышны сынаганда шундый
кирәкле һәм көтелгән тавыш ишетелде:
– Син нәрсә, миңа көне-төне шалтыратып ятасың ул? Үзең арымадыңмы
соң, ә?! – Тавыш хуҗасы, билгеле, Кәримәнең шатлыгын бүлешми иде.
– Сәлам-сәлам! Комачауласам, гафу үтенәм, мин авыр хәлгә калдым.
Сиңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәм. Ярдәмеңә өметләнгән идем.
– Кызык өчен генә хәлләремне сорашасың килмиме соң башта, ә?!
Ярый, сөйлә, кайларда буталып беттең инде тагын, аннан соң, бәлки, уйлап
карармын – булышыргамы сиңа, юкмы. Шатлан, минем вакыт бик кыйммәт,
игътибарым буш тормый. Син миңа теге юлы ярдәм иткәнгә генә трубканы
алдым. – Кәримә бары тик шул сүзләрне генә көткән иде. Хәер, Камил
үзен гаять тәкәббер тотса да, әллә ничек дорфа сөйләшсә дә, яхшылыкны
онытмый, һәрчак хәтерли һәм бурычлы булып калырга яратмый иде. Ул –
Кәримәнең соңгы мөмкинлеге, һәм аны югалтырга ярамый! Шуңа Кәримә,
озак сузмыйча, шалтырату сәбәбен – үзе белән булган хәлләрне сөйләп
киткәч, алар шул ук көнне сәгать 12дә полиция бүлеге янында күрешергә
булдылар.
Трубканы куйгач, Кәримә Камил белән очрашуга тиз-тиз җыена
башлады. Шул ук вакытта уйлары аны беренче очрашуга алып китте. Бу
хәл медицина академиясенең яңа ел дискәтүгендә булды. Ул көнне Камил
гаҗәеп матур киенеп килгән иде… Кәримә кызлар белән биеп, көлешеп
йөргәндә, кемнеңдер кычкыруы ишетелде. Бер егетнең, аллергия реакциясе
башланып, сулый алмыйча тыны кысыла иде. Кәримә, ашыгып, аңа беренче
медицина ярдәме күрсәтте, ә соңыннан Камил, үзен коткаруына рәхмәт
белдереп, аңа телефон номерын калдырган иде. Аларның танышуы шулай
булды.
– Мин «вообще-то» бу эштә үтерүче кем икәнен белү кызык булганга
гына булышырга ризалаштым! Син үзеңнең ахмак башыңда әллә ниләр
уйлап чыгарырга ашыкма! – Ул күзләрен кысып, шаяртып, маңгаена
берничә тапкыр шакылдатып күрсәтте. Алар тиз адымнар белән моргка,
әбинең мәетен саклаган урынга киттеләр.
– Тьфү сине, Камил! Мыскыл итәсең инде мине! Уйлап кара әле, минем
монда болай да химиядән барлык формулалар, препарат исемнәре, латин
теле… Бу кечкенә башка барысы да ничек сыеп бетсен инде? – Юри генә,
үпкәләгән булып, үзенең башын сыйпап куйды кыз.
Камил Кәримәдән әби белән булган соңгы очрашуны җентекләп
сорашты:
– Сәер, башка вакытта булган халәтен хәтерләмәдеңме? Берәр сәерлек
сизмәдеңме? – Кат-кат шундый сораулар бирде. Кәримә дә, уйлана торгач,
исенә төшерде:

– Чәй эчкәндә, әби үзенең хәлсезлегенә һәм бик каты йокы килүенә
зарланды. – Кәримә ул вакытта әбине бәлки арыган гына дип уйлады. Хәер,
хәзер инде ул тулысынча аңлый – дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, һәр
вакыйганың үз тамыры, сәбәбе бар. Камил белән бу вакыйганы аңа яңадан,
төрле яктан карап, тирәнтен өйрәнергә кирәклегенә төшенде.
Ләкин морг янына килеп җиткәч кенә, Кәримәне кертмәүләре Камилнең
исенә төште. Ул, үзенең эше күп булуына карамастан, Кәримәнең бу
четерекле эшендә тикшерүне үз өстенә алырга, аңа ярдәм итәргә сүз бирде.
Кәримәне: «Нәрсә дә булса исеңә төшсә, миңа шунда ук шалтырат» – дип
озатып куйды да моргка кереп китте.
Кәримәгә Камил белән очрашып сөйләшү бик үтемле һәм файдалы булды.
Аның киңәшләрен тыңлап, Кәримә соңгы вакытта булган вакыйгаларны
кат-кат исенә төшерде. Камилнең: «Моргтагы токсикологик лабораториядә
үлем сәбәбенең анализ нәтиҗәләрен төгәл белергә иде», – дигән сүзен озак
вакыт уйлап йөрде. Кызның хәтеренә беренче курста укыганда, бер бүлмәдә
яшәгән Валентина килде. Хәзер Валя академиянең соңгы курсында укый,
ул, диплом алды практикасын шушы моргта үтеп, бу лабораториядә эшкә
калырга тиеш иде. Кәримә ашыга-ашыга Валентина номерын эзләде һәм,
аңа шалтыратып, ике көннән күрешергә вәгъдәләште. Бу мөһим үтенечне
телефон аша сөйләшергә ярамый иде.
Кәримәгә Валентина белән очрашу көнен көтү бик озак булып
тоелды, билгесезлек бик авыр иде. Алдан билгеләнгән 22 август көнне
Валентинаның эш сәгате бетүен Кәримә түземсезлек белән көтеп алды, һәр
минут аңа сәгать кебек тоелды. Алар, вәгъдәләшкәнчә, Валя белән метро
станциясе янында очраштылар:
– Нинди җилләр ташлады сине минем янга?
– Әй, язмыш, әллә кайларга илтә... – Кәримә үтенечен аңлатты. Валя бу
эшнең аның өчен катлаулы һәм җаваплы икәнен һәм артык мәгълүматны
таратырга хакы юклыгын әйтте. – Бары тик синең өчен генә бу адымга
барам, мөмкинлек булгач та, мин сиңа үзем шалтыратырмын.
Валентинадан хәбәр көтеп, тагын өч көн үтте.
25 август. Камилдән дә башка яңалык юк. Бу көннәрдә кызның
кулынннан телефоны төшмәде, ул аны бер минутка да калдырмады.
Ниһаять, Валя белән Кәримә кичкырын үзләренең яраткан яр буе
кафесында очрашырга булды. Бу очрашу турында Кәримә Камилгә
хәбәр итте һәм аның да килүен үтенде, анда аларга кирәкле бик мөһим
мәгълүмат булуын җиткерде.
– Валя, без Камил белән кафеда. Тәрәзә янында утырабыз. – Кәримә
тиз генә Телеграмда аудиоязма яздырып алды да өс-киемен сала башлады.
Камил белән юк-бар сөйләшеп, Валя килгәнче узган җиде минут бер мизгел
кебек тоелды.
Җиңел адымнар белән ашыга-ашыга Валя килеп керде, Камилне күргәч,
бераз каушап алды. Кәримә тиз генә эшне Камил алып баруын аңлатты,
Валентина сумкасыннан конверт чыгарып өстәлгә куйды да шулай ук тиз-
тиз атлап чыгып та китте. Камил конвертны җайлап кына ачты... Җентекләп
укып чыкканнан соң: «Монда ачыклык кертәсе эшләр күп икән әле», – дип,
кәгазьне Кәримәгә сузды…

Камил белән Кәримәгә Валя алып килгән нәтиҗәләр бик күп яңа
мәгълүмат, уйланыр өчен азык бирде. Һәрберсенең башында йөз төрле сорау
әйләнә, ә кирәкмәгән фикерләр һәм уйлар бу эшне бары тик катлауландыра
иде. Әмма иң куркынычы – Кәримә дә үз-үзендә шикләнә башлады. Әбинең
ул халәтендә аның гаебе булмавын каян төгәл белсен ул? Үз-үзенә дә
ышанмагач, кем соң аның артыннан барып, аның намусын яклый алыр?
Бәлки, әби ул алып кайткан препаратларның дозаларын бутап, ялгыш
эчкәндер?
– Кәримә, Кәримә! Җир Кәримәне чакыра, приём, болытларда очып
йөрергә җиткән инде, Кәримә! Әлбәттә, бу хәбәрләр синең өчен бик авыр,
мин аңлыйм. Әмма безне алда бик күп эш көтә! – Уйларына батып, Кәримә
тирә-юньне дә ишетми башлаган. Камилнең борчулы тавышы аны яңадан
җиргә төшерде.
– Әйе, син дөрес сүзләр сөйлисең, хәзер моның өчен борчылып йөрергә
ярамый...
Борчылу... Борчылу, әйе! Һәм шул ук мизгелдә әбинең сурәте аның
исенә төште:
– Камил! Камил! Рәхмәт сиңа! Моның турында ничек онытканымны
аңлап бетермим, ха-ха-ха... Әби соңгы күрешүдә кичтән аңа оныгы кергәнен
сөйләгән иде. – Камил кызның хис-кичерешләре шундый тиз үзгәрүенә
шаккатса да, аның серле елмаюын күреп, эчтән генә шатланды.
– Еллар буе күренмәгән Данис, бер булмаганда, кичкырын кереп,
хәлләрен сорашып, әбигә тәмле чәйләр эчерткән. Мин үзем дә башта бу
сүзләргә озак ышанмый утырдым, әбинең хәлен белергә дә күптән килгәне
юк иде аның.
– Хм... Сәер, ул анда ничек килеп чыккан соң әле? Тикшерергә
кирәк. Моның өчен безгә ничектер әбинең квартирасына керергә
кирәк бит.
– Миндә әбинең квартира ачкычы бар, мин аны кемгә тапшырырга да
белмәдем. – Камил шуңа баш бармагын күтәреп, «шәп бу!» дип күрсәтте.
Бу күрешүне Кәримә аеруча борчылып көтте. Алар Камил белән
Гөлмәрьям әбинең квартирасында дәлил эзләделәр. Кулларда резин
перчатка, ярдәмгә – кесә фонаре. Әбинең һәрчак тәртиптә яткан әйберләре
үз урынында түгел, теләсә ничек аунап ята иде. Камил шулчак, кухняга
кереп, чүп чиләген актара башлады, Кәримә фонарь белән аңа яктыртып
торды. Бераздан Камил бер чәй чынаягын һәм фенобарбитал даруының
язулы кәгазен табып: «Мин аларны иртәдән үк лабораториягә илтәм», –
дип, пакетка җайлап кына салып куйды.
– Сәер, бу даруны мин әбидә күргәнем юк иде. Фенобарбитал рецепт
буенча гына сатыла. Әби, йокысызлыкка зарланып, аны эчсә, мин аны,
әлбәттә, белер идем.
– Чәй чынаягы да исән һәм яңа булып күренә, болар барысы да юкка
гына түгел.
– Хәер, мәсьәләне чишәр өчен дөрес юлга чыктык, ахырын да тиздән
күрербез.
28 август көнне иртән Кәримәгә судка чакыру кәгазен тапшырдылар.
Судка ике атна вакыт бар.

Камил, чынлап та, иртән бар эшләрен калдырып, беренче эш итеп
лабораториягә барып кайтты. Тагын бер атнадан җавап та килде.
Ниһаять, авырлык белән яхшы нәтиҗәне көткән көн килеп җитте.
Иртәнге сигезгә Кәримә, повесткасын тотып, судка китте. Камил белән
алар, ишек төбендә очрашып, суд залына керделәр. Анда Гөлмәрьям әбинең
оныгы Данистан башка кеше юк иде. Гаепләүчеләр һәм гаепләнүчеләр
бөтенесе бер үк залда, төрле җирдә утыра иделәр. Борчылып үткән көннәр,
йокысыз төннәр, Кәримәнең суд залында утыруы ниндидер томан арасында,
билгесезлектә кебек тоелды. Нәрсә сөйләгәннәрен ул гүя ишетмәде, нәрсә
уйларга да белмәде, әбинең мондый үлемендә үзе гаеплеме-юкмы икәнен
уйлап, аның башы әйләнгән иде инде.
Сүзне Даниска бирделәр.
– Хөрмәтле хакимнәр! Мин төп гаеп Кәримәдә дип уйлыйм. Моны
исбатларга җитәрлек дәлилләр бар. – Данис үз чыгышын шундый
кискен сүзләр белән башлады. – Беренчедән, әбине гел карап, килеп
торырга шәхси сәбәпләрем буенча мөмкинлегем юк иде. Шулай итеп,
хәйләкәр Кәримә, әбинең ялгызлыгын, ярдәмгә мохтаҗ булганлыгын
үзенең максатларында кулланып, аның ышанычына, күңеленә үтеп,
үзенең васыятенә кертергә мәҗбүр итте! Һәм, чынлып та, игътибар
белән карагыз! Әбиемнең васыятенә Кәримә дә кертелгән. Моны ничек
аңларга? Кәримәнең әбине үтерер өчен бик күп мөмкинлекләре бар иде:
дарулар, ризык сатып алып, аны гел карап торды. Шуңа мин сезгә бу эштә
дөреслекне табуыгызны үтенәм. – Кәримә, Данисның гаепләп сөйләнгән
ялган сүзләреннән телсез калып, шаккатып утыра бирде. Кызның, сикереп
торып, дөреслекне әйтәсе килде. Камил исә үзенең ачуын да, Кәримәне
дә вакытында тыеп кала алды.
– Кызганычка каршы, Гөлмәрьям әби хроник йөрәк авыруы белән чирле
иде. Мин үзем дә фармацевтика бүлегендә укып, бу чирне аеруча күп һәм
төгәл өйрәндем. Врач кушуы буенча, әби йөрәк даруы дигоксин эчә иде.
Дигоксин составында йөрәк гликозидлары бар. Озак кулланганда, алар
организмда җыелып, агулану мөмкинлеге бирә. Ул даруханәдә дә сейфта
гына саклана. Һәм безнең төп дәлилләр бу мәгълүмат белән бәйле. Сүзне
үземнең шәхси адвокатым Камилгә бирәм, – диде кыз үз чыгышында.
– Минемчә, бу – нигезсез гаепләү. Сезне тыңлап, бары тик бер сорау
туа: «Ә сез кайда идегез?» Нинди сәер сәбәпләр сезгә еллар буе хәтта
шалтыратып алырга булса да комачаулады? Нигә әбинең авыр йөрәк чире
белән авырганын белә торып, барлык туганнары аны ялгыз калдырды? Нигә
сез бу бурычларны Кәримәгә генә өйдегез? Үземнең тикшерү вакытында
мин бәһасез дәлилләр таптым һәм Кәримәнең гаепсез икәнлеген исбатлый
алам. Беренчедән, Кәримәнең әбине үтерергә бернинди дә сәбәбе юк.
Кәримә үзенең васыятькә кертелүен беренче ишетте. Икенчедән, чүплек
арасында чәй чынаягы табылды, анда көчле йокы даруы фенобарбитал
калдыгы булуын лаборатор экспертиза раслады. «Ул агу түгел бит, йокы
даруы гына», – дип әйтерсез. Ничек соң ул шундый көчле тәэсир иткән,
үлемгә китергән? Моның аңлатмасы бар. Бу очракта дигоксин составы
фенобарбитал белән үзара реакциягә кереп, шундый агулы матдә килеп
чыккан, нәтиҗәсе – әбинең үлеме. Без дәлилләрне сезгә тәкъдим итәбез…

– Ярый, Хәсәнов Камил. Абдуллин Данис, хәзер сезгә сорау бирәбез.
Видеокамера язмалары буенча 16 август көнне, җиденче яртыда сез
Абдуллина Гөлмәрьям Әмирхан кызының фатирына ярты сәгатькә кереп
чыккансыз, сез моның турында нәрсә әйтә аласыз? – Бу сораудан соң,
Данисның куллары дер-дер калтырый башлады, йөзенең төсе китте.
Камилнең әлеге сөйләменнән соң бу вакыйгада кем гаепле, чын үтерүче
кем булуын әкренләп төшенә башлады. Ул бит, чынлыкта, үзе гаепле була
алуын күзалламады да.
– Әйе, дөрес, әби үзен начар хис итәм дип, миңа шалтыратып, үзенә
чакырды.. – Тиз-тиз яңа сәбәпләр уйлап чыгарып, йөзендәге дулкынлануын
сиздермичә генә, ялган сөйләвен дәвам итте ул.
– Бик яхшы, ярар, алайса, шуны аңлатып китүегезне сорыйбыз: сез әби
янына 18:30 сәгатьтә кереп, 19:05тә чыккансыз. Шуннан соң, Абдуллина
Гөлмәрьям янына Зөфәрова Кәримә килүен күргәч, сез өскә менә торган
баскыч янына качкансыз һәм анда, аның китүен көтеп, 40 минут торгансыз.
Шуннан соң, бары тик ул киткәч кенә, сез әби янына яңадан 15 минутка
кереп чыккансыз. Бик сәер, үзегезгә дә шулай тоелмыймы? Бәлки качып
торыр өчен сезнең тагын ниндидер шәхси сәбәпләрегез булгандыр? Нинди
максатка ирешергә теләдегез?
– Кереп чыксам соң?! Ни булсын? Мин бары тик онытылган орденнар
артыннан кереп чыктым! – Данис, үзенең ялганында батып, берни
уйламый иде. Ә Кәримә, шул вакытта кулын күтәреп, үз сүзен өстәргә
теләде:
– Әбинең әтисеннән калган, бик кадерләп саклаган сугыш орденнарымы?
Ул бит аларга беркайчан да тияргә дә рөхсәт бирми иде... – Хөкемдар бу
сүзләргә дә игътибар итте.
– Ә нәрсәгә монда гаҗәпләнергә? Мин бит аның оныгы, җыештыру һәм
пешерү өчен генә кирәк күрше ахмак кыз түгел бит! Ха-ха!
– Абдуллин Данис, үзегезне тота белегез! Хәзер суд фикерләшү һәм
хөкем чыгару өчен чыгып тора.
Кәримәнең гомерендә иң авыр минутлар да узды һәм хәзер тынычлап
сулыш алырга була иде. Камил, аның җилкәсенә кулын куеп, йомшак кына
кочаклады.
– Борчылма, без икебез дә үзебезне яхшы яктан күрсәттек. Иң
куркынычы артта калды. Киттек, бәлки син кофе белән сыйларга рөхсәт
итәрсең? – Кәримә моңа көлеп алды да, чыгып киткәндә ишекне шап итеп
ябып, Данисны суд залында ялгыз калдырды.
Данис үзенең гамәлләре үлемгә китерә алуын алдан белеп тә, ләкин
моңа җитәрлек әһәмият бирмәгәнгә, барысын да шулай калдырган өчен,
шулай ук мөлкәт урлаганга 3 ел мәҗбүри эшләргә һәм 4 елга төрмәгә
хөкем ителде.
– Зөфәрова Кәримә, сезнең монда килүегезне сорыйм. – Эш беткәннән
соң хөкемдар Кәримәне үзе янына чакырды. – Монда Данис алып килгән
васыятьтә шулай ук сезгә адресланган хат бар. – Ул, кызга хат тапшырып,
суд залыннан чыгып китте.
– Әллә хатны ачып та карамыйсыңмы? Әйдә, минем үземә дә кызык! –
дигәч, Кәримә васыятьне Камилгә тапшырды, ә үзе, ипләп кенә конверттагы хатны алды. Бер мизгелгә аның йөрәк тибеше туктап калган кебек булды –
гаҗәпләнүе шулкадәр зур иде...
«Исәнме, балакаем, күршекәем Кәримә.
Син минем бу хатны укыйсың… Димәк, мин инде бу дөньядан
бакыйлыкка күчкәнмен.
Сиңа үземнең соңгы сүзләремне, теләкләремне җиткерәсем килә.
Шундый инде ул йөрәк чире, һәм мин үлеп китәргә гел әзер идем. Юк,
минем үләсем килми иде, ләкин тормыш елата да, түземлеккә дә өйрәтә.
Беркем дә гел яныңда тормас шул, тормыш шундый – кем килә дә кем китә.
Ләкин иң мөһимен онытма: син берүзең түгел, кешеләр бит дөнья (әмма шул
кешеләрме алар?!) Тикшермичә калма. Әгәр югалсаң, тукта һәм тирә-юнеңә
яңадан кара. Белгәнеңчә, минем кызым юк. Ике улым бар, оныкларым да
малайлар. Һәм мин, Кәримә, сиңа карап торганда «минем кызым, балакаем,
назкаем» дигән җылы уйлар күңелемдә туа иде. Син миңа карата hәрчак
мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле булдың, ярдәмеңнән ташламадың,
мине «бала урынына» карадың. Академияне уңышлы тәмамлап, чын
яхшы белгеч булырсың дип өметләнәм. Синең белән аралашкан барлык
кешегә бәхет елмайгандыр… Барлык теләкләрең тормышка ашсын, сиңа
бары бәхет-шатлык, куанычлар гына теләп калам. Тагын сиңа васыятем
итеп үземнең алтын алкаларымны һәм башка зәркән бизәнү әйберләрен
калдырам.
Киләчәктә дә синең бәхет-шатлык, куанычлар белән бәрәкәтле тормышта
яшәвеңне теләп, Гөлмәрьям әбиең».
– Рәхмәт, әбием, мин синең сүзләреңне йөрәк түрендә саклармын,
хәтеремнән беркайчан да чыгармам. Син икенче дөньяда да бәхет таптың дип
ышанып калам. Сау бул, әбекәем, мин алга атлыйм, бәхетле киләчәккә… – Һәм
ул яңагы буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртте дә ышанычлы адым белән
бары тик алга гына барырга вәгъдә бирде.

К А М И Л Ә  М Ә Х М Ү Т О В А

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев