Язмышымны үзем яздым (повестьның дәвамы)
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Улы нидер әйткәннән соң (машина тавышы: ишетмәде) тегеләр бермәл аптырап, Ильяска карап тордылар да кыска гына сүз алышудан соң китеп бардылар. Берничек тә моны аңлый алмады. Юл буе уйлап кайтты.
* * *
Иртәләрен көзге алдында бөтерелеп вакыты уза. Кайсы гына
күлмәген кисә дә, йөкле икәне сизелә кебек... Тиздән, бик тиздән
бернинди кием дә яшереп кала алмаячак. Башланыр инде... Чыш-
пышлар... Начар яшерелгән мыскыллы күз карашлары... Хәлгә
кергән булып сораштырулар... Дустан дошман күп. Имеш-мимешләр
китәчәк: «Рафил Габбасович белән күргәннәр икән үзен... И
малайкачкаем! Менә ышан ир-атка, име?! Хатыны белә микән соң?
Рафил Габбасовичның хатыны дим...»
Бер селтәнүдә юкка чыгарырга кирәк бу гайбәтләрне. Туганчы ук
башын кисәргә! Тик ничек? Уйла!
«Безнең туебыз булырга тиеш иде. Көнен дә билгеләгән идек...
Ул – хәрби очучы (бәлки, полярник дияргәдер?). Фаҗига... Хәрби
бурычын үтәгәндә... Юк, сез ул кешене белмисез... Ашыга төштек
шул...»
Тапталган тема. Ышанулары икеле. Димәк, ышандырырга
кирәк!..
Телевизорны ачар хәл юк: сугыш, үтереш, юл һәлакәте... Бүген
дә шул хәл: Чистай юлының Имәнкол авылы янында бер ир-атны
таптатканнар. «Ашыгыч ярдәм» тиз килеп җиткән җитүен, тик гомерен саклап кала алмаганнар... Йөрәге «дерт» итеп куйды. Телевизорның
тавышын көчәйтә төште: ир-атның «Муравей» мотоциклында печән
алып кайтуы булган.
Кем син? Ничә яшь сиңа, таныш түгел ир-ат?.. Гомеркәйләрең
бигрәк фаҗигале өзелгән ләбаса! Каберең кайда? Имәнкол авылы
зиратындадыр... «Муравей»га печән төяп, ерак юлга чыкмыйлар.
Йөрәк дигәнең һаман тынычлана белмәде... Аңлаешсыз, сәер
халәт... Күңел сиземләве бар, диләр... Әллә хак микән?..
Эштән соң Имәнкол авылына юл тотты. Юлда бер апаны утыртты.
Апаның теле телгә йокмый булып чыкты. Юл һәлакәте турында сүз
чыккач, фаҗигане инәсеннән-җебенә кадәр сөйләде дә бирде.
Ир-атның исеме Наил икән. Әти-әнисенең бердәнбер улы... Бик
ярдәмчел. Юк, өйләнмәде... Урыны оҗмахның түрләрендә булсын
балакайның... Әти-әнисенә олы кайгы... Апа күз яшьләрен мулдан
агызып елап алды. Авыз эченнән догасын укыды. Тынычланды.
Чәчәк бәйләме сатып ала белмәвенә үзен битәрләп, урман
аланында ромашкалар җыйды. Зират капкасы янында икеләнеп
калды: хатын-кызга әрвахларны борчып йөрү тыела бит... Эчкә
узарга кыймады. Йөрәген уч төбендә тотып, зиратны әйләнеп чыкты.
Игътибарын яңа кабер җәлеп итте. Коймадан ерак түгел. Үткен
күзләрен чекерәйтеп, кабер ташындагы язуны укыды: Сөнгатуллин
Наил Мөкатдәс улы. Туган елы... Бәрәч, яшьтәшләр дә икән. Артыгы
кирәк тә түгел иде...
Эш атнасының соңгы көне узып барганда кабинетына сертотмас
үрдәк булуы белән даны чыккан (үзе, әлбәттә, бу хакта белми) Айгөл
Зиннуровнаны чакыртып алды.
– Айгөл Зиннуровна, сине бик әйбәт водила (юри бозып әйтте)
диләр, шул сүз дөресме? – дип «гаҗәпләнде».
Тегесе күкрәгенә диңгез дулкыныдай китереп бәргән горурлык
хисеннән беркавым сулыш алалмый торды. Ниһаять, сүзен әйтте:
– Дөрес, Илгизә Мөбарәковна!
– Иртәгә Имәнкол авылына кайтып килә алмабызмы?..
– Безнең өчен бу – ике тиен бер акча! – дип җавабын кыска
тотты хезмәттәше. Башын эшләтә башлады: – Ә нигә-ә? Сезнең үз
машинагыз бар бит!
– Үткән кайтуымда чак авария ясамадым. Хатирәләр... Йөрәгем
кузгала... Йә, җитәр бу хакта... Сезгә зур үтенечем бар, Айгөл
Зиннуровна: безнең сәяхәтебез турында офиста белмәсәләр иде...
Диңгез дулкыны бу юлы тугыз баллдан күпкә югары иде.
– Мин – могила, Илгизә Мөбарәковна!
– Рәхмәт! Мин сезгә ышанам.
Шулай да алтын бәясе кызлар аның хезмәттәшләре!
Мәчеткә кереп, Наил Мөкатдәс улы рухына багышлап дога кылырсыз дип садака бирде. Аллаһ йортын да онытмады. Зират
янында туктап, өендә ятлап килгән доганы укыды. «Наил, без
яшьтәшләр бит, рухың рәнҗемәсен болай йөрүемә!» – дип, ихластан
елап та алды.
Офиста аңа мөнәсәбәт икенче көнне үк үзгәрде. Моңарчы
буйсыналар гына иде. Буйсындыра белде. «Эшләргә теләмәсәгез,
беркемне дә тотмыйм!» – диде. Каршы әйтсәләр, усал сүз белән
авызларын каплады.
Хәзер коллегалары аның тирәсендә бөтерелеп кенә йөри,
авызыннан сүз чыгарга өлгерми, секундында үтәргә ашыгалар иде.
Чыш-пышлар басылды... Аңа курку катыш хөрмәт белән карадылар.
Коллективта җанга якын эшлекле мөнәсәбәт урнашты.
Айгөл Зиннуровна гына күзгә чалынмаска тырыша…
* * *
Ул кычкырды!.. Якын-тирәдә таулар булса, ишелеп төшәрләр иде,
мөгаен. Әүвәл билдән түбән бар әгъзасын биләп алган авыртуга түзә
алмыйча кычкырды... Соңыннан яңа тормышның якты дөньяга юл
яруын тоеп... Аңа ярдәм итәргә теләп... Чү!.. Бала елый... Йомшак
тавыш: «Малай!» – дип эндәште. Аңа сабыен күрсәттеләр. Абау,
бигрәк ямьсез! Бераздан шул җан иясен күкрәгенә салдылар. Ул
баласының җылысын тойды. Сулыш алуын ишетте. Аннан соң
баланы алып киттеләр. Шул секундта ул аны сагына башлады.
Сабырсызланып, имезергә алып килүләрен көтте.
Бала тудыру йортыннан чыкканда каршы алучылар күп иде.
Туган-тумачаның килүе аңлашыла, коллегаларының берсе дә читтә
калмаган. Әйткән сүзләре ихлас... Кулларында – чәчәк бәйләмнәре.
Декабрь аенда бит ул! Күзләре яшьләнде...
Сөенеч, борчу, мәшәкать белән мөлдерәмә тулы көннәр башланды.
* * *
Тамагын туйдырып, нарасыен йокларга гына салган иде, ишектә
озын-озак итеп кыңгырау чыңлады.
«Кем йөри анда бала бимазалап?!» – Җене кузгалып, ишеген ачты.
Ишек катында каушаулары йөзләренә чыккан өлкән яшьләрдәге
ир-ат белән хатын-кыз басып торалар иде. Кулларында – зур-зур
төенчекләр. Ачуын эчкә йотып, көчәнеп елмайды:
– Исәнмесез. Сезгә кем кирәк?
– Дөрес килдек микән, дим?.. – Беренче булып өлкән яшьтәге
хатын телгә килде.
– Дөрес, – диде ир-ат, кулындагы кәгазьне йомарлап. – Тучны по
адресу!
Уңайсыз тынлык урнашты.
– Наил улыбыз безнең турыда сөйләгәндер?.. – диде өлкән яшьтәге
хатын-кыз, уңай җавап ишетергә өметләнеп.
Ниһаять, аңлашылды! Ах, Айгөл Зиннуровна! Телеңә тилчә
чыккыры! Үзе гаепле! Төрле гайбәтләрдән, имеш-мимешләрдән
арынырмын дип, үзе уйлап чыгарган уйдырма... Офиска гына
сыймаган икән! Көрмәкләнеп киткән телен аңкавыннан чак аерып
җавап бирде:
– Юк, сөйләмәде...
«Дөресен әйтәм дә бирәм! Нигә мин бу кешеләр белән кәмит
уйнарга тиеш соң әле?! Әйе, уңайсыз килеп чыкты. Гафу үтенермен.
Күңелләре бик кителмәсен өчен күпмедер суммада акча бирермен...
Нигә мин җиде ятны бусагамнан кертим?»
Күңел төпкеленнән икенче төрле уйлар күтәрелде. Алары җиңеп
чыкты:
– Сез... узыгыз... Ишек төбендә тормагыз...
Кунак бүлмәсендә утырып дога кылдылар. Ул да яулыгын бәйләп,
белгәнен укыды.
– Кем дип эндәшим соң? «Килен» дисәм, каршы килмәссеңдер
бит? – диде өлкән яшьтәге хатын-кыз кыюсыз гына.
– Кем дип эндәшсәң дә эндәшерсең инде! Юк белән баш катырма!
– диде Мөкатдәс абзый (ниһаять, исенә төште), гөрелдәвек тавышы
белән өйне тутырып.
– Ярый, алайса! – дип җиңел сулады хатыны, мәсьәләне хәл
ителгәнгә санап. – Менә, килен, күтәрә алган кадәр күчтәнәч апкилгән
идек... Маен, каймагын, тавыгын холодильнигыңа урнаштыр инде,
үзең карап.
– Юк, юк!.. Миңа бернинди дә күчтәнәч кирәк түгел!
– Ничек алай була инде ул? – Хатыны яклау эзләп, иренә карады.
– Как так?! Сиңа кирәк булмаса, менә минем оныгыма кирәк! –
дип кырт кисте абзый.
– Тучны! – диде хатыны, ир сүзен җөпләп.
«Җитте! Нишләп мин чит кешеләрдән күчтәнәч алыйм?! Хәзер
әйтәм дә бирәм!..»
Умарта күчедәй тузгыган уйларын бу юлы да йөгәнли алды:
– Мин чәй куеп җибәрим...
Табын янында әңгәмә җанлана төште.
– Үзеңне урындагы кеше, диләр. Безнең улыбызны якын иткәнсең
икән, – диде хатын, уендагы килененә сөеп карап.
– Якын итәрлеге булгач!.. – диде Мөкатдәс агай, күңеле булып.
Шопырдатып чәен чөмергәч, фикерен йомгаклады: – Безнең нәсел
белән шаярма син! Любой хатын-кызны «Әпипә»гә биетәбез без!
– Якты күңелле бала иде шул, – диде хатыны, тавышы йомшап. –
Бик ярдәмчел бала иде…
– Җә! Дым таратып утырмасаң! – диде ире, кырыслыгын сакларга
тырышып.
Бишектә бала тавыш бирде.
– Оныгыбызны күрергә ярыйдыр бит?..
Икәүләп, күзләрен мөлдерәтеп, аның рөхсәтен көтәләр...
– Әлбәттә.
«Юк, ул бүген әйтә алмый... Соңыннан... Кайчан да булса... Бүген
түгел!»
Бишек янында өлкәннәр «безнең күзебез тими» дия-дия баланың
әнисен тынычландырып, озак басып тордылар.
– Йөз чалымнары минеке. Тучны! – диде Мөкатдәс агай...
– Суйган да каплаган! – диде хатыны.
Табын янына кабат җыелышкач, әңгәмә җитдирәк яссылыкка
күчте.
– Исемен дә сорамый торабыз, – диде өлкән яшьтәге хатын, йөзен
нурландырып.
– Ильяс.
Баласының исемен әйтте, үзе уйга калды...
Әйе, тормыш кануннары кырыс. Мәрхәмәтсез дөньяда яшибез.
Шуңа да бүре кебек көчле, бүре кебек усал, үзенә тиешен умырып ала
белә торган ир бала үстерергә хыялланды... Җисеменә туры килсен
дип исем сайлады...
Соңрак күңел төпкеленнән каршылыклы уйлар күтәрелде: эттән
күбәйде бүресе, Хозыр Ильяслар җитми дөньяга!..
Көне җиткәч, тотты да Ильяс дип куштырды.
– Хозыр Ильяс кебек шәфкатьле, юлда адашып калган бәхетсезләргә
ярдәмгә килүче булып үс, балакай! – диде өлкән яшьтәге хатын,
кулларын догага күтәреп.
– Адашып йөрүчеләр күп хәзер... – дип, авыр сулады ире.
Хуҗабикә чакырылмаган кунакларын кыстады:
– Сез җитешеп кенә утырыгыз әле...
– Фамилиясе Сөнгатуллиндыр бит? – Мөкатдәс агай күптән үзенә
тынгы бирмәгән соравына җавап көтте...
– Юк. Рәхимов. Улым минем фамилиямне йөртәчәк.
– Ничек алай була ала ул, килен?! – Агайның тавышы кырысланды.
– Безнең никахыбыз юк бит. Без язылышмаган.
– Син тагын бер тапкыр уйлап кара әле, килен... Ныклап уйла!
Тамырына төшеп!.. Ялгышмыйсыңмы?! – Абзыйның тавышында
тимер чыңы ишетелде.
– Ике уйлыйсы юк!
Моңарчы өлкәннәрнең күңел түрендә янган өмет шәмен сүндерде...
Бүтән бу хакта сүз кузгатмадылар. Чәй табыны сүрән генә
тәмамланды.
– Безгә кунакка кайтып йөрегез, – диде өлкән яшьтәге хатын-кыз
ихластан.
– Вәгъдә итә алмыйм. Гафу итегез...
– Бәрәч, нигә алай дисең? – Апаның тавышы калтырады.
– Баланы травмировать итүдән куркам. Вакыты җиткәч, бөтенесен
белер.
– Безгә килергә ярыйдыр бит? Оныгыбызны күрергә... Әллә шул
бәхеттән дә мәхрүм итмәкче буласыңмы?!
– Килергә ярый. Ишегем ачык булыр.
Кунакларын озаткач, мендәренә капланып елады…
* * *
Кышын туган балалар ныгымча икән. Улы таза, сау-сәламәт
булып үсте. Авырды микән? Хәтерләми дә. Бу яктан күз тимәсен!
Тфү-тфү!
Үстерерсең ир-баланы борчуларсыз гына, бар!
Бер тапкыр авыз-борынын канатып сугышып кайтты.
Тәртипсез малайлар бер кызны җәберләгәннәр икән. Бу
яклаган. «Аның өчен полиция бар. Аларның эше! Нигә полиция
чакырмадың?!» – дип ачуланып, елый-елый улына беренче ярдәм
күрсәтте. Тегесе, авыртудан йөзен чытып, мыгырдануын белде:
«Бәйләнмәсеннәр!»...
Тугызынчы класста укыганда улы шәраб эчеп, тәмәке тартып
карады. Белми дә калган булыр иде, сыйныфташы Оленьканың әнисе
Светлана Григорьевна әйтте.
Яшүсмерләр туган көннәрен билгеләп үтәләр, ата-аналар бу чарага
акчаны кызганмый бирәләр икән. «Әле шәраб эчеп, тәмәке тартып
калсалар гына бер хә-ә-л!.. – Светлана Григорьевна сөрмәле күзләрен
тәэсирләндереп әңгәмәдәшенә карады. – Синеке – малай, синең
кайгың юк! Минеке – кы-ы-з! Итәгенә салып апкайтса?! Ходаем,
күрәчәкләр алда икән!»
Хатын-кызның бай фантазиясенә уш-акылларың китмәле, икесе
дә бер үк күренешне күз алдына китерделәр: каршыларында Оленька
басып тора... Итәгендә – бала... Ул кычкырып елый... Янәшәдә – аның
газиз улы, кемнеңдер кияве... Башлар иелгән...
Кичекмәстән чара күрергә кирәк иде! Кайтышлый супермаркетка
сугылды. Бер шешә шәраб, бер кап тәмәке алды.
Улы кайтыр вакыт җитеп килгәндә өстәл артына утырды. Ике
йотым шәраб эчте. Сигаретын кабызды. Йөткерде. Кухня тиз арада
төтен белән тулды.
Улы кайтты. Ишек төбеннән:
– Әни, син өйдәме? – дип кычкырды. – Өйдә нинди ят ис? – дип
кухняга узды һәм авызын ачып катып калды.
– Кайттыңмы, улым? – дип сорады әнисе. Бокалга шәраб агызды,
кабыннан сигарет алды. – Әйдә, тотып куй әле, улым! За компанию!
– диде.
Улы озак кына эндәшми басып торды. Үз бүлмәсенә кереп
бикләнде. Ун минуттан чыкты. Әнисе каршына килеп басты.
– Әни, үз гомеремдә аракы-вино эчмәм. Тәмәкене авызга алу юк.
Син дә бу эшеңне туктат! – диде.
Акыллы бала шул, әнисенең ни сәбәпле болай утыруын сүзсез дә
аңлады.
– Вәгъдә – иман! – диде әнисе.
– Вәгъдә – иман! – дип кабатлады улы.
Калган шәрабны раковинага агызды, тәмәке кабын чүп чиләгенә
ташлады.
Укуын яхшы укыды. Ата-аналар җыелышында түш киереп утырды,
һәр сүзен вәкарь саклап әйтте.
Бердәм дәүләт имтиханының баллары теләсә кайсы югары уку
йортының ишеген киереп ачып керергә җитәрлек иде. Улының утыз
ел элек үзе тәмамлаган Казан финанс икътисад институтында укуын
теләде. «Мин йөгереп менгән биек баскычлардан улым да менсә
иде!» дип хыялланды. Улының да хыялы шул институтта уку икәнен
белгәч, башына ишелеп төшкән бәхеттән исәнгерәп торды да елап
җибәрде. Ай-ваена карамый: «Беренче сентябрьдә Казанга үзем озата
барам!» – дип алдан ук әйтеп куйды. Улы әнисенең сүзендә нык
торуын күреп: «Әни, Гөлназны да алыйк, алайса...» – дип үтенде.
«Ихтыярың», – диде әнисе.
Улы – «а», Гөлназы «б» классында инә белән кое казыганнар
икән. Институтта бергә укыячаклар. Бер курста, бер группада. Кирәк
бит, әй!.. Күз сирпеп алуга сизде: яшьләрне дуслык җепләре генә
бәйләми... Кызыйга янә кызыксынып карап алды: зифа буй (шулай
булмый ни, әле тәненә ит кунарга өлгермәгән!), коңгырт чәчләре
алкаланып, биленә кадәр төшкән (җыеп куеп булмый микәнни ул
чәчләрне?!), чибәрлеккә чамасыз (яшь чагында кем ямьсез?!). Ачык.
«Илгизә Мөбарәковна!..» – дип өздереп кенә эндәшә дә сөйләшеп
китәргә җай эзли.
Эреп төшмәде. Тавышы да салкынча иде. Кирәк чакта әңгәмәне
туктата белде. Һәр әйткән сүзендә, аязып китәргә бер дә ашыкмаган
йөзендә «улымның башын әйләндергәнсеңдер дә бит... Мин бар бит
әле!» дигән фикер ярылып ята иде.
Кыз моны сизде. Хыялында бөреләнеп килгән киләчәк тормышының
түр башында урын алачак каенанасына курку катыш хөрмәт белән
карады...
Яшьлек эзләреннән йөреп, күңеле тулып, күз-керфекләрне әз-
мәз чылатып алганнан соң, студентлар белән саубуллашып юлга кузгалырга торганда елакка – еларлык, юктан да кызык табучыга
тәгәрәп көләрлек бер хәл булды. Хәер, ул көнне бер дә көләсе
килмәде...
– Помогите!
Куаклар артыннан еламсыраган тавыш ишетелде. Сискәнеп, өчесе
дә тавыш килгән якка карадылар. Яшь кенә кыз бала кычкыра икән.
Каршысында – ике «күсәк». Кызны кысрыклап алганнар, җибәрмиләр.
Җинаять җаваплылыгына тартырлык гамәл дә кылмыйлар кебек
үзләре... Кыланмышлары күңел кайтаргыч. Кыз бала бәргәләнә...
Авыл кызы булса кирәк, куркып калгандыр...
Ярдәмгә ашыгучы гына күренмәде. Андый чакта ишетмәвең-
күрмәвең хәерлерәк шул.
– Әни, мин хәзер!.. – Улы борылды да тегеләр янына ашыкты.
– Ильяс, йөрмә! Тукта, дидем! – Колагына да элмәде.
Янәшәсендә тыныч кына басып торган (бәлки, аңа гына шулай
тоелгандыр) Гөлназга ябырылды:
– Нигә бер сүз дә әйтмисең син?!
– Барыбер үз дигәнен итә ул, Илгизә Мөбарәковна, – диде тегесе,
дулкынланудан булса кирәк күзләрен челт-мелт йомгалап. – Мин аны
беренче класстан ук беләм инде!
Йөрәк тынычланырга теләмәде...
Ул укыганда, Казан җинаятьчел төркемнәрдән мыжлап тора иде,
әле дә тәртип урнаштыра алмаганнар икән. Шәһәр уртасында кыз
балага бәйләнәләр...
Тегеләр – икәү... Гәүдәле, буйчан егетләр... Көчләр тигез түгел...
Юк, ул улын кыйнатмаячак! Кул чукларына кан сауганын,
гәүдәсенең ук атарга тартылган җәядәй киерелеп китүен тоеп, улы
артыннан атлады.
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Улы нидер әйткәннән соң
(машина тавышы: ишетмәде) тегеләр бермәл аптырап, Ильяска карап
тордылар да кыска гына сүз алышудан соң китеп бардылар.
Берничек тә моны аңлый алмады. Юл буе уйлап кайтты. Өенә
кайтып, чәй эчеп утырганда да уйлады. Бу әллә нәрсә: мантыйкка
сыймый торган гадәттән тыш хәл иде! Булса соң!.. Исең киткән
икән иске чикмәнгә! Оныт! Ю-у-у-к!.. Алай тиз генә хәтереннән
сызып ташласа, хатын-кыз буламыни ул! Ильяс беренче семестрны
тәмамлап, ялга кайткач, шул буявы уңган вакыйганы студент улының
исенә төшерде.
Улы көлде:
– Бардым да: «Егетләр, ике минуттан полиция килеп җитәчәк, кем
дә булса хәбәр иткәндер инде, штраф белән котылсагыз бик әйбәт,
унбиш тәүлеккә утыртып куюлары да ихтимал. Минем сезгә икенче
төрле тәкъдимем бар: әнә, ул якта, чаттан узгач, пивнушка булыр, барыгыз, берәр бокал пиво алыгыз. Акчасын үзем түләрмен», –
дидем. Аптырап басып торалар. Ышанмыйлар. Яныйлар. «Мин менә
бу институтка укырга кердем. Шушы сукмаклардан йөриячәкмен.
Алдашып торудан мәгънә юк» дигәч, ышандылар тагын...
Ни көләргә, ни еларга белмәде. Алай да улының четерекле хәлдән
чыга белүенә сокланды.
– Гөлназ алдында батыр күренәсем килде, – диде улы, серен чишеп.
– Теге кыз да жәл иде...
– Ә мин?! Минем турыда уйладыңмы син?
– Соң... Әни бит инде син! – Улы әнисенең кулын алып, яңагына
кысты.
(Дәвамы бар)
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев