Логотип Казан Утлары
Повесть

Язмышымны үзем яздым (повесть)

Гаилә хәле: өйләнгән. Хәл итә алмаслык проблема түгел. Биш сәгать элек Рафил Габбасович фатир ачкычын калдырып чыгып китте…

Беренче бүлек
– Киткәндә, утны сүндерергә онытма, – диде хатын.
– Ярый.
– Ачкычны калдыр! – Тавышы чак калтырап куйды.
Ир-ат эндәшмәде.
– Ишеттеңме?.. Бүтән килеп йөрмәсәң дә була!..
– Да, пожалуйста!
Көзге алдына шалтырап, ачкыч төшкән тавыш ишетелде.
Ут сүнде. Ишек ябылды. Тып-тын булып калды (ир-ат бер атнадан
киләчәк, кыңгырауга кат-кат басып, ишек төбендә озак таптанып
торганнан соң, китеп барачак әле).
Үксү бәгыреннән өзелеп төшеп, бугазыннан алды. Суларга ирек
бирмәде. Күз яшьләре булып бәреп чыкты...
Тыела алмый елады. Елап арыгач йоклап китте. Кисәк уянды.
Тамагы кипкән, эчәсе килә иде. Кухняга узды. Чәйнектән су агызып
эчте. Сусавы басыла төште. Тәрәзәгә күз салды. Көнчыгыш тарафта
күк йөзе агарып килә иде.
Ул көмәнле иде... Кичләрен хыялга чумып утырырга яратты. Бер
кич кыз булсын иде дип теләде, икенчесендә – малай... Алай да күңел
бизмәненең малай ягы баса төшә кебек иде...
Ул бүтән килеп йөрмәсен. Барыбер бер аерылышасы... Ни хәл
итәсең?! Башкаеңны ташка орсаң да, бүтән юл юк! Ул хаклы: кеше нигезен җимереп, үз ояңны кормыйлар. Кайтсын хатыны янына...
Яратышып гомер итсеннәр... Хәләл җефете үзенең нинди бәхетле
хатын икәнен белә микән?.. Бөтен кеше дә карындыгын башына
каплап тумый шул...
Аңа әйтмәскә дә уйлаган иде... Хисләрен тезгендә тота алмады.
Ярый соң... Хәзер үкендең ни, үкенмәдең ни... Белеп яшәсен. Бәлки
картаймыш көнендә минем улымның (яисә кызымның) әтисе булуы
белән горурланыр әле! Абау, хыялы бигрәк йөгәнсез!..
Югалып калды бичара. Курыкма, алимент сорап бармам. Аягымда
нык басып торам мин! Бөтенесе кат-кат уйланылган инде. Беренче
айларда, сүз дә юк, кыенгарак туры килер. Түзәр. Няняга хезмәт хакы
түләргә хәленнән килә. Беренче елны бала белән үзе утырыр. Ул ел
тоташ бәхет мизгелләреннән тукылган ел булыр.
Әүвәл син әниеңне таный башларсың, балам... Тешсез авызыңны
җәеп елмаерсың. Тамагың ачса, ашарга сорап еларсың. Кычкырып
еларсың, балам! Йокысы никадәр татлы булмасын, әниең сикереп
торып тамагыңны туйдырырга ашыгыр...
Килер вакыт, «ән-нә» дип әйтергә өйрәнерсең. Барасы җиреңә
башта мүкәләп, соңрак тәпи-тәпи китәрсең, балам!..
Ходаем, миннән шул бәхетеңне кызганма!..
Вакыт бара... Юк, вакыт ашкынып чаба! Утыз яшь... Анысына
өстәлеп, тагын ике елы сиздерми генә үтеп китте. Беренче бала...
Тиздән соң булачак. Әле хәзер дә врачлар бик уйланып җавап бирәләр.
Утыз яшь... Артка борылып карап, беренче нәтиҗәләр ясарга бик
вакыт.
Хуш, бу тормышта нәрсәгә ирештең, кызый?
Ул – яхшы белгеч. Аның белән санлашалар. Бу хезмәт хакында
чагыла. Перспектива?.. Күктән йолдызлар чүпләми. Үзенә тиешен
каерып ала белә.
Бу кадәресе – тормышының бер ягы. Яшәешенең икенче ягында:
Көтү...
Хыял...
Күз яшьләре...
Җимерелгән өметләр...
Утызга кадәр көтеп яшисең икән. Килер ул кеше! Синең җаныңның
яртысы... Чәчләрегез чәчкә бәйләнер... Бәхетле пар булып гомер
итәрсез...
Килер, пычагым! Дус кызлары, дус булмаганнары, дошманнары –
һәммәсе кияүгә чыгып беттеләр инде. Күбесе аерылып кайтты, янә
үз парларын табып тормыш кордылар. Кыскасы, мәш-әвәрә килеп
беттеләр.
Ул утырды да калды... Сазаган кыз... Сазаган... Нинди ямьсез сүз!..
«Язмышлардан узмыш юк, балам» – дип көрсенә әнисе... Кызының ялгыз калуына ул да күнегеп бара бугай... Әбисенең авызында да шул
сүз. Буйсынырга өйрәтәләр. Баш ияргә! Аның баш иясе килмәсә?!
Офыкта күк йөзе алсулана. Җылы тәнен сискәндереп, таң җиле
исте. Салкынча җил күңелендәге хатирәләр дулкынын күтәрде...
* * *
Егетләр аңа «бәйләнмәделәр». Егет-җилән, гадәттә, кыз-кыркын
белән шаярып-көлеп сөйләшә, аның белән – җитди. Фәнүзәне әнә
йөдәтеп бетерәләр, аны – юк. Кызыксынуы чиктән ашкач, тотты да
Фәнүзәнең үзеннән сорады. Ахирәте чыркылдап көлде: «Синеке
кебек буй-сыным, чибәрлегем булсамы?! Күрсәтер идем мин ул
егетләргә! – Күзләрен әҗе-гөҗе китереп алгач: – Ух!» – дип хыял
диңгезенә чумды.
– Балга каныккан чебеннәр кебек! – Ахирәтенең мәҗнүннәрен
күпләребезнең теңкәсенә тигән бөҗәкләр белән чагыштырып әйтәсе
килгәнен әйтеп бетерде (егетләр игътибарыннан читтә калсаң ачу
килә инде ул!).
– Нигә миңа каныкмыйлар дип сорыйсың килә инде синең?..
– Килә! – турысын әйтте.
Ахирәтенең көләч йөзендә уйлану галәмәте чагылды.
– Шикләнәләрдер... Егетләр белән хөкем карарын укыган судья
кебек сөйләшәсең бит син!.. Чытлыклана да белмисең, ичмасам!
Егетләр белән алай ярамый, ахирәткәем!
– Ничек ярый?
– Менә анысы – үзе бер фән. Үзләштер. Бер алтын кагыйдәне исеңдә
тот: егет-җиләнне бик якын җибәрмә – икенче көнне үк кызыгың
бетәр; ашыгып, читкә дә тибәрмә – гашыйк булып тик йөрсен, ул
Мәҗнүннән бер дигән «подкаблучник» чыгарга мөмкин. Инде
бөтенләй өмет юк икән, китсен, дүрт ягы – кыйбла! Хатыннарыбызны
без сайлап алабыз дип, егетләр бик каты ялгышалар! Без аларны
җиде иләктән иләп кияүгә чыгабыз. Чөнки бар җаваплылык безнең
җилкәдә! Кешелекнең киләчәге безнең иңнәрдә ята! Хатын-кыз сау-
сәламәт, акылы камил бала тудырып үстерергә тиеш. Моның өчен,
беренче чиратта, яхшы әти кирәк! Менә шуңа да хатын-кыз сайлана...
Бу аның калебенә салынган. Егетләр бу турыда уйлый белә микән?
Юктыр... Аларның бизәнгән-ясанган курчакларга ушлары китә.
Ахмак халык...
Кызык фикерләр әйтә ахирәте... Колак торгызып тыңлап утырасы
килә. Ачуны да китерә. Чытлыклана да белмисең, имеш... Менә хәзер!
Маймылмы мин сезгә?!
Бөтен көчен укуга бирде. Үзен корыч кысага куып кертте:
аудитория, китапханә, уку залы, бер сәгать шәхси вакыт, җиде сәгать
йокы... Һәм тренировкалар... тренировкалар…

Беренче курстан ук нинди максатны күз алдында тотып,
кикбоксинг белән шөгыльләнә башлагандыр, бүгенге көнгәчә шул
адымын аңлатып бирә алмый.
«Сикер», «сикер»!.. Гаврилычның (тренерлары) кулында бамбук
таяк. Аякларыма ял бирим дип, бертынга туктасаң, сыртыңа таяк
төшә. Монысы әле чәчәкләре... Җимешләре: үзең кебек бер «бәхетсез»
белән кара-каршы басып «сугышасың». Бар көчеңне бер йодрыкка
туплап, көндәшеңә сугарга кирәк. Кул белән!.. Мизгел – шартлау!..
Мизгел – яшен ташы! Ник спортның бу төрен сайлады ул? Нинди
көч тартып китерде аны монда?..
Ринг – олы дөньяның чикләнгән пространствода чагылышы. Ринг
көндәшләреңне (кирәк булса, дошманнарыңны да!) җиңәргә өйрәтә.
Кыйный-кыйный өйрәтә!
Тик менә яшьлекне рингка куып кертеп булмый икән шул…

* * *
Альберт... Пединститутның дүртенче курс студенты. Ничек
таныштылар? Әлбәттә, хәтерендә...
Авылдан килүе иде. Бер кулда – бәрәңге тутырылган зур сумка.
Авырлыгы пот ярымга тартыр. Икенче кулында – унбиш килограмм
йөк салсаң да, ертылмый торган пакет. Эчендә: суган, кишер, бал,
каймак, кыяр, помидор, алма һәм, әлбәттә, әтисе студент кызына атап
суйган, әнисе йолкып-чистартып, пакет түренә урнаштырган тавык.
Автовокзалда автобустан төште-төшүен, шул йөк белән маршрут
автобусына да утырасы бар бит әле. Тукталыштан ярты чакрымлап
тәпилисе... Тулай торакның дүртенче катына күтәреләсе...
– Девушка, вам помочь?
Искәрми дә калган, янында авызын ерып, бер егет басып тора...
Тавышында аермачык үзебезнең татар акценты сизелә. Кыз да елмаеп
(чак кына үртәшеп тә) җавап бирде:
– С ба-а-льшим удовольствием приму вашу помощь!
– Сез арыгансыздыр...
Йөкләрнең икесен дә алды. Кызга егет белән янәшә атлаудан бүтән
чара калмады. Юк, ялгышабыз... Калган икән. Читтән генә, астыртын
гына егетне күзәтте.
Уртачадан калкурак буй. Чак бөдрәләнеп торган кара чәч. Ачык
йөз. Борын астында кара мыек типкән. Харап икән!.. Гәүдәгә чандыр,
алай да җилкәләр киң, куллары нык күренә. Күзләре... Үзләренә әсир
итә торган әллә нинди күзләр шунда!..
Тулай торакка кайтып җиттеләр. Сулышлары кабып, дүртенче катка
күтәрелделәр. Фәнүзә өйдә юк. «Мин сезне чәй эчерми җибәрмим!»
– диде кыз. Урталай ярып кына бәрәңге пешерергә куйды. Салатын
әзерләде. Балын, каймагын чыгарды. Табын тирәли очынып кына йөрде. Кунагын: «Җитешеп кенә утыр әле. Безнең авыл басуында
үскән бәрәңге кебек тәмле бәрәңге дөньяда юк ул!» – дип кыстады.
Хәер, монысы артык булгандыр. Кунак эре, ярмаланып пешкән
бәрәңгеләрне, кабыгын да салдырмый (бәрәңгенең бөтен витамины
кабыгында икән), бер-бер артлы авызына озата тора; салатыннан,
тәм-томыннан да бик җитешеп утыра, гомумән, табын янында үзен
хезмәт каһарманы Стаханов кебек тота иде.
Хушланды булса кирәк. Күзләрен йома төшеп, корсагын сыпырды.
Рәхмәтен әйтте. Фикерен җиткерде: «Бәрәңгегез тәмле, вәләкин
безнең авыл бәрәңгесенә җитми!»
Пырлатып куып чыгарды. Ачуы кайткач үкенде. Борчылуы юкка
булган икән. Икенче көнне килеп җиткән. Күзләрен мөлдерәтеп карап
тора. Кулында – «Беренче мәхәббәт» спектакленә ике билет.
Югалды да калды. Кайсы күлмәген киеп барырга белмәде
(әйтерсең, шкафы тулы күлмәк!). Көзге алдында моңарчы игътибар
үзәгеннән гел читтә калган чәчләрен дикъкать белән күздән кичерде.
Ошамады! Соңгы акчасына чәч ясатты.
Очрашулар ешайды. Финанслары зар елап, имтиханнар якадан
алмаса, концерт-театрларга көн саен йөрерләр иде дә бит...
Бер тапкыр Сөембикә манарасы янында таң каршыладылар...
Альберт аңа шигырь укыды. Үзе язган шигырьләрне! Бу инде,
дустым, мәхәббәттә аңлашуга тиң иде!
Аннан соң... теге каһәрле кич булды...
Хәтердән җуелмаса да җуелмый икән: аулак урам... Фонарьдан
төшкән сүрән ут... Юктан да кызык табып, көлешә-көлешә сөйләшеп
баручы бәхетле пар. Күбрәк ул көлде бугай... Кычкырыбрак
көлгәндер... Теге егетләргә ошамаган, күрәсең. Тиктомалдан юлга
аркылы төшмәсләр иде. Соң, ачуың бик килгән икән, кыйна да кит
(кылыч ярасы төзәлер)! Карак икәнсең, тала (студентның нинди
байлыгы булсын?)! Юк! Ул адәм имгәге сине мыскыл итә, ахмак
соравын бирә, җавабыңны ишетмәмешкә салыша, әйткән сүзеңне
кабатларга куша, хихылдап көлә!..
Ул Альбертның куркып калуын күрде. Тегеләрнең мәгънәсез
сорауларына ашыга-ашыга җавап бирүен ишетте. Аңа карап адәм
имгәкләре тынычлана белмәделәр.
Кызның күзләреннән чәчрәп яшь чыкты. Болар аның иң изге,
иң саф хисләрен аяк астына салып таптыйлар, мәхәббәтеннән
мыскыллап көләләр ләбаса! «Туктагыз!» – дип, егетләрнең берсенә
барып ябышты. «Заткнись, дура! С тобой позже займёмся!» Адәм
имгәге аңа сугарга кизәнде (бәлки, тупас рәвештә этеп җибәрергә
генә теләгәндер?). Һәрхәлдә, кыз үзенә куркыныч янаганын күрде.
Хуш... Алга таба бу, ягъни куркыныч янаганын күрү, ни рәвешле
дәвам итә соң?

Күзләр кичекмәстән гадәттән тыш хәлне баш миенә тапшыра. Ми
күзәнәкләре мәгълүматны кабул итеп ала. Анализлый. Карар чыгара.
Һәм боерыгын нерв җепселләре буйлап мускулларга ирештерә:
хәрәкәт итегез! Моңа бер секунд вакыт үтә.
Бамбук таяк белән күп тапкырлар кыйналган көчле, җитез аяклар
бу бюрократик киртәләрне үтәргә теләмәделәр, ахры... Бер йөрәк
тибешенә сыйган мизгелдә ике кискен хәрәкәт – сүрән ут яктысы
төшкән асфальтка ике гәүдә ауды. «Йөгердек!» – дип кычкырды кыз,
һушын җыеп...
Шул кичтән соң Альберт үзгәрде. Әүвәл кыз аңламады. Сагынды.
Төннәрен елады. Күңеленә шик төште. Егет аның белән очрашмаска
сәбәп эзли кебек иде. Ахырда сабыр савыты ташып түгелде: «Альберт,
нәрсә булды сиңа? Әйдә, ачыктан-ачык сөйләшик... Газаплама мине
болай!»
Егет озак эндәшми торды. Читкә карап сүзен әйтте: «Теге кичне
син кыйнаган икәү – «Тяп-ляп» малайлары... Берсенә аеруча каты
эләктергәнсең... Безне эзлиләр... Ачулары яман»...
«Син кыйнаган...», «берсенә аеруча каты эләктергәнсең...»
Кинәт нәрсәдер чатнады... Нинди аңлаешсыз халәт бу?!
– Алар үзләре бәйләнделәр бит! – диде кыз, акланып.
– Кем көчле, шул хаклы бу дөньяда! Алар күп. Алар көчле! Безгә
очрашырга кирәкмәс. Мин заочно укырга күчәм. Син дә уйла.
– Мин читтән торып укуга күчмим!
– Ул кичтә кигән киемнәреңне бүтән кимә. Причёскаңны үзгәрт.
Чәчеңне буят... Мине белмисең, – диде егет.
Альберт читтән торып укуга күчте. Әкрен-әкрен аралар суынды...
* * *
Җитте!.. Үткәннәрне сагынып, күз яше түгүдән дә файдасызрак
шөгыль юк! Кайт бүгенге көнгә! Уйла!
Беренче һәм кичекмәстән җавап табылырга тиеш сорау: баланың
әтисе!.. Безгә адәм җәфасы кирәк түгел! Тормыш кануннары кырыс.
Матур ялганга ышанып яшәүләр бетте. Адәм балалары сарыкларга
һәм бүреләргә бүленде. Син бүре булырсың, улым! Бүре кебек чыдам,
көчле, усал! Бүрелек тә җитми. Син бик яхшы белем алырсың, улым!
Син бүреләрнең дә өер башлыгы булырсың! Алма агачыннан ерак
төшми. Халык әйтсә, хак әйтә. Безгә әти кирәк!..

* * *
Ниһаять, очратты бугай ул кешене... Очратты дип... Моңарчы да
эшлекле дүшәмбеләрдә күргәләгәне бар иде. Бүген игътибар үзәгенә
алды...
Кирәк бит, әй, чираттагы дүшәмбедә машинасы «кабынмады».Алдан уйлап, «Лада Гранта»сын ир-атның «БМВ»сы белән янәшә
куйган иде. Ярдәм сорады. Күзләрен тутырып, ир-атка карап алды.
Карашлары очрашты. Ир-атның күзләрендә астыртын дәрт көйри
иде...
Гайсин Рафил Габбас улы... Мәһабәт буй-сын. Ышанычлы тавыш.
Итагатьле. Ярдәмчел. Йөз чалымнары... Табигать-Ана шедевр
тудырам дип артык мәшәкатьләнмәгән: ничек бар – шулай. Алай да
кай ягы беләндер ирләрчә чибәр бу кеше.
Бөртекләп мәгълүмат җыйды...
Азнакай якларында бәләкәй генә бер авылда туып-үскән. Төзүче-
инженерлар институтын тәмамлаган. Бүген эре төзелеш компаниясе
хуҗасы. Ничек?! Утыз дүрт яшендәме?!
Әти-әнисе... Әнисе – башлангыч класслар укытучысы. Әтисе
– механизатор. Гап-гади гаилә. Бабасы, ягъни хатынының әтисе...
Заводта эшче. Әбисе – балалар бакчасында тәрбияче.
Артыннан этүче булмаган бу егетнең! Үзе ирешкән?! Акыллы,
максатчан, үҗәт?! Бу гына аз... Неординар сәләткә ия?! Әйе! Менә
кем улының әтисе булырга тиеш! Алма агачыннан ерак төшмәс.
Халык әйтсә, хак әйтә ул!
Гаилә хәле: өйләнгән. Хәл итә алмаслык проблема түгел.
Биш сәгать элек Рафил Габбасович фатир ачкычын калдырып
чыгып китте…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев