Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кыршау (бәян)

«Хәзинә» дип күзе-башы тонган, зиһеннәре таралган ирләр берочтан, хуҗа һәм хуҗабикәләрнең аһ-ваһына карамастан, Мөнәвирләрнең ике яктагы һәм бакча арты күршеләренең дә җиләк-җимеш бакчаларын аркылыга-буйга актарып чыкты. Ни хикмәт, хәзинә дигәннәре табылмады. Киселгән тырнак хәтле алтын кисәге түгел, хет чүлмәк китеге тапкан булсалар да, ярар иде ичмасам, ул чакта безгә кадәр үк кемнәрдер казып алганнар дип, үзләрен юаткан булырлар иде.

(Мин дөньяны шулай күрәм)

БӘЯН

Килер бер көн,

Алда, киләчәктә

Кичелер бу котсыз, кадерсез төн...

.........................................................

Күк капусым ачылып киткән иде,

Теләкләрем әйтеп өлгермәдем...

Бакый Урманче

Пролог

1991 елның 19 августында, ягъни дүшәмбе көнне, СССР дигән илнең югары җитәкчелеге тарафыннан фетнә кубып, тиз арада Мәскәүдә Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) оештырылган һәм хәл-вакыйгалар коточкыч тизлектә куерган бер вакытта, Ташкирмән авылында да ике зур яңалык булып алды. Беренче яңалык шул иде: шушы авыл тумасы, туксан яшьлек Мөслимә әби аяк өсте йөргән җиреннән кинәт кенә өзелде дә куйды, яңалыкның икенчесе: әби үлгән көнне авылда ду китереп алтын хәзинә эзләделәр.

 

Картина, айсыз мәчет яки Тәрәзә төбендә сукыр лампа

– Әнекәем!

Күргәзмәгә килгәннәрнең барчасы да диярлек, капылт борылып, тавыш иясенә карады. Башындагы кечкенә калфакны һәм аягындагы читекләрне санамаганда, бигүк татарча киенмәгән, яше утыз биш тирәсендә булган туташ-ханым:

– Каян беләм соң моны?! Монда сурәтләнгәннәр бик таныш. Һични аңламыйм! – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, экскурсоводка карашын юнәлтте:

– Гафу итегез, Клара Камиловна... Сезгә сорау бирергә мөмкинме?

– Мөмкин, әлбәттә!

– Бу картинаның күргәзмәләргә моңарчы куелганы бар идеме?

– Юк, юк! – диде экскурсовод. – Бәлки бүтән шәһәрдә күргәнмендер?!

– Моның булуы һич мөмкин түгел! Картина беренче тапкыр кичә шушы күргәзмәгә куелды.

Калфаклы туташ-ханым бүтән соравым юк дигән кебек ике кулын ике якка җәйде. Клара Камиловна исә үзенә төбәлгәннәргә күз йөртеп чыкты да картинага таба борылып:

– Биредә узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларындагы авыл урамы сурәтләнгән. Күпчелеге – дүртпочмаклы, әмма араларында алтыпочмаклылары да булган агач өйләр, шул елларга гына хас гади-гадәти эскәмияләр, электр чыбыклары тарттырылган агач баганалар, сугышта аякларын өздереп кайткан инвалидларга гына бирелә торган ике урынлы мотоколяска... Сул өлештәге, арткы пландагы менә бу мәчеткә игътибар итегез әле. Күрәсезме, манара очында ай юк. Мәчет бик күп еллар айсыз торганны аңлата бу. Бәлки ул айны, каһәрле утызынчы елларда ук алып ташлап, юк иткәннәрдер? Шулай булуы бик мөмкин. Ай юк, мәчет бар. Хәтта манара да бар. Мәчетнең манаралы булуы нәрсәгә ишарә? Авылның зурлыгына, аның борынгылыгына ишарәли. Авылда куркусыз, кыю кешеләр яши дип әйтер идем, хәтта усал холыклы, чамадан тыш батыр йөрәкле, чын мәгънәсендә булдыклы кешеләр көн күрә монда дияргә була. Алар айны замана зәхмәтеннән саклый алмасалар да, мәчетне дә, манарасын да саклап кала алганнар. Мәчеткә тиздән ай куелачагына да өмет бар. Манараның киселмәвеннән чыгып, караңгы, шомлы еллардан алып шушы көнгәчә мәчет үз вазифасын башкарган дип, һич икеләнмичә әйтергә мөмкин.

Кызыксынып тыңлыйлармы дигәндәй экскурсовод ханым үзе тирәсенә өелешкән кешеләргә янә бер мәртәбә күз йөгертеп алды. Аннары, баягы туташ-ханымны күз уңында тотарга тырышып, сүзен янә дәвам итте:

– Зәңгәр рәшәткәле койма буенда – менә бу йорт янындагы эскәмиядә утырган әбигә һәм аның янәшәсендәге ап-ак песигә игътибар итегез әле, дуслар! Әбинең өстендә – бәбитәкле ак күлмәк, башында – әбиләрчә бәйләнгән ак яулык, көмеш беләзекле кулында – хөрмә төшеннән ясалган дисбе, аягында – кызыл эчле кәлүш. Әби мәчесен иркәли, аның йоннарын сыйпый. Инде хәзер эскәмиягә карагыз! Күрәсезме, ул киселгән агач төбенә һәм бүкәнгә беркетелгән. Рәссам нигә шулай ясагандыр, әйтә алмыйм. Үзеннән сорыйсы булыр. Йорттагы ике тәрәзәгә дикъкатебезне юнәлтәбез. Икесендә дә – яран гөлләре. Берсендә сукыр лампа да бар. Сукыр лампа нигә? Ут көтмәгәндә сүнгән очракта, әлеге кәрәчинле сукыр лампаны кабызганнар. Хәзер картинаның уң як өлешенә карыйбыз һәм анда бер яшь ананың җиде-сигез яшьләрдәге кызын җитәкләп килгәнен күрәбез. Кыз нидәндер курыкканга охшый – ул, ике учы белән авызын каплап, әнисенә елыша төшкән...

Ошбу урында, экскурсоводның сүзен бүлеп, ир-ат затыннан булган бер җирән бөдрә чәчле иптәш сүз катасы итте:

– Алгы өлештә сурәтләнгән малайны күргәч, балачак искә төште. Без дә кыршау тәгәрәтеп уйный идек...

Экскурсовод ханым аңа карап елмайды да, күзен сирпеп кенә, хуплавын белдереп алды. Аннары янә картинага таба борыла төште:

– Әйе, сез картинаның алгы һәм урта бер җирендә кыска җиңле, шакмаклы күлмәк кигән малай рәсемен күрәсез. Рәссам аның кыршау тәгәрәтеп килгән чагын сурәтләгән. Бер детальгә игътибар итегез: малай башына газетадан ясалган башлык кигән. Башлыктан «стан» дигән язуны укырга була. Шушы язудан чыгып, малайның кәгазь башлыгы «Социалистик Татарстан» дигән газетадан ясалган дип фараз кыла алабыз. Кемнәр белми – әйтәм, кемнәр белә, аларның исенә төшерәм: СССР заманында кайбер татарча журналлар һәм газеталар миллион данәдә бастырылып таратыла иде. Картинаны рәссам тикмәгә генә «Хәвеф алдыннан» дип атамагандыр, күрәсең...

Шактый өлкән яшьтәге, кысык күзле бер мөлаем ханым, алтын кысалы күзлегенең пыяласын яшькелт чүпрәк белән сөртә-сөртә:

– Сүзегезне бүлдергәнем өчен, зинһар, гафу итегез! Күзләрем күреп бетерми... Кем ясаганын беләсем килә иде. Рәссамы хатын-кызмы, әллә ир-атмы? – дип сорады.

– Кадерле дуслар, үзегезне кызыксындырган сораулар булса, кыенсынып тормагыз, сорагыз, сорагыз... Мин җавап бирергә һәрчак әзермен! – диде экскурсовод. – Ә-ә-ә... инде... әлеге картинаны ясаган рәссамга килгәндә, моның авторы – ир-ат. Юк, ир-егет! Үзем дә бутала башладым бугай... Кайсысы дөрес, дуслар: ир-ат дигәнеме, әллә ир-егетме?

– Ир-ат дисәгез дә ярый, ир-егет дисәгез дә була... Бик карт түгелдер бит? Бик карт булса, бабай дияргә кирәк! – дип, кемдер шаяртып аласы итте.

– Икесе дә дөрес!

– Яхшы, алайса. Егет кеше дип әйтәм. Бик талантлы егет! Рәссам – Мөнәвир Максатов. Максатовның шушы күргәзмәдә урын алган «Кәбестә тозлау» һәм «Авыл клубы» дигән картиналары да бик үзенчәлекле. Алар турында сүз бераз соңрак булыр. Онытканчы әйтеп куйыйм әле: ике көннән, ягъни җомга көнне, көндезге сәгать икедә шушы күргәзмә залында рәссам белән очрашу булачак. Теләүчеләр булса, рәхим итегез!

Ак калфаклы ханым картинаның авторы Мөнәвир Максатов икәнен бая ук белгән иде. Экскурсовод ханымның авызыннан кабат ишеткәч, Мөнәвир исеме аңа үтә дә таныш кебек тоелды. Каян, ничек белә ул аны? Клара Камиловнаның соңгы җөмләсе аны аяктан ега язды:

– Картина шуның белән дә үзенчәлекле, Мөнәвир Максатов – сукыр рәссам!

– Сукыр... рәссам?! Шушындый матур рәсемне... сукыр кеше ясасын әле... Ышанасы килми бер дә... Ышанасы килми...

Мөслимә әби вафаты, саңгырау карга яки Алмагач төбендә хәзинә ята

Ташкирмән авылындагы хәлләргә килгәндә, алар болайрак булды.

Мөнәвирнең бәхетенә күрәдерме, әллә Аллаһның алдан шулай үзенчә сиздерүе булдымы, әбисе үләргә бер көн кала – төш вакытында, аны Изәил дигән дус-иптәше Казаннан ук үзенең сары «Запорожец»ы белән кайтарып киткән иде.

Мөслимәттәй бер дә үләргә җыенган кеше төсле түгел иде. Ул, оныгы кайту хөрмәтенә дип, инде атна-ун көн чамасы күкәй салырга иренеп йөргән бердәнбер җирән тавыгын (Мөслимәттәй аны, нигәдер, Ыржая дип йөртә иде – «рыжая»ны үзенчә татарчалап әйтүе булгандыр инде) Түбән Очның Бәләкәй Әхәтеннән суйдыртып, култокмачлы аш пешерде. Табаны каз маенда гына чыжлатып, үзе әйтмешли, «вышшай сурт оннан» коймагын өлгертте. Атнаш чишмәсеннән җилдереп дигәндәй су алып кайтты да, Кукмараның Володин дигән атаклы бае кайчандыр аның әтисе Сафагәрәйгә (Мөнәвирнең ерак бабасы була инде) бүләк итеп биргән өч мөһерле җиз самавырның төтен чыга торган торбасына үзе телемләп телгән каен чыралары салып, аларга икенче бер чыра ярдәмендә ут элдереп, җәһәт кенә су кайнатты. Сакчыл татар карчыгы, үзе белән яшьтәш булган көмеш каймалы бирнә сандыгындагы һичкайчан бетми торган запасыннан күз карасыдай кадерләп саклаган кургаш кәгазьгә төрелгән такта чәен алып, аның бер чеметемен сындырды да «Кытайдан килгән аккош»ка – чәчәк сурәте төшерелгән керәч чәйнеккә салды. Өйгә зәңгәр мәтрүшкә катыш тәмле чәй исе таралды...

Кичтән уттай эссе мунча кереп, юлдагы бөтен аруларын калдырып чыккан Мөнәвирнең, иртән бер дә уянасы килмичә, изрәп йоклаган чагы иде. Ниндидер сәер тавыш аны татлы йокысыннан уянырга мәҗбүр итте. Ул, урыннан торып, кармалана-кармалана, тавыш килгән тарафка атлады. Мөнәвир белә-белгәннән бирле әбисе, чаршавын тартып куеп, мич кырыендагы такта сәкедә йоклады. Оныгының янына килеп җиткәнен сизепме, Мөслимәттәй, ап-ачык итеп:

– Балакаем... мин үләм... – диде. – Әнә... Газраил үзе... килгән...

Мөнәвир имәнеп китте. Аны курку хисе биләп алды. Моңарчы үлем-китемне якыннан күргәне юк иде аның.

– Балакаем...

Нишләргә? Хәзер нишләргә соң? Аның кадерле әбисе – Мөнәвирне сабый чактан ук үз канаты астына алып тәрбияләгән, яраткан оныгын чын кеше булсын, тормышта үз урынын тапсын дип үстергән газиз әбекәе үлеп ята. Ә ул... Ә ул, баскан урыныннан кузгала алмыйча, тораташтай басып тора...

Соңгы көннәрдә Мөслимәттәй өендә куна-төнә диярлек яткан күрше карчыгы – Саңгырау Бибисара, Мөнәвир кайтканлыктан, кичә үз өенә чыгып киткән иде. Мөнәвир, шул карчыкны исенә төшереп:

– Әбекәй! Үлмәй тор! Мин Бибисараттәйгә чаптым! – дип, ишек тарафына турылап, бәрелә-сугыла, йорттан чыгып китте.

Ул Бибисара кортканы ияртеп кайтып кергәндә, әбисе ыңгырашу катыш гырлавыннан туктап, сулышын сизелер-сизелмәслек кенә ала иде.

– Балакаем... җакынрак кил...

Мөнәвир әбисе яткан сәкегә терәлеп үк басты да иелә төште. Саңгырау Бибисара да якынгарак тартылды һәм: «Ләә иләһә илләллаһ» – дип тәһлил әйтергә кереште. Мөслимәттәй исә, соңгы сүзләрен әйтеп калырга ашыккандай, сулышын еш-еш ала башлады:

– Үлгәнче... әйтеп калаем... Әнкәең... хатлары... сандыкта... Ачуланма... балакаем... Аннары... алмагач... төбендә... Сафагәрәй... бабаңның... хәзинәсе... күме... е-е-е... 

Мөнәвирнең әбисе соңгы сүзен әйтеп бетерә алмады, күзләрен ачкан килеш дөньядан кичте. Аның мөлаем йөзендә елмаю катып калды.

Бибисара кортка, мохтазар булган күршесенең беләзегеннән кан тамырын капшап, карчыкның чынлап та фани дөньядан аерылганлыгына тәмам инангач, мәрхүмәнең күзләрен йомдырып, янә «Ләә иләһә илләллаһ» дип тәһлил әйтте, аннары «Әшһәдү ән ләә иләәһә иллә-ллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ» дип шәһадәт сүзен ирештерде...

***

...Мөслимә карчыкны зиратта калдырып кайтуга, авылда әйтерсең лә мәхшәр купты. Кабер казыган егермеләп ир-ат зираттан туп-туры Мөнәвирләргә юнәлде. Барысының да кулында көрәк иде. Мөнәвирне күздә тотып: «Сукыр кеше берни күрмәс» яки «Сукыр кешегә берни дә кирәкми», – диешә-диешә, күз ачып йомган арада яше-карты бакчадагы һәрбер алмагачның – ә алар җәмгысы алтау иде – төбе-тамырын актарып, тирә-юнен казып чыкты.

Мөнәвир, зираттан кайтышлый ук, авыл советы башлыгы булып йөргән Мөхәммәтша Фәрите белән, аның хан заманыннан калган ак «Волга»сына утырып, күрше авылга киткән иде. Хасталанып яткан якын кардәшен – Мөслимәттәйнең бертуган энесен – гражданнар һәм Икенче бөтендөнья сугышын кичеп тә исән калган Ядкәр бабайны мәрхүмә әбисенең өчесенә чакырырга иде исәбе. Юлда булуы сәбәпле, Мөнәвиргә бу хәлләрнең шаһиты булырга туры килмәде.

«Хәзинә» дип күзе-башы тонган, зиһеннәре таралган ирләр берочтан, хуҗа һәм хуҗабикәләрнең аһ-ваһына карамастан, Мөнәвирләрнең ике яктагы һәм бакча арты күршеләренең дә җиләк-җимеш бакчаларын аркылыга-буйга актарып чыкты.

Ни хикмәт, хәзинә дигәннәре табылмады. Киселгән тырнак хәтле алтын кисәге түгел, хет чүлмәк китеге тапкан булсалар да, ярар иде ичмасам, ул чакта безгә кадәр үк кемнәрдер казып алганнар дип, үзләрен юаткан булырлар иде.

«Гомер буе безне укытты: «Денсез булмагыз, динне ихтирам итегез, бисмилла булса да әйтегез, – дип, еллар буе миләребезгә тукый торган иде. Карчыкның бездән шулай үзенчә көлүе, үлгәч тә безгә сабак бирүе булды инде бу», – дип, мәрхүмә әбигә үпкәләрен белдерделәр.

Аны сүктеләр ни, тетмәсеннәр теттеләр ни – кабергә кереп яткан Мөслимәттәйгә хәзер барыбер иде инде. Саңгырау Бибисара корткага да каты эләкте: «Без, чыннан да, шыр җүләр, ата тинтәк икәнбез бит! Шул биләмчегә, саңгырау карга сүзенә ышанырга кирәк бит, ә! Сиңа гына сер итеп әйтәм дигән булып, барыбызга да әйтеп чыккан икән Биби тәре!» – диештеләр.

Көне буе җир казып, тәмам хәлдән тайган, эчәсе килүдән иреннәре кибешкән, бер-берсенең күзенә карамаска тырышкан ирләр көтүе сүзсез генә өйләренә таралышты...

Ә бу мәхшәрнең сәбәпчесе, чынлап та, Бибисара кортка иде. Мөслимәттәйнең яшьтәше һәм яшьлегендә мәгълүм Октябрь түнтәрелешенә чаклы Сафагәрәй хәзрәтләрдә асрау булып торган Бибисара бу гаиләнең үз кызына әйләнеп беткән иде.

Хәзрәтнең байлыгы кайдадыр яшерелгән булуына Саңгырау Бибисара гомер буена инанып яшәде.

Бибисараның чынлыкта бер дә саңгырау түгеллеген, киресенчә, бик шәп ишеткәнлеген Мөслимәттәй белмәде түгел, бик яхшы белә иде. Әмма аның соңгы минутта бүтән чарасы калмаган иде шул инде – хәзинә турындагы хәбәрне оныгына элекке асраулары алдында әйтергә мәҗбүр булды...

Хәзинәгә килгәндә исә, ул Мөнәвирләр бакчасындагы казып-актарып ташланган җирдән ун-унбиш адымлап читтә – нәкъ күмелгән урынында – шул килеш ятып калды.

Әкълимә, җүләрләр хастаханәсе яки Фирдәвес – җәннәт дигән сүз

Кунакханәгә кайтуга, Әкълимә душта коенып чыгарга булды. Бүтән көнне күбрәк тә йөрелгән иде югыйсә, ә бүген нишләптер арытты. Кичә соң яткангадыр бәлкем?! Шулайдыр әле ул, уйласаң. Күптән күрешмәгән төсле алар – дүрт ахирәт ханым – кичә төнге уникегә кадәр ләчтит саттылар. Ләчтит дип... Ләчтит тә түгел инде... Дөньяның төрле почмагыннан килгән, татар милләтеннән булган кыз-хатыннар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, соңгы бер-ике ел эчендә үз башларыннан кичкәнне хәтерләрендә яңартты – бары шул.

Быел да пайтәхеткә җыелды алар – татар хатын-кызларының «Ак калфак» дигән ассоциациясе чакыруы буенча килделәр. Өченче көн – изге Болгарга, Зөя утравына барган иделәр. Монастырь яныннан узган вакытта эчтән үзәк өзгеч ниндидер тавыш ишетелгән кебек булды. Миңа гына ишетелде бугай дип уйлаган иде Әкълимә, юк икән, башкалар да ишеткән. Ассоциация җитәкчесе Рауза ханым: «1993 елга кадәр бу монастырь бинасында психбольница иде. Монда минем бер танышымның Фирдәвес исемле энесе ятты. Вакыт-вакыт шундый тавышлар ишетелә икән диләр иде. Дөрес икән!» – диде.

Рауза ханымның сүзе бетмәгән булып чыкты:

– Фирдәвес исеме җәннәт, җәннәт бакчасы, оҗмах дигәнне аңлата. Әлеге танышым авыру энесенә багышлап шигырь язган иде. (Ул әлеге танышының шагыйрь Зөлфәт Маликов икәнлеген башкаларга әйтеп тормаска булды). Хәтеремдә калганча сөйләп карыйм әле:

Сөйли идең:

– Бер бәләкәй болыт

Үтте безнең утрау өстеннән.

Язгы шомырт сыман иде лә ул! –

Таныдым мин аны төсеннән...

Адашыпмы йөри бу якларда?

Авылга ул көн дә кайтамы?

Нигәдер бик борчулы ул болыт –

Нәрсә булган аңа, әйт, абый!..

– Мин үзем дә югалган бер болыт.

Ни дип юатыйм соң, и энем? –

Беләм ләкин,

Болыт булып купкач,

Бер яумыйча мөмкин түгелен!

Саркыйбыз без үлән суты булып,

Агылабыз тагын күкләрдә –

Аша күккә яшен куәтләре

Яңа күкрәү булып күкрәргә!

...Менә бүген,

Күккә карый торгач,

Сәер тынлыкка мин юлыктым –

Сүзсез калып, офык аръягына

Озаттым мин якташ болытны.

 Рауза ханым, төртелмичә-нитмичә, шигырьне яттан сөйләп чыкты.

Кемдер:

– Бу шигырьне чын шагыйрь язган булырга тиеш! Гади кеше болай язалмый! – диде һәм тавыш килгән якка башы белән ишарәләде.

– Ә бу йортта акыллы кешеләр яткандыр кебек тоела миңа...

«Ак калфак»ларның һәммәсенә дә моңсу булып китте. Шактый вакыт бер сүз дәшмичә атладылар...

«Энесе... җүләрләр йортында...»

Кемгә-кемгә, әмма Әкълимәгә әлеге сүзләр ук булып кадалды. Дөньяда беркемнең дә кесәсе буш түгел шул. Кайгы-хәсрәт дигәне бер кешенең дә өен читләтеп үтми, иртәме-соңмы ул барыбер килә. Килә икән ул...

«Энесе... җүләрләр йортында...»

Әлеге сүзләр кичәдән бирле эзәрлекли инде Әкълимәне. Аның да бит энесе башкаладагы җүләрләр йортында ятты. Инде вафат. Ун ел булды үлгәненә. Энесенең көтмәгәндә җүләрләнүен табиблар күп укудан дип аңлаттылар. Күп укый иде шул энесе. Тик... Ай-һай, аннан гына булдымы икән... Нәселләренә төшкән берәр рәнҗеш-каргыш сәбәпче булмадымы икән моңа?! Дөрес, бүтән фараз да булмады түгел. Үзе укыган уку йортында ил-көндәге вазгыятькә нисбәтле тиешле-тиешсез сүзләр ычкындырган икән, дип тә сөйләделәр. Шуннан соң аны, җүләрләр йортына ябып, егеткә акылдан яздырта торган укол кадаганнар, имеш...

Әкълимә кинәт кенә бүгенге көнгә кайтты. Күргәзмәдә булганнарын исенә төшерде. Сукыр рәссамның картинасы күз алдына килде...

Мөнәвир. Әйе, бар иде бит аның тормышында да шундый исем йөрткән кеше. Бар иде. Фамилиясе ничек булды икән аның? Кайда икән ул Мөнәвир хәзер? Нинди һөнәр иясе булды икән? Гаиләсе бармы икән? Балалары? Әкълимә шикелле, бәлки, ул да ялгызы гына яшидер, ялгыш арты ялгыш җибәрә-җибәрә, һаман бердәнберен – гомерлек мәхәббәтен эзлидер?!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев