Логотип Казан Утлары
Повесть

Кыршау (бәяннең дәвамы)

Әмма да ләкин... Әкәмәт дими ни дисең инде – кызның юраганы юш килә бит тәки: утызынчы елның җәендә, нәкъ «ай җыгылып төшкән» көнне, ягъни Ташкирмән мәчетенең аен күрше авыл кешесе кисеп төшергән чакта, бу кайгыны күтәрә алмыйча, әтисе – авыл мулласы Сафагәрәй – йөрәк өянәгеннән кинәт җан тәслим кыла.

(Башыннан укыгыз)

Мөслимә әби, имән мичкә һәм тозлы кәбестә

«Бәхетеңнең дә, бәхетсезлегеңнең дә сәбәпчесе кыршау булыр» – бу сүзләрне аңа кайчандыр әбисе әйткән иде...

Бәхетсезлек килгәнгә инде ике дистәдән артык ел үтте. Ә менә бәхет дигәне һаман күренми – кайларда йөри торгандыр ул?

...Мөнәвиргә алты-җиде яшь булгандыр ул чакта. Язга тартым көннәрнең берсендә, көтмәгәндә салкын тидереп, бик каты авырды ул. Температурасы күтәрелде. Аппетиты бетте. Йокысы качты. Әбисе көннәр буена әле мич алдында, әле авыру оныгы янында кайнашты. Коймагын да, тәбикмәген дә, көлчәсен дә пешерде, балан бәлешен дә өлгертте, мичтә бәрәңгесен дә тәгәрәтте. Мөнәвир исә, аһылдап-уһылдап, әйләнеп-тулганып, пружиналы тимер караватта ята бирде. Фельдшер Гөлсимә апа килеп, тиешле даруынфәләнен калдырып: «Мөслимәттәй, башта бусын, аннары менә монысын каптырырсың, җәме?! Өзлексез су җә кайнар чәй эчеп торсын. Эчмәсә, үзең эчерт, җәме!» – дип әйтеп китте. Мөслимәттәй барысын да фельдшер кушканча эшләргә тырышты. Тик менә Мөнәвир генә терелергә ашыкмады...

Тәбикмәгенә дә, коймагына да, гомумән, алдына куелган бер ризык-тәгамгә дә орынып карамаган оныгын жәлләп, аны кызганудан ни эшләргә дә белмичә, әрле-бирле килде әби кеше, ике-өч көндә бөтенләй ябыгып, суырылып калган Мөнәвирнең кайнар маңгаена (инде ничәнче мәртәбә!) кулын куеп торды:

– Бер нәмә дә кабасың килмәймени соң, балакаем? Әйт кенә, шуны ашарыем диген, хәзер үк апкайтам! Ләвкәдә булмаса, күрше-күләндә бардыр әле... Аллаһы ташламай ул, бирәм дигән колына – чыгарып куяр җулына...

Моңарчы «юк»тан гайре сүз әйтмәгән малайның кипшенгән иреннәре арасыннан өченчеме, әллә дүртенчеме көнне, ниһаять, берничә сүз сытылып чыкты:

– Тозлы кәбестә... ашыйсым килә...

Әби кеше, кай арада өстенә киеп, кай арада кәлүшләрен эләктереп, күз ачып йомганчы, җил капкадан чыгып йөгерде. Исенә килгәндә, уң як күршеләренең ишеген шакый иде инде ул...

Тиз генә хәл ителер кебек тоелган йомышны үтәү озаккарак сузылды. Чөнки тозлы кәбестә, күрше-күләндә генә түгел, гомумән, авылда бөтенләй юк булып чыкты. Качкын урамындагы Габдерәүф Җәмиләсенә ялгышыпнитеп кермәгән булса, сөмсере тәмам коелып, коры кул белән генә кайтасы кеше иде Мөслимәттәй. Габдерәүф Җәмиләсе, кем әйтмешли, күп балалы ана. Медале генә юк. Алар өендә беркайчан да аш пешеп җитми, диләр. Плиткә өстенә кәстерүл менеп утыруга, аның тирәсендә кашыклар, юк ла, бала-чага өерелешә башлый икән...

Ни хикмәт, тозлы кәбестә нәкъ менә шул Җәмиләдә бар булып чыкты. Беркөнне генә Чаллыданмы, Минзәләдәнме, әллә Пучы базарыннанмы, кемдер алып кайтып биргән булган икән.

Мөнәвир тозлы кәбестәне генә тансыклаган булган диярсең, билләһи газыйм: шул ук көнне ул, аякка басып, чытыр чаба да башлады. Кинәт тернәкләнеп киткән оныгына карап, Мөслимәттәй әйтте:

– Аллаһы бирсә, ничек тә имән мичкә юнәтеп, быел көз үзебез кәбестә тозларбыз! – диде... Мөслимәттәй, ары чабып, бире чабып, ахыр чиктә әллә кемнәрдән белешеп дигәндәй, ниһаять, яңа мичкәле булды. Әнә ул якында гына кукыраеп утыра. Артык зур да, артык кечкенә дә түгел – мич арасындагы күәс савыты чаклы. «Күбрәк тозласак, зыяны юк, күрше-күләнгә, йә булмаса, сорап килгәннәргә күчтәнәч итеп бирербез», – диде әбисе.

Әбисенең әйткәне фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килде бит, әттәгенәсе. Менә алар, әби белән онык, икәүләп, мунча алдында кәбестә тозлап мәш килә. Мөнәвирнең кулында – кечкенә саплы бәләкәй балта. Ул җәймә өстендәге урындык төбе чаклы тактага кәбестә кисәге куеп, шуны чапкалый. Әбисе үтәр-үтмәс пычак белән кишер кыра, мүк җиләген, агач кысасы шактый таушалган иләккә салып, яньчелеп беткән әлүмин тастагы суда чайкый...

Мөнәвир вакыт-вакыт мичкәгә карап ала. Гаҗәпләнә: бер-берсенә беркетелгән такталар арасыннан ничек су саркып чыкмый икән дип уйлый. Мичкәне кысып торган бу ике тимер түгәрәк нишләп шуып чыкмый икән ди...

Баядан бирле мичкәгә карап-карап алган оныгының уйларын укыгандай, әбисе акрын гына сөйли башлады:

– Минем апам Фатыйма, сугышка хәтлүк, украин җегетенә кияүгә чыкканые. Сугыштан соң алар Донбасста җәшәде.

Менә шул Донбасста татарлар күпләп-күпләп җәшәй. Хәзер дә шулай микән, әйтә алмаем. Авыр эш кайда, безнең халык шунда бит ул. Татарлар шахтада эшләйдерие ул бакытта...

– Фатыйма апа да күмер чаптымы? – дип сорап куйды Мөнәвир.

– Юк инде, нәмәшләп Фатыйма апаң күмер чапсын! Хатын-кыз башкара торган эш түгел бит ул. Күмер чабу – галәмәт авыр хезмәт, балакаем. Авыр эш булганга, пинсәгә дә бик җәшләй чыгалар икән күмер чабучылар. Анда, шахтада, атлар да эшләй икән. Атлар, җаныкайларым, шахтадан тома сукыр булып чыгалар, ди! Җактыга чыгуга, шундук күзләре сукырая икән атларның. Шуңа күрә аларны җир өстенә бик чыгармаска тырышалар, ди. Үлгәнче эшләтәләр дә эшләтәләр икән. Озын-озак караңгыда җәшәгән кеше дә җактыга акрынлап ияләшергә тиеш, җугыйсә, ул да сукыраячак...

– Атлар кызганыч! – дип әйтеп куйды Мөнәвир.

– Атлар да, кешеләр дә жәлке, – дип, оныгын куәтләде әбисе. – Нәмәшләмәк кирәк, балакаем, җәшәргә кирәк бит. Беркемгә дә акчаны да, ризыкны да тиктомалдан китереп бирмәйләр. Эшләргә кирәк! Авыр эшме, җиңелме ул – барыбер эшләргә кирәк. Тормыш итәргә акчасы булмаганга, кешеләр туган җирләрен калдырып, бәхет эзләп, чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булган. Менә хәзер без бәхетле илдә җәшәйбез. «Нинди иркен минем туган илем», – дип җырлайбыз. Илебез тыныч, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Рәхәтләнеп җәшә дә җәшә... Сугышлар гына булмасын берүк! Илгә бәлаказалар килмәсен инде... Сугыш булмас, Аллаһы бирса, безнең патшалар да, гиниралнай сиркиритарлар да гомер-гомергә сугышка каршы булды...

Мичкәгә карале, балакаем. Карап торышка гап-гади мичкә бит инде, иеме?!

Бер җылны Фатыйма апалар безгә кунакка кайтты. Хәтерем җалгышмаса, Ысталин үлгән җыл ые. Илле өченче җыл була инде бу. Донбасска кире киткәндә, апа белән хахул җизни мине дә үзләре белән алды. Харкувны да күрсәттеләр, бер килгәч, әйдә, башкалабызны да күреп кит дип, хахул кияү Киеф каласына ук алып барды. Киефне борын-борын заманда Кияүкала дип җөрткәннәр икән. Монысын шунда очраган бер татар әйткәние. Исемдә калдырганмын бит менә. Хахул кияүнең туган авылында да булдык. Анда бездәге шикелле авыл дип җөртмәйләр, хутыр дип әйтәләр. Менә шул хутырда булган чакта, үзләре пагриб дип йөрткән базларын күрсәттеләр. Ул пагрибтагы мичкәләрнең чуты-саны юк! Хахул кияүнең хахул атасы шул мичкәләргә карап, менә мондыйрак бер тарих сүләде. Исемдә калганча сүлим...

Бер хахул, үзе белән балта остасын алып, урманга бара да шул остадан үзе юан, үзе галәмәт озын бер имәнне, кистереп, җиргә аударта. Шул имәнне үзенә кирәгенчә туратып, бүрәнәгә әйләндертә. Аннары шул бүрәнәне җука, тар такта итеп эшкәрттерә. Шуннан соң тар такталарны түгәрәкләп тездертә дә ике кыршау кидерттерә, төп куйдырта. Нәмә килеп чыга инде, балакаем? Әйе, бик матур мичкә барлыкка килә! Ләкин хуҗа кеше, мичкә җасатса да, аны рәтләп карамай, күбрәк буш тота. Көннәрдән бер көнне мичкә кибә, кыршаулар тутыга, такталар тарала башлый. Кыршауларны бала-чагалар урамда тәгәрәтеп уйнай, такталарны хуҗа кеше утка җага. Шулай итеп, кайчандыр искитмәле булган имән мичкә әрәм була. Бу тарихның хикмәте шунда, Мөнәвиркәем: мичкәне туган ил, ватан дип аңларга кирәк. Имән такталар – әти-әниләр һәм аларның балалары. Кыршаулар – илне бердәм, тату иткән дус-туганлык. Такталар кыршаулы вакытта – мичкә барые. Кыршаусыз калгач – бернәмә дә калмады. Дуслык, хөрмәт булганда – барча халык бердәм. Дуслык какшаса, хөрмәт бетсә, ил кадәрле ил дә таркала... Менә шундый тарих сүләгән иде хахул кода...

Син, балакаем, шуны онытма: бер әйбергә дә, беркемгә дә артык текәлеп, сокланып җәисә гаепләп карарга җарамай. Менә син баягынак мичкәгә бик озаклап карап тордың. Мин моннан шундый нәтиҗә җасадым һәм аны, сиңа авыр булса да, әйтергә булдым: «Гомер буе мичкә эчендә, җәгыни бер кыса эчендә җәшәгән күк гомер итәрсең. Вәләкин шуны бел: бәхетсезлегеңнең дә, бәхетеңнең дә сәбәпчесе менә шушы кыршау булыр!»

Әбисе кулындагы пычагының кисми торган ягы белән имән мичкәнең ике кыршавына да суккалап алды.

Ул чакта әбисе әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңламаган иде Мөнәвир. Аны аңлар өчен вакыт кирәк булган икән...

Әкълимә, Алехандро һәм гуантанамера

Берәүләргә – көн дә бәйрәм, көн дә туй, берәүләргә – көн дә сагыш, көн дә уй. Татар халык мәкале шулай ди. Халык әйтсә, хак әйтә дә соң...

Көн күрке – кояш, күңел күрке – уйлар. «Күңел күрке – уйлар», диләр дә, бер дә алай ук түгел икән... Соңгы вакытта Әкълимә ялгызы калудан шөлли башлады. Ялгызлык шомландыра бит ул, теләсәң-теләмәсәң дә, уйландыра. Ә уй – ялгыз хатын өчен бер дә әйбәт нәрсә түгел. Башыңны уй басса... Хет юрганыңа төренеп, капланып, томаланып ят – файдасыз! Ялгызлыктан, уйланудан качарга теләп, дус-иптәш булыр, күңелгә тынычлык бирер дип, берчакны мәче дә асрап караган иде дә... Тик... Аның да, мәшәкатьтән гайре файдасы булмады...

Керәсе ризык тешеңне сындырып керер дигән шикелле, уй да, әгәр килер булса, бөтен тынычлыгыңны җимереп килер һәм бөтен барлыгыңны биләп алыр. Бәхетсезлек тә шулай бит: һич көтмәгәндә килә дә төшә. Әгәр бәхетсезлек, афәт дигәннәре бер-бер артлы килсә, кайгы ишелеп төште диләр... Аллаһым сакласын берүк!..

Хәер, бәхетсезлек Әкълимәне дә читләтеп үтмәде, килде аңа да, ничек кенә килде әле – болыт-болыт булып ишелеп төште...

Кайчан башланды соң бу бәхетсезлек галәмәтләре, сәбәбенең башында ни-нәрсә иде? Әкълимә чамалый сыман үзе, ләкин дөрес чамалыймы – әйтә алмый, анысын бер Аллаһ кына беләдер...

Сиксәненче еллар башында, университетта укыганда, Кубадан һәм Алманиядән килгән студентлар белән бергә бер тулай торакта яшәргә туры килде Әкълимәгә. Шуларның кайберләре, аеруча Куба егетләре белән тиз арада танышып та өлгерде ул.

Луис дигәне – гудрон кебек кап-кара, араларында иң өлкәне, утыз ике яшь икән инде үзенә, башкаларга караганда буйга тәбәнәк, җае чыккан саен Фидель Кастро белән ике тапкыр күрешүен сөйли, иң шат күңеллесе дә шул булмадымы икән әле.

Пабло – метис, бүтәннәрдән бигүк кара булмавы белән аерылып тора, ул да буй мәсьәләсендә башкалардан шактый кайтыш, күп сөйләшергә яратмый, йөргән кызы бар – үз кавеменнән.

Феликс. Бөдрә чәчле, озын буйлы. Дүңгәләк баш дип йөртә иде аны Әкълимә.

Алехандро. Ул да Луис кебек кап-кара. Аерма шунда: Луис – кәтүк булса, Алехандро – колга, багана. Лино – Алехандро шикелле үк озын егет, тик башында «дүңгәләге» генә юк – чәчен һәрвакыт кыска итеп тота...

Күрше тавыгы күркә булып күренә шул. Казан марҗалары, алардан да битәр авылдан килгән татар кызлары Азатлык утравыннан килгән әлеге егет-җилән тирәсендә күбәләкләр кебек бөтерелә башлады. Мин кемнән ким әле дигән төсле, Әкълимә дә шуларның берсен – Алехандро дигәнен күз уңыннан ычкындырмаска тырышты һәм көннәрдән беркөнне үз дигәненә ирешеп тә куйды. Елмаюлы комплиментлар, мәгънәле ым-ишарәләр һәм, әлбәттә, көн саен диярлек табадан төшкән өчпочмак-пәрәмәчләр, коймактәбикмәкләр, шәңгә-дучмаклар үз эшен эшләде: Алехандро – Әкълимәдән, Әкълимә Алехандродан башка яшәүне күз алдына да китерәлмәс хәлгә килде. Болар икәү үзара әвәрә килгән арада, Луисны – әтисе татар, әнисе марҗа булган Наташа исемле бер сары кәтәнә, Феликсны – Саба кызы Гөлбирә, Линоны Мөслим кызы Фасия эләктереп-каптырып алган иде инде.

Үзләренә яр итеп кара чутырларны сайлаган, кубаларның «Гуантанамера» дигән атаклы җырын тиз арада ятлап өлгергән татар кызлары, тулай торакның «Кызыл почмак» дигән бүлмәсендә узган төрле бәйрәмсәйрәмнәрдә, халыкларның дуслыкларына нисбәтле кичә-фәләннәрдә, сөйгәннәренә кушылып, тән-гәүдәләрен көй рәвешенә туры китереп селкетә-дерелдәтә җырлый да башлады: Гуантанамера, гуахира гуантанамера,

Гуантанамера, гуахира гуантанамера...

«Гуантанамера» сүзе «Гуантанамодан килгән кыз» дигәнне аңлата икән.

Әлеге җыр сүзләре XIX гасырда яшәгән Куба шагыйре Хосе Мартиның «Гуантанамера» дигән поэмасыннан алынган, имеш. Көе, төрле музыкантлар тарафыннан үзгәртелеп, чарлана торгач, җыр азатлык символына әйләнгән, имеш. Әкълимә бу җырны француз җырчысы Джо Дассен җырлавында тыңларга ярата иде. Аннары аны, СССРда беренчеләрдән булып, Мөслим Магомаев җырлый башлады. Аның җырлавы да Әкълимәнең күңеленә хуш килде...

Куба егете Алехандро акыллы, рәхмәтле егет булып чыкты – безнең кызларга җавап йөзеннән, акцент белән булса да, «Ай, былбылым»ны җырларга өйрәнде, университетның Актлар залында узган концертта шуны җырлады да хәтта!

Татарча җырларга никадәр тырышмасын, Алехандроның җырлавы барыбер испанча-урысча килеп чыга иде:

Ай бильбилим, бай бильбилим,

Агидильди тань ата-а-а...

Таньнар ата, озили узик,

Ерьлата да ельата-а-а...

Университетны тәмамлауга, гашыйк парлар кайсы кая таралышып бетте – бер ишләре аерылышты да үзенә янә яр тапты, икенче берләре, бигрәк тә кыз-хатыннар, бәбкә чыгарырга җыенган каз шикелле, ояларында утырып, ялгызлыкны кочып, каңгыраеп калды, өченчеләре – Актаныш кызы Гөлфирә шикеллесе, мәхәббәттән күзе-башы тоныпмы, әллә күпләр шикелле чит илдә яшәп карыйсы килепме, ахырын-нисен уйлап тормастан, аспирантураны тәмамлаган гарәп егетенә ияреп, Сүриягә үк китеп барды...

Әкълимәне дә Алехандро үзенең туган иленә – Кубага алып китте.

Совет илендә белем алып, фәнни коммунизмны тирәнтен өйрәнеп кайткан егет диңгез академиясендә укыта башлады, еш кына корабларга утырып, эшлекле сәяхәтләргә китә торган булды. Белемле, тырыш егеткә вазифа арты вазифа өстәлде һәм ул тора-бара өйдә сирәк кунакка әйләнде.

Баштагы мәлләрдә: «Менә кайда ул романтика – утрау, диңгез, кояш, искиткеч табигать!» – дип сөенгән Әкълимә, кикриге шиңгән әтәч хәлендә калды – Кубада иренең туганнарында яшәгән яшь хатынның көндәлек мәшәкате артканнан-арта барды, ялгызлыктан, сагыштан күңелен авыр уйлар биләп алды.

Бәхет кояшы болыт артыннан чыгарга өлгермичә калды.

СССР дигән ил таркалды. Азык-төлеккә кытлык башланып, илдә хәерчелек чәчәк атты. Пропискасы булмаган кешеләргә талон бирелмәде һәм алар кибеттән ит-май-казы ише ризык-тәгамны ала алмыйча изаланды...

СССРдагы үзгәрешләр Кубага да китереп сукты. Анда да «бөек держава»дагы хәлләр кабатланды. Алехандро, хезмәт хакын айлар буе ала алмаганлыктан, академиядән китәргә мәҗбүр булды. Эшсезлектән каңгырап, кая барырга белмичә йөргән көннәрдә сәясәт дигән чоңгыл аны бөтереп алды, һәм ул баш-аягы белән шуңа кереп чумды. Айлар буе өенә кайтып кермәгән Алехандроны көтеп утыру мәгънәсез бер эшкә әйләнде. Галәм диңгезендә чайкалган җилкәнсез бихисап илләр белән бергә аларның гаиләсе дә упкын читенә килеп терәлгән иде...

Очын-очка ялгап, тырышып-тырмашып яшәргә маташкан Әкълимәгә, көтмәгәндә-уйламаганда, үз иленнән күңелсез хәбәр килеп иреште: әнисен – аның кадерле әнкәсен исеме өч хәрефтән торган явыз чир, аягыннан егып салып, түшәккә яткызган икән.

Шундук Алехандрога хәбәр итеп, тиз генә юлга җыенып, җиде яшьлек кызлары Лусианы, вакытлыча гына дип, иренең туганнары карамагында калдырып, Әкълимә ватанына очты һәм...

...башта әнисен, аннары студент энесен җирләү сәбәпле һәм янә шулар ише берничә кайгы-хәсрәт, илдә-көндәге куркыныч хәл-вакыйгалар аркасында, өч елга якын чамасы туган илендә тоткарланырга мәҗбүр булды.

Ул Кубага кабат кайтканда, сәясәттә уңышлар казанган һәм Гаванада түрә булып алган Алехандроның, яшь кенә бер мулаткага өйләнеп һәм Әкълимәдән инде тәмам бизеп өлгергән Лусианы үзләре янына алдырып, матур гына көн итеп яткан чагы иде. Алехандроның күңелендә үзенә тамчы да урын калмаганлыгын аңлады Әкълимә, аңлады һәм, чарасызлыктан, кычкырып, юк, акырып елап җибәрде...

Әйе, бәхет кояшы болыт артыннан чыгу түгел, күренергә әле уйламый да иде.

 Әкълимә, туган җиренең газиз Әкълимә, туган җиренең газиз туфрагын тырмардай булып, бәргәләнде, үрсәләнде. Каяндыр, ерактан (бәлки яшьлегеннән?!), үчекләгән сыман, җыр ишетелгәндәй тоелды аңа:

«Гуантанамера, гуахира гуантанамера...»

Якында гына, эчтә, бәгырен нидер өзеп алган кебек булды:

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдә таң ата...

Таңнар ата, өзелә үзәк,

Җырлата да җылата-а-а...

Давыл, күрәзәче Мөслимә яки Ай егылып төшкән көн

Мөнәвирнең әбисендә күрәзәлек итү сәләте бар иде. Үзенең әтисе Сафагәрәйнең, ягъни Мөнәвирнең ерак бабасының үлем көнен дә дөрес әйткән булган әбисе. Ул чакта бәләкәй булган әле ул – унике-унөч яшьләрдә генә. Басудан әти-әнисе белән бергә көлтә бәйләп кайткан чакта артларыннан яңгыр болыты куып җиткән – күк күкрәп, яшен яшьни башлаган. Мөслимә юл читендәге бер ялгыз карамага таба йөгергән. Ул әлеге карамага килеп җиттем дигәндә генә, агачны яшен сукмасынмы!..

Аңсыз кызын өенә әтисе Сафагәрәй, үзенең җиләненә төреп, күтәреп алып кайткан. Атна-ун көн күзен ача алмаган кызыкай. Дөм сукыр калдым бит, сукыр кызга хәзер кем карасын инде дип, үсмер Мөслимә сәке тырмап җылаган. Менә шул бәхетсез көннәрнең берсендә, өйдәгеләрнең барысын да шаккатырып, кыз бала болай дип әйтеп ташлаган, имеш: «Әткәй, синең гомерең бар әле, җәшәйсең әле, әмма көпә-көндез ай җыгылып төшкән көнне син бу дөнҗадан кичәрсең!» – дигән. «Саташа балакай, зиһененә зыян килмәсә җарый инде...» – дип уйлап, Мөслимә өчен бик борчылганнар, пошаманга төшеп алганнар.

Кызының сөйләшүен дәвам иттерәсе килептерме инде, ырым-шырымга ышанмаган гына түгел, гомумән, күрәзәлек итүне яисә фал ачуны зур гөнаһлардан санаган әтисе:

«Ай җыгылып төшкәч, исән калган кешеләр кап-караңгы төндә ничек җәшәр суң? – дип сораган. – Төнлә бөтен кеше дә карый торган бер ай бит ул, бердәнбер! Җолдызлар айсыз нәмәшләр? Алар да харап булырлармы?»

Мөслимә бер сүз дә дәшмәгән.

Әнисе Сөмбелбикә, үзенең дә язмышын беләсе килептерме, сүзне куертып аласы иткән:

– Кызым, мин кайчан китәрмен икән бу фани дөнҗакайлардан? – дип сораган.

– Әнкәй, әткәйдән суң җегерме ике җыл җәшәйсең әле... Илле икедә, чана җулы төшкәч, сине дә алып китәрләр, – дип җаваплаган Мөслимә.

«Ай җыгылып төшкән көнне...» дигәннән...

Бервакыт Мөслимәнең энекәше Ядкәр – ул чакта аңа җиде яшьләр чамасы булгандыр – әсәренеп, өйгә кайтып керде дә:

– Әткәй кайда? Исәнме ул? – дип кычкырып җибәрде. Түр башында чәй эчеп утырган әтисен күргәч, чишенеп тә тормастан, ыргылып, әтисен барып кочаклады.

– Ни булды, улыкаем? Бер-бер бәла-казага тарымагансыңдыр бит?! – дип сорады әти кеше, улының төсе качкан чыраена гаҗәпсенеп карап.

– Анда... күлдә... ай... чалкан ята... Ай җыгылып төшкән!.. – диде Ядкәр, елаудан көчкә тыелып, еш-еш сулап.

Бераздан аңлашылды: авыл уртасындагы күпер аша чыгып барган чакта, су өстендәге ай сурәтенә кинәт күзе төшеп, Ядкәр шундук Мөслимә апасының сүзләрен исенә төшергән һәм, әтисе үлгәндер инде дип уйлап, бик каты борчылып, өйләренә элдергән.

Әле Мөслимәгә, әле Ядкәргә, әле әтиләренә карап, барысы да рәхәтләнеп көлгән иде шул чакта.

Көндәлек ыгы-зыгыга кушылып, бер көйгә яши торгач, көннәрдән беркөнне Мөслимәнең күзләре ачылып китте – ул якты дөньяны күрә башлады, шөкер.

Әмма да ләкин... Әкәмәт дими ни дисең инде – кызның юраганы юш килә бит тәки: утызынчы елның җәендә, нәкъ «ай җыгылып төшкән» көнне, ягъни Ташкирмән мәчетенең аен күрше авыл кешесе кисеп төшергән чакта, бу кайгыны күтәрә алмыйча, әтисе – авыл мулласы Сафагәрәй – йөрәк өянәгеннән кинәт җан тәслим кыла. Әнисе Сөмбелбикә абыстай исә, кызы Мөслимә фаразлаганча, илле икенче елның зәмһәрир гыйнварында бакыйлыкка күчә... Кем белә, әгәр Сафагәрәй хәзрәт тагы өч-дүрт ел яшәгән булса, алар гаиләсен, бәлки, башка язмыш көткән булыр иде: әйтик, «кулак» тамгасы салып, ерак Себергә яисә ачы язмышка дучар ителгән меңәрләгән татар мулласы белән бергә Магнит стансасына сөргән булырлар иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев