Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)

Кинәт Ваня дәдәй, сүзен өзеп, нидәндер борчулы кыяфәт белән ерактагы офыкка текәлде. Ул якта күтәрелеп килгән якты кояш күзләрне чагылдыра, аны-моны шәйләрлек түгел иде. Фәкать бал корты безелдәгән кебек кенә ишетелгән тавыш минут саен көчәеп, самолёт гөрелтесенә әверелде. Ул да булмый, тирә-якны тетрәтеп, бомбалар шартлый башлады.

(Башыннан укыгыз)

9. Бер рәхәтнең мең михнәте

Фин-карел җирендә бер елдан артык мул, рәтле, җитеш, рәхәт тормышта яшәү азагына якынлашты, ахрысы. Ямьле ак төннәр балкышын искәртмәстән кара көннәр алыштырган кебек булды. Бер рәхәте, бер михнәте дигәндәй, тормыш арты белән борылды да куйды Бәшировларга – болын хәтле зур йортта икәү генә утырдылар да калдылар! Менә-менә кемнеңдер, килеп, алга таба ни кылырга кирәклеген әйтүен, бер-бер киңәш бирүен көткән сыман, исәпсез-нисез каңгырып утыру гына иде бу. Рамазан абзыйдан барлыгы ике хат (берсен юлда салган) килде дә шуның белән вәссәлам. Фронттан җибәргәнендә: «Авылга кайтырга тырышыгыз!» дип, кистереп язылган иде.

Ә сугыш кырыннан берсеннән-берсе яман хәбәрләр килеп тора. Өммегөлсем апаларда авылдаш хатыннар-ахирәтләр җыелышалар да солдат хатларын кат-кат укыйлар, таушала төшкән кәгазь кисәкләреннән ниндидер мәгънә эзләгәндәй, кулдан-кулга йөртеп, әйләндереп-тулгандырып карыйлар. Төрлечә фараз кылалар, төшләрен сөйләп, яхшыга юрыйлар. Аннары авылга кузгалыргамы, әллә бераз көтебрәк торыргамы дип, уртак фикергә килә алмыйча, уйлый-уйлый миләре түнеп, берәм-берәм таралышалар. Ирләре сугышка алу яшеннән үткәннәр гаиләләре белән шаулашмый, мыштым гына кайту юлына төштеләр. Кәпик Садыйк кебекләре: «Бу сугыш электәгесе кебек озакка бармас. Күрерсез, берәр айдан «тып» итеп кайтып та төшәрләр солдатларыбыз!» – дип, үзенчә өмет чаткылары тарата. Белеп сөйләвеме, әллә картлыгы белән тискәреләнүеме – һич аңламассың аныкын. Ә Ленинградтан ишетелгән яңалык әллә ни куанырлык түгел иде. Финляндия дә Гитлерга кушылган ди әнә. Кул сузымындагы чик аша гына бит алар. Колхозларның кинәттән таркалуы да азык-төлекне кысуга китерде. Ни алдынгы «Балкыш» колхозы да халыкка бер уч икмәк тә өләшә алмый калды. Авыл советындагылар: «Сохари киптерегез. Ул бәрәкәтле дә, озакка да җитә», – дип кенә җиффәрәләр. Өммегөлсем апа янә дус хатыннар белән, булган сөт-маен җыеп, әчегәнче дип, базарда сатып кайтты. Җәй азагында тоз-шырпы, сабын кыйбатлана дигән имеш-мимешне ишетеп, бу юлы базарга Гафурны гына ияртте.

Выборгны танымыйча тордылар, тәрәзәләргә аркылы-торкылы кәгазьләр ябыштырылган, зур биналар каршында капчыкларга нидер, коммы яисә туфракмы тутырып, әрдәнә-әрдәнә баррикада ише нәрсәләр өеп куйганнар... Универсаль кибет каршында аны-моны караштырып торганда, көтмәгәндә чаттан ниндидер сәер колонна килеп чыкты. Ул таркау сафларда винтовкалы берничә кызылармеец сагы астында, чит-ят хәрби киемдәге, битләрен пумаладай сакал-мыек баскан кешеләр узып бара. Өммегөлсем апа, кинәт кемнедер таныган шикелле, авызын каплап, тын гына, күкрәк тавышы белән ахылдап куйды да, төсе китеп, тирә-юненә каранды. Аннары Гафурны ләм-мим сүзсез генә кулыннан өстерәп, икенче чатка борылды. Улының: «Ни булды, әни?» – дигәнен ишетмәмешкә салышып, хәтсез баргач кына, кешесез җирдә туктап хәл алды.

– Уф, үләм дип торам!.. Ислам абыйга охшаса да охшар икән. Әллә ул түгелме, ялгышаммы? Юк, әтиеңнеке кебек уң як кашының читендә миңе бар иде. Ислам абый булды, ахрысы. И, Аллам! – дип, ашыга-ашыга сөйләп китте аннары әнисе. Ул хәрби әсирләр, финнар арасындамы Рамазан абзыйның абыйсы Исламны хәтерләп калган, имеш. Базарга барганчы тынычлана алмады Өммегөлсем апа. Юк кына бәягә ашамлыкларын сатып котылды да, башкасына гамь салмыйча, кайтыр юлына борылды. Гафур аның мондый капылт ваемсызлыгының сәбәбен сорашса да, әллә ни җәелеп китми. Ә кич белән генә чәй янында:

– Улым, Миләшне сатыйк та, Аллага тапшырып, Кызыл Таңга, Фәгыйлә апаларыңа кайтыйк без, – дип, хуплау сүзе йә булмаса башка төрле уңай чара көткәндәй, Гафурга текәлде. Яңа гына ундүртен тутырган үсмердән нинди киңәш-табыш булырга мөмкин? Үзе дә тормышның җаен-көен белми торган, башында исәр җилләр уйнаклаган яшьтә генә бит әле ул.

Шулай дисәң дә, беркөнне Гелияләр хуторына дип чыккан җиреннән үзенә күрә сөенечле хәбәр белән кайтып керде:

– Әни! Садыйк абзый Миләшне үзем сатып алам ди.

Өммегөлсем апа:

– Ниемә кирәк булды икән аңа, үзләре кайтырга җыенмыйлар микәнни? – дип аптырады аптыравын, әмма алдын-артын озак уйлап торыр чак түгел иде. Гафур, сыерны бау белән җитәкләп, Садыйк абзыйга илтеп тә бирде. Садыйк карт күпмегә сатасың дип мәшәкатьләнеп сорап та тормады:

– Мә, улым, рәхәтләнегез! – дип, берничә кәгазь акча тоттырды да шуның белән шул. «Бик арзанга төште бугай» дип баш ватты Гафур, чөнки әнисенең ул тәти кәгазьләрне санаганда кәефсезләнүеннән үк алыш-бирешнең сатучы файдасына түгеллеген чамалады... Әнисе аны-моны әйтмәде, Гафур да моңа әллә ни уфтанмады. Бу якларның элекке яме беткән иде инде аның өчен, Гелияләрнең ашыгыч рәвештә туган илгә җыенып киткәннәрен белгәч тә... Садыйк абзыйга килсәк, соңгы көненә чаклы нәрсәгәдер өметләнеп, дошман хөкемендә калган өлкән авылдашының язмышы фаҗигале тәмамлана шул. Еллар үткәч ачыкланганча, дошман солдатлары аның сыерын чалалар. Карт, хәләл малын яклап, талаучыларның берсенә сәнәк белән ташлана да...

...Кайтырга хәстәрләнү мәшәкате әллә ни озакка сузылмады. Икесенә ике капчык, капчык янында икешәр букча дигәндәй, шул рәвешле күтәренеп, Выборгка чыгып та китте аналы-уллы. Гафур, үзен хәзер әтисе урынына калган ир-атка исәпләп, юл йөрү авырлыгын үзенең сыек, арык җилкәсенә алырга тырышты.

Билет кассасы янында гарасат купкан диярсең! Бер-берсен тыгызлап, укмашып баскан халыкны күргәч, Өммегөлсем апа, хәле бетеп, бөтенләй коелып төште.

– Кит, кит, булмаганны, кысылып үләрсең монда! Әйдә, улым, бераз көтеп торыйк, – дип, гадәтенчә сабыр гына бер почмакка барып чүмәште. Гәрчә күпме генә тилмереп көтсәң дә, халык ташкынының бетәсе юк иде. Берсе китә, икесе өстәлә. Шунда Гафурга, үзенең чаялыгын, гаярьлеген күрсәтеп, сыналыр вакыт килде.

– Син, әни, утырып тор, мин хәзер! – диде дә чират торган кешеләр арасына кереп чумды. Аның авырттырып аркасына төяләр, аягын таптап изәләр... Кемдер сырган бишмәтенең җилкәсеннән эләктерергә маташты, ә ул исә, күзен йомып, чукрак кеше кебек алга таба, касса тишеге тарафына үрмәләвен белде.

– Куда лезешь, нахал! – дип, кара яулыклы хатын чәрелдәде, шыр сөяк терсәге белән малайның касыгына төртә-төртә.

– Ишь ты! Мал да удал! – дип, мыскыллап көлеп куйды кып-кызыл почык борынлы, карсак ир. Аларның ризасызлык белән ачулы гүләшүен озын буйлы, башына таушала төшкән будёновка чәпәгән уртача яшьтәге кеше үзенең торбадан чыккан гөрелдәвек тавышы белән өзде.

Ул:

– Оглоеды, имейте совесть, пропустите мальца! – дип аваз салгач, җәнҗал чыгаручыларның, әллә, чыннан да, Гафурның кечкенә буйлы, чандыр гәүдәсенә карап, «Кем белән булашабыз соң!» дигән кебек, намусларына көч килде, әллә каланча кебек буй-сынлы яклаучыдан шүрләп калдылар, һәрхәлдә малайны, этә-төртә, юл сабып, «бәхет» иңдерә торган касса тишегенә китереп үк куйдылар. Гафур, ундүрттә булса да, яшенә күрә шактый кайтыш гәүдәсе өчен гарьләнә, кеше алдында бу кимчелеген гайрәтле тавыш белән, гаярьлек күрсәтеп капларга тырыша иде. «Малай» дип эндәшкәндә бик хурлана, җаны сызлана. Бу юлы исә әнә аның яшьрәк күренүе файдага гына булды. «Малец» дип атауларын да каршы килми генә буена йотты.

Әле поездның эченә кереп утырасы бар, анда бит билетка атланып очып үтә алмыйсың. Кеше өстенә кеше өелеп, чәбәләнгән төенне тишеп кара! Ярый, Гафур үзе аяк астыннан йөреп чирканчык алды, күнекте, ә менә әнисен, һаман да юаш, сабыр, тотнаклы булып калган әнисен вагонга ничек кертергә? Соңгы айларда ул сыйфатлары тагы да өстенлек ала барды Өммегөлсем апаның. Гәүдәсе ничектер авыраебрак, юанаебрак киткәнен малай да сизә иде. Хатыннар гәбендә дә ишеткәне бар: әнисе бәбәй көтә икән аның. Шунлыктан кеше-карадан мөмкин кадәр читтәрәк калырга тырыша ана. Хәзер дә әнә зәңгәр җирлеккә зур-зур алчәчәкләр төшкән күлмәге, иренең кәчтүме аша шактый беленеп торган корсагын күрсәтмәскә теләгәндәй, кул сумкасы белән каплабрак тора. Үзе Гафурның, балакаеның, вагонга үтү өчен ничекләр өзгәләнүен, мичкәдәге балыктай бәргәләнүен күреп, аны бик каты жәлли иде.

Күрше вагонның проводнигы – арыган кыяфәтле, береткасы читеннән бер учлам чал чәче чыгып торган олы яшьтәге хатын җәһәт кенә килде дә, билетларын күргәч, икесен дә әйберләре белән үз вагонына алды.

Вагонга кереп урнашкач, иркен сулыш алып, ялыгу катыш канәгатьлек белән елмаештылар. Гүя нужаның иң ачысы, камчылысы артта калды, алдагысы әллә була, әллә юк сыман иде. Тирә-юньдәге сөйләшүләргә колак салдылар. Тәрәзә буенда утырган күзлекле, ыспай кара кәчтүмле кеше белән хәрби китель кигән пеләш башлы ир-ат тын гына сөйләшеп утыралар.

– Сводка буенча нинди хәбәрләр бар? – дип сорады күзлеклесе.

– Мактанырлык түгел шул. Ленинградка үрмәли, хәшәрәт! – диде икенчесе, һәм үзе дә сизмәстән, аның куллары йодрыкланды, яңаклары тартышып куйды.

Гафур, әнисенең җилкәсенә сыена төшеп, күзләрен йомган гына иде, паровозның хәвефле-кисәтүле тавышына сискәнеп китте. Ул да түгел, тормозлар тешкә тиярлек дәрәҗәдә ачы итеп чинашып куйды, вагоннар бер-берсенә каты орынып чакылдап бәрелделәр дә туктап калдылар. Көтелмәгән бу хәрәкәттән кешеләр егылып китмәс өчен бер-берсенә авышып, үзара тотынышырга мәҗбүр булдылар. Тыштан сызгырып төшкән бомба, көчле шартлау тавышлары бәреп керде, җир тетрәде, пыяла ватыклары чылтыраганы ишетелде. Бу гарасат һәркемне аңсыз-өнсез итте. Әмма күпләре, тораташ булып, урыннарына сеңеп утыруларын белделәр.Мондый чакта кем булса да андый куркыныч халәттән чыгарырга, нидер әйтергә тиеш иде.

– Тизрәк урамга! Живо! – дип кычкырды хәрби киемле.

Кара кәчтүмле: – Кая әйберләрегез? – дип, Өммегөлсем апаның капчыгын эләктерде дә, үзен алга үткәреп, чыгарга булышты. Капчык-төенчекләр белән әвәрә килгән Гафур да алардан калмады.

Поезд Ленинградка җитәр-җитмәс бер стансада туктап калган икән. Хәер, аның инде поезд дип әйтерлеге дә юк иде. Бер-бер артлы күктән коелган бомбалар явы аны – янып торган гигант факелга, якын-тирәдәге биналарны исә каракучкыл-кызыл ялкын чорнаган хәрабәгә әверелдергән иде. Караңгы күк йөзе яшен яшьнәгәндәге кебек гөлт тә гөлт яктырып китә, аның яктысында үкереп, улап очкан дошман самолётлары ялт-йолт күренеп ала. Каядыр зениткалар ухылдап куя. Кара тәреле гыйфритләр, ниһаять, юкка чыкты. Өммегөлсем апа башта Гафурны капшап тапты, аннары капчык-букчаларын барларга кереште. Барысы да үз урынында иде. Әмма алар шул минуттан иң кадерле нәрсәләрен югалткан, инде мәңге табып булмаслык кешеләр сыман хәвефләнеп, тагын да җитдиләнделәр. Йөзләреннән соңгы елмаю билгеләре нәкъ шул чакта юып, сөртеп алгандай җуелды. Рәхимсез сугыш шул рәвешле Гафурларның артыннан куа килеп, тәки куып тотты һәм үзенең тотыклары итте.

Кара тәреле самолётлар үзләренең кара, әшәке эшләрен бетерделәр дә киттеләр. Ә алардан соң һич гаепсез хатын-кызның, карт-корының, балачаганың үле гәүдәләре, дөрләп янган биналар, каралты-кура, күмергә әйләнгән эшелон скелеты торып калды. Вокзал дигәне әле дә ут эчендә, янында кемнәрдер кайнаша, ялкынын сүндереп мәш киләләр. Тирә-юнь кан-яшь белән чыланды, нарасыйларның үксегән, йөрәк парәләрен югалткан аналарның илереп елаган, яралыларның ыңгырашып кычкырган тавышларына күмелде. Башлары әйләнеп, миләре тонган, миңгерәгән аналы-уллы капчык-букчалары өстендә, ни кылырга белмичә аптырап, озак утырдылар. Өммегөлсем апа бөтенләй йончыган, күзләре йомык. Моңарчы мылтык-шылтык, туп аткан тавышны ишетмәгән авыл хатынына күп кирәкме соң?! Әмма хикмәт аларда гына түгел иде. Аның үз хәле – хәл. Кешегә сөйләп аңлатырлык түгел. Бигрәк тә газиз баласына.

Гафур янә дилбегәне үз кулына алырга туры килүен аңлады. Иң элек ул бомбалар явыннан исән-имин калган агач алачык ышыгына әйберләрен ташып куйды, әнисен җитәкләп китереп, капчыклар өстенә утыртты. Инде яктыра да башлады. Станса алай ук кара күмергә калмаган икән әле. Читтәрәк анда-санда зур йортлар, кечкенә ызбалар караеп күренә.

– Җеп өзәрлек тә хәлем юк, улым. Әйдә, берәрсенә кереп ял итеп алыйк, – диде ана, күгәреп кипшенгән иреннәрен ялый-ялый. Тордылар, йөкләрен кулларына алып, иңнәренә асып киттеләр теләнчеләр сыман урам буйлап. Бәлагә тарыганнар бер алар гына түгел иде шул. Берәм-берәм дә, төркемләп тә, өй саен туктап, «на постой» сорашучылар бихисап. Бер хатынның икенчесенә «Ленинградка чаклы алты чакрым» дигән сүзләре колагына эләгеп калды Гафурның. Әнисе белән хәзер үк тәпиләп шул тиклем юлга кузгалу турында хыялланырга гына кала иде.

Бер генә өйдә дә энә төртерлек урын булмагач, һичнинди чарасыз, иске генә ызба янындагы арба ышыгына барып аудылар болар. Өммегөлсем апа авыр итеп сулый, күз кабаклары күгәреп тора. Ул инде бөтен нәрсәгә битараф төсле иде.

Шул чакта ызба ишеге ачылып китте дә аннан хәрби гимнастёрка-чалбар кигән утыз-кырык яшьләрендәге чибәр хатын күренде.

– Әйдәгез, әйдә, керегез монда, – диде ул русча. Өммегөлсем апа кымшанып та карамагач, җил-җил атлап килде дә, аны тартып диярлек аягына бастырып, өйгә җитәкләде: – Ә, син, егет, әйберләреңне калдырма, – дип елмайды. Ананы ул саклык белән генә әйдәкләде, чөнки аның йөкле булуын шундук чамалап алды.

Өйдә тагын чал мыеклы, какча битле солдат, бәләкәй генә өстәл янында уч төбендәге көзгегә карап, пәке белән кырынып утыра иде... Сарафанлы хуҗабикә мич почмагында ризык хәзерләү белән мәшгуль. Гимнастёркалы хатын Өммегөлсем апаны ызбадагы бердәнбер ятакка илтеп яткырды да хуҗа хатын ягына борылып:

– Авыры бар. Сигез айдан да ким түгелдер, – диде кайгыртучан, ягымлы тавыш белән. Бераздан Гафур белән әнисе, чәй эчеп, капчыктагы коры-сары белән тамак ялгап, яхшы күңелле кешеләрнең кызыксынучан сорауларын булдыра алганча җавапладылар. Кич җиткәч, Гафур идәнгә мул итеп җәелгән салам өстенә ауды.

Юлчылар таң атканчы ук уяндылар. Өммегөлсем апаның хәле берникадәр рәтләнгән кебек иде. Менә ишек ачылды һәм теге карт солдат кайтып керде:

– Атны җиктем, хәзер кузгалабыз, Маша!

Әлеге чибәр хатын, гимнастёркасын каеш белән буып, иңенә кызыл хач сурәте төшерелгән киез сумкасын асты. Өммегөлсем апаның хәл-әхвәлен сорашып, Ленинградка таба юнәлүләрен аңлатты. Маша олаучы Ваня абзый белән поездга авыр яралыларны салып җибәргән булганнар икән.

– Слава богу, санитар поезды бомбёжкага кадәр китеп өлгерде, – дип яктырып сөйләнде Маша. – Югыйсә көне-төне бомбага тотып, сулыш алырга да бирмиләр каһәр төшкән фашист козгыннары!

– Ваня абзыйның олавы Ленин шәһәренә таба сәфәр чыкты. Олы юл халык белән чуарланган иде. Машинада, атта, җәяүләп, яше-карты, олысыкечесе, хәрбиләр, гражданскилар бер тарафка хәрәкәт итә.

Көн чалт аяз. Һавасын сулап туймаслык җәйге матур көнне ниндидер бәла-каза, бәхетсезлек турында уйлап та бирмисең. Бурлы ат җигелгән арба шома юлдан, келтер-келтер килеп, ипле генә тәгәри. Ирексездән күз кабаклары авырая, авырая... Гафур йоклап китмәс өчен үзен көчләп күзен ача, әнисенең хәлен чамалап, тирә-ягын караштыргалый. Олаучы Ваня дәдәйнең үзен гадәтенчә эче пошмас кешедәй тотуы сокландыра иде малайны. Ул кичә, Гафур әнисе белән килеп кергәндә, сакал-мыегын үткен пәке белән төзәткәләп утыра иде. Инде бүген дә иртә таңнан аның шул эш белән мәшгульлеге йокы аралаш күзенә чалынды Гафурның. Хәзер дә Маша апа белән юк-барны сөйләшеп, көлешеп баралар. Әйтерсең, тирә-якта куркыныч афәтнең әсәре дә юк. Эх, шулар кебек, һичнидән шүрләмичә, аһ-вах килмичә, кешелеклелегеңне җуймыйча яшәргә!

Кинәт Ваня дәдәй, сүзен өзеп, нидәндер борчулы кыяфәт белән ерактагы офыкка текәлде. Ул якта күтәрелеп килгән якты кояш күзләрне чагылдыра, аны-моны шәйләрлек түгел иде. Фәкать бал корты безелдәгән кебек кенә ишетелгән тавыш минут саен көчәеп, самолёт гөрелтесенә әверелде. Ул да булмый, тирә-якны тетрәтеп, бомбалар шартлый башлады.

– Тизрәк, юл кырыена! – дип, бөтенләй үзгәргән чит-ят тавыш белән кычкырды олаучы, атын туктатып. Алар шәфкать туташы белән хәрби кешеләр шул: ни арада юл буендагы чокырга сикереп тә өлгергәннәр. Гафурга исә, әнисенә булышып, юл читенә барып ауганчы әллә никадәр вакыт үткән кебек тоелды. Шул арада кара тәреле самолёт икенче тарафтан килеп чыкты, һәм якында гына тагын бомбалар төшеп шартлады. Менә тагын бер самолёт, «фчт» та «фст» итеп сәер сызгыртып, астагыларны пулялар яңгыры белән коеп, баш түбәсенә тияр-тимәс очып узды. Гафурның күз алдыннан, кинода өзелгән тасмадагы кадр кебек, бурлы атның, үлем ачысы белән кешнәп, күккә ашарга теләгәндәй алгы аяклары белән ыргылуы, әнисенең җирдә яткан хәлдә, чиксез әрнеп, бертуктаусыз кычкыруы, Маша апаның сумкасын ача-ача, аңа ташлануы күренешләре үтеп китте. Ул, һушына килгәндә, коты алынып, үзен-үзе белештермичә әнисенең кәчтүм якасын тарткалый иде:

– Әнием, нәрсә булды сиңа, кай җирең авырта?! Ни өчендер башын як-якка бәргәләгән әнисе дәшмәде.

Маша апасы исә:

– Не мешай, отойди! – дип, аңардан көтәргә мөмкин булмаган ягымсыз тавыш белән акырып салды. Әнисенең дә өзгәләнеп каты ыңгырашуы аша:

– Улым, кит!.. Читкәрәк кит, зинһар!.. – дигәне, ниһаять, колак пәрдәсен бәреп керде малайның. Маша үзенекен эшли бирде. Менә ул, Өммегөлсем апа янында булашып, Ваня дәдәйгә кычкырды:

– Фляжку давай сюда! Быстро!

Самолётларның, эшләрен бетереп, каядыр олагуларын да сизми калды малай, аның бөтен барлыгын кычкырып елаган бала тавышы биләп алды. Көтелмәгән ул чит өн әнисе тарафыннан килә иде. Маша апа, киресенчә, елмая-елмая торып баскан, аның кулында шул ят тавыш килгән төргәк иде. Маша читтәрәк миңгерәп чүмәшкән малайга карап:

– Ну вот, братец, кил, сеңлең белән таныш! – диде.

Дөресен әйткәндә, күз ачып йомганчы үлем белән яшәү арасында яшен тизлегендә узган вакыйгакүренешләрдән Гафурның башы-күзе томаланган, әлеге яңалыкны зиһене эшкәртеп өлгермәгән иде әле. Яңа туган сеңлесенә мөнәсәбәтле ул хәбәр бераздан гына авырлык белән барып иреште аңына.

Әнисе ыңгырашудан туктаган, ятып тора, үзе, баласын-йөрәк парәсен кулында тибрәткән Машадан көнләшкәндәй, күзен дә алмый, аңа таба кулын сузып елмаерга итә иде. Ваня дәдәй исә бармакларын салам белән сөрткәли, каты яралардан үлеп каткан атының дирбиясен йолкып-йолкып җыештыра.

Калганын төштәге сыман гына, өзек-торык кына хәтерли Гафур. Ничек машина туктатып, әрҗәсенә менеп утырышуларын да, әнисенең талчыккан, әмма ачылып киткән якты йөз белән яңа туган баласын имезүен дә... Бара торгач, имчәк баласының җыерчыклы, кызгылт йөзенә әллә ни исе китми генә күз ташлагач, малай сорап куйды: – Әни, аңа нинди исем кушабыз соң? Өммегөлсем апа, көлемсерәүле күзләре белән янәшәдә утырган Машага яратып, сөеп карап, аның гимнастёрка җиңеннән сыйпый-сыйпый:

– Менә Маша апаң кебек рәхимле-шәфкатьле кеше булып үссен өчен Шәфика атлы булыр. Исеме сиңа ошыймы? – диде.

Туган сеңлесен беренче һәм соңгы тапкыр күрүе булган икән шул Гафурның. Ленинград тарафына акрын гына, үрмәләгәндәй барган кәрван янә ут-ялкын эчендә калды. Бу юлы дошман самолётлары тагы да ишәйгән иде. Әле берсе, бомбасын ташлап, баш очыннан очып уза, әле икенчесе... өченчесе... дүртенчесе... Үзләре, «фст», «фчт» итеп сайрап, җирдәгеләргә пулемёттан сиптереп үтәләр иде. Колонна бер мизгелдә таркалды, тегендә-монда ялкын үрләгән автомобильләр, ат арбалары күбәйде, тирә-як тоташ утлы кырга әйләнде.

– «Юнкерслар» болар, тәмам каныктылар, сволочи! – дип, үз-үзенә сөйләнеп куйды аналы-уллы белән чокыр эчендә бергә туры килгән Ваня дәдәй. Аннары калганын хәтерләми Гафур: соңгы мизгелдә карт солдатның чиктән тыш аптыраулы карашы гына исендә калды. Кинәт янәшәдә генә шартлаган чираттагы бомба хасил иткән һава дулкыны малайны, очыртып, читкә атып бәргән иде. Шуның белән барысы да бетте...

* * *

...Авыр һәм гасабилы төш күреп ята Гафур. Бу газаптан котылырга теләп, күзләрен ачмакчы була да, күз кабакларына гер эленгәнмени, тетрәнеп кенә куялар. Бугазын албастыдай нидер буып ала, тын алырга да бирми. Ниһаять, томанга эретелгән керфекләре аша, сизелер-сизелмәс кенә әнисенең йөзен күрде һәм аның ягымлы тавышын ишетте:

– Мальчик пришел в себя!

Туктале, ни өчен соң әле әнисе аның белән русча сөйләшә? Әллә мине танымыймы? «Әнием, бу бит мин – Гафур», – дип кычкырмакчы була, ләкин тавышы гына чыкмый. Кинәт көчле яктылык сирпелде, һәм ул күзләрен ачты. Соры томан аша гына өстенә иелгән хатын-кызны күреп алды. Юк, бу әнисе түгел иде. Кем бу? Кайда ята соң ул?

Малай як-ягына каранды. Башын күтәреп тормакчы булды, әмма, шулчак бөтен башын, гәүдәсен шундый көчле авырту биләп алды ки, күзләреннән очкыннар чәчелде.

Бераздан ул тирә-юньне ачыграк күрә башлады. Менә теге коңгырт күзле, сөйкемле апа, башыннан сыйпап нидер сөйли, тик ул һични ишетми.

– Әнием кайда, әнием? – дип, кара янган иреннәрен көчкә селкетә малай. Үзенә исә каты кычкырып сорагандай тоела. Ә ул исә телдән язган, дөм саңгырауланып ишетүдән мәхрүм иде. Көчле шартлаудан каты контузия алып, аяк-куллары да имгәнгән иде аның.

Коңгырт күзле, ак халатлы хатын, стаканнан чәй эчергәннән соң, аның хәлен, халәтен сынап карагандай:

– Исемең ничек? – дип сорады.

Малай аның соравын ишетмәде, шулай да аның иреннәренең ничек тибрәнүенә карап, ни турында сораганын аңлап алды.

– Гафур, – дип пышылдады. Аннары янә тилмереп әйтте:

– Әниемне чакырыгыз!

Малайның бөтенләй чукраклануын, сөйләшә алмавын тәмам ачыклаганнан соң, коңгырт күзле шәфкать туташы, авыр сулап, читкә борылды. Ярый әле, күзләренә зарар тимәгән дип сөенде ул. Торып басты. Аны башка яралы авырулар көтеп тора иде. Малайга исә уйланырга, үткәннәрне искә төшереп юанырга гына калды.

Әйе, ул кичәге бомбалар тозагыннан соң әнисен дә, сеңлесен дә югалтты. Башын селкетә алмаган килеш, күз карашы төшкән сыңар тәрәзә аркылы тәбәнәк йортны күрде. Бу әле Ленинград түгел, анда шундый кечкенә, тәбәнәк кенә йортлар була алмый дигән карарга килде.

Дөрес чамалады Гафур. Шәһәр яны бистәсендәге хәрби госпитальләрнең берсенә килеп эләккән иде ул. Берничә көнме шулай яткач (ә ул вакытны анык кына белүдән гаҗиз иде), биредә тагын ниндидер ыгы-зыгы купты, һәм аны, носилкага салып, каядыр күтәреп киттеләр. Машинадамы, арбадамы җай гына тирбәлеп бару йокыга оетты. Күзләрен ачканда, ул инде үзенең яңа җирдә ятканын күреп алды. Биредәге бүлмә яктырак та, иркенрәк тә иде. Аның инде колаклары ачыла төшкән, һәрчак тоташ гөжелдәү арасыннан тавышларны тонык кына ишетә башлаган иде. Авылдагы инештә коенганда, су астына төшкән хәлдә яр буендагы кешеләрнең сөйләшүләрен ишетеп торган кебек. Ул инде аякларын да, кулларын да селкетә ала, тик менә башының сызлавына түзәрлек түгел. Малайның бәгыре өзгәләнеп ыңгырашуын ишетеп, бүлмәдәге кешеләрнең берсе янына килеп утырды.

– Нәрсә, егет, бик авыртамы? – диде башы-маңгае марля белән уралган кеше, ихластан хәленә кереп.

– Ничего, туйга кадәр төзәлер, – дип, юатып, тимер тешләрен балкытып елмаеп куйды аннары.

– Аның каравы, мәктәпкә барасы түгел, ә?! Бүген бит инде сентябрьнең алтысы...

Вакытны чамалау әмәле әнә шулай керә башлады Гафурның аңына. Көн саен каядыр, бик еракта нидер шартлый, дөберди. Ә беркөнне яралыларның аякта басып торырга сәләтлеләре, тәрәзә буена җыелып, шаулаша-шаулаша бәхәсләшеп, нидер тамаша кылдылар. – Юк, бу ул якта түгел, Бадаев складлары тирәсендә дөмбәсли, – дип бәхәсләшә берсе.

– Әйе, әйе, нәкъ шулай! Бадаевский келәтләре шунда, Новодевичья зираты артында, – дип җөпләде аны икенчесе.

Бертуктаусыз гүләп торган шартлау тавышлары тынгач, тимер тешле абзый малай янына килде һәм бәхәснең ни турында барганын аңлатуны кирәк тапты:

– Бадаев келәтләре яна. Анда шәһәрнең бөтен азык-төлек запасы тупланган бит. Харап иттеләр барысын да кабахәтләр! Ач калдырдылар ни тиклем халыкны, – диде ул, нәфрәтләнеп, озак кына тынычлана алмыйча сүгенеп.

Гафурга ул ниндидер череп беткән бай турында сөйли кебек тоелды.

Шуңа күрә үзе дә сизмәстән:

– Кем соң ул Бадаев дигәне? – дип сорады һәм… шуның белән аның теле дә ачылып китте.

– Патша вакытында Дәүләт думасы депутаты булып торган атаклы большевик, – дип, ихтирам белән телгә алды аны әңгәмәдәше. Ни хикмәт, 8 сентябрьдәге әнә шул көчле янгыннан соң Ленин шәһәрендә ризыкка кытлык башлана да инде. Ике-өч айдан соң бераз тернәкләнеп, аягына баскан малайны Некрасов урамындагы балалар йортына күчерделәр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев