8 (август), 2021
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Газинур МОРАТ. Күкрәп шыткан язның тын аһәңе... Шигырьләр. .....................3
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть. ..............................................9
Сирень ЯКУПОВА. Тамыр кайда – шунда танырлар. Шигырьләр. ..................64
Ләйсән КӘШФИ. Ут өстендә биючеләрдер без... Шигырьләр. ..........................94
Марсель БАКИРОВ. Итек. Хикәя. .........................................................................98
Дания НӘГЫЙМ. Мең кабат карадык үлемнең күзенә... Шигырьләр. ...............105
Ләлә САБИРОВА. Кол. Хикәя. .............................................................................110
ДРАМА ӘСӘРЛӘРЕ
Зөлфәт ХӘКИМ. Хаталы хат. Пьеса. .....................................................................68
«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Матурлык һәм бәхет кочагында. .............................123
Газинур МОРАТ. Ул мине шигырь белән дуслаштырды. ......................................127
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Әнвәр ШӘРИПОВ. Мәрсия. Хикәя. ....................................................................128
Кардәш халыклар әдәбияты: Бәхтехуҗа ИШМӨХӘММӘТОВ. Яу сындырмас дус-ише күп булганны. Шигырьләр. Рафис КОРБАН тәрҗемәсе. ......................................................132
Ерактагы утлар: Руслан СӨЛӘЙМАНОВ. Бер матурлык чыганагы. .......................136
Венера МӘҖИТОВА. Алмалар алланганда. Хикәя. ................................................141
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Гөлия КАЮМОВА. Камил геройлар остасы (Р.Хәмиднең тууына 80 ел ). ...............147
Хәтер: Рафис КОРБАН. Үлемсез шигърияте калды..................................................157
Газиз тавышлар: Чын дөреслек алып кайткан әдип (И.Салаховның тууына 110 ел);
Утлар кичкән садә күңел (Ә.Маликовның тууына 100 ел). Сәхифәне Н.АКМАЛ әзерләде.....159
Тормыш язган хикәяләр: Илдус ДИНДАРОВ. Хикәяләр. .......................................161
Китап күзәтү: Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Әмирхан Еники – төрек телендә. ................174
Җанисәп – 2021: Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Төрле чор җанисәп мәгълүматларында татарларның саннарында аермалар һәм моның кайбер сәбәпләре турында. .............................................176
Ак җилкән: Каләм тибрәтү – бушану чарасы. Алинә ХӘБИБУЛЛИНА белән Айзилә САБИРОВА әңгәмәсе. .......................................................................................................184
Бәләкәйләр: Бәләкәй Фирзәр. Алмаз ХӘМЗИН язып алды. ...................................187
«Казан утлары» архивыннан. .....................................................................................172
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .......................................................................190
-
Көй
Ә ул көйнең чишмә башы Әнкәйләр күңелендә. -
Ком бураны
Ком бураны тынар, бөре шытар Милләтемнең туар таңында! -
Кол
Исән... Икесе дә исән... Әти дә... Ул кайда булган? Ник әйтми китеп югалган?... Әни... Кәримнең эчендә, гүя, ике уй бәргәләшә иде: бер яктан, әнисенә иркәләнәсе, елый-елый кысып кочаклыйсы килә. Икенче яктан, ничә еллардан бирле күңелендә оешып каткан рәнҗү баш күтәрә... -
Хак дигәне...
Чыны бер әкият була, Яшәү дигәне – уен... -
Танымаслык булып үзгәрдем күк...
Тамыр кайда – шунда танырлар... -
Матурлык һәм бәхет кочагында
Дусларым-танышларым нәрсә әйтсә дә әйтер, әмма бу язмамда мин шуны аерым атап китәсем килә: үземне бик тә бәхетле кешегә саныйм мин. Ни өчен дигәндә, беренчедән, гомеремнең иң нәтиҗәле эш белән үткән чоры әдәбият дөньясында кайнап, «Казан утлары» журналында җигелеп эшләп үткән еллар! Ә аңа кадәрге еллар турында уйлыйм да шушы эшчәнлеккә әзерлек чоры булган икән дигән нәтиҗәгә киләм. -
Язмыш йөзеге
Яшьлегемдә таман сайлангандыр Бармагыма кигән йөзегем. -
Тарих янды, дөрләп, утын кебек...
Тарих янды, дөрләп, утын кебек, Җиңүченең тимер мичендә... -
Умырзая
Без дә бераз яшәрәбез булыр, Җиһан яңарганда кабаттан. -
Көнбагыш зары
Әрсез бер җирүсем үзем... -
Камил геройлар остасы
Ризван Хәмид иҗат мәйданына 1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында – иҗтимагый-сәяси тормыш уңайга таба борылыш алган елларда килә. -
Имән
Мин үзем дә исән калган тамырдан шыткан бала! -
Туган йортка кайтам
...Картлык, бәлки, эзләп таба алмас, Туган йортта торып калалсам. -
Камил геройлар остасы (дәвамы)
...Р.Хәмид әсәрләре тормыш дөреслеген чагылдыруы, иҗтимагый әһәмияте, фәлсәфи тирәнлеге, әхлакый-эстетик кыйммәте, дидактик-психологик рухы, сәнгатьчә бирелеше белән аерылып тора. -
Фәйзулла
Фәйзуллага тормыш ничектер гел арты белән торды. Яшьтән үк әтисе вафат булып, дөньяның әчесен-төчесен иртә татып үсте. Ир бала булганга, михнәт дигән арбаның төбенә җигелеп тартты. Аңламассың бу дөньяны... Берәүләргә барысы да җиңел һәм мул бирелә. Әти-әниләре дә исән, җегәрле. Ага-туганнары да ярдәм итеп торалар. Гомумән, дөньялары тигез һәм матур бара. Чынлап та, никтер гел тискәре, гел кире булды бу тормыш. -
Фәйзулла (дәвамы)
Менә эш нәрсәдә икән... Шуны аңлады Фәйзулла. Бу Зәкиянең үче иде. Әйе, бик каты, бик каты үч алдылар. Уйларга уелып, Фәйзулла ике көн өеннән дә чыкмый ятты. Төннәрен йоклый алмады. Зәкия усал елмаеп, күз алдына килеп җәфалады. Кышны ничек чыгар? -
Үлемсез шигърияте калды
Харрас белән эшләү җиңел иде. Ул бервакытта да урыныннан, дәрәҗәсеннән файдаланмады. Хезмәткәрләр белән дә, авторлар белән дә өстән торып сөйләшмәде. Ул – яхшы шагыйрь, үзенчәлекле, үз язу өслүбе булган талантлы каләм иясе. -
Ут өстендә бию
Кеше язмышлары – төпсез дәрья, Өсте – көзге, асты – гарасат. -
Фәйзулла (дәвамы)
Улларының исеме бу гарип бала исеменә охшаганлыктан, Зилә аны улының исеме белән, Илдар дип йөртергә булды. Баштарак бала, «мин – Илнур», дип карышса да, хәзер күнекте. Болай Зиләгә күпкә җиңел, күңеленә рәхәт иде. -
Мыеклы сабый
Уңганлыкта, булганлыкта Син – бал корты бугай. Дәүсовет та синең өчен Иҗат йорты бугай. -
Фәйзулла (дәвамы)
– Теге кәкре танау нәрсә сөйли? – дип сорады. – Ул тагын Дүшәнбегә барырга куша. Белеп торам, әгәр дә без аның тәкъдимен кире каксак, бу йорттан исән-сау чыга алмаячакбыз. «Тагын да ике чемодан калды, шуны алып кайтыгыз», – ди. Сизеп торам, чемоданнарда юньле нәрсә түгел... -
Фәйзулла (дәвамы)
– Улым, рәшәткәгә тотынып, судан читкәрәк кит тә, утырып безне көтеп тор, – диде. – Ярар, – диде дә Илдар рәшәткәгә тотынмый гына алпан-тилпән атлап, чирәмгә барып утырды. Бу хәлне күргән Зилә белән Фәйзулла өнсез калдылар хәтта. – Күрдеңме, күрдеңме, әтисе, улыбыз үзе атлап китте! – дип, Зилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Алар канатланып, куптарып кәкрәйткән арматураны бөтен көчләре белән үзләренә таба тарта башладылар. -
Бәләкәй Фирзәр
Ә мин усал идем. Бервакыт болар безгә машина руле тотып килделәр. Каян алганнардыр – анысын белмим, әмма кызыктым. Озак уйлап тормадым, Наилдән тартып алдым да үзен куып-куып кыйнадым. Шуннан соң бер атна килмәделәр. -
Әрнү
Әрни ярам. Тән ярасы. Җан ярасын оныттырып хәтта. -
Бер генә шигырь сөйләргә...
Юшкын каткан йөрәгемә Сандугач җыры күчкән. -
Фәйзулла (дәвамы)
Зилә, чынлап та, бер бомж эчкече хатынга охшап калган. Берничә төн эчендә битендә яңа сырлар барлыкка килгән, чигә чәченә яңа бәсләр яткан. Куртка, күлмәге урыны-урыны белән ертылган һәм пычранган. Чәчләре тузып, урыны-урыны белән канга укмашкан. Шофер егет тәүдә күргәч: «Үзем машина белән бәрдереп җәрәхәтләдем, минем аркада шушындый хәлгә төштеләр», – дип уйлаган иде бит. Алай түгел икән шул. -
Остазыма
Йолдыз итеп элдең... Мин – сүрелдем... Ләкин кояш булып тереләм! -
Йөгермәдем, ашыкмадым бер дә...
Моңсу гына башым салып, торам менә уйга талып... -
Итагать
Иң зур эш – үзеңне җиңү... -
Юк сынарга хакыбыз
Милләтемнең көне тәмамланмас Хөр яшәсә җирдә ул-кызы. -
Фәйзулла (дәвамы)
«Исән чакта моннан чыгып качарга һәм бу фатирга мәңге әйләнеп кайтмаска» дигән уй башына сеңеп калган иде, шуңа хәле аяныч булуга карамастан, бу фатирдан ничек тә тизрәк чыгып китәргә теләде. Чыгып китешли нәрсәдер эләктерде. Үзенә бала табарга ярдәм иткән хатынның: – Тукта, миңгерәү, балаңны ал, имез, – дип кычкырып калуы да аны исенә китермәде. Наркоман хатын: – Әзрәк айнысын, саф һавада йөреп керсен, аннан имезер әле, – дип, баланы шунда яткан иске-москы свитер-күлмәкләргә төреп, караватка кире салды... -
Билгә кадәр сакал үстер...
Тик шуны бел! Син рәнҗеткән – Кичерергә тиеш алдан. -
Фәйзулла (ахыры)
Тышта төн... Яңгыр сибәли. Өй түбәләрендә шыбырдашкан тамчылар төнге тынлыкны боза. Дөньяда шундый хәлләрнең дә булуын белгән җил, теш шыгырдатып ыңгыраша. Ә болытлар бертуктаусыз елыйлар да елыйлар. -
Төрле чор җанисәп мәгълүматларында татарларның саннарында аермалар һәм моның кайбер сәбәпләре турында
Россия империясендә уздырылган җанисәпләр вакытында аерым бер төбәкләрдә татарларның саны кискен үзгәреп тору, бигрәк тә Урта Иделдә яшәүчеләрнең Көньяк Урал төбәгенә дулкын-дулкын булып күченүләре, гомумән, татарларның Россия буенча таралып яшәүләре төрлечә аңлатыла, бәхәсләргә дә урын калдыра. -
Сүнеп барган учак – төнге күкнең...
И, эзлисең, күңел… Ни эзлисең? Мең югалткан халәт, бер табып… -
Һәммәсе дә сыйган күзләреңә
Һәммәсе дә сыйган күзләреңә. Мин Җир буйлап сәяхәттә гүя. -
Аяныч
...Кеше аяныч. Әгәр күңелең тын күл дә булса... -
Мәсхәрә
Сынуларга сынмабыз ла, Раббым, Мәсхәрәдән сакла өстәрәк. -
Итек
Кеше ышанмаслык хәл! Әтисе артыннан, чыннан да, яланаяк килеш, егыла-түнә кар ярып, яраткан сабые килә иде. Тәнен кышкы салкын өте-пөтеп алганга, аяк табаннары һәм балтырлары, кызышып, энәләр кадаган кебек авырта башлаганга, ул кызулап, әтисе каршына чыга алмады. Ә бер чокырлы урында, абынып, көрт эченә егылып калды. -
Бәләкәй Фирзәр (дәвамы)
Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек. -
Ул мине шигырь белән дуслаштырды
Классикның сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк, без, асылда, барыбыз да «Казан утлары»ннан борынлап чыктык. -
Үкенеч
Үсеп җиткәч, әнисенә яңа ефәк шәлләр апкайтырга өлгералмый калган бер мин генә кебек... -
Куана бел
Дөньяда иң бай илләрнең бере без. Хуҗалары булыйк шушы байлыкның, Чәчәк атсын күкрәп туган җиребез. -
Алмалар алланганда
– Габделем! Алмагачыңны җил-яңгырдан саклый алмаганым өчен, зинһар, гафу ит! Мине генә түгел, күршедәге Рузалимне дә гафу ит. Нәфесен тыя алмаганы өчен гафу ит. Яшьлек дуамаллыгы белән кылган хатасы өчен гафу ит. Яшь шул әле ул, дөньяның бөтен нечкәлекләрен, бәлки, аңлап та бетермидер. Аңласа, бу кадәр рәхимсез адымга барыр, япь-яшь агачның җанын шулай кыяр идемени? -
Мең кабат үлеп мин, мең кабат терелдем...
Үлемсез түгелмен бу фани дөньяда. Шулай да төн узгач, таң туа өр-яңа. -
Хаталы хат
Н а и л ә. Аңлыйм... Нәрсә аңлыйсың?.. Синең әти-әниең ничек яшәгәннәрдер, белгән юк. А л с у (боегып). Бер-берсен яратып, тату яшәгәннәрдер. Н а и л ә. Белмим, белмим. Алар авариядә һәлак булганнан соң, бер генә туганыгыз да сине үзләренә алмаган. Имеш, перестройка башланган чор. Имеш, проблемалары хәттин ашкан. Барысы да эшсез калганнар, акчалары юк, имеш. -
Бер матурлык чыганагы
Башкортстан Республикасының Илеш районы − татар әдәбиятына Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, Хәсән Сарьян, Суфиян Поварисов кебек иҗат әһелләрен биргән төбәк. Бүген дә бу җирләрдә сүз сәнгатенә хезмәт итүчеләр табылып тора. Шулар арасында, ике дә уйламыйча, Венера Мәҗитова исемен атарга мөмкин. -
Хаталы хат (дәвамы)
И л ф а т. Минем хәлемне аңлыйсыңдыр инде. Шок! Ни уйларга, ни әйтергә белмәдем. Дамирәнең ялганыннан, мине гаепләргә маташуыннан нык тетрәндем, каты рәнҗедем. Тикшерү башланды. Актүбә белән Чалым арасында күрсәтмәләр биреп йөри-йөри, хәлләр бетте. А л с у. Ничек булып бетте соң? И л ф а т. Аптекадагы җимерекләр өчен шактый күп түләргә туры килде. Ярый әле эштә әҗәткә алырдай кешеләрем бар иде. Көчкә түләп бетердем. -
Сөйләшү
– Син кайларда, кызым? Ни эшлисең? – Шәһәр буйлыйм. Шундый рәхәт бүген урамда! -
Безнең гомер
Көзләр килә инде, көзләр килә, Елак яңгырларга ияреп. -
Хаталы хат (дәвамы)
А з а т . Нишләптер, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Кичә үк башымда шундый уй-теләк туды. Бүген, син йокыдан торган минутларда, ул теләк көчәйде. (Кызның кулын тота.) Иртән тагы да чибәррәк икән син. Яңа уянган сабый шикелле. Ник куркасың? А л с у (кулын ычкындырып). Кем курка? Курыкмыйм. (Кыю күренергә тырыша.) А з а т. Мин бит ихлас күңелемнән әйттем бу сүзләрне. А л с у (елмаеп). Шул ихластан әйтүең, бәлки, куркытадыр да. А з а т (читкәрәк китеп, сокланып). Тәти син! -
Тәүге күкрәү җир күкрәген ...
Тәүге күкрәү җир күкрәген тетрәндергән саен, хәтер урамында тәгәрәп лә ауный балачагым... -
Хаталы хат (дәвамы)
А з а т. Бездә телефоныңны, сумкаңны, яулыгыңны, тагын кайбер әйберләреңне онытып калдыр әле, яме. Син кайтып киткәч, Актүбәгә барып, сине күрергә сәбәп булачак. А л с у. Анда барырга сиңа хәзер җитдирәк сәбәп бар. Бер-берсенә якын килеп, тып-тын карап торалар. -
Без казакъбыз
Без казакъбыз, бәһасез мирасыбыз, Мәңгегә калдырган безгә бабалар. -
Яшел борчак, Мотыйк һәм поши
Әмма хәрәмләшү юк: бер кузак бөртекләрен авызга койсак, икенчесен чалбарланган күлмәк белән корсак арасына шудыра барабыз. Әлбәттә, бер күзебез борчак уйдыгында булса, икенчесе – авыл ягында, юл тарафында... Уяу кыланабыз, теге иблис килеп чыкса, нишләрбез? Шулай уңны-сулны күзәтеп, эшебезне дәвам иткән мәлебез. Авызлар биктә, икебезнең дә сыер кебек мышнавыбыз гына ишетелә... Кинәт арык аркам белән ниндидер куркыныч тойган кебек булдым... -
Тормыш тавы
Тормыш тавы үтә биек, Үтә текә кайвакыт. Тәгәрәп төшүчеләр күп, Менгән чакта, чайпалып. -
Помпейның «һәлакәте»
– Гаепләнүче Зәбиров Закир Фәйзуллович! – дип әйтүгә, чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы, арык кына малай актыгы торып баскач, суд рәисе бу ни бу дигәндәй аптырап, иптәшләренә күз ташлады. Аннары үз күзенә үзе ышанмагандай, алдындагы кәгазьләрне янә укыштырып алды булса кирәк. Үзе карашын әле кәгазьгә, әле куркуыннан йомгак булып бөрешкән малайга төшерә. – Гаепләнүче шушы буламы инде? Ничә яшендә ул? Борынын кыссаң, җаны чыгарга торган бу малайга ул үгезне кем ышанып тапшырган соң?.. -
Муйнак
Гомерләр дә үтеп киткән, Бергә качышлы уйнап. -
Хаталы хат (ахыры)
Д а м и р ә (тирән сулыш алып). Егерме дүрт ел буе, һәрберебез үз тормышы белән яшәгәндә, сине сагынам, һаман яратам кебек иде... Сиңа да шулай тоелгандыр, бәлки. Менә очраштык. Ул мәхәббәт, ул сагыну юк икән бит инде – сизәсеңме? Күрәсең, асылда һәркем үзенең яшьлеген, үзенең хисләрен генә сагына һәм ярата. И л ф а т. Син акыллы кеше булып чыктың, Дамирә. Д а м и р ә. Тормыш бирә ул белемне. Егерме көн бәхетле булдык. Ул егерме көн безнең өчен – мәңгелек. -
И тапсам иде икән дим...
Иң хәләле – шигъри сүздер, Җаным тилмереп тапкан. -
Каләм тибрәтү – бушану чарасы
Хәзерге заман язучылары турында сүз чыкса, күпчелек инде әдәбият мәйданында үз урынын тапкан, исемле әдипләребезне искә ала. Кызганыч, яшьләр күләгәдә кала. Ә алар әдәбият дәрьясында дулкын-дулкын булып күтәрелә дә үзләре турында аваз сала. Алар яшь, амбициоз, әйтер сүзләре бар. Шуларның берсе – күп бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган, «Яңа дулкын» проекты катнашучысы Алинә Хәбибуллина. -
Мәрсия (хикәя)
Нишләргә дә белмәгән Габдерәхим гаҗиз булып, хатынының баш очына утырып, ясин чыга башлады. Ясинны укып бетергәч, Хәмидәнең йөзенә караса, хатынының бер ноктага төбәлеп катып калган күз карашын күреп хәйран итте. Саклык белән генә аның күзләрен йомдырды... -
Төркиләр без
Искесен дә белү кирәк тарихның, Тот исеңдә һәрчак шуны, туганым! -
Җайдак мәче белән Тайфун (хикәя)
Ком, салам, кызыл балчык катыш измәгә тояклары тиюгә, сискәнеп киткән Тайфунның сырты күл өстендә дулкын йөгергәндәй, калтыранып куйды. Аны-моны күрмәгәч, аның нишләргә белми аптырап калуы ачык иде. Бу эштә аның беренче чирканчык алуы да. Мин бар көчемә акырган булам, чыбыркы шартлатам, юк – атым балчыкка кереп батты да, авыр сулап тик тора, баганадай. Хатыннар шауларга тотынды бермәлне. Аран янындагы бу мәрәкәне бригадир каян шәйләп өлгергәндер? Йөгереп тә килде. -
Сәлмән карт гыйшкы
Неврология бүлеге мөдире белән киңәшкәннән соң, Әхмәтовка сырхау атасын хастаханәдә яткызып дәваларга киңәш бирдек. Кешедәге андый көтелмәгән психик чир, нормадан тайпылыш медицинада күптәннән мәгълүм һәм аның дәвалауга мохтаҗлыгын да аңлаттык.... Шул вакыйгадан соң чамасыз дәртле Сәлмән картның үзен неврология бүлегенә салдылар. Гөлфирә карчык кулына күчтәнәч тотып аның хәлен белешергә килгәләп йөрде. -
Яшәү
Таң белән кабаттан кузгалам, Ал офык ымсыта – соң нокта... -
Калдырып китсәк...
Чит илләрне гизү – хыял, кабатланыйм, булмаса. Күңелем очарга әзер, мөмкинлек кул болгаса. Әмма мин яшәп калалмам туган җиремнән читтә. -
Кочак-кочак нурлар түгелә
Кешеләргә канат бирелмәгән – Хыяллары үскән иңнәргә. -
Әмирхан Еники – төрек телендә
Алп Эрен Демиркаяның 2020 елны «Әмирхан Еникинең хикәяләү рәвеше» дигән китабы язучыбызны чит телдә бер кат тәкъдим иткән булса, инде аның хикәяләрен 3 китап рәвешендә төрек теленә тәрҗемәдә әзерләп чыгаруы – бу юлдагы яңа бер адымы, мактауга һәм хуплауга лаек эш буларак бәяләнә ала.