Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юк сынарга хакыбыз

Милләтемнең көне тәмамланмас Хөр яшәсә җирдә ул-кызы.

«Авыл» диеп сыкрап зар елыйбыз,

Авыллардан күчеп киткәннәр.

«Татар теле» диеп лаф орабыз,

Бала телен «урыс» иткәннәр.
Әй сүгәбез илне! Иренмибез!

Көзгегә юк вакыт багарга.

Ияләндек бар дөньясын чәйнәп,

Үзебезне генә акларга.
Карга күзен карга чукымый, ди,

Татар күзен татар чукыр тик.

Милләтемә йоккан хасталарны

Дәваларга ярдәм чакыртыйк?

Күз буышлы уйный бүген бар да,

Яулык – һәр уенчы күзендә.

Кем кемнәрне тота? Кемнәр ота?

Аңлый алмый торам үзем дә.

Кычкырырга микән? Хат язарга?

Тик кемгә соң? Бәлки Ходайга?

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәгез...

Авыр миңа... безгә... болай да...
Гаеплене эзләп мәгънә чыкмас.

Гаеплеләр – мин дә, син дә, ул...

Турайыйк та басыйк без аякка:

Көлмәсеннәр, диеп: «Сынды ул».

Сынарга һич безнең юк хакыбыз! –

Туар таңнар безгә бакканнар.

Юккамыни Идел ярларына

Бабамнар үз канын якканнар?

«Итил суы ака торур» һаман,

Йөрәкләргә кагар дулкыны.

Милләтемнең көне тәмамланмас

Хөр яшәсә җирдә ул-кызы.
 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев