Шигърият
Әрнү
Әрни ярам. Тән ярасы. Җан ярасын оныттырып хәтта.
Әрни ярам. Тән ярасы.
Җан ярасын оныттырып хәтта.
Керфек очларыннан яшь сытыла,
Ыңгырашып, күзем йомган чакта...
Әрни ярам. Җан ярасы.
Тән ярасын оныттырып хәтта.
Каләм очларыннан моң сыгыла,
Ыңгырашып, сүзем җуйган чакта...
"КУ" 08, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев