Логотип Казан Утлары
"КАЗАН УТЛАРЫ" ның 100 еллыгын каршылап

Матурлык һәм бәхет кочагында

Дусларым-танышларым нәрсә әйтсә дә әйтер, әмма бу язмамда мин шуны аерым атап китәсем килә: үземне бик тә бәхетле кешегә саныйм мин. Ни өчен дигәндә, беренчедән, гомеремнең иң нәтиҗәле эш белән үткән чоры әдәбият дөньясында кайнап, «Казан утлары» журналында җигелеп эшләп үткән еллар! Ә аңа кадәрге еллар турында уйлыйм да шушы эшчәнлеккә әзерлек чоры булган икән дигән нәтиҗәгә киләм.

«Казан утлары» журналы 1971 елда Фатих Хөснинең «Мәйдан» дип исемләнгән повестен бастырып чыгарды. Укып чыкканнан соң: «Фатих Хөсни – тел бистәсе инде ул...» – дип куя торган повесть иде ул. Күрәсең, миңа яшь чагында, максималист вакытта, аның көпшәклеге, фикер, мәгънә ягыннан бушлыгы ныграк тәэсир иткәндер. Шулар ярсыткандыр... Мин язучыга «Ачык хат» яздым да «Социалистик Татарстан» газетасына илтеп бирдем. Әдәбият бүлеге мөдире Рәшит абый Гариповның үз кулына бирдем бугай мин аны. Озакламый ул «Ачык хат» газетада басылып та чыкты.

Аннары Рәшит абый тагын бер мәкалә язарга заказ бирде – яшь язучыларның «Инешләр Иделгә кушыла» дип исемләнгән җыентыгы турында иде ул. Мин ул мәкаләне бик яратып, мавыгып яздым. Ул күләм ягыннан да зуррак булган. Укып чыкканнан соң, Рәшит абый аны «Казан утлары» журналына биреп карарга кушты. Ул вакытта бөтен газета-журналлар Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан иде. «Казан утлары» икенче катта. Шунда калдырып кайттым мәкаләне.

Шулай көн артыннан көн үтә, мин бит студент кеше, уку һәм дәрес мәшәкатьләре күмгән безне... Шундый көннәрнең берсендә тулай торак коридорында Марат исемле егет очрый да, мине Матбугат йортына чакырганнарын әйтә. Икенче көнне баргач, шул ачыклана: журналның әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире Фәрваз абый Миңнуллин минем язмамны ошаткан икән. «Алдагы саннарның берсенә тәкъдим итәчәкмен», – дип тә ышандырды Фәрваз абый. Һәм, чыннан да, ул язма журналның 1972 елгы 4 нче санында басылып та чыкты. Тамчы да үзгәртелмәгән килеш.

Менә шуннан китте инде эшләр – ул заказ бирә, мин язып китерәм. Шулай байтак кына дәвам итте дә, һәм 1972 елның көзендә, V курста укыган чагында, Фәрваз абый мине редакциягә эшкә дә чакырды. Ул чагында без икенче каттагы иң почмак бүлмәдә 4 кеше: әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире Фәрваз абый Миңнуллин, проза бүлеге мөдире Яхья абый Халитов, публицистика бүлеге мөдире Малик абый Халитов һәм мин утырып эшләдек. Әмма 1973 елда университетны тәмамлагач, миңа офицер киеме киеп Ерак Көнчыгышка армия хезмәтенә китәргә туры килде. Бу инде гаилә белән барып аерым фатирда яшәп хезмәт итү дигән сүз.

Ике ел гомер шунда үтте.

Казан белән элемтә өзелмәде, билгеле. Равил Фәйзуллин китабы турындагы саллы гына мәкалә шунда – Ерак Көнчыгышта язылган иде, ул журналда басылып чыкты. Ул якка барып, яшәп кайту үземә дә кызык иде.

Яңа төрле табигать, яңа тормыш, бүтәнчә яшәү рәвеше бит ул армия дигән нәрсә. Менә хәзерге биеклектән торып караганда да, язмышның бу адымы дөрес булган, дип саныйм.

Ике ел гомер үткәч, әлбәттә, яңадан Казан... Мине «Идел» альманахына редактор итеп куялар һәм шунда безнең зур көрәш башлана. Яшьләр журналы өчен көрәш! Бу турыда инде мин байтак яздым. «Идел» өчен көрәш» дигән ул язма байтак басмаларда дөнья күрде. Биредә шуны гына өстәп әйтәсе килә – ул чорда хәтта Табеев үзе алынып та эшли алмаган эш булды ул. Мәскәүнең милли сәясәте аркасында барып чыга алмаган көрәш булды ул безнең! Әмма ул елларда көрәшнең башлануы кирәк булган. Безнең, тере организмның бер селкенүе булган ул! Безнең терелекне, безнең исәнлекне күрсәткән ул! Һәм тагын шуны әйтеп үтим: яңарыш чоры килгәч, яңа чыга башлаган журналга Римзил Вәлиевнең куелуы бик тә дөрес булды. Ә мин исә ул елларда әле КПССта да тормый идем. Бу көрәшне оештырып йөргәндә, «журналга баш булам» дигән фикер төшемә дә керми иде. Моны шуңа күрә әйтеп узам: кайсыбер дусларым журналга мине куймауларына бик аптыраган иде. Һич уйлаган нәрсәм түгел иде ул. Моңа кеше ышандымы юкмы – белмим. Хәзер инде миңа барыбер...

Шулай итеп, мин яңадан «Казан утлары» редакциясендә эшли башладым. Зәки абый Нури – баш редактор, Ринат Мөхәммәдиев урынбасар булган еллар... Аннары Ренат ага Харис, аннары Равил Фәйзуллин баш мөхәррир булдылар... Ә мин – әдәби тәнкыйть бүлегендә.

Хәзерге еллар биеклегеннән торып карыйм: ул еллардагы әдәби тәнкыйтькә минем үз холкым, натурам бик тәэсир иткән икән! Ни өчен шулай дим? Чөнки төрле-төрле дискуссияләр, бәхәсләр, конкурсларны бик тә күп оештырганбыз без. Гомумиләштеребрәк әйтсәк, бу инде демократиянең бик тә шәп чагылышы булган.

1993 ел буена журнал битләрендә барган «Безнең тормыш, безнең әдәбият» дигән сөйләшү бигрәк тә истә калган. Ул Фоат Садриевның «Таң җиле» романы нигезендә оештырылды. Һәм без ел буена сан саен саллы гына мәкалә биреп бардык. Бер әсәр уңаеннан шулай озак барган бүтән дискуссияне хәтерләмим мин.

Ә редакциядә бергә эшләгән олпат шәхесләр... Нури ага Арслан, Гариф ага Ахунов, Ләбибә апа Ихсанова, Илдар абый Юзеев, Рәдиф Гаташ...

Ә 1973 елда Гариф абый Ахунов мине Мәскәүгә яшь тәнкыйтьчеләр семинарына җибәрде. Без анда «Переделкино» дигән иҗат йортында аерым бүлмәдә бер ай буена күренекле әдипләр янәшәсендә яшәп һәм язып яттык. Ил күләмендә танылган әдипләр: Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим, Валентин Катаев, Евгений Евтушенко, Фазу Алиева, Шамил Анак һәм башкалар белән бер һаваны сулап, бер сукмаклардан йөрдек без.

Менә хәзер бик күп еллар үткәннән соң, редакциядә бергә эшләгән олпат әдипләрне искә төшерәм дә һәм артык романтик, артык идеалист булган үземне алар янәшәсенә куеп карыйм... «Алар бу хәлгә ничек итеп түзделәр икән?» – дим.

Менә тагын бер күренеш. 1980 елларда Әлмәттә яшәүче дустым Азат Ганиев хатыныннан аерылып, үзе генә яшәү өчен әллә кайдагы Чирмешән районына китеп барган. Мин бу хәбәрне ишеткәч, бик борчылдым һәм Чирмешәнгә барып кайтырга командировка сорап, ул чактагы баш мөхәррир Ренат абый Харис янына кердем. Ә ул мине дөрес аңлады, командировка бирде. Мин Чирмешәнгә Азат Ганиевның хәлен белергә барып кайттым. Бераздан сәер сүз ишетәм, имеш мине Азат Ганиевны тикшерергә КГБ җибәргән! Менә сиңа мә!

Менә шушындый фактлар, эпизодлар барысы да журнал редакциясендә яшәгән рухи климатны ачып бирә түгелме соң? Әнә шул рухи климаттан авторларга, әсәрләргә булган мөнәсәбәт тә туа түгелме соң инде?! Совет чорында журналның 100 меңнән артык тираж белән басылуы да шушылар нәтиҗәсе бит инде ул!

Дусларым-танышларым нәрсә әйтсә дә әйтер, әмма бу язмамда мин шуны аерым атап китәсем килә: үземне бик тә бәхетле кешегә саныйм мин. Ни өчен дигәндә, беренчедән, гомеремнең иң нәтиҗәле эш белән үткән чоры әдәбият дөньясында кайнап, «Казан утлары» журналында җигелеп эшләп үткән еллар! Ә аңа кадәрге еллар турында уйлыйм да шушы эшчәнлеккә әзерлек чоры булган икән дигән нәтиҗәгә киләм.

Сугыштан соңгы тыныч чорда һәм тагын да бик мөһиме – табигатьнең бик тә ямьле урынында – Чулман елгасына коючы Иш һәм Барҗы сулары буендагы Барҗы авылында туганмын мин. Һәм инде, Аллага шөкер, менә хәзер 74 яшемне тутырып киләм.

Аннары, яшәү дәверендә миңа әллә ничә авариягә эләгергә туры килде һәм, Аллага шөкер, барысыннан да исән-сау калдым.

Тагын да мөһим бер нәрсә – яшәү дәверендә байтак кына бүтән төрле четерекле хәлләргә дә дучар булдым. Аларында да Ходай биргән гомер өзелергә мөмкин иде! Ләкин, бәхет эшедер инде, Ходай саклады.

Хәзер инде шунысы кызык: ни өчен әдәбиятка һәм аннары әдәби тәнкыйтькә кереп кителде соң? Мөгаен, иң тәүге сәбәп шулдыр дип уйлыйм: бәләкәйдән үк хис белән, йөрәк белән яшәүче кеше булып формалашканмын. Бәләкәй вакыттан шундый бер күренеш истә калган: ничектер безнең авыл кибетенә скрипка кайткан да шунда кызыктырып эленеп тора бит, малай! Күзне кызыктырып һәм бөтен дөньяны онытырлык дәрәҗәдә мине биләп, күңелемне иләсләндереп!

Каяндыр акча тапканмын да (анысы инде истә юк) – сатучы апага шул скрипканы сорап бардым бит! Күрәсең, минем бик бәләкәй вакыт булгандыр инде – сатучы апа мине үгетли-үгетли: «Үскәнем, сиңа ярамас ул... Син бик бәләкәй бит әле... Бу акчаңны әниеңә алып кайтып бир син...» дия-дия, тәки мине күндерде бит. Ләкин скрипкага булган мәхәббәт әнә шул еллардан бирле миндә сакланып килә. Инде Казанга килеп, студент булгач, мин симфоник оркестр концертларына йөри башладым. Һөнәре буенча укытучы булган дустым Светлана Юрьевна белән без бик күп опера-балетлар да карадык...

Матбугат белән дуслыгым да бик иртә башланды. Мәктәпнең IV сыйныфында укыганда ук, мин район газетасының актив хәбәрчесе идем инде. Авыл тормышындагы төрле-төрле кимчелекләргә каршы көрәшүче идем. Шунысы гаҗәп: колхоз рәисе Фәррах ага Низамов минем шул тәнкыйть язмаларыма бик тә тыныч карый иде...

Тагын шунысы истә калган: мин – дүртенче сыйныф малае – тыкрыкта иптәшләрем белән уйнап йөрим, шунда хат ташучы апа килеп чыга да, авыр сумкасын бүрәнә өстенә куйгач, үзе янына мине чакыра – гонорар бирергә! Бу бит әле 1960 еллар тирәсе, акча алышынуга хәтле. Байтак кына кәгазь акча керде бугай минем кулга. Баш күккә тиде инде ул чагында!

Безнең Барҗы авылы зур иде. 400-900 хуҗалык булгандыр. Шуңа күрә урта мәктәп тә үзебездә иде. Мине урта мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайладылар. Хәзерге яшьләр комсомол турында дөресен белмиләр бугай. Әмма без төрле кызыклы чаралар оештыру өстенә бүтән төрле адымнар да ясый идек. Менә ике күренеш. Безнең күршедә Гөлширмә дигән урыс авылы бар иде. Җәйге бер кичтә шул авылдан ике кыз безнең авылга танцыга килгәннәр дә минем классташ Рөстәмнәрнең мунчасында кунарга да калганнар! Икенче көнне безнең сыйныф җитәкчесе Мәрьям апа, әй, туздыра Рөстәмне! Тетмәсен тетә бөтен кеше алдында! Шунда мин Мәрьям апага каршы күтәрелдем бит! Рөстәмне яклап сөйләдем. «Ул унберенче сыйныф укучысы бит инде, унҗиде яшьлек егет...» – дидем.

Тагын икенче бер очрак. Казаннан театр килгәч, безнең сыйныф укучысы Илсөярнең кулына билет эләккән дә, ул безнең укытучы апаның иренә клубта урын бирмәгән... Шул ук Мәрьям апа (урыны оҗмахта булсын инде), икенче көнне, әй, туздыра Илсөярне бөтен класс алдында! Мин ул чагында да Илсөярне яклап чыктым. «Үзе җиткән кыз бит инде ул – ир-ат кеше аңа үзе урын бирергә тиеш», – диебрәк сөйләдем.

Мин – мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре, менә шундый идем ул чагында. Мәктәпне тәмам иткән елны ук мине район газетасы редакциясенә эшкә алдылар. Мәскәү журналында фотомны да бастырып чыгардылар. Шуңа күрә Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керү бер дә кыен булмады.

Бу инде 1968 ел, мина егерме яшь тулган чак. Энергия ташып тора, тулай торакта да без – яшь егетләр, бергә бит инде. Шуңа күрә идея, фикер кайнап тора! «Яңаваз» дигән өр-яңа әдәби берләшмә дә оештырып җибәрдек. Стена газетасы да университет диварында эленеп тора, кеше укый...

Журналист булырга дип хыялланып йөргән мәктәп елларыннан тагын шул истә калган. Мин бу хыялым хакында һәм киңәш тә сорап, әлбәттә, «Татарстан яшьләре» газетасына язып җибәргән идем. Күп тә үтмәде аннан миңа җавап та килеп төште бит. Әле кем язган дисез?! Бик популяр язучы һәм журналист Шамил абый Рәкыйпов язган! Шундый да тәфсилләп, чын күңеленнән миңа ярдәм итәргә теләп язган Шамил абый – үзе бер әдәби әсәр кебек! Тик, ни кызганыч, үземә бик тә ярдәм иткән ул хатны мин саклый алмадым, еллар дәвамында югалды ул кадерле хат.

Ләкин язмыш шаяруы дияргәме инде моны: бик күп еллар үткәч, Шамил абый гаиләсеннән аерылып китеп, «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә яшәп ятканда, аңа фатир бирүләрен сорап, бик күп аксакал язучыларның өйләренә барып, имзаларын җыеп йөрергә туры килде миңа! Мин моны чын күңелдән ярдәм итәргә теләп эшләдем. Ул эшнең ничек төгәлләнгәнен ул чагында белә алмасам да, ышанам ки: барып чыккандыр ул!

Биредә моны искә алуым исә – язмышның ничек иттереп кешеләрне тагын-тагын очраштыруы... Шамил абый үзе дә бик ярдәмчел һәм бик тә кешелекле каләм иясе иде – урыны оҗмахта булсын...

Тагын бер мөһим нәрсәне искәртеп үтү кирәк. 1972 елдан башлап, минем журнал редакциясендә эшләгән вакытым Совет чорына туры килде. Ә Совет чорының иң беренче, иң төп билгесе ул – гуманизм. Чынлыкта ничек килеп чыкса да, бүтән төрле күренешләр булса да, барыбер төп сыйфаты буларак гуманизмны игълан итеп, Совет чоры еллар дәвамында тарихи үзенчәлеккә, тарихи өстенлеккә ия булып тора. Әнә шуңа күрә ул елларда Совет илендә әдәбият һәм сәнгать кызу темплар белән үсте дә! Тарихи перспектива белән караганда да, безгә Совет чорының төп сыйфатларын хәзер сагынып искә алырга гына түгел, ә аларны тормышка ашыру турында да уйларга кирәк. Ә мин исә яшь вакытым шул чорга туры килү белән бик бәхетле!

Кабатлап әйтәсем килә – Совет чорының төп сыйфатларын тормышыбызга кертү, җитәкчеләрнең мөнәсәбәтен үзгәртү генә түгел, ә тулаем җәмгыятебезнең әдәбиятка һәм сәнгатькә булган мөнәсәбәтен үзгәртү, гуманизм принципларын алдыбызга максат итеп куюдан да тартынмаска, курыкмаска иде! Чөнки безнең җәмгыятьне яхшылыкка алып чыгардай бүтән юл юк! Хәзер инде без кыргый капитализмның нәрсә икәнен күрдек, аның ачы җимешләрен байтак татыдык... Хәзер безгә яңадан гуманистик җәмгыять төзү турында уйлап, шул юнәлештә эш алып барырга кирәк.  «Казан утлары»н, анда басылган әсәрләре белән, нәкъ менә шушы юнәлештә эш алып бара торган журнал дип әйтергә мөмкиндер дип уйлыйм.


Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ,                

   журналның 1972 – 2014 еллардагы хезмәткәре.

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев