Яшел борчак, Мотыйк һәм поши
Әмма хәрәмләшү юк: бер кузак бөртекләрен авызга койсак, икенчесен чалбарланган күлмәк белән корсак арасына шудыра барабыз. Әлбәттә, бер күзебез борчак уйдыгында булса, икенчесе – авыл ягында, юл тарафында... Уяу кыланабыз, теге иблис килеп чыкса, нишләрбез? Шулай уңны-сулны күзәтеп, эшебезне дәвам иткән мәлебез. Авызлар биктә, икебезнең дә сыер кебек мышнавыбыз гына ишетелә... Кинәт арык аркам белән ниндидер куркыныч тойган кебек булдым...
Иң элек тәрәзә аша бәйдәге этебез Аксыртның күңелле генә, дустанә өргәне, аннары чем-кара әтәчебезнең: «Бу ни бу! Кем ул анда тынычлыгымны бозып йөри?!» – дигәндәй, усал горгылдап, сузып-сузып, тамак кырганы, котлары алынган тавыкларның пырхылдый-пырхылдый, тирә-якка чәчелгән тавышлары ишетелде. Ул да булмады, акшарлы, кәгазьдәй якты мич йөзендә сыек кына бер күләгәнең яшен тизлегендә болдырга таба узуы шәйләнде, шуның артыннан ук чоланның идән сайгаклары зарлангандай ыңгырашып куйды. Һәм менә ызбага тыпырдап, ул үзе дә килеп керде. Кем булсын, шул «Ике түбәле» Хисам инде. Сипкелле почык борын тишекләре йодрык сыярлык булып киерелгән. Баш түбәсендәге сирәк чәче урак өстендә тапталган арыш камыллары кебек төрлесе төрле тарафка тырпаеп тора.
– Әйдә, Зариф малай, тизрәк! – дип, бер тында әйтеп салды ул, билендәге галәмәт киң солдат каешын рәтли-рәтли.
– Кая?
– Борчакка инде... Асабага... Әле генә күреп калдым, Мотыйк тәресе атын чаптырып, районга ычкынды... Әйдә инде, тизрәк бул!
Җәйнең иң матур чагы. Әлләни кызу да түгел. Кырдагы борчакның нәкъ тулышып, мимылдап, ымсындырып торган мәле. Юк, хәзерге кебек, тукның күзе хикмәттә, дигәндәй, витамин чыганагы булганы өчен генә кызыктырмый иде безне борчак. Ризыкка такы-токы булган сугыштан соңгы илленче еллар бу. Ачлыктан киселеп, суган суы суырып яшәгән, гел ашыйсы килеп торган балачак дәвере...
Абыйның зур кесәле, кырык ямаулы иске чалбарын кидем дә (аңа борчак кузаклары күбрәк керә), әллүр урамга, Асаба ягына! Үзебез юл буйлап теркелдибез, үзебез сулышыбыз капса да, ара-тирә сөйләшеп барган булабыз. Күбрәк Хисам такылдый.
– Мин, малай, әтинең каешын да будым әле. Билне катырак кыстыргач, изүдән күлмәк арасына уймы борчак тутырырга була патамушты, – дип мактана. Юкка гынамыни кушаматы «Ике түбәле» аның. Баш түбәсендә үк, лепкәсендә кешенеке кебек бер генә түгел, уртасы чүт кенә пеләшләнеп торган, чәчәк җимшәнен хәтерләткән ике бөтерчеге бар. Без җае чыккан саен шуңа ишарәләп үртәп күзен ачырмыйбыз Хисамның. Ә моның әбисе: «Син тыңлама ул ахмакларны, балам. Аның каравы син беренче булып, оҗмахка эләгәсең», – дип юата икән. Теге дөньяда фәрештәләр иң элек башны капшап карыйлар икән дә, адәм баласы ике түбәле булса, шундук чиратсыз үткәрәләр, имеш. Булыр да, Хисам ул үзе дә бит әрсез, батыр малай. Әнә, баягынак бүтән малайларны астына шыр җибәртә торган безнең звир әтәчебезгә дә исе китмәгән, гадәтенчә, бәреп кергән ишегалдына. Улмы, ул әле Мотыйгулла абыйдан да бик өркеп тормый. Турыбыздан узганда, читән артыннан тел күрсәтеп үртәп кала.
Ә бит дуга хәтле генә бәләкәй гәүдәле, бераз бөкрерәк ул ир уртасы кеше зур түрәләрдән санала безнең авылда. Колхоз байлыгын көне-төне саклаучы дәһшәтле, кодрәтле көч ул Мотыйгулла. Кукуруз арасыннан кәҗәсенә алабута, көтүче сумкасы ише чүп үләне йолкып маташучы әбисәбинең, борчакка, аның да ямь-яшеленә ымсынучы бала-чаганың кан дошманы. Атына менеп атлана да армый-талмый, басу-кырларны айкап чаба көне-төне. Куе яллы, озын колаклы зур башын текә күтәреп йөрүчән гайрәтле җирән айгыры өстенә кунаклаган Мотыйкның бер мендәр шае гәүдәсен ерактан тиз генә абайлавы да кыен, ачуым килмәгәе. Күренми дә. Яшьли шымчылык итә-итә, тәки остарган, явыз. Теге бер китаптагы Башсыз җайдак сыман көтмәгәндә генә килә дә чыга өстеңә. Шулай күпме кешене зар елатты ул, правлениегә куып алып барып рисвай итте, штраф түләттерде. Шуңа күрә басуга, борчакка дип теләсә кем атлыгып тормый инде... Бүген, Аллага шөкер, 7-8 чакрымдагы район үзәгенә олаккан, ди, әнә. Шул арада күлмәк арасына, кесәгә борчак тутырып кайтырга булдык та инде. Әти-әни эштән ачыгып кайткан җиргә, зур табада ул тансык азыкны куырып та куйсаң... Тәмле хыялга чумып, Асаба кырына барып җитүебезне сизми дә калганмын.
Посадка буендагы иңкүлеккә төштек тә сак кына, пластунский шуышып дигәндәй, тотындык комбайн сыман «урырга»! Йолкырга инде... Ялтырап торган кабыклы ямь-яшел кузакны ипләп кенә ачып җибәрүгә, җиде-сигез вак шар авызга үзләре тәгәрәп төшәргә тора. Әмма хәрәмләшү юк: бер кузак бөртекләрен авызга койсак, икенчесен чалбарланган күлмәк белән корсак арасына шудыра барабыз. Әлбәттә, бер күзебез борчак уйдыгында булса, икенчесе – авыл ягында, юл тарафында... Уяу кыланабыз, теге иблис килеп чыкса, нишләрбез? Шулай уңны-сулны күзәтеп, эшебезне дәвам иткән мәлебез. Авызлар биктә, икебезнең дә сыер кебек мышнавыбыз гына ишетелә...
Кинәт арык аркам белән ниндидер куркыныч тойган кебек булдым... Күп еллар үткәннән соң, институтта укыганда, дөрестән дә, адәм баласы күрмәсә дә, үзенә ниндидер куркыныч янавын җаны-тәне белән сизәргә сәләтле булуы (интуиция кебегрәк) турында укырга туры килде... Әйе, шул тойгы башымнан яшен тизлеге белән йөгереп үтте, үземә кинәт эсселе-суыклы булып китте. Артыма борылып карасам, ни күрим – бетте баш, калды муен тырпаеп! – борчак басуы уртасындагы посадка ягыннан безгә таба тау кадәрле поши үгезе чабып килә түгелме соң?! Беттек! Иләмсез киң тармаклы мөгезе, филнеке кебек үк булмаса да, аска табан салынып төшкән зур танавы, кан баскан кызыл күзләре, тамак астындагы сакал сымаграк учма-учма йон төкләре аермачык күренә. Кинодагыча димме, томанда шәйләнгәндәйме, озын торыклары белән борчак сапларын сытып, безгә таба суырылып килә... Нәкъ миңа табан. Өнсез калдым, куркудан җаным аяк табанына убылып төште. Бөтен дөньясын оныткан рәвештә, ятып шуыша-шуыша, борчак чүпләүче иптәшемне кисәтергә дә телем әйләнми. Ниһаять, Хисам үзе дә нидер сизенде... Башын күтәрүгә, теге хайванга таба ишарәләп нидер әйтмәкче, авызын ача, сүзе чыкмый. Икебез дә тораташтай катып калдык. Өнебез дә качты, тыныбыз да бетте. Ай, Аллам, әнекәчем, нишлик соң?! Кая гына качыйк? Бәладән коткарырга тиешле олы юлга карыйбыз. Берәрсе килеп чыкмасмы? Ни күрим, Асаба елгасы ягыннан ниндидер атлы пәйда булды. Әмма ләкин... эшләр тагын да мөшкелләнде генә, гүпчим харап булдык лабаса! Бу бит... бу бит районга дип киткән кешебез – палявой Мотыйк! Безне сагалап йөрүе булган икән, каһәрнең. Ике ут арасында калдык.
...Туй чоры булмаса да, ата поши кеше-кара очратса, котыра башлый, дигәнне ишеткән бар иде. Буынтыклы галәмәт озын аякларын чаты-чоты алдырып килеп тә җитте, ларыс-лорыс бастырып узып та китте безнең яннан. Безгә шул хәтле сыдырылып янәшә узды ки, арт тояклары астыннан изелеп очкан кузаклар битемә чәчрәп калды, малай! Аңардан әҗәл җиле сирпелгәндәй булды хәтта... Хәзергечә әйтсәк, ужыс инде, ужыс!
Биология укытучысы Галия апаның, пошиның күзе әллә ни үткер түгел, хәрәкәтләнә торган нәрсәгә генә илтифат итә, дип аңлатканы искә төште. Димәк, ул коточкыч имәнүдән, куркудан багана булып каткан ике бичара баланы күрмичә, һәрхәлдә игътибар итмичә, абайламыйча үтеп киткән! Бәлки, күреп тә жәлләгәндер ике мескен нарасыйны... Шулайдыр дип фараз кылырга кала... Ә ул исә кызулый төшеп, Мотыйк атына турылап чапты. Күренә, белә торып эзәрлекли башлады тегеләрне. Ерактан бахбайны үз ишенә, яисә көндәшенә санавы, күрәсең. Мотыйк та зиһенле, явыз, атын җәһәт кенә борып, үр астына Асаба ягына ычкынды. Тиздән аларның өчесе дә: җайдак белән аты да, поши да күзебездән югалды. Без урыннан тормакчы булабыз, аяклар камыр кебек, тыңламый гына бит! Чиктән тыш куркудан инде. Бераздан тимер юл разъезды ягыннан озын арбага җигелгән карасу-кызыл ат күренгәч, аяклар үзләреннән-үзләре язылды тагын. Тыныбыз тәмам беткән хәлдә, хуҗасыннан да сорап та тормыйча, арбага барып егылдык. Дилбегә тоткан Шәрифҗан бабайга ни булса да аңлатырга гаҗиз булып, еш-еш сулыйбыз, ә күзләребез һаман да Асаба ягында.
– Нәрсәдер котларын алган бу тишек борыннарның, – дип көлемсерәде юлдашы Мәрван абый. Шуннан соң гына аңга-искә килеп, барысын да сөйләп бирдек.
– Ну, очына бу Мотыйгулла, ну очына, муены астына килгере! Ике кузак өчен җаныңны алырга әзер, имгәк, – дип, тәмам ачуы чыккан Шәрифҗан бабай җиргә төкерде.
– Халык мөлкәтенә җил дә тидерми, имеш. Шуның кадәр үк ярамый инде. Гөнаһыннан да курыкмый, ичмасам.
– Үзенә дигәндә бер дә кимен куймый ул, – дип, аның сүзен куәтләде Мәрван абый. – Әнә, Салих кордаш чүнниктә сөйләп торды. Мотыйкның үз малае тамыры-ние белән йолкып, бер кочак борчак алып кайткан икән дә, бу моны дилбегәсе белән яра икән. «Ник кортлы борчак җыеп кайттың монда маңка малай?! Алган-алган, рәтлесен, әйбәтрәген җыялар аны. Мин юкка гына көне-төне охран тораммы?! Без, сәвит сакчылары, иң шәбенә дастуин! Кортлысын, әнә, җыен әтрәк-әләм ашасын!» – дип тукмый да тукмый икән малаен.
Борчак белән эш пешмәде безнең. Качып чапканда, күлмәк астындагы кузаклар коелып калган. Кесәдәгеләре бер учтан да артмады... Поши вакыйгасы исә авылда шау-шу куптарды. Гаепсез балаларны кыерсыткан, рәнҗеткән өчен адәм акылларына ия ата поши Мотыйкны Куйбыш областе чигенә кадәр куып чапкан дигән сүз чыгардылар. Янәсе, нарасый балалар, мәгъсумнәр, кимсетелгәннәр хакын шулай яклавы. Урман патшасы куштан Мотыйктан шәфкатьлерәк, акыллырак булып чыккан, имеш. Кыскасы, иллә дә каты шүрләгән Мотыйк авылга әллә кайлардан әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган ул көнне. Кайтуга, нәсел-нәсәбенә кан үче тотып йөргән ут күршеләренә киртә аркылы төкерекләр чәчеп акырган бу. «Сезнең ул карак малаегызны борчак җирендә приступление эшләгәндә үзем тоттым. Районга юри киткән кебек булдым да, Чулпан ягыннан борылып кайтсам, колхоз малын тыгынып утыра иде укытучы Вәли малае белән. Икенче юлы барыбер каптырам мин аларны. Кавемегез белән Себер җибәрмәсәмме!» – дип янаган. ...Күпмедер гомер узгач, теге бөкре Мотыйк нарат бүрәнәләреннән шыңгырдап торган йорт салам дип, чумаралы урман каравылчысы хезмәтенә күчкән. Монда исә отыры котырып эш иткән, чыбык-чабык, утын әзерләүчеләрне эзәрлекләгән. Шуның өчен бер елны урман ешлыгында кемнәрдер үзен дә хәл кылганнар, дип сөйләделәр. Теге поши белән янә очрашканнар икән, дип әйтүчеләр дә булды.
"КУ" 08,2021
Фото: pixabay
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев