Шигърият
Остазыма
Йолдыз итеп элдең... Мин – сүрелдем... Ләкин кояш булып тереләм!
Кичер мине... Саксыз җилләр булып,
Җилфердәтсәм күңел челтәрең.
Кичер, салкын карлар булып өтсәм
Гөл таҗыңның нәфис читләрен.
Кичер берүк! Йолдыз итеп мине
Зәңгәр күккә үрелеп элгәндә,
Кометадай аска томырылдым –
Кинәт сүнәчәгем белсәм дә.
Кичер, давыл уятырлык сүзләр
Боздай яуса әгәр җаныңа.
Боз иленә әйләндерми калдым
Кояш илен – Күңлең чак кына.
Йолдыз итеп элдең... Мин – сүрелдем...
Ләкин кояш булып тереләм!
Күңелеңә яуган бар бозымны
Эретермен, ышан, сүз бирәм!
"КУ" 08, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев