Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хак дигәне...

Чыны бер әкият була, Яшәү дигәне – уен...

Чыны бер әкият була,

Яшәү дигәне – уен...

Кичәгемне үзем беләм,

Хәзергесе бик кыен.

Хак дигәне хата була,

Дөрескә чыга ялган.

Алдагысын Алла белә,

Хәзергесе бик яман.
 

"КУ" 08, 2021

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әкияттә кебек кемдер, .......яши гел уйнап кына. .......Ә Моратны язмыш йөртә .......түпәләп, кыйнап кына. ....... ...Элеккесе чутта түгел, ...... хәзер дә кыен ашый, ........Кычытмаган җир дип тормый, .......кычытмаса да кашый. ....... ....Хак дигәне хата була, ......дөрес дигәне ялган. ......Шуңадырмы язмыш аны .......түпәләп куя алдан?! ........ ....Бик беләсе килә алда ........ниләр күрәсен тагын. ........Алла белә, әмма бирми, .........аңа гамәл китабын... ....... ... Сәйлән