Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Без казакъбыз

Без казакъбыз, бәһасез мирасыбыз, Мәңгегә калдырган безгә бабалар.

Без казакъбыз, үзгәбез башкалардан,

Тарихыбыз уелып ташта калган.

Сорасагыз, әйтер җиде бабасын,

Очратып урамда яшь баладан.
Без казакъбыз, урта яшьтән узмаган,

Кыз биреп, килен алып, туй туйлаган.

Саклаган гореф-гадәтен, ничә кат

Кичсә дә башыннан михнәтле заман.

Без казакъбыз, чит-яттан ятсынмаган,

Иң беренче эш итеп хәл сораган,

Белмәсә дә керүченең ниятен,

Кунак итеп кымыз белән сыйлаган.

Без казакъбыз, куанган кунагына,

Булса да көн-күрмеше урта гына.

Җан биргәнгә Ходай җүнен бирер дип,

Шөкер иткән барына, булганына.

«Җаным өчен малым корбан булганда,

Корбан булсын вөҗданым өчен җаным». –

Халкы өчен садака иткән җанын,

Гадәт иткән шуны горур казагым.
Дошман күреп, ят җиренә басмаган,

Дошманга да дустай күреп караган.

Баш очында әҗәл басып торса да,

Дошманына юлдашын ташламаган.

Без казакъбыз, дошманыннан качмаган,

Курку белмәс бабалардан көч алган,

Дошманнардан җирен, ватанын саклап,

Башын салган, яшь килеш ятим калган.

Без казакъбыз, бәһасез мирасыбыз,

Мәңгегә калдырган безгә бабалар.

Урман, сулар, дала, чүл, биек таулар,

Халкымның рухы кебек бөек алар!

БӘХТЕХУҖА ИШМӨХӘММӘТОВ

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе
 

 

"КУ"08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев