Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөгермәдем, ашыкмадым бер дә...

Моңсу гына башым салып, торам менә уйга талып...

Йөгермәдем, ашыкмадым бер дә,

ләкин йөгергәннәр белән бергә

килеп кердем сары көзгә.

Моңсу гына башым салып,

торам менә уйга талып,

булмый икән көзләреңә соңга калып... 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев