"Илең турында уйла" рубрикасы буенча яңалыклар
-
17 октября 2024 - 13:00
Ана догасы (хикәя)
Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый: – Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта? – Әнә, көнбатышта, – ди егет. Ана улы күрсәткән якка борыла да озын-озак итеп дога кыла. – Әмирем кайда? – Япониядә ул, әни, көнчыгышта. Карчык инде шул якка карап укый. Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче... -
17 октября 2024 - 12:00
Кыр казлары хушлашмый китте
Алар кайтты, син генә юк, әти, Сабый йөрәк өзелеп көтте. -
3 августа 2024 - 13:00
Хәтирәләр сандыгы (хикәя)
Минем бабам Вәлиәхмәт 1941 нче елны сугышка алына һәм Мәскәү астындагы кавалерия полкына билгеләнә. 1944 нче елны бик каты яралана, бер кулы эшкә яраксызга әверелә... -
26 июля 2024 - 10:00
Батырларга баш иям
Тыныч булсын бар Җир шары, Исән булсыннар әтиләр. Яшь коймасыннар әниләр, Булмасын һич тә ятимнәр. -
21 июля 2024 - 13:00
Карт инәй (хикәя)
Күңел һаман риза түгел. Күзләр юлда. Картинәйгә менә бүген уллары кайтыр кебек, Шәйхулласы кайтыр. Нәрсә белән кайтыр икән? Олау беләнме? Бүген дә көн үтте. Олы юл бит, бәлки иртәгә машина-мазар узар… -
9 июля 2024 - 11:00
Салдат мәхәббәте (новелла)
Әнисенең күзләре кып-кызыл иде, гомер булмаганча, яулыгы астыннан чәчләре дә чыккан, үзе каядыр ашыга... Әхәтнең коты калмады, урам ярып кычкырды: – Әни! Әни!!! Нәрсә булды? – Һай, улым! Сугыш башланган! – Нинди сугыш, әни? – Нимес сугыш башлаган! -
1 июля 2024 - 09:00
Туган көн (хикәя)
Ирен каһәрле сугышка утыз ике яшьлек Газимә җиде баласы һәм сигезенчесе менә-менә якты дөньяга чыгам дип, корсагында тыпырчынганы белән озатып калды. Үлем сорап йөрми. Бәләкәй сабые туганчы, гаилә башлыгының һәлак булуы хакында кара печәтле кәгазь китерделәр... -
23 июня 2024 - 13:00
Сугыш калдырган истәлекләр
Иртүк торып, билгеләнгән пунктка барып,100 грамм икмәк алыр өчен чиратка басулар дисеңме? Барысын да үз җилкәсендә күтәрде Кәримә апа. Ул икмәкнең тәмен язып кына аңлатып бетереп булмас шул. -
22 июня 2024 - 15:00
Булмасын сугыш!
Батырларга баш иябез аяз көннәр өчен! -
11 июня 2024 - 11:00
Гаҗизлек (хикәя)
Әнисе, кулыма алсаммы? Уянырмы? Уяныр шул, тимим. Йокласын сабый. Күрешергә насыйп итсә иде... Елама, кайтырмын. Куян күчтәнәче алып кайтырмын... Сез минем кайтканны көтегез, яме. – Минем балам... Бишектә йоклап калды, – дип кабатлады Агай... -
4 июня 2024 - 11:00
Үпкә (хикәя)
Батыр солдат яраланып госпитальгә эләгә. 1942 нче елны, аягыннан кан белән тулып, чәлтеренә ябышкан итеген ярганнан соң, ике ядрә ярчыгы алып, аны сугышырга яраксыз дип табалар... -
18 мая 2024 - 15:00
Колга башларында чиккән сөлге
Үләргә дип китмәдек бит, туган... -
8 мая 2024 - 14:00
Халкым батырлыгы үлемсез!
Сугыш кыра барган, җирдә ятып калган Илебезнең батыр ирләре. Туган җирдән читтә – кайдадыр еракта - Аларның ялгыз каберләре. -
30 марта 2024 - 13:00
Герман җирендә мәтрүшкәләр үсми (хикәя)
Мең бәла белән фронт сызыгын үттек. Хәвеф-хәтәрсез генә урман эчендә таң аттырдык. Беренче эш итеп, безгә ничек тә немецларның штабын табарга кирәк. Әйтүе генә ансат. Көпә-көндез кукраеп йөрергә без кияү егетләре түгел. Немецлар күреп алса, өч кешелек төркемне юк итү берни дә түгел... -
14 марта 2024 - 13:00
Шундый мизгел була... (хикәя)
«Әни, син мине югалткансыңдыр инде... Кыш иде әле. Алты кеше төнге разведкага киттек. Өчәр кешедән ике группага бүленеп, немецларның туплары, танклары кайда икәнен карап йөрдек. Көндез карга күмелеп яттык та, икенче төнне кайтырга чыктык. Нейтраль полосага җиткәндә таң атып килә иде инде. Берзаман ике ут эчендә калдык: немецлар да ата, үзебезнекеләр дә...»