Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Кайтырбыз диеп киткән идек лә...

Тиздән җитә, улым, икенде. Кул-аяксыз күрше ире кайтты, Син кайтып керерсең шикелле...

Июнь ае...

Иртәгә Сабантуй...

Кыз-киленнәр сөлге бирделәр...

Таң атканда кара хәбәр килде –

Еладылар ирләр, ирлеләр...

 

Китте ирләр,

Китте атлар җигеп,

Насыйп булса, кайтырбыз, диеп,

Ирләр дә юк, атлар үзләре дә,

Елый төсле башларын иеп.

 

Китте ирләр,

Уллар, кызлар китте,

Тиздән җитә, улым, икенде.

Кул-аяксыз күрше ире кайтты,

Син кайтып керерсең шикелле...

 

“Берәр касә

сөт-фәлән булсачы,

Оланнарның эчләре кипкән”

Әнкә күршедән чабып чыкканчы,

Бакыйлыкка оланнар киткән.

 

Бетеренмә, Анам,

авылым,

Бөек Җиңү күрәм  офыкта.

Мин кайтмасам, авылдашым кайтыр,

Беркайчан да мине онытма.

Әлфирә Галиева, Аксубай

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев