Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Сугыш төсе - кара төс

Аналарның күз яшьләре ап-ак, кайгылары - кабер төсендә...

Кара бушлат кигән,

Кара итек,

Кара бүрек элгән башына.

Ачы таңны ертып сугыш керде,

Кара сөрмә тартып кашына.

 

Кара кайгы, үлем,

Кара сагыш,

Кара туфрак солдат өстендә.

Аналарның күз яшьләре ап-ак,

Кайгылары - кабер төсендә.

 

Кара авыл, шәһәр,

Кара бистә,

Кара чирәм калган аланда.

Ак йөрәкләр ничек түзде икән,

Кара хат кисәген алганда?!

 

Кара караңгылык,

Кара буяу,

Сабый елый – төннәр караңгы.

Күкрәктәге ак сөтен  калдырма,

Соңгы кат имәсең анаңны.

 

Кара сугыш - кырыш,

кара яра,

Кара итәк сөйрәлә җирдән.

Батырларча һәлак буласымны,

Ак күңелем алдан ук сизгән.

 

Кара көннәр, атна,

Кара вакыт,

Кара гасыр керә тарихка.

Үлгәнемне әниемә әйтмә,

Хат язып сал күрше Салихка.

 

Кара кесә, төрмә,

Кара ачлык,

Җитте хатын-кызның башына.

Ике кесә борчак  өчен кулын,

Өздерделәр тирмән ташында.

 

Кара кибән, кибәк,

Кара салам,

Адәм сыя ике аршынга.

Уйлыйм хәзер, җитмеш биш елдан соң,

Ни диярмен Ана каршыңда?

 

Кара карар, әмер,

Кара мөһер,
Сугыш төсе - кара төс, әйтсәм.

Солдат намусыдай ак намусны

Иҗат итче, и бөек рәссам!

 

Әлфирә Галиева, Аксубай

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев