Әюп картның бишенче эте (хикәя)

Әюп аганың дөньядан кичкәненә дә байтак гомер үтте инде. Дүрт ел сугышта йөреп, күп тән җәрәхәтләре, җан газаплары кичерергә туры килсә дә, туган авылына әйләнеп кайту насыйп булган, гаилә корып, балалар үстергән, оныклар сөенечен күргән сугыш ветераннарының берсе, тормыштагы авырлыкларга баш имичә, бар булганына  шөкер итеп яшәүче чын татар карты иде ул. Матбугат эше белән барып чыккач, тәмләп сөйләшеп утырдык. Абзый үзе дә хискә бирелеп китте, сугышны китаплардан укып яки кино карап кына белгән безнең ише халык өчен уйга да китерү мөмкин булмаган хәлләр күз алдына басты.

...Капкадан керүгә безне бәйләгән чылбырында ыргый-сикерә өреп зур гәүдәле эт каршы алды. Ялгыш ычкынып китсә, бетте баш дип уйларсың. Әюп абзыйларның өе олы урамда түгел: өч-дүрт хуҗалык, су буенарак төшеп, бер бәләкәй оя булып урнашканнар. Авыл уртасындагылар дәү-дәү этләр тота икән, мондагылырга инде, кем әйтмешли, ходай үзе кушкандыр. Мин шулайрак уйлаган идем дә, ләкин монда хикмәт башкачарак булып чыкты.

Әюп абзый сугыш гарасатын башыннан ахырынача үткән, әле японнар белән сугышта да катнашырга туры килгән үзенә. Утлы металл яңагын җимергән, аягын снаряд кыйпылчыгы ярып үткән. Яңагындагы ярасы ярты битен алып тора, эштән чыккан теш казнасы белән ашарга өйрәнү бик кыен булгандыр.

- Госпитальдә дә бик озак яттым, дисең, ипи шүрлегеңне тәмам эштән чыгарган булулары хәзер дә күренеп тора. Инде җүнләп азык чәйнәрлеге дә юк, сугышырга рәте калмаган моның, дип кайтарып җибәрмәгәннәр икән, - дим.

- И туган, - дип көрсенә Әюп абзый, - анда да хәлләр шул мондагы кебек инде ул. Кем ничегрәк ярый белә – хикмәт менә шунда. Гел юк кына яра белән дә кайтып китүчеләр булды. Алла саклады тагын үземне, менә әле дә аягыма басып йөрим бит.

Сугыш турында Әюп абзый белән байтак сөйләшеп утырдык. Авыр юлларда, авыр елларда гимнастеркасының түш кесәсендә генә йөрткән алюмин кашыгын да күрсәтте фронтовик. 1942 елда аны дусты Воронеж егете Барабанов коеп биргән икән. Хәзер барыбыз да куллана торган калакка охшамаган, агач кашык кебек түгәрәк башлы, ботканы мул итеп чумырырга җайлы. Сабы кыска, түш кесәсенә кереп ипләнерлек кенә. Үзенә күрә сәнгатьчә бизәлеше дә бар әле: кулга тота торган өлеше хатын-кыз сыны рәвешендә коелган, ә кашык сабының очында күпертмә чәчле кыз башы.

- Тимер юл вагонының тәгәрмәч башында, майлы чүбек була иде, - дип искә төшерә сугыш ветераны. – Менә шул үтә нык кызу чыгарып яна. Ә нимес котелогының металлы бик тиз эри. Шуны эретеп формага салалар да, бер дигән кашык ясыйлар. Сынмый да, бөгелми дә.

Хак та, кашык әле дә бик шәп, тагын йөз ел кесәдә йөртсәң дә ул-бу булырлык түгел, шомарыр гына. Тик Алла сакласын, андый ихтыяҗ чыга күрмәсен, кашыкның урыны авыл музеенда булсын.

Әле бу кашыкның үзенә күрә тарихы да бар икән. Латвия җирендә, Ригадан дүрт-биш кенә чакрымда Әюп солдат каты яралана. Окопташ дусты Баулы ягы егете Нурмөхәммәт Әюпнең кашыгын, сәгатен, авторучкасын сакларга дип алып кала. Дөрес тә эшләгәндер, алты ай буена, башта аңсыз хәлдә диярлек, бер госпитальдән икенчесенә күчеп йөргәндә алар югалып та беткән булыр иде.

Балтик буенда аерылып калган сугышчан дусларын Әюп Кытай җирендә генә куып җитә. Шунда инде истәлекле кашык янә Әюп солдат кесәсендә үз урынын ала.

...Без һава алыштырырга дип чыкканда теге овчарка безне тагын һау-һаулап каршы алды.

- Чү, Лайма, шаулама, - дип тынычландырды аны хуҗасы. Ә мин гаҗәпсенүемне сиздердем:

- Хуҗасы монда була торып нигә өрә соң әле ул?

- Көнләшә, - дип аңлатты хуҗа. – Мине бер кеше белән дә уртаклашасы килми, тик үзенә генә булсын. Менә шул кадәр якын итә.

- Юкка түгелдер инде, үзең дә иркәли торгансыңдыр, - дим.

Әюп абзыйның эт яратуына да һаман шул сугыш сәбәпче икән. Карт фронтовикның хикәясе миңа бигрәк тә гыйбрәтле булып тоелды. Була икән дөньяда шундый хәлләр дә.

...Ни көз, ни кыш булган бер ара. Чана юлы төшәргә әле иртәрәк, җирне юка гына кырпак кар каплаган. Чатнама суык булмаса да, бик җылы дип тә әйтерлек түгел. Безнекеләрнең ул көнге һөҗүме уңыш китермәгән. Күпме җаннар кыелса да, бер карыш та алга китү юк, ике як та үз позицияләрендә, исән калганнар кире үз окопларына кайтып егылганнар. Ә каты яраланган Әюп безнекеләр белән немецлар арасында урталыкта ята, хәрбиләр теле белән әйткәндә, нейтраль полосада. Бераз аңына килеп ала солдат, аннары янә һушын югалта. Күп каны агып, шулай саташып ята торгач, үлеп китүең дә ерак түгел, алгы сызыкта андый хәлләр гел булып тора. Солдатның башын күтәреп карарлык та хәле юк, күзен ачкан арада каршында һәлак булган солдат гәүдәләре, алардан да күбрәк үлгән атлар күренә. Атлы разведканы дошман пулемет уты белән кискән. Юка гына кар элпәсен эретеп, анда-монда кан җәелеп аккан.

Шинеленнән кемдер тартканын сизеп, Әюп тагын аңына килә. Күзен ачып җибәрсә!.. Йә Ходай, нигә шул чакта ук, тәненә дошман металлы кисеп керү белән җан бирмәгән икән?! Бүреләргә азык булырга язган микәнни аңа? Күпме атлар тәгәрәшеп ята бит әнә, әле җылылары да сүрелеп бетмәгәндер, нигә инде бу ерткычларга тере җанны өзгәләргә?.. Җан ачысы белән куркуданмы, тагын аңын югалта Әюп солдат. Икенче тапкыр аны кызганыч тавыш белән шыңшыган авазлар исенә китерә. Тукта, бүреләр түгел, этләр икән бит бу. Авылча әйткәндә, бозау хәтле зур гәүдәле этләр. Җирдә яткан кешегә аларның бигрәк тә зур булып күренүе гаҗәп түгел.

Нәкъ менә шул чакта санитар этләр турында ишеткәннәре исенә төшә хәл эчендә яткан солдатның. Шулар бит бу, җанкисәккәйләрем! Әнә ничек итеп тәбәнәк кенә чаналарын үлем көтеп яткан солдатның гәүдәсе кырыена ук китереп терәгәннәр. Күтәреп салырга гына хәлләреннән килми. Яшибез икән әле болай булгач! Гәүдәсен күтәрү турында уйлый торган да түгел. Әюп солдат, ничек кирәк алай барлы-юклы көчен туплап, авыртудан тешен кысып, яралы гәүдәсе белән чанага ничек кирәк алай шуып-тәгәрәп урнаша. Этләр көчәнеп-тырышып кына чананы урыныннан кузгата, бер кузгалгач инде җиңелрәк бара.

Чана туктауга аңына килеп, күзен ачып җибәргән Әюп иң башта зур чүпрәккә төшерелгән тәре сурәтен шәйләп ала. “Бетте баш, тегендә генә үлеп калсам, мең кат бәхетле буласым икән. Хәзер менә нимесләр кулында газап чигеп дөньядан үтәргә язган...”

Шундый саташулы уйлар эчендә яткан сугышчыны күтәреп шунда бер чатыргамы, алачыккама алып керәләр, беренче ярдәм күрсәтәләр. Баксаң, тәре дигәнең немецларның кара тәресе түгел, кызыл төстәге тәре, әдәбирәк итеп әйткәндә, кызыл хач икән, ягъни яралыларны үлемнән алып калучылар, аякка бастыручылар билгесе.

Аннары инде госпитальләр китә. Бераз ныгый төшкәч, Әюп солдатка тагын корал тоттыралар. Ә ул үзе күңеленә болай дип киртләп куя: сугыштан башы исән кайтса, өзмәстән этләр тотарга. Картайды, бетте дип тә гомерләрен кыскартмаска, үз үлемнәре белән дөньядан киткәнче әйбәтләп тәрбия кылып торырга.

- Менә бусы бишенче эт инде, - диде Әюп абзый тынычланып калган Лаймага ишарәләп. – Бик әйбәт эт, адәм акыллары бар кебек үзендә. Теле генә юк. Күрәсеңме, әнә келәт алдында тора. Ачкыч та, йозак та кирәк түгел, бик ышанычлы җан иясе. Алтынчы эт буласы иде дә, беренчесен машина таптады.

Хуҗасы этен яраткан кебек, Лайма да аның күзенә генә карап тора, беркем белән дә бүлешергә исәбе юк. Ишек алдына карты белән бергә чыкканда хәтта Халисә апага да якты чырай юк. Бервакыт шулай, кисәтү исәбе беләнме, авырттырмый гына бераз каптырып та алган икән әле: янәсе, бик якын йөрмә минем дуска!

- Менә кара әле, - дип хуҗабикә миңа бер кызык та күрсәтеп алды. Пәрдәсе ачылган тәрәзә каршына килеп, картын кочаклагандай итте дә, ишек алдына ишетелерлек итеп аваз салды: “Минеке бабай, минеке!” Ул арада бәйдәге Лайма чылбырын шалтыратып, сикерә-сикерә өрә башлады. Тимә минем дуска-хуҗага, диюе инде.

Узган гасырның илленче елларында, без башлангыч мәктәптә укыганда, икенчеме-өченчеме сыйныфның туган тел китабында “Санитар эт” дигән бәләкәй генә хикәя барлыгы хәтердә калган. Дөрес, андагы эт билендәге сумкасына салынган бинтлар, дарулар белән ярдәмгә килә, дип язылган иде кебек. Ә менә авыр яралыларны сугыш кырыннан алып чыгучы этләр турында укыган да, ишеткән дә булмады. “Шәфкать туташы” дигән атама бар, боларны инде “шәфкать этләре” дияргә кирәк буладыр.

Әюп абзый биргән нәзеренә хыянәт итмәде. Бу дөньяда аның өчен этеннән дә кадерлерәк җан иясе булмагандыр. Өй почмагында, бәләкәй мендәрчеккә төреп, диварга асып куелган медальләр кебек, ишек алдындагы эт тә сугыш афәтләрен онытырга бирми иде шул аңа.

 

Ирек Бәдретдинов

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: