Хисам Камал

  • 16 июнь 2020 - 09:00
    Каһәр (ахыры)
    Ана йөрәге барысын да сыйдыра: балаларының рәнҗетүен дә, фәкать үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуларын да, хыянәтләрен дә... Барысын да гафу итә. Күз яшьләрен эчкә йота, җанына җыя. Шунда мәңгегә кибеп бетәчәк алар... Таня, үзләренә кайткач, әнисен эзләп тапканын, аның белән сөйләшкәнен Альфредка әйтмәде. Мендәренә капланып елады да елады.
    1267
    0
    4
  • 13 июнь 2020 - 12:00
    Каһәр (дәвамы)
    Кыз аның авыр кайгысын җиңеләйтте, дөньяда яшисе килү хисен кабат уятты. Хәзер ул үзе дә аны бик еш искә төшерә. Акылы искә төшермәсә, тәне һәрдаим искә төшереп тора. Тән әллә акылдан көчлерәкме?
    1127
    0
    1
  • 12 июнь 2020 - 15:00
    Каһәр (дәвамы)
    Әти-әнигә хыянәт итүемне сизми дә калганмын. Әни мине каргады, елый-елый, шул кыз белән араңны өз, дип ялварды. Ләкин мин инде хатын итәгеннән куба алмадым...
    1392
    0
    1
  • 11 июнь 2020 - 13:00
    Каһәр (дәвамы)
    Хуҗаның ун яшьлек малаен алып керделәр. Судмалис аны бер такта өстенә йөзтүбән сузып яткырды да аркасына сыек чыбык белән сыдыргалап алды, малай хәтәр чырыйлады. Әтисе йөзен ике учы белән каплады, аннары малаена таба ыргылды, ике полицай, тотып алып, аны урынына бастырды. – Партизаннар кайда урнашкан, әйт? – дип кычкырды Эрхард.
    876
    0
    1
  • 10 июнь 2020 - 13:00
    Каһәр (дәвамы)
    Намусым чиста түгел. Утыз җиденче елда, халык дошманы дип, берничә кешене атарга туры килде. Ләкин алар намуслы кешеләр – бернинди дошман түгел иде. Безгә боерык булды – без башкардык һәм кулыбызны кеше канына буядык. Мин эчүгә сабыштым...
    714
    0
    0
  • 9 июнь 2020 - 14:00
    Каһәр (дәвамы)
    Кем соң концлагерь тоткыны булырга тели? Адәм баласының ничек тә яшисе килә. Ник яшисе килә, ник? Тормышта да бернинди яхшы нәрсә булмаячак ич, газап өстенә газап кына тезелеп барачак. Хәтта өмет тә калмады бит. Ул Рита, Виктор белән бергә үлде, бетте...
    613
    0
    0
  • 8 июнь 2020 - 14:00
    Каһәр (дәвамы)
    – Менә, әйтик, син әтиеңне үтергән кешене кулга алдың ди. Минем урында нәрсә эшләр идең? «Канга – кан» принцибын тотар идең. Башкача әмәл юк. Нишләп мин әтине үтергән кешедән үч алмаска тиеш? Нинди кагыйдәдән чыгып? Бу үч – изге үч! Аны әтиемнең хәләл каны таләп итә. – Мин үтермәдем аны...
    760
    0
    0
  • 5 июнь 2020 - 16:00
    Каһәр (дәвамы)
    Оттоның чигә турысына нәрсә беләндер китереп суктылар, ул ахылдап юл өстенә ауды. Вак ташлар чәчрәп киткән тавыш ишетелеп калды...
    714
    0
    2
  • 4 июнь 2020 - 17:00
    Каһәр (дәвамы)
    Рита шәм яндырды. Шул мәлдә өй селкенә башлады. Ике йорт аша гына олы юл иде, шуннан танклар, машиналар уза дип гөман иттеләр. Йокларга ятарга ничектер куркыныч иде. Менә хәзер өй өскә җимерелеп төшәр шикелле тоела иде. Нишләргә, кая барырга, Витяны нишләтергә?
    855
    0
    0
  • 3 июнь 2020 - 14:00
    Каһәр (дәвамы)
    Балалары бар иде, аны тартып алдылар, үзен тәмам түбәнлеккә төшерделәр, инде хатынына үреләләр. Нишләргә? Нишли генә ала соң ул? Күңелен бары рәнҗү хисе били бара, җанында чиксез нәфрәт хисе генә бәргәләнә...
    952
    0
    0
  • 2 июнь 2020 - 15:00
    Каһәр (дәвамы)
    Инга аны үз анасының дошманына әйләндерде. Ул әнисен, кулыннан тотып, бүлмәсенә алып керде, муеныннан кочаклап, диванга егып салмакчы булды. Үзе бертуктаусыз сөйләнде: «Менә син миңа, Ингага өйләнмә, дисең, Инганы кабул итмисең икән...»
    1141
    0
    1
  • 30 май 2020 - 11:00
    Каһәр (дәвамы)
    – Син тагын минем тормышны җимереп йөрисеңме? Радик исә, ярсып, анасына ташланды, Инга алдында үзенең батырлыгын, ир булуын күрсәтергә тырышты, янәсе, ул «маменькин сынок» түгел, ул көчле...
    1363
    0
    0
  • 29 май 2020 - 17:00
    Каһәр (дәвамы)
    – Әни, мин Ингага өйләндем. – Нүжәли синдә әз генә булса да туганлык хисе калмады, ә? Шул калдык-постык хатынга әти-әниеңне саттың! Оятың кайда синең? Йа Хода! Нигә син безне шул өстерәлчеккә алыштырасың?
    1505
    0
    0
  • 28 май 2020 - 13:00
    Каһәр (дәвамы)
    Малайлар, үсеп җитеп, хатын-кыз итәгенә каплану белән, әти-әнисен онытучан була шул. Ата-ана эчтән, билгеле, Инганы һич тә кабул итмәде. Аздыручы, малайны адаштыручы, диделәр. Ә тыштан берни сиздермәделәр, яхшы мөгамәлә күрсәттеләр...
    1251
    0
    0
  • 27 май 2020 - 16:00
    Каһәр (дәвамы)
    Бала бәгырьдән өзелеп төшә һәм гомер буе җаныңның тере кисәге булып кала бирә. Синең өчен аңардан да кадерлерәк берни дә юк. Менә шул зат үзен тудырган, үстергән әти-әнисенә каршы бара, үзенә кан һәм җан биргәннәргә дошманга караган кебек карый. Моны ничек аңларга? Ничек башка сыйдырырга кирәк? Ә Радик иркә бала булып үсте...
    1079
    0
    1
Реклама