Логотип Казан Утлары
Роман

Каһәр (дәвамы)

Кыз аның авыр кайгысын җиңеләйтте, дөньяда яшисе килү хисен кабат уятты. Хәзер ул үзе дә аны бик еш искә төшерә. Акылы искә төшермәсә, тәне һәрдаим искә төшереп тора. Тән әллә акылдан көчлерәкме?

Романның башы.

XXI


Отто икенче көнне яктырганда гына очрашу өчен билгеләнгән хуторга барып җитте. Калын урман буена урнашкан шактый җитеш, кызыл чирәп түбәле, берничә бүлемтекле йорт иде ул. Кырыйдан гына арба юлы үтә, юл буенда чыгырлы кое бар.
Хуҗаның бер аягы юк иде, тезенә каеш тасмалар белән агач аяк җайлаган. Йөзе ничектер төлкене хәтерләтә, алга таба очлаебрак тора. Күзләре калын сары каш астыннан бик тыныч, күп сер туплаган сыман ялтырый. Һәр хәрәкәтендә салмаклык, үзенә ышанганлык сизелә иде. Аны күргәч, Отто да бераз тынычланган кебек булды. Яныңдагы кешенең кәефе сиңа да күчми калмый шул. Отто беренче күрешкәндә әйтеләсе сүзләрне тегеңә ирештергәч, хәл- әхвәл белешүгә күчте. Шикләнмичә, ачылып сөйләшергә була, ахрысы, дигән уйга килеп, оккупантлар нишли, бик басымчак итмиләрме, дип белешәсе итте.
«Алар бирегә баш тыгарга шүрли, – диде хуҗа, эчке канәгатьләнү белән һәм калын урманга ымлады. – Даугавпилска кадәр тоташ бара ул. Анда Россия белән чиктәш урманнар, сазлыклар китә. Бик күп борынгы крепостьлар да партизаннар өчен уңай...
– Шунда яшеренеп яталармы? – дип сорап куйды Отто.
Хуҗа сагайды, артыграк сүз ычкындырып ташлаганын искәрде.
– Анысын төгәл генә әйтә алмыйм, – диде ул, сүзне бүтән дәвам итәсе килмәгән төстә.
Гомумән, бу аяксыз кеше белән уртак тел табып булмады. Бик аз сөйләшә.
Тыштан керми, лапасында нидер кага-суга, бакчасында казына. Өстәлгә Отто белән бергә утырмый, гел телен йоткан кебек йөри. Шулай да әз-мәз генә сүз алышкан чакта да ул кызылларга тел тигереп алды. Шуннан Отто шикләнә калды, моның тотып бирүе дә бар бит, дип уйлады. Крестьянга ышанып буламы? Гариплеге бераз ышаныч тудыра иде, билгеле. СД агентлары аны хезмәткә ялламаган. Гарип булганга калдырганнар. Аяксыз сүз арасында шул хакта әйтеп куйды. Юкса немец агентлары һәркемне СД белән хезмәттәшлек итәр өчен имза куйдырып чыккан.
Хуҗа суны урамдагы коедан алып керә иде. Оттога уңайсыз булып китте.

Бу гарип эшләп тапкан ипи белән бәрәңгене ашап ята ич ул. Ичмаса, кайбер эшләрендә булышкаларга иде. Тик хуҗа Оттоны күрерләр дип курыкты, чөнки койма буеннан гына юл уза иде. Әллә Оттоның ашап ятуын өнәмичә, кызылларны сүгәме ул? Бәлки, шулайдыр. Крестьянга һәр сынык ипи кадерле, ул аны кара тир түгеп, газапланып таба. Бигрәк тә бу начар җирләрдә... Шулай да кызылларны өнәмәгәч, нигә үзе аларга ярдәм итә соң ул? Чынлап та, уйландыра иде бу нәрсә. Аның белән бәхәсләшүнең мәгънәсе дә юк кебек. Крестьянны берәр фикергә күндерү үтә дә кыен. Ул җир белән генә эш итә, җирне тыңларга, җир белән генә сөйләшергә күнеккән. Читтән аңа сүз керми. Отто моны җир кортлары булган абыйсы белән апасыннан чыгып белә. Тәмәке көйрәткәндә, Отто хуҗадан ипләп кенә сорап куйды:
– Ә син, агай, кемнәр яклы соң? – диде.
Тегенең бер дә исе китмәде. Гүя шул сорауны гына көтеп торган. Үзенең хуҗа булу өстенлеген белгертәсе килеп, ул тамак кырды, бераз уйланып торды. – Кем яклы дип... Крестьянга ни аңа... Нинди власть килсә, шуңа бил бөгә ул. Җирдә тир, яшь түгәр өчен барыбер... Кайсы власть крестьянны кысмый, шул әйбәт. Кем яклы дигәндә, крестьян җир яклы, чөнки җиргә законлы хуҗа кирәк. Әйе, законлы – «никахлы» дисәң дә ярый. Ир затыннан башка бер хатын- кыз да бала таба алмаган кебек, хуҗасыз җир дә уңыш бирә алмый. Яки бик аз бирә. Ирсез хатын җилдән бала тапкан шикелле генә...
Җир мәсьәләсендә бу агай, кем әйтмешли, эт ашаган кемсә булырга охшый, аңа каршы килеп булмый иде. Отто кырыгынчы елны берләштерелгән эре терлекләрнең кыш буе кырылуын үз күзләре белән күрде. Аларны заводтан колхоз конюшнясына улаклар ясарга җибәргәннәр иде.
Торган саен биредә уңайсыз була барды. Отто хуҗага су ташырга булышкалый башлады. Күңел өчен бусы да ярап тора иде. Хуҗа ике чиләк белән суны коедан капкага чаклы китерә, аннары Отто эләктереп алып кереп китә. Лапастагы тимер мичкәләргә, өйдәге кисмәкләргә тутыра.
Шулай берничә көн үтте, әмма элемтәче күренмәде. Шачиннан кем дә булса килергә яки берәр боерык китерергә тиешләр иде. Хәзер бик катлаулы вакыт. Подпольеда калдырылганнарның кайберләре һәлак булды, кайберләре тотылудан куркып ята. Ник дисәң, немецларның җиңеләсе сер түгел хәзер, исән каласылары килә.
Алар су ташыган арада, кое янына бричка җиккән олау килеп туктады. Отто капка артына посып күзәтә башлады. Олаудан икәү сикереп төште. Берсе су чыгарырга тотынды, икенчесе чиләк алып килде. Атның авызлыгын салдырды. Чиләк белән суны ат алдына куйды. Су чыгарганы, кое бурасына чиләкне кыегайтып куеп, үзе озак кына эчте, аннары иптәшенә бирде. Тукта, болар иске танышлар түгелме соң? Шайтаннар! Алар теге полицайлар Лазан белән Янис иде. Анасын корт чаккыры! Әллә яннарына атылып чыгаргамы? Юк, булмый. Әһә, арбадагы йөк өстендә тагын ниндидер кеше ята икән. Менә аны башыннан тотып торгыздылар да, чиләкне кыегайтып, су эчерделәр. Әллә офицер мундиры кигән инде? Ә куллары алга чыгарып бәйләнгән. Нәрсә бу? Монысы да таныш лабаса, елбыр саргылт чәчле, ике якка шәрәләнеп эчкә кергән киң маңгайлы. Радик ич бу! Ник аны шулай иттеләр икән? Араларында нәрсә булган? Әллә аларны Оттоның сүзләре дошманлаштырганмы? Радикны кулга алып, каядыр алып баралар. Немецларга ярар өчен, үз аталарын сатарлар, валлаһи!
Юлчылар китте. Хуҗа, чиләкләрен тутырып, су алып килде. Отто үтә дә нык кызыксыну белән аңа карады, тегеләр турында сораштырды.

– Кая барганнарын әйтмиләр, – диде хуҗа, мыегын кул кырые белән сыпырып. – Тик моннан партизаннарга гына юл барса, башка җиргә – юк. Әнә немец оберын бәйләп алып баралар, партизаннарда ышаныч казану өчен. Әйе, әйе, бу беренче очрак кына түгел...
– Нүжәли шулай икән? – дип, Отто хәтта ышанмыйча торды.
– Соң, немецлар корабына су керә башлады бит! Сизәләр күселәр, полицайларны әйтәм.
– Теләсә нинди хәлгә бик тиз җайлашалар, ай-һай!
– Анда, Россиядә, кайбер яшьләр карьера өчен әти-әниләреннән дә баш тарта, ди. Ә бу – гади бер эш...
Аның сүзләренә каршы Отто берни дә әйтә алмады, чөнки үзенең дә хәлләре туган абый-апасыннан баш тарткан сыманрак килеп чыкты. Шачин җитәкчелегендә эшли башлагач, туганнарына бер мәртәбә дә кайтып күренмәде. Хәлләрен чит кешеләр аша гына белешеп торды. Әгәр аралашса, туганнарының да, үзенең дә язмышы куркыныч астына куелачак иде. Менә хәзер ачык күренә, Отто сайлаган юл дөрес булган.
Тагын берничә көн узды. Аның белән күрешергә берәү дә килмәде. Чылбырның берәр боҗрасында тагын өзеклек килеп чыкты микәнни? Гестапо һәм аның арт ялаучылары тик ятмый шул. Шачин исән микән соң? Калнинь нишләде икән? Рутаның хәлләре ничек? Кичекмәстән аны күрергә кирәк. Ләкин ничек итеп? Оттоны бар төштә эзлиләр һәм эзләтәләр булыр. Рута бирегә килсен иде дә бит. Тиздән сугыш хәрәкәтләре тимер юл узелларына, зуррак шәһәрләргә күчәчәк. Ул тирәләрдән читкәрәк китеп баруың хәерле. Моны Рута үзе дә чамаларга тиеш...
Оттоның, көтеп ята-ята, сабырлыгы төкәнә башлады. Инде хуҗаның икмәге дә тамагыннан үтмәс булды. Ул аңа, шактый юмартланып, немец маркалары бирде. Шулай итмәсә, хуҗаның кызылларга карашы тагын да начараер дип уйлады. Марка гарипнең күңелен күтәрде, йөзе яктырып китте. «Болай икәнен белсәм, әйбәтрәк тәрбия иткән булыр идем», – диде ул. Отто аңа рәхмәт әйтте һәм, кич булып килгәндә, өйдән чыгып китте.
Элемтә юклыгы аны тәмам чыгырдан чыгарды. Аннары агачка бәйләп калдырылган канечкеч Эрхард та гел исенә төшеп, бимазалап тора иде. Кеше үтерүче үзенең җинаять кылган урынына тартыла, диләр. Чынлап та шулаймы бу, әллә бер канатлы сүз генәме? Отто ни өчен бу хакта уйлый соң? Ул бит җинаять кылмады, бары палачны канлы эшен дәвам итүдән генә туктатты. Ичмаса, берничә йөз кеше исән калыр. Ятимнәр, тол хатыннар әзрәк булыр. Полицайлар, никадәр кансыз кыланса да, Эрхардка ук җитә алмас. Җавап бирәсе булыр дип, бәлки, алар хәзер кан коюдан тыелыр да. Ә Эрхардка җавап бирү турында уй да килми, чөнки ул күбрәк үтергән өчен бүләк ала. Берсеннән- берсе кыйммәтле бүләкләр. Өстәвенә, булдыклы, тугры хезмәт итә, дип, үзен газетада да мактап язалар.
Оттоны тагын шунысы кызыксындыра: Эрхард эше бик тә уңа торган, судан коры чыгучан кеше иде, бу юлы да аны килеп коткармадылар микән? Оттоны гел бер сорау борчый иде: ничек итеп бу палачны кеше үтерергә өйрәткәннәр? Шуның сере ачылмыйча калды. Хикмәт үзендә генә булмагандыр... Бервакыт Эрхард әз генә ачылып куйды. Партизаннарга азык белән ярдәм итүдә гаепләнгән өч латыштан сорау алды ул. Тегеләрнең берсе дә гаепләрен танымады. Эрхард аларны бик нык җәзалады, әмма тоткыннар барыбер гаепләрен танудан баш тартты. Эрхард аларны үзе атмады, полицайларга кушты, чөнки үз гаепләрен танымаучы латышларга бик каты рәнҗегән иде. Ул бу юлы алардан өстен чыга алмады. Процесс тәмамлангач, жандармерия идарәсендә Эрхардны шәп кенә сыйладылар. Ул Оттоны да эчертмәкче булды, кыстады, әмма Отто бирешмәде. Эрхард шунда аңа, яратам шул гадәтеңне, дип әйтеп ташлады. Отто аңардан кешечә сүз чыгуга бик нык гаҗәпләнгән иде. Бераз кызып алгач, Эрхард:
– Минем аларга бернинди ачуым юк. Әйе, ачуым да, үчем дә юк, – дип тә әйтеп куйган иде.
– Алайса, ничек соң... – Оттоның теле тотлыкты, сүзен әйтеп бетерә алмады, чөнки «үчем, ачуым юк» дигән сүзләргә тәмам аптыраган иде.
Эрхард барысын да бик гади аңлатып бирде:
– Мин аларны принциптан чыгып юк итәм, – диде ул. – Әйе, әйе! Барын да принципка сылтыйм. Күңелгә берни алмыйм. Мин принцип кушканны башкаручы автомат кебек кенә. Минем өскә бер җаваплылык та төшми. Принципны җитәкчеләр эшләгән, тормышка ашырырга безгә боерган. Без үзебезгә йөкләнгән бурычны үтәүчеләр генә. Кызылларда да шулай ул. Париж коммунасы тарихын хәтерлә. Бөек химик Лавуазье булган, кислород белән водородны ачучы. Коммунарлар аны, тәмәке белән сату иткәне өчен, гильотинада башын кискәннәр. Беркемнең аңа һичбер үче, ачуы булмаган. Спекуляциягә каршы законга нигезләнеп, шул принципны тормышка гына ашырганнар...
Моңа каршы Отто берни дә әйтә алмады, чөнки коммунарларның андый явызлыклары турында белми иде. Бәхәскә дә кереп булмый. Гитлерчылар үзләрен бар яктан хаклы саный, хаклыкларын җиңүләре раслый иде. Менә хәзер җиңелә башладылар, бик нык каушаулары һәм нервыланулары сизелә. Шулай да принципларында каты торалар әле. Эрхардның үз корбаннары турында «минем аларга карата бернинди нәфрәтем юк», дип әйтүе Оттоның һаман хәтерендә әле. Ничек аңларга моны? Нәфрәт булмаса, тере кешегә ничек мылтык төбәмәк кирәк? Аларда «ни өчен?» дигән сорау тумый микәнни? Адәм баласы яралганда ук шундый сораулар белән туа ич. Күңел конфликты була нормаль кешедә. Гитлерчылар адәм баласында күңел конфликтын һәм «ни өчен?» дигән сорауны ничек томалаган? Нәрсә белән, ни бәрабәренә? Киләчәктә яхшы тормыш вәгъдә итепме? Бары фюрер әмеренә буйсындыру аркылымы? Тоташ куркыту атмосферасы тудырыпмы? Әйе, алар, тоталь куркытып, кешеләрдә туа торган «ни өчен?» дигән сорауның тамырына балта чапкан. Үз башын, җанын саклар өчен, һәркем эндәшмәскә тиеш була. Ялганны чын итеп күрә һәм шул ялганга хезмәт итә. Бу бит шул ук коллык түгелме соң? Бәлки, культуралы коллык дияргә дә буладыр. Син боерыкны үтәүдән, эш башкарудан башка берни белмәскә, кызыксынмаска тиеш. Эшләрең өчен син җавап бирмисең, фюрер аны үз өстенә ала, имеш. Менә солдатларның кулларын ни рәвешле чишкәннәр. Үтер, бетер, ләкин син җаваплы түгел... Бу кан коюлар барысы да Ватаныңның киләчәге, бәхете өчен эшләнә. Башка ырудагы халыкларны кырып бетерү хисабына бәхет була ала микәнни? Юк, башыңда шундый сорау туса да, син аны әйтмәскә тиеш. Бернинди шик булуы мөмкин түгел. Бу идеологиягә әз генә шик белдерү дә аяусыз хөкем ителә. Шуңа күрә адәм балалары телләрен тешләргә мәҗбүр була. Гаять көчле яшерен террор барча тере җаннарны дер калтыратып тота. Әлеге хәлләргә әз генә кырын караганнар төнлә нәсел-ыруы белән юкка чыга. Серле юкка чыгу бар нәрсәләрдән көчлерәк тәэсир итә. Һәркем үз башын кайгырта. Кеше үзенең бер гаепсез туганын яклый алмый. Бер гөнаһсыз хатынын аралаудан да мәхрүм. Якласа, үзен гаеплиләр һәм ул бер төнне юкка да чыга... Димәк, табигате белән яхшы кеше, әйбәт тәрбия алган булса да, барыбер гамәлдәге тәртипләргә буйсынырга мәҗбүр. Кешелекле булуына карамастан, боерыкка буйсынып, тере җаннарны бетерергә, кырырга тиеш. Юкса үзе һәлак ителә. Менә сайла: йә үлем, йә үзең ишеләрнең канын кою. Һәр тере кешенең ничек тә гомер итәсе килә һәм ул, гадәттә, соңгысын сайлый...
Отто теге урманга икенче көнне кич кенә барып җитте. Төнне бер хуторның ындырындагы салам кибәнендә яшеренеп уздырырга туры килде. Суык иде, шактый туңды. Таңнан торып, юлга ашыкты. Шунда гына аякларына, эченә җылы керде. Ярый әле аяк асты коры иде. Һәр иртәдә мул булып кырау төшә.
Ул Эрхардны калдырып киткән җиргә керергә бүген батырчылык итмәде. Кыр аша узгач, урман кишәрлеге бар иде. Отто шуннан ерак түгел тукталды да күзәтә башлады. Чыбык-чабыклар өстенә утырып, кичке шәфәкъның сихри матурлыгы белән юанып, урманны, аңа алып керә торган арба юлын күздән кичерде. Тирә-юньгә дикъкатен юнәлтте. Анда-санда күренгәләгән саескан, каргаларга игътибар итте. Алар кайда ни барын, тавыш биреп, бик тиз белгертеп тора. Җәнлек үтеп китсә дә, сизгерлек күрсәтәләр. Иптәшләренә сигнал биреп, кычкырып-кычкырып куялар. Әмма бүген урман тын иде. Каргалар, чәүкәләр кырда чүпләнеп йөри-йөри дә, очып килеп, кырыйдагы агачларга куна.
Моннан унбиш-егерме көн элек урман яшел иде әле. Ә хәзер сары, сары- кызгылт төскә кереп бара. Көн саен төшеп торган салкын кыраулар шулай иткән инде. Урманда каен һәм өрәңге агачлары күбрәк икән. Кайбер агачларның яфраклары коелып бетә язган, кайберләренеке әле коела гына башлаган. Бар төштә яфраклар кыштырдавы ишетелә. Имештер, яфрак кыштырдавы куяннарны шөбһәгә сала, шуңа күрә алар, бу кыштырдаудан качып, япан кырларга китә икән.
Шул мизгелдә Отто кинәт Рутаны исенә төшерде. Әйе, аңа Рута белән кушылырга кирәк булыр. Ул үзе дә шуны бик тели, Оттоның да башка сыеныр кешесе юк. Кыз аның авыр кайгысын җиңеләйтте, дөньяда яшисе килү хисен кабат уятты. Хәзер ул үзе дә аны бик еш искә төшерә. Акылы искә төшермәсә, тәне һәрдаим искә төшереп тора. Тән әллә акылдан көчлерәкме? Әйе, тәннең дә таләбе көчле. Үз-үзеңнән беркая да китә алмыйсың. Элек ул тәненең аваз салуын ишетми, сизми иде. Ул авазны Ритасыз яшәү томалап торган икән. Менә Рита югалганга да ике елдан артык вакыт үтеп киткән инде. Җанындагы киеренкелек бераз кими төште шикелле, тәне дә үзенең барлыгын, исәнлеген сиздереп куйгалый башлады. Ә Ританы Рута алыштыра алырмы соң? Рита бик назлы да, нәзакәтле дә хатын иде. Ничектер аның белән үзеңне тагын да баеган, яңарган кебек хис итә идең. Ул сине әледән-әле яңартып тора. Ничек шулай итә алды икән? Нинди рухи көч салып? Рита рухы белән юмарт, тәне белән бер дә туйдырмый, акылы ягыннан тормозы да тота белә торган хатын иде. Ирләр өчен әнә шул тормозы да бик мөһим бит!..
Рутаны тизрәк күрәсе иде. Ул бик куркыныч эштә йөри, һәр көне кыл өстендә үтә. Мөмкинлек булса, аны бу эшеннән азат итәргә, шул хакта Шачиннан сорарга кирәк. Хәзер күп нәрсәләр ачыкланды, немецларның вакытлы гына икәне тәгаен аңлашылды. Латыш крестьяннарына бу инде сер түгел. Ә аларга саклану чаралары күрергә кирәк. Исән каласы килә бит, шайтан алгыры!
Төне буе Оттоның миен ачы уйлар ермачлап бетерде. Төн суык иде, һич тә йоклап булмады.
Иртән ул тагын күзәтү белән мәшгуль булды. Тынлык аңа бик шомлы тоелды. Әллә засада куелганга, тирә-якта шундый тынлык урнашты микән, дип тә уйлап куйды ул. Тик күпме генә күзәтеп торса да, шикләнерлек, шөбһәләнерлек берни сизмәде. Куенына җайлаган пистолетының предохранителен ычкындырды да ары таба кузгалды. Урман авызында адымнарын акрынайта төште.
Теге юлны тиз тапты ул. Бар җиргә сары яфрак түшәлгән. Шулчаклы да мул яфрак булыр икән. Салам җәйгән ындыр табагыннан көчкә атлаган кебек барасың. Менә юлга аркылы аударылган каен күренде. Беренче шлагбаум. Бераз киткәч, икенче каен юлга киртә булып ята, аннан илле метрлар ары өченче каен да җирдән җәнлек үтәрлек ара калдырып ауган иде. Шуны узгач, юлның сул ягында куш каен булырга тиеш. Кара, ничек барысы да танымаслык булып үзгәргән. Кайбер агачлар бөтенләй шәрәләнеп калган, урман яктырып киткән.
Өченче киртәне узгач, Отто як-ягына дикъкать белән карап бара башлады, әмма теге куш каен юк иде. Ул бер чокырга килеп төртелде. Каян килгән бу? Чокыр аның хәтерендә калмаган иде. Димәк, ул чокыр аша чыкмаган. Отто кире борылды. Бигрәк тә уң тарафны җентекләп күзәтеп, таягы белән яфракларны актарып-актарып барды. Тукта, менә бит ул куш каен. Аны зелпе куагы каплап тора икән. Нишләптер бу Оттоның исендә калмаган. Ул Эрхардны куш агачның икенче ягына бәйләп куйган иде бит. Ә хәзер бу урында берни дә юк. Нүжәли килеп коткардылар икән? Әллә полицайлар эзләп таптымы? Алар инде үз урманнарының һәр түмгәген яхшы белә.
Отто таяк очы белән куш агач төбен актара башлады. Иң элек буялып беткән ак материя күзенә чалынды. Икенче кырыйдагы яфрак катламын кузгаткач, ап-ак баш сөяге килеп чыкты. Шунда ук аксыл умыртка баганасы, кабыргалар аунап ята иде. Ничек болай соң бу? Әллә берәр җәнлек итен кимереп бетерде микән? Бик гаҗәп бит бу. Ул Эрхардның үле гәүдәсен күмеп куярга дип килгән иде. Менә нинди гайре табигый хәлгә очрады...
Ул, бераз читкәрәк тайпылып, яфракларны актарды. Шунда чүмәлә чаклы, кыймыл-кыймыл килеп торган кырмыска түмгәген күреп алды. Күзләре күргән нәрсәгә ышанмый торды. Да, менә ничек булып чыккан икән... Кырмыскаларның үлгән атны да сөяккә калдырганчы чистартып бетергәннәрен ишеткәне бар иде аның.
Оттоның тәне буйлап өшеткеч калтырау узды. Югыйсә ул бу мәлдә үч кайтарудан канәгатьлек тоярга тиеш иде. Әмма күкрәгенә әллә нинди авыр таш кебек борчу тулды, йөрәген шул сызлатып, ачыттырып узды. Ул тизрәк бу төштән китү ягын карады.
Кайту юлын Отто бик авырлык белән үтте. Эчендә нәрсәдер өзелгән кебек булды. Шул халәт буыннарының хәлен дә алгандыр, мөгаен. Нәрсә булды соң аңа? Кеше үтергән кеше үзе дә шул мәлдә яртылаш үлә, дигән әллә кайчангы сүзләр исенә төште.
Аяксыз, кыйналып ташланган эттәй, гәүдәсен көчкә-көчкә сөйрәп, теге хуторга килеп керде ул. Хуҗа да, аны күргәч, куркып киткәндәй итте, хәлен сорашырга тотынды.
Отто күпме генә ачыккан булмасын, тамагыннан бер тәгам үтмәде. Әзрәк сөт эчкәләде. Хуҗаның сөтле кәҗәләре бар иде.
Ул югалып торган арада бирегә килүче булмаган. Отто үз хәленең шәп түгеллеген аңлады, ничек тә Рутаны табарга кирәк дигән ныклы карарга килде. Ләкин үзе булдыра алмаячак ул бу эшне. Әллә хуҗаны Добэлегә җибәрергәме? Маркалар бирсәң, барыр шикелле...

 
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев