Логотип Казан Утлары
Роман

Каһәр (дәвамы)

Рита шәм яндырды. Шул мәлдә өй селкенә башлады. Ике йорт аша гына олы юл иде, шуннан танклар, машиналар уза дип гөман иттеләр. Йокларга ятарга ничектер куркыныч иде. Менә хәзер өй өскә җимерелеп төшәр шикелле тоела иде. Нишләргә, кая барырга, Витяны нишләтергә?

Романның башы.

XIV


Күрше хутордан олау яллап, Андрейларны озату шактый мәшәкатьле булды. Олаучы бик куркып калган иде. Сугышның үзен әле беркемнең күргәне юк, әмма куркынычы бар кешеләрнең үзәгенә кереп өлгерде. Отто үзе дә ни уйларга белмәде. Нәрсә бу, вакытлы гына берәр провокация ише нәрсәме? Әллә бик җитди хәлме? Дошманны үз җирендә тукмарбыз, дип, газета саен эре-эре хәрефләр белән язалар иде. Германиянең Россиягә басып керүе һич тә күз алдына китерә торган нәрсә түгел иде. Безгә алар ничек карар? Үз нәселләре итепме, әллә кызылларга хезмәт иткән, кызыллык идеологиясе белән бозылган кешеләргә караган кебек карарлармы? Кызылларның җәберләвен кичергән немецлар итеп караулары да бар, чөнки үзләре үк, без сезне азат итәргә киләбез, дип игълан иттеләр. Кызыллар да 1940 елда, моннан нәкъ бер ел элек, без сезне азат итәбез, дип килгән иде. Килүгә, шактый гына кешене, кулга алып, Себергә озаттылар. Болары да, азат итәбез, дип килеп, шулай эшләрме? Азат итә-итә кеше җанын кыялар, тагын бер-ике «азат итү» булса, халык та калмаячак бит! Юк, немецлар алай эшләмәс. Алдынгы халык санала бит. Алайса, нигә үз илләрендә башкача фикер йөртүчеләрне төрмәләргә утыртып бетерделәр? Тельман бит хөкүмәт әгъзасы итеп халык тарафыннан сайланып куелган булган. Шул хөкүмәт әгъзасын яла ягып гаепләгәннәр һәм таш капчыкка утыртканнар. Яла якмыйча гына гаепли алмаганнар, ник дисәң, аның бернинди дә гаебе булмаган. Хөкүмәт башына килгән Гитлер өере берни белән санлашып тормый, башкача уйлаучыларга каршы каты террор урнаштыра... Шулай булгач, безгә, биредә яшәүче немец гаиләләренә карата да алар, белмим, миһербанлык күрсәтер микән? Үз илендәге немецларны карашлары өчен эзәрлекләгәнне, төрмәләргә тутырганны, алар безгә ничек мәрхәмәтле булсын соң? Немецлар бар яһүдләрне яһүд булганы өчен генә җәзалый, ди. Нинди галәмәт инде бу? Немецларга шундый хокук бирелгәнмени? Ник алар үзләрен бар халыклардан өстен саный? Каян килеп чыккан әкәмәт бу? Моны ничек аңларга? Мин – немец, димәк, мин бүтән милләтләрдән өстен? Нәрсәсе белән өстен? Ни өчен өстен? Юк, баш та, йөрәк тә кабул итми моны. Коточкыч гаделсезлек бу. Ул гаделсезлеккә һәркем каршы булачак. Немецлар шуны әз генә дә аңламый микәнни?..
Отто үзләренең утарына кайтып җиткәндә, кояшның болыт астында кызарып байый барганы шәйләнә иде. Шулай да якты иде әле. Болында арканланган сыерны бозавы белән абзарга керткәннәр, чөнки хәлләр бик хәвефлегә әйләнде. Элек болында куна торган сыерны хәзер кеше күзеннән яшерергә кирәк. Сыерны гына түгел, бар нәрсәне яшерергә туры килә. Кызыллар килгәндә дә шундый яшерүләр булып алган иде. Баерак кешеләр кыйммәтле әйбер-караларын җиргә дә күмгәләде.
Оттоларның исә әллә ни яшерер нәрсәләре юк. Җирләре аз, Отто үзе заводта эшли, шәһәрдә яши. Биредә аның туганнары – карт белән карчык гомер итеп ята. Авыр эшкә ярамыйлар. Отто җирне үзе кечкенә трактор белән сөрә, чәчә. Үзе заводтан китә алмаса, кеше яллап та эшләтә иде. Бер сыер, ике-өч дуңгыз асрыйлар. Карт белән карчык шуларны карап тора. Әзер курмы бирәләр, ишегалдындагы чыгырлы коедан су чыгарып салалар.
– Рита китте бит, – дип каршы алды карт Оттоны. Ул өйалды ишеге төбендә нидер эшләп маташа иде. Отто аңа якынрак килде.
– Ул квартирагыз өчен бик курыкты, – диде карт. – Анда немец частьлары 
килеп, кешеләрне өйләреннән куып чыгара икән. Күрше Добэледан кайтып китешли Рита үзе әйтте.
– Алайса, миңа да ашыгырга кирәк...
– Тукта, ике активистны кулга алганнар, ди анда. Кемдер барып әйткән, имеш. Үч итеп. Сине дә көтеп кенә тормагайлары?
– Анысын көтәргә була. Кызыллар булганда, шым торганнарның хәзер канат җәюләре мөмкин.
– Син дә башлык идең бит.
– Мин, абый, кызылларны аңлый алмадым. Бик теләдем, әмма зиһенем җитмәде, – диде Отто, итек йөзендәге аксыл тузаннарны үлән йолкып сөртә- сөртә.
– Ну бит син активистлар чутында йөрдең.
– Мин эш яратам, ә кызылларга эш белән генә ярап булмый иде.
– Шуны кисәтим әле, – диде карт, калын мыегына кул очы белән орынып алып. – Хәзер болганчык чор башланачак. Әйеме?
– Ул хакта да башка килде...
– Сез шул чорда берәр җиргә яшеренеп торыгыз. Юкса...
– Немецлар шулай ук әшәке кыланыр микәнни, абый?
– Әнә яһүдләрнең барча әйберләрен алып, үзләрен каядыр озаталар икән. – Без бит немецлар, безгә нигә куркырга, абый?..
– Сакланырга кирәк, ишетәсеңме? – диде карт, пышылдауга күчеп.
Аның мыегы иренен каплап тора, сүзләре дә мыек эченнән килә иде сыман.
Күзендә – хәвефләнү, йөзендә курку, сагаю галәмәте шәйләнә иде.
– Әллә Витяны безнең янда гына тотаргамы? Ә? Рита аны үзеннән калдырмады, ахмак ул. Анда ни булмас, биредә тыныч әле. Олы юлдан читтәрәк... – Миңа хәзер китәргә кирәк, – диде Отто, үлән сүле чыкканчы күн итеген сөртә-сөртә.
– Караңгы төшмичә йөрмә, әйткәнне тыңла. Рита да киреләнде.
Өйалды коридоры буенча барып, өйгә керделәр. Карчык үз бүлмәсенә кереп
яткан иде. Аны борчымаска булып, кухняга уздылар. Карт бәрәңге кыздырган икән. Кунаклардан калган пироглар да бар иде, шулар белән өй сырасы эчтеләр. Сүз һаман сагаю, саклану турында барды. Властьлар алмашынып тору, тормыш барышының кинәт үзгәрүе өннәрен тәмам алып бетергән иде. Теләмәсәң дә, җанда курку тора. Синең белән шул идарә итә. Эчтәге курку үзенә буйсындыра, күпме батыр булырга тырышсаң да, ул барыбер үзенекен итә.
Рита Оттога бик нык куркынып, төсе-өне беткән килеш ишек ачты. Караңгы булса да, тавышыннан шул беленде. Ә Отто ничектер бик тыныч иде. Рита тәрәзәләрне одеяллар белән томалап чыккан икән. Витя йоклый. Шуңа күрә ишек төбендә, караңгыда гына чишенеп, Отто кухняга узды. Рита шәм яндырды. Шул мәлдә өй селкенә башлады. Ике йорт аша гына олы юл иде, шуннан танклар, машиналар уза дип гөман иттеләр. Йокларга ятарга ничектер куркыныч иде. Менә хәзер өй өскә җимерелеп төшәр шикелле тоела иде.
Нишләргә, кая барырга, Витяны нишләтергә? Иң элек шул хакта сөйләшергә тотындылар. Бу болганчык вакытта кайдадыр посып яту муафыйк булыр иде, билгеле. Ләкин кая яшеренәсең? Ичмаса, баланы куркынычсыз берәр урынга качырасы иде. Әмма кая качыру турында бер карарга килә алмадылар. Рита шунда яңалык әйтте: теге кибетче еврей Эйнштейнны алып киткәннәр икән. Хатыны елап килгән булган, Отто немец бит, үз телләрендә сөйләшеп карасын әле, дип, бик үтенгән. Кич буе көтеп утырган да кайтып киткән. Иртән тагын киләчәк, ди. «Нишләрсез икән? Аны яклап баргач, үзеңне алып калмаслармы? – диде Рита. – Боларга ышаныч юк. Бер гаепсез кешене алып киткәнне, сиңа да сәбәп табарлар. Әллә бармыйсыңмы? Синең – активист, минем Ленинградтан икәнне белсәләр, дим...» «Каян белсеннәр?» – диде Отто. «Әйтүчеләр табылмас, дисеңме? Яңа властька ялагайланучылар күп булыр, – дип, Рита үзенекен куәтләде. – Яңа властьның тагын ничек ышанычын казана аласың, фәкать башка берәүне сатып кына! Башка юл юк! Властька, гомумән, кемнедер чагып кына ярап була. Бүтән мөмкинлек юк. Бердәнбер юл. Немецлар өчен дә, кызыллар өчен дә. Тормыш бер генә юл калдырган. Телисеңме-теләмисеңме. Элек-электән, борынгы заманнардан бирле кешеләр шул әмәл белән генә ышанычка керә алган. Фәкать кемне дә булса сату әмәле белән генә».
Ританың сүзләрендә, чыннан да, дөреслек бар иде. Аны исәпкә алмыйча булмый. Эйнштейнны коткарырга барып караргамы-юкмы? «Рита, син ничек уйлыйсың? – дип сорап куйды Отто. – Мин син әйткәнчә йөрергә күнегеп беттем...» «Белмим, – диде Рита. – Иртәгәгә чаклы белмим, үзеңә кара...» Оттоның уйлары ми тартмасына бөялде: нишләргә? Рита җибәрмәү ягында. Тавышыннан шул сизелеп тора. Рита сүзе белән йөргән өчен абыйсы белән апасы Оттодан риза түгел. Усал, диләр, Оттоны әнә ничек биетеп тота дип шаккаталар. Отто ни әйтергә белми. Шулай ук нык үзгәрдем микәнни дип аптырый. Сезгә карата мин әллә бераз суындыммы соң, дип сорый ул абыйсыннан. Бераз гына түгел, бик нык суындың, ди абыйсы. Апасы тагын да күбрәк дәлилләр китерергә тотына: ул сиңа түбәнсетеп карый, үзен югары тота, шуны сизмисеңме, ди. Берни сизмим, ди Отто. Ул үзе гадел табигатьле, әмма Ританың үзеннән Оттоны тәмам тартып алуын гафу итә алмый иде. Хәер, бу һәр гаиләдә була торган хәл инде.
– Витя абыйларда торып торсын, – диде Отто, ниһаять, ныклы карарга килеп.
Рита өстәлнең аргы башында мул күкрәкләре белән кырына тиеп диярлек утыра иде, башын күтәреп иренә карады. Отто чынлап әйтәме, әллә киңәш өчен генәме икәнен белергә теләде ул. Һәм белде дә. Оттоның малайны абыйларына җибәрәсе килә иде. Аның үз логикасы бар. Әмма Ританың ихтыяры көчлерәк иде. Ул үзенең баладан азга гына аерылып торуын күзаллап карады һәм моның мөмкин түгеллеген бөтен җаны белән сизгәндәй булды.
Отто үз дәлилләрен китерергә кереште. Хуторларда куркынычсызрак булачак, диде. Качып калырга урыннар бар. Шәһәрдә кая качарга мөмкин? Юк. Яңгырлы вакытта немецлар анда бара да алмас, керергә дә куркыр. Хуторда ашау-эчү ягы да, билгеле, әйбәтрәк булачак. Алар – хосусый милекчеләр, җир сөреп, иген үстергәнне тыймаслар.
Әмма Рита барыбер дә риза түгел иде. Отто озак кына хатынына карап торды. Нигә ул аңа каршы килә соң әле? Витяны артык яратамы? Дөрес, абыйсы белән апасын өнәп бетерми анысы. Бигрәк тә аларның шапшаклыгын яратмый. Чисталыкка бик тырышып өйрәтеп тә маташты үзләрен, әмма бернигә ирешә алмады. Чигенде. Тегеләр Рита өйрәткән саен карыша гына иде шикелле. Оттоның Рита сүзен генә сүз итүен дә күтәрә алмыйлар. Ачулары килә. Ачуларын Ритага карышып чыгаралар иде. Тыштан бик тату гаилә күренсә дә, эчендә әнә шундый, астан күренми торган каршы агым бар иде.
– Рита, – диде Отто, йомшак кына. – Витя белән икегез дә утарга кайтыгыз. Аңлыйсыңмы? Анда барыбер куркынычсызрак булачак! – Ул аска карап, кайгыга батып утырган хатынының аксыл киң маңгаена карады. Акрынлап карашын аскарак шудырды: күзләре дымлы, керфек төпләре көйгән төсле 
кара янып тора. Күз асларында зәңгәрсу тасма кисәкләре ябыштырып куелган сыман. Ирене кипшергән, ә ирен өстендә чак кына беленә торган соры төкләр бар. Әйе, ул бик арыган. Кайгысы да бик зур, чөнки ул барысын да йөрәгенә якын ала. Ә менә апасы Клара бөтенләй икенче төрле. Бик тыныч табигатьле. Һәр кешегә җайлаша белә. Әйбәт характерлы. Ританың холык-фигыле «үткен почмаклы»рак шул. Ләкин ул Оттоны бик ярата, назга да бай хатын. Бергә яшәгәч, назы да бик кирәкле сыйфат. Отто моны өйләнгән ир-атлар белән үзара гәпләшкәндә тагын да ныграк белде. Бернинди назы юк салкын хатыннар да була икән. Синең яныңда гел дә бүрәнә кебек ята торган...
– Рита, киреләнмә, Витя хакына үз капризларыңны куеп тор, – диде Отто бу юлы кырыс кына.
– Син немец бит, шуңа күрә безгә тимәсләр әле, – дип куйды Рита.
– Саклану зыян итмәс, Рита. Бернинди гарантия юк бит.
– Әйдә ятыйк, иртәгә күз күрер, – дип, Рита урыныннан кузгалды. Шәм тотып кухнядан чыгып килә иде, шулчак ишек шакыган тавыш ишетелде. Икесе дә куркып, кухняга кире чигенде. Сагаеп кына шаку тагын кабатланды. Бактың исә ул танышлары Стубе икән. Аңа ачмыйча булмый иде. Нәрсәгә дип килде икән? Ул бит Оттоны бер дә өнәми. Заводның профсоюз председателе булып эшләгәндә, аларның күчәр башлары һаман эләгешеп торды. Стубе какча гәүдәле, озынча чырайлы, бәрәңге борынлы, алга чыгып торган биек маңгайлы, сөйләргә маһир кеше иде. Ул, имеш, Ригада подпольедагы большевиклар әгъзасы булган. Советлар килгәч, аны заводка җаваплы эшкә җибәргәннәр. Цехларга кереп, хәл- әхвәл белешеп йөрергә ярата иде. Бигрәк тә яшьрәк хатын-кызлар янында озак туктала, ниндидер шаян сүзләр әйтеп көлдерә, дәртләндерә иде.
Завод директоры йомшак булып чыкты, дип сөйләнәләр иде. Бар эшне шушы Стубе хәл иткән. Директорның йомшаклыгы характерында түгел, ә биографиясендә иде. Теге вакытта ниндидер ярамый торган эшләр эшләгән, сүзләр әйткән, имеш. Шуны исенә төшергәннәр, ди. Шуңа күрә урыныннан очмас өчен артын кысып утырырга мәҗбүр булган. Бигрәк тә идән асты большевигына ничек каршы сүз әйтә алсын ул. Ә Стубе – шактый әрсез кеше. Бөтен эшкә катнаша, һәр төштә үзен белгечкә саный иде. Җыелышларда чыгыш ясаганда да дөньяга баш кеше кебек, үз-үзенә нык ышанган, алдан бар нәрсәне белеп торган сыман сөйли иде. Хәтта парторг та аңа каршы сүз кыеп әйтә алмый. Әгәр әйтә башласа, бер сүз белән артына утырырга мәҗбүр итә торган иде.
Капкачлар ясау цехында ике штамповка станогы бар иде. Шуның берсе җимерелде, һәм айлык план үтәлми калды. Моны тулысы белән Отто гаебе санадылар. Стубе шулай әйткән. Отто – баш инженер. Янәсе, ул карамаган, хәстәрен күрмәгән. Стубе киңәшмә саен Оттоны тапый башлады. Ә бит Отто турыдан-туры гаепле түгел, ә станокта эшли торган эшче гаепле иде. Ул яшь, тәҗрибәсез. Тәҗрибәле эшчеләр, Советлар килгәч, куркып, кайсы кая качып бетте. Яңа кешеләр җыярга туры килде. Алар барысы да хуторлардан килгән яшьләр иде. Өйрәтергә кеше юк, күнектерергә вакыт бирмиләр, план үтәргә кирәк. Бер нәрсә икенчесеннән килеп чыга бит. Станок белән тиешенчә эш итә белмәгән егет артык «тырышып» җибәргән дә бандажны эреткән. Һәм шуңа Отто гына гаепле булып калды. Янәсе, ул яшь эшчегә төгәл инструктаж бирмәгән. Отто үзенең моңа турыдан-туры җаваплы булмавы хакында әйтеп караса да, Стубеның ишетәсе дә килмәде. Отто зыянны түләтерләр дип тә курыккан иде, бу хакта Ритага да әйтеп куйды, чөнки хатыны һәр тиенне саный торган булып китте. Оттоны эчү мәсьәләсендә дә нык тота иде. Әмма соңыннан, парторг түләтергә каршы чыккан, дип сөйләделәр. Стубега бирешмәгән. Элекке вакыт булса, хуҗа, һичшиксез, станокта эшләүчегә һәм цех башлыгына штраф салыр иде. Совет законнарының эшчегә карата гуманлы булуына Стубе да каршы тора алмаган. Отто мондый гуманлылыкны башка җирләрдә дә күрде. Бер яктан, моңа сөенеп караса, икенче яктан, уйга да бирелә иде. Артык гуманлылык эшченең тугарылып китеп, брак ясавына китерер дип шөбһәләнә иде. Дөрестән дә, заводта эшчеләр саны элеккеге кебек булса да, эшләп чыгару күләме шактый кимеде. Кыскасы, советларча эшли башлау белән, продукция аз эшләп чыгарыла башлады. Отто моңа бик нык аптырый, нишләргә белми иде. Тагын бер нәрсәгә исе китте аның: эшләргә яратмаучы ялкауларны Стубе бик ярата һәм җыелыш саен мактап телгә ала иде. Ялкаулар, гадәттә, сөйләргә маһир була. Җыелышта иң элек шул хөрәсән ялкаулары сөйли һәм намус белән эшләүчеләргә йә тегеләй, йә болай тибеп уза. Отто кемнең намус белән эшләгәнен, кемнең көн үтсенгә генә йөргәнен бик яхшы белә иде. Шунлыктан Стубе якын күргән ялкауларны, эштә эленке-салынкы йөрүчеләрне фаш итеп чыкты. Стубеның моңа бик ачуы килә, кайчакта, ачуын яшереп кала алмыйча, самавыр кебек кайнап чыга һәм эчендәген әйтеп ташлый иде. Димәк, хәзер эшләү мөһим түгел, ә сүз сөйләү мөһим булып чыга. Кешене эшенә карап түгел, ә сүзенә, сөйләвенә карап бәялиләр. Бу моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңа күренеш иде. Отто бу хәлне аңлый алмаудан гаҗиз: ничек инде кешене сүзенә карап бәяләргә мөмкин? Нәрсәгә китерер бу? Әмма алда нәрсә буласын уйлаганны шулай ук өнәмиләр. Ни кушсалар, шуны башкар, башкасына тыгылма. Ул хакта махсус уйлый торган кешеләр бар, алар өлешенә кермә... Уйлый торгач, Отто шундый нәтиҗә чыгара иде. Бигрәк тә Стубеның үз тирәсенә ялкау-хөрәсән, ертлачларны якынайтуына үртәлә иде ул.
Стубе социалистик ярыш оештырып йөрде. Бик зур эшкә санады ул аны. Барча бәлаләрдән коткара торган чара итеп күрде. Һәр цехка аерым социалистик йөкләмә язып бирде. Ул унҗиде пункттан тора иде. Бер пунктында, социалистик аңны арттырырга, диелгән. Бер җыелышта Стубега, нәрсә ул социалистик аң, дип сорау бирделәр. Стубе аңлатырга кереште: үз илеңне ярату, хезмәткә аңлы караш, яныңдагы иптәшеңә хәерхаһлы мөнәсәбәт... дип тезде генә. Бер кыю хатын шунда, менә минем янда хөрәсән иптәш бар, эшләргә иренә, кеше җилкәсендә утыра, мин шуңа хәерхаһ булырга тиешме, дип сорау бирде. Әйе, син аңа әйбәт карарга тиеш, диде Стубе. Аннары икенче бер чая хатын, торып, әнә барлык эшне яхшы эшләүче фәлән ни өчен сезгә ярамый, сез аны ник җыелыш саен тәнкыйтьлисез, дип сорады. Бу сораудан Стубеның битенә әз генә алсулык йөгерде. Шулай да каушап калмады, үз дәлилләрен әйтте. Аның сүзләреннән һәр кешене хезмәтенә карап түгел, ә карашларына карап бәяләү кирәклеге аңлашылды. Моны ул үзе дә сизеп алды һәм төрле аңлатмалар, искәрмәләр биргәндәй итте.
Өч айдан социалистик ярышка йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча бар пункт та тулысынча үтәлгән дип әйтеп булмый иде. Стубе, цех башлыкларына басым ясап, йөкләмәләр үтәлде, дип кул куйдырды. Отто кул куюдан баш тартты, чөнки эшләп чыгару элеккеге өч айга караганда да ким иде. Бу исә Оттога каршы бик зур дәлил булды. Стубе шул фактны, күпертеп, барча төштә сөйләде. Хәтта райбашкармага махсус барып әйтте. Ул Оттоны урыныннан алу өчен йөри иде. Начальникларга яраша белми торган кешене ничек баш инженер итеп тотарга мөмкин? Бу очракта кем дә юл өстендәге ташны алып ташлау ягын карар иде. Оттоның моңа әллә ни исе дә китмәде. Әмма үзен эшеннән
 81 төшерерләр дип тә ышанмый иде. Ник дисәң, фабрикада производствоны һәм аның процессларын аңардан яхшы белүче башка белгеч юк иде. Отто моның белән бераз горурлана да иде. Аңардан башка механизмнары рәтләп эшләмәячәк, план яначак, янәсе. Ә планны үтәмәгән өчен, башлыкларны райисполкомда тетәчәкләр. Отто шулай үз осталыгына аркаланып, Стубе канат астына посып, эшләмичә генә акча алучыларны фаш итүен белде, чөнки аңарда дөреслекне ярату хисе көчле иде. Табигатьтән килгән ул хисне эчеңдә тыеп торып булмый икән! Һәр эштә диярлек төртә дә чыга иде ул. Турыдан ерак барып булмаганы – билгеле нәрсә. Стубе Оттоны урыныннан төшерү өчен бар көчен куеп тырыша башлады. Моны сизми калу мөмкин түгел иде. Без капчыкта ятмый. Оттоны белә торган, әмма аңа каршы төшәргә яратучы бер егет эштән кайтканда, колагына гына пышылдады: «Стубе мине синең өстән язып бирергә күндермәкче булды, тик мин баш тарттым», – диде. Отто аңа берни дә әйтмәде, чөнки сүзләренә ышанып җитми иде. Шулай да Стубеның методын чамалады. Әйдә, чокчынсын, диде. Аңардан башка барыбер бер механизмны да эшләтә алмыйлар. Стубе сүзенә карап, аның мин-минлеге өчен генә заводны механиксыз калдырмаслар. Беркемнең дә башына тай типмәгән.
Әмма Оттоның өстендә болытлар куерганнан-куера барды. Ул һаман үзенең алыштыргысызлыгына нык ышанып йөри бирде. Ә куерган болытлар яшенне үзеннән-үзе китереп чыгара.
Биредә дә шулай булды. Беркөнне директор кабинетында җитәкчеләрдән генә киңәшмә җыелды. Район башкарма комитетыннан вәкил килгән иде. Башта ул сөйләде: план үтәлмәгән, айдан-айга өзелгән. Эш болай бара алмый. Сәбәбен ачыкларга кирәк. Планны тутыру өчен, ашыгыч чаралар күрү, резервлар табу бик зарури. Ә парторг бар тоткарлыкны техниканың начар эшләвеннән күрде. Директор да шуны ук куәтләде: конвейер ватылып, ничә көннәр тик торган. Консервларга азык-төлек тутыру кул белән башкарылган. Кыскасы, баш инженерның эше күренми.
Күзгә карап, барысы да шулай арттырып сөйләде. Бу ни хәл? Ни өчен шулай итәләр? Булганны булмады дип әйтәләр? Отто да бар эшкә дә өлгерә алмый, билгеле. Әнә бервакыт Украинадан томат пастасы ясарга берничә вагон помидор китергәннәр иде. Балык консерваларын томат катнаштырып чыгарырга план бирелгән иде. Әмма пешерү казаннарын көйли алмадылар. Отто берүзе өйрәнчекләр җыеп өйрәтә-өйрәтә эшләп маташты, әмма берни барып чыкмады, төп эше дә тоткарланды. Шулай итеп, тегендә дә, монда да өзеклек килеп туды, ә бар гаепне Отто өстенә өйделәр. Билгеле, ул да бөтенләй үк гаепсез түгел. Пешерү цехын бик тә җайга саласы килгән иде аның. Ә инде өч вагон помидорның череп юкка чыгуы өчен кемнедер гаепләргә кирәк иде. Юкса гамәлдә гаеплеләр берәү генә булмый, алар күп. Ләкин ни өчендер гаепне бер генә кешегә өяләр. Шуның белән эшне ябалар. Килгән зарар өчен башкача җавап бирү юк. Бу хәл, бер яктан, бик гуманлы булса, икенче яктан, экономика өчен зарарлы. Өстән, гаепле кешегә җәза бирелдеме, дип сорыйлар. Моңа җавап әзер булырга тиеш: гаепле кешегә җәза бирелде – эшеннән алынды.
Югары сыйфатлы өч вагон помидорның әрәм булуы өчен Отто бик нык борчылды, шуңа күрә баш инженер эшеннән алынганга артык көенмәде дә кебек. Вазифасыннан азат ителүен хаклы дип санады. Әмма Рита бу хәл белән һич килешмәде. Икенче көнне үк райбашкармага китте. Аңа Отто эшен яңадан карарга вәгъдә иткәннәр, юатканнар, бераз генә өркеткәннәр, күңеленә шом салганнар иде.
Күпме көтсәләр дә, Оттоның эше кабат каралмады. Аңа нокта куелган иде. Өч вагон помидорның яраксызга чыгуына чын гаеплеләр Отто артына яшереп калдырылды. Рита райбашкармага тагын барып, чын гаеплеләрне атап-атап та әйтеп карады. Тик берни дә үзгәрмәде. Карга күзен карга чукымый, дип, ахырда бу ниятеннән кире кайтты. Оттоның бәласен үз җилкәсе белән дә күтәреште. Тик Оттоның урыныннан алынуын хаклы дип санавы белән һич тә килешмәде, һәрбер хатын-кызга хас булганча, ирен астан гына котыртты да. Мин-минлегенә тиярдәй сүзләр әйтте. Син ир кеше түгел, юкка чалбар киеп йөрисең, дип тә мыскыллады. Отто исә сабыр гына тыңлап торды, намусына тия торган сүзләрне буена сеңдерде. Рита артык нык чәнчеп әйткәндә генә үзенең дәлилләрен китерә: «Болай ансат котылганга рәхмәт әйт, түләтә башласалар йә судка бирсәләр, нишләр идең?» – ди иде.
Оттога хәерхаһ булганнар соңыннан яшертен генә ирештерде: аны баш инженер эшеннән алуны Стубе бик нигезле итеп оештырган икән. Өч кешене Отто өстеннән язып бирергә күндергән. Директор шуларга нык дикъкать иткән, имеш. Өстәвенә Оттоны эшен начар башкарганга түгел, ә карашлары өчен алганнар икән. Монысына Отто һич ышанмады. Аның карашлары нинди иде соң? Ул Советларны чын күңелдән кабул итте һәм аларның һәр законы хаклы, гадел дип белә иде. Дөрес, баш инженер буларак, кайбер нәрсәләр белән килешеп тә бетмәде. Мәсәлән, әлеге дә баягы уяулык күрсәтү мәсьәләсендә. Аны начальниклар, уяулык күрсәтмисең, сукыр син, дип тирги иде. Әйбәт эшләгән кешегә карата бер сәбәпсезгә уяулык күрсәтеп, шикләнеп карарга теләми иде ул. Тора салып кешегә шикләнеп кара, имеш! Бу бит әхлакка да сыймый торгандыр. Отто, мин андый эшне булдыра алмыйм, диде. Шуннан соң аңа кырын карый башладылар.
Әйе, шайтан алгыры, чынлап та, Оттоның карашлары Советларныкына туры килеп җитмәгән икән шул. Бәлки, нәкъ менә шуның өчен аны төшергәннәрдер дә. Мөгаен, шулайдыр.
Бу мәсьәләне алар Рита белән ай буе диярлек тикшерде. Икесе өчен дә шактый каты чикләвек булды бу. Икесен дә бик нык сискәндерде, уйланырга мәҗбүр итте. «Син, – диде Рита, – беркемнән дә шикләнә белмисең. Һәркемгә ышаныч белән карыйсың. Бездә исә кешегә шикләнеп карау тойгысы патриотик тойгы санала. Аңладыңмы?..» «Юк, – диде Отто, – аңламадым. Ничек инде?» Ул тегеләй уйлап, болай уйлап карады, әмма төшенергә зиһене җитмәде. «Яңа тормыш бу, – диде Рита, – аның механизмы башкачарак. Үзең тимер механигы, әмма иҗтимагый механизмны аңларга башың җитми. Эх, сине!..»
Оттоны баш инженер эшеннән төшергәч, Стубены райбашкармага алдылар. Бер бәндә батмыйча, икенчесе күтәрелә алмый, ахрысы. Яңа тормышның тәртипләре шулайрак күзаллана иде.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев