Каһәр (дәвамы)

Романның башы.

X


Бер-ике көннән соң Радик тагын бүләкләр тотып кәефләнеп кайтты. Инга белән бергә. Ләкин бу юлы кызның йөзендә читләшкәнлек төсмерләре сизелә иде. Әллә инде Радик белән аралары салкынайганмы? Әллә бу бер битлек кенәме? Хәзер һәркемдә битлек, чын йөзне берничек тә күрмисең. Дөнья кысан булгач, адәм баласы битлек артына поса, чөнки бүтән саклану һәм гомерен саклау чарасы юк. Инга да битлек артына яшеренгәнме? Әллә кешегә хас әз генә оялчанлыгы бармы?
Ата-ана балага һәрчак өмет белән карый. Менә ул бүген әйбәтләнгәндер, элеккеге шәфкатьсезлеге беткәндер дип уйлый. Радикның да ата-анасына мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрсә, барысы да үз урынына утырыр төсле. Кытлыкка, башка төрле түбәнлекләргә дә түзәргә була. Алары әллә ни авыр түгел. Иң авыры – үз балаң тарафыннан кыерсытылу, кимсетелү. Радикның йөзенә уйчан көлемсерәү, битенә бераз гына сәламәт алсулык йөгергән иде. Ул Инганы үз бүлмәсендә калдырып чыкты да, әнисенә нәрсәдер әйтергә теләгән, шуңа җай эзләгән кебек йөренә иде. Клара кухняда, йөзенә шатлык нуры чыгарып, өстәл әзерләп йөри, Андрей аңа бик теләп булыша. Ул да улын әйбәтләнер дип өметләнә, шуңа куллары да дәртле хәрәкәтләнә иде. Ата-ана өчен рәхәт мизгел бу. Уллары эштән кайткан, хәер, бик соң инде соңын, шулай да әйбәт. Менә гаилә бергә җыелып, рәхәтләнеп чәй эчәр, сөйләшер, хәбәрләшер. Кешегә иң зур җәза – аңа сөйләшер шартлар булдырмау, сөйләшүдән тыю. Дөрес, властьлар ата-ана белән бала арасына чөй какты кагуын. Шулай да ата-ананың мәхәббәте чиксез, баланың һәр кимчелеген онытырга, аңардан күргән җәберне гафу итәргә әзер тора. Әнә алар нинди ихласлык һәм ярату белән табын әзерләп йөри. Тизрәк табынга бергә утырып сөйләшәселәре, улларын ныклап күрәселәре, аның сөйләгәннәрен тыңлыйсылары килә. Шуңа бик зарыкканнар. Радик бит андый бала түгел иде, шушы немец мәлгуньнәр килеп кенә адаштырды аны. Ул акыллы бит, исенә киләчәк, әти-әнисен санлап, олылап торачак. Аның күңеле яхшылыкта булырга тиеш. Бу аның әтәчләнү чоры, яшьлек авыруы гына. Авыруны уздырмыйча булмый инде. Һәркем башына килә торган нәрсә ул...
Табынга утырырга торганда гына, Радик бүлмәсенә кереп китте дә, кызарынып, авызын учы белән сөртә-сөртә килеп чыкты, әнисе янына килеп басты һәм каты гына тавыш белән сүз башлады:
– Әни, мин Ингага өйләндем, – диде.
Клара, эшеннән туктап, аңа борылды.
Андрей, Радикның ачулы һәм җирәнүле карашын күрде дә, ишекне ябып, кухнядан ян бүлмәгә шылды.
– Ничек инде, бу ниткән сүз? Шушындый вакытта? – дип, Клара, лып итеп, урындыкка утырды да алъяпкычына кулларын сөрткәләде. Улының бу эшне уйламыйча эшләгәнлеге күренеп тора иде.
– Без Инга белән бер ай инде ир һәм хатын булып яшибез! – диде Радик, масайган тавыш белән. Муен төене бер өскә, бер аска хәрәкәтләнә иде.
– Чынлапмы, болай гынамы? Ныклап уйладыңмы? Бу бит авыр камыт кию, Радик! Ул камытны кияргә син әле әзер түгел шикелле. Нигә үзең теләп муеныңны камытка кертәсең? Үкенмәссеңме?
– Син риза булмассыңмыни? Нигә, сәбәп нәрсәдә? Инга ошамыймы?
– Радик, ул бик тәҗрибәле күренә, сине харап итәр кебек. Бел, көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын, диләр.
– Ялгышасың, әни, Инга мине бәхетле итәм, ди. Ул андый түгел.
– Яшьли нәрсәгә ул камыт? Йә? Өзлегерсең, имгәнеп калырсың.
– Юк, мин Инганы ташламыйм, ул да мине ярата.
– Ярату юктыр анысы, инстинкт кынадыр. Аңа, бәлки, чынлап та, җенси теләген канәгатьләндереп торырдай ир генә кирәктер? Син аңа чын ир түгел, ә нервыларының киеренкелеген бетереп торучы бер корал гына булачаксың.
– Әһә, син Инганы кимсетергә телисеңме? – дип, тавышын күтәрде Радик.
– Врач буларак күзәтүемне әйтәм, Радик. Сиңа иш түгел ул, юк! Синнән олырак та...
– Өч яшькә генә, куркыныч түгел. Мин кыз кеше идем, ди.
– Синең аның өчен беренче булуың – бу миф, билгеле. Ул инде әллә ничә кулда булгандыр.
– Тукта, авызыңны чамалап ач, әни! Юкса!.. Нигә Инганы кимсетәсең?
– Мин кимсетәсе калмагандыр инде. Ул синең аша нигәдер ирешергә тели. Аңлыйсыңмы, юкмы? Бәлки, ул гестапо агентыдыр. Шул хакта уйлаганың юкмыни? Барыбызны утыртып бетерер. Безне харап итмәкче буласыңмы?
– Инга андый түгел, моны синең куркуың әйттерә.
– Кайда эшли соң ул?
– Тегү фабрикасында ниндидер мөдир, башлык...
– Әнә күрдеңме? Немецлар үзләренә яшерен хезмәт итүчене генә башлык итеп куя. Бу – аларның тайпылышсыз үтәлә торган законы. Фәкать органнарда актив эшләгән кеше генә башлык була... Үзең дә беләсең...
– Юк, Инга андый түгел, – диде Радик, ләкин тавышында ниндидер ышанып бетмәү төсмере чагылып алды, чөнки аның моны кире кага торган ныклы дәлиле юк иде. Ул Инга янына кереп китте...
Әйе, немецлар органнарга вербовать ителгән һәм аларның яшерен боерыкларын үтәп барган кешеләрне генә җайлы, төшемле урынга куя. Дөресрәге, ул кешене яхшы урын белән сатып ала. Немецларда эш урыннары кешенең сәләтенә карап бүленми, ә органнарга ничек хезмәт күрсәтүенә карап бирелә. Әйтик, жулик табигатьле, ертлач, гуҗ кеше органнарның һәр боерыгын бик яхшы үтәп бара, хәтта арттырып үти. Теләсә нинди яшерен эшләрен башкарырга булдыра. Менә шул бәндә иң югары идарәгә баш итеп куела. Аларда бары шундый принцип гамәлдә. Кешедәге бүтән бер сәләт тә исәпкә алынмый, фәкать органнарның яшерен боерыгын карусыз үтәү генә карьера баскычы буйлап күтәрә. Карьерага омтыласың икән, талантлымы син, ачышлар ясыйсыңмы – барыбер органнарның яшерен боерыкларын үтәргә тиешсең. Ягъни, асылда, син ике төрле эш башкарасың. Беренче урында – органнар боерыгы буенча яшерен, психологик эш, фәкать шуннан соң гына син төп эшеңә хокук яулый аласың. Әгәр органнарга вербовать ителүдән баш тартсаң, сине беркем дә кешегә санамый. Син ил гражданы түгел, син эмигрант хәлендә. Сине эчке эмигрант дип йөртәләр. Сиңа юньле эш бирмиләр. Синең өчен иң юньле эш – җир казу. Шул җирдән башыңны чыгармыйлар. Азык-төлекнең дә начар сортын гына бирәләр. Торак урыны фәкать барактан гына була.
Радик бүлмәдән чыкты, үзе тагын да кәефләнгән иде шикелле.
– Инга син әйткәннәрнең берсе дә түгел, – диде ул, әнисе каршына килеп. Клара алдына карап утырган җирдән башын калкытты. Чырае хәтәр чытылды, калын иреннәре ачу белән бөреште:
– Икәү сөйләшкәннәрне җиткердеңмени? Ахмак! – диде Клара һәм, өметен өзгәндәй, башын икенче якка борды. Шулай озак кына сүзсез торганнан соң, улына карап: – Нүжәли синдә әз генә булса да туганлык хисе калмады, ә? Шул калдык-постык хатынга әти-әниеңне саттың! Оятың кайда синең? Йа Хода! – дип инәлде.
– Син ни генә әйтсәң дә, мин Инганы ташламыйм, – диде Радик, нык тавыш белән. – Ул миңа яшьлеген бүләк итте...
– Нинди яшьлек, ахмак, күзеңне ачыбрак кара!
– Мин сүз бирдем, хәзер чигенмәячәкмен. Аннары, әни, сез политиканы аңламыйсыз. Инга аша мин югарыга үрләячәкмен. Элемтәләре күп аның...
– Элемтәләр барысы да юкка чыгачак. Алданып йөрмә, дип, ничә тапкыр кисәттем инде...
– Юк, сез политиканы аңламыйсыз...
– Нигә син безне шул өстерәлчеккә алыштырасың? Йә, әйт әле?
– Ул – башка, сез – башка. Нәрсәсе гаҗәп моның? Ярар, бу хакта сөйләштек инде. Мин бит сезнең өчен тырышам. Инга белән булсам, материаль яктан хәлебез дә яхшырачак. Алар байлар.
– Әйе, сиңа берни керми икән! – дип, Клара, тагын кулын селтәп, башын икенче якка борды.
– Син әти сүзләрен тәкрарлыйсың, – диде Радик, янаулы тавыш белән.
– Мин үз сүземне әйтәм, ул өстерәлчек белән бер өстәл янына утыра алмыйм, – дип кычкырды Клара.
Радикның күз аклары зурайды, борын яфраклары дерелдәргә тотынды.
– Әһә, сез әле шулаймы? – диде ул, нәрсәгә тотынырга белмичә, һавада кулларын бутады. Кинәт бер артлы урындыкны алып, идәнгә бәрде. Урындык дүрткә аерылды. Тавышка Андрей килеп керде. Радик, шуны гына көткәндәй, кинәт аңа барып ябышты: – Син бутап ятасың безнең тормышны! – дип, тегенең яңагына чалт-чолт суккалый башлады.
Клара, инәлеп кычкыра-кычкыра, ата белән улны аермакчы булып маташты. Радик аңа тибеп җибәрде, Андрейны идәнгә бөгеп салды. Башына, иңенә ботинкасы белән типкәләде. Ул исереклек белән бик нык ярсыган, нәрсә кыланганын белештерми иде шикелле. Клара, Андрей янына иелеп, Радикның аякларыннан эләктерде, тегесе гөрселдәп стенага бәрелде. Аркасы белән стенаны сыдырып төшеп, идәнгә таянды. Аның борыны гыр-гыр килә иде... Ул кинәт кенә сикереп торды да үз ягына таба атлады...
Бераздан, дөбер-шатыр килеп, Инга белән өйдән чыгып киттеләр. Андрейның яңаклары, күз төпләре кара янып беткән иде.
– Тәмам җене котырган икән, – диде ул, өстен-башын кага-кага. – Ярый әле касыкка, бавырга типмәде. Үз башына кылана торгандыр...
– Ничек үз балаңа шулай әйтәсең, – дип каршы төште Клара, ана хисләренең үртәлүенә чыдый алмыйча.
– Аңардан барыбер игелек күрмәссең, юк!
– Немец ерткычлар харап итте баланы! – Клара елый ук башлады. Аның ирләрнекедәй киң иңе һәм калку күкрәкләре, гаҗизлек белән тулышып, дер-дер селкенә, бите буйлап тар гына юеш тасмалар сузылып төшкән иде.
– Юк, монда немец кына түгел, ул үзе дә гаепле! – диде Андрей, тонык тавыш белән.
– Ни сөйлисең, шул фашистлар гына харап итте аны. Кабахәтләр! Дөньяны ерткычлар белән тутырдылар.
– Мондый улың булганчы... Тфү!
– Радик гаепле түгел монда, түгел! Аны әнә шул өстерәлчек Инга гына аздыра. Әнә баланы ияртеп алып чыгып та китте. Берни эшли алмыйсың.
– Радик теләмәсә, алып китә алмас иде.
– Аның өчен хатын-кыз итәге бездән күпкә көчлерәк шул! Кемдә көч – шул җиңә! Безнең көч аңа тәэсир итми. Әнә бер өстерәлчек бездән көчлерәк! Уф! – Клара тагын күз яшенә буылды, бераз лышык-лышык елады да аннан ачыргаланып кычкырырга тотынды.
Андрей аны юатмады. Ул, чүпрәк юешләп, шуны битендәге авырткан җирләренә куйгалап йөрде. Клара һаман елады. Иң яраткан, җаны кебек күргән баласы бит. Ничек гарьләнмисең? Үзең табып, кадерләп үстергән затның хыянәте икеләтә авыр була икән...
Клара елый-елый тәмам йончыды. Шуннан соң гына туктады. Ата белән ана, балалары үлгәндәге кебек, кара кайгыга батып утырды. Эчләре дөрләп яна, әмма төтене күренми иде. Адәм заты өчен бала китергән кайгыдан да авыррак нәрсә юк шул...
Радик икенче, өченче, дүртенче көнне дә кайтмады. Ингаларда яшәргә булдылар микәнни? Радикның ташлап китүе һәм билгесезлек ата-ананы бик нык изә иде. Йокылары – йокы, ашаулары ашау түгел. Яшәүнең бөтенләй рәте калмады. Ни өчен шушы кадәр газаплар, түбәнлекләр кичерергә? Ә кичерми мөмкин түгел. Салкын канлы булып тумагансың икән, акыл белән генә хисләреңне тыя алмыйсың. Бәгырьгә боерык биреп булмый, ул һаман сыза да сыза. Кызган табадагы май кебек сыза ул. Үзеннән-үзе. Акылыңа һич тә буйсынмыйча.
– Радикны бер-ике айда үзе кебек зиначы итеп бетерәчәк ул өстерәлчек, – дип, кайгысыннан нишләргә белмичә бәргәләнде Клара.
– Фәхеш кеше беткән кеше инде, теләсә кемне сатарга сәләтле ул.
– Хикмәт тә шунда шул. Шәхесен җимерәләр.
– Аның шәхесе бар идеме соң? Умырткасы юк иде бит аның, – дип, Андрей үз баласы турында дөресен әйтергә тайчынмады.
– Кавырсыны нык кебек иде лә, әнә шул сиртмә койрык кына сындырды.
–Хатын-кыз алдында сынмаган ир-ат юк инде анысы...
– Бар, нигә булмасын? Син мине сындыра алдыңмы соң?
– Безнең алда андый мәсьәлә тормады.
– Үз кубызыңа биетергә күпме тырыштың...
– Йә, шаяртма. Әллә мин синең кубызыңа биеп тордыммы?
– Һәр шәхеснең үз дөньясы, сере булырга тиеш, – диде Андрей. – Юкса ирек фикция генә булып чыга түгелме?
– Юк, булырга тиеш түгел! Синең миннән гайре серең, дөньяң булмасын! Юк! – Алайса, бездә шәхес иреге була алмый. Шулаймы?
– Нәрсәгә сиңа шәхес иреге? Әллә син берәр бөек кешеме, иҗади шәхесме? Сиңа тышкы ирек бирелгән, шул җиткән...
– Тышкы ирек бәрабәренә эчке ирек тартып алынган. Хатыннар тартып алды аны. Шуның өчен бездә хатын-кызга дан һәм дәрәҗә!
– Эчке ирек белән нишләмәкче буласың? Бүтән яшьрәк хатын-кызларны яратасың киләме? Бу бит азгынлык! Азып-тузып йөргән ир-ат бернигә ярамый ул. Эштә дә бернигә ирешә алмый, көче азу-тузуга исраф була. Син шуны телисеңме? Сез хатыннарга рәхмәт укып кына торырга тиешсез.
– Эчке ирекне азу-тузуга исраф итмичә, нәрсәдер уйлап чыгарырга, иҗатка чумарга була.
– Ярар, пүчтәк нәрсәләр хакында әрепләшеп, тел әрәм итмик. Ничек итеп Радикны теге сөйрәлчек тырнагыннан коткару турында уйла син.
– Котырыгы беткәч, үзе үк бизәр...
– Бизми, бизми, уйлама да. Баланы ашап бетерә ул ерткыч, бетерә. Авызын да сөртмәс. Төн йокыларым качты, бер ерткычның балаңны кимергәнен ничек карап торырга? Син менә тыныч, бер дә борчылмыйсың кебек...
– Җитте, булды. Эш турында уйларга кирәк... Теге аптекарь...
– Баланы коткармыйча торып, башым эшләми.
– Теге аптекарь немец сиңа бәйләнәме әллә? – дип, Андрей сәер генә Кларага карап куйды.
– Әһә, син дә көнләшә беләсеңмени, Ходаем? Алга китеш бар. Әйе, миңа аерым игътибар күрсәтә.
– Ирең барын белмимени?
– Беләдер, ахрысы. «Ирем бар», дигәч, бер дә гаҗәпләнмәде.
– Оккупантларга бар нәрсә дә рөхсәт ителә дип уйлыйлар, кабахәтләр!
– Бәлки, аның белән уйнап караргадыр, ә? Борыныннан тартып йөртергә...
– Ул алашага яшьләр беткәнмени? Әнә алар күпме!
– Мин дә шулай әйттем, ә ул, миңа сөйләшә белә торганы булсын, ди. Без бит хайваннар түгел, дип җибәрә.
– Кабахәт, ерткыч! – Андрейның йодрыклары төйнәлә башлады.
– Йә, йә, калай әтәчләнмә, – диде Клара, җитди итеп. – Мин аның белән уен башлап карыйм әле. Кызык, нәрсәләр сайрар икән... Кара, син әллә чынлап көнләшәсең инде?
– Юк, туктале, немецлар бик мәкерле халык, үзеңнең башыңны ашамасын.
– Соң, болай ачка үләргәмени? Тәвәккәлләмичә, бер эш тә майтара алмыйсың. Үзебез өчен бит...
– Белмим, белмим...
– Үзең тап, алайса, немецка берәр чәчбикә, мин әйләнеп тә карамас идем... Тегеләйгә борылсаң да – стена, болайга атласаң да стена иде. Алар тикмәгә сөйләшүләрен эчтән аңлап, үзләрен эчтән тыйды. Бүтән бер сүз дә катмадылар.

 
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: