Каһәр (дәвамы)

Романның башы.

XVI


Шачин, аңына килгәндә, куллары бәйләнгән килеш бричка арбасы төбендә ята иде. Җилкәсе белән ул Отто гәүдәсен дә сизде, борылырга һич мөмкин түгел, муены кисеп авырта иде. Ми тартмасында, лепкә сөягенә бәрелә-бәрелә, уйлар йөгерешә, чуалган фикерләрнең бер очын тапмакчы була. Моны ничек аңларга? Алдан көтеп торганнармы? Әллә аларны башка берәүләр белән бутадылармы? Башкалар урынына аларны эләктерделәрме? Болар – җирле полицайлар – әллә аерым күрсәтмә алганнармы? Әллә һәр төн шулай кизү торалармы? Әгәр шулай булса, аларны очраклы корбаннар частьларына алып барып сорау алырлар да, бәлки, җибәрерләр. Шайтан алгыры, ничек шулай килеп чыкты соң бу? Әгәр эш зурга китсә? Подпольеда эшли башлаганнарына да әле биш кенә айдан артык вакыт үтте югыйсә. Әле кешеләр дә тиешле җиргә урнаштырып бетерелмәгән. Кадрлар җитешми. Шачин Оттоны подпольега җәлеп итә алган иде, хәзер ул үзен ничек тотар икән? Җирле полициядән ничек тә ычкынып булыр анысы, ләкин гестапога гына эләкмәскә кирәк. Аннан ычкыну мөмкин түгел. Дөрес, аларның Добелэ полициясе биргән документлары тәртиптә. Икесе дә завод эшчеләре санала. Цехлары электр булмау аркасында вакытлыча туктатылды. Алар, шуңардан файдаланып, фәлән хуторга бара. Үзләре белән икешәр шешә көмешкә һәм берничә кисәк шпик та алды. Нигә төнлә йөрисез, дисәләр, чөнки төнлә куркынычсызрак, дип җавап бирергә була.
Чү, аларны кая алып баралар соң әле? Шәһәргәме? Әллә бүтән җиргәме? Нишләптер үзләре юлчыларның кайдан икәнлекләрен дә сорамыйлар, кәгазьләрен дә карамыйлар. Бу хәл исә эшнең алдан искәртелүе һәм шул рәвешчә тозак корылуы турындагы фикергә этәрә. Аларның юлга чыгып киткәнен кем белә иде соң? Рита һәм Стубе. Башка беркем дә. Юкса бит алар, Зингерлар утарына барырга тиешбез, дип әйтеп чыгып китте, әмма юлда маршрутны үзгәртте. Кыскасы, нинди пунктка баруларын беркем дә белми иде. Димәк, бу тотылу очраклы нәрсә генә. Эш гестапога ук барып җитмәсен өчен, теләсә нинди әмәл белән ычкынырга, качарга кирәк, башка юл юк иде. Оттоның хәле ничек икән соң? Аларга хәзер тәмам бетерешкән кыяфәт чыгарырга кирәк. Моны аның үзенә дә белгертергә иде. Хәер, ул үзе дә сизәдер, мөгаен. Әгәр аңына килгән булса. Ул да астан гына план корып ятадыр. Дәшәр идең, як-якта дүрт полицай басып тора.
Юк, аларны шәһәргә түгел, станциягә китерделәр, Глуда станциясенә. Шәһәргә терәлеп диярлек тора. Полиция идарәсе биредә микәнни? Әһә, дөрес, тимер юл полициясе. Бу хакта мәгълүмат булган иде.
Яктырып килә иде, офык читендә кызыл тасма сузылган. Тиздән кояш та чыгар. Ләкин бүген кем башына чыгар ул? Нишләп аларны бирегә китерделәр икән? Отто нишләп уянмый? Әллә каты ук сукканнармы? Әмма сорау алмыйча расходка чыгару алар мәнфәгатендә түгел ич.
Менә аларны икешәр полицай, култыклап, вокзалдагы элеккеге полиция бүлмәсенә алып керде. Отто аска караган, бик мескен кыяфәттә иде. Ни өчендер Шачинга күз салмый. Әллә уңайсызланамы? Ни сәбәптән? Бу хәлгә аның катнашы юктыр бит? Фу, шайтан, бәлагә юлыксаң, бар нәрсәгә шикләнеп карый башлыйсың.
Эчтәге бүлмәдән немец офицеры киемендә таза гына бер адәм чыкты. Шачин җимерелгән кашлары, күзен каплаган чәч бөртекләре аша астан гына аны күзәтте. Анасын сатыйм, таныш кеше түгелме соң бу? Ничек, кай арада тазарган, җилкәләре киңәйгән. Офицер чинын ни өчен биргәннәр? Немецларга күп файда китергәндер, күрәсең. Дәрәҗә ярата торган кешеләргә җай килде хәзер. Хезмәткә керә дә, немецлар боерганча, үз туганнарын да җәзага тарттыра. Немецлар аның чинын күтәрә. Менә нинди механизм. Хәер, баштагы елларда анысы бездә дә шулай иде инде. Ә немецларда аеруча кырыс административ власть. Раса теориясе белән тагын да кискенләштерелгән, бернинди юл калдырмый торган итеп эшләнгән.
Начальник, мундирының муен төймәсен эләктерә-эләктерә, өстәл артыннан чыгып, арестантлар янына килде. Үзе полицайга кул болгап китәргә кушты.
– Тукта, Шачин иптәш, бу син түгелме соң? Ә? Ә? Әллә күземә күренәме? Төш түгелдер бит! Ә? Зингер, ә син ничек бирегә килеп эләктең, ә?
– Тотып китерделәр бит, – дип телгә килде Отто, авыз кырыендагы канны учы белән сыпыра-сыпыра. Ул бик нык югалып калган иде булса кирәк. Рухи катастрофа кичерә, шуңардан айнып җитә алмый кебек. Шачин исә мондый катастрофага бераз әзер иде. Әмма болай ук булыр дип башына да китереп карамады.
– Нил Сергеевич Шачин, бу, чыннан да, синме? – диде начальник, аңа таба иелеп, һаман да үз күзләренә үзе ышанып җитмәгән шикелле.
– Мин, мин, – дип мөгрәде Шачин, ияген күкрәгенә терәгән килеш.
– Болай булса, язмыш сине төп башына утыртты бит, ә? Язмыш синнән көлә түгелме, ә? Нинди борылыш, ә? Прәме фантастика! Шачин минем кулга килеп эләксен, имеш. Безнең элеккеге гаилә дусты, ә бераздан әтине сатучы...
– Умантны мин сатмадым! – диде Шачин, акланырга теләмичә.
– Анысын инде син шыр җибәреп шулай әйтәсең, – диде кече Умант. Аның битләре бүртенде. Муен тамырлары кабарынды, тар китель якасыннан бүселә башлады. Ул тизрәк тамак астындагы сәдәфләрен ычкындырды. Үз өстенлеге белән масаю аның бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Ул кулларын – артка, бер аягын алгарак куйды.
– Нишләп китмәдең, ә? Сине киткән дигән мәгълүмат бар иде. Димәк, ялган булган. Ә гаиләң ничек? Анысын озатырга өлгергәнсең. Белештем. Бик кызганыч. Сезнең бирегә эләгүегез бик кызганыч. Ләкин язмышка сылтап, адәм баласы үзен юатучан була. Ә сезнең бирегә килеп кабуыгыз – гап-гади очраклылык, бернинди язмыш түгел. Сез соң нишләп архивларыгызны озата алмадыгыз, ә? Мин әтинең «эш»ен табып алдым да укыдым. Башта тикшерүчеләр сорау алган, аннары «тройка» хөкем иткән. Ә «тройка»ның берсе син, Шачин. Ничек син аны хөкем итә алдың? Ул бит синең дустың иде. Бездә аның туган көнендә син тост әйттең, озын гомер, уңышлар теләдең. Бераздан шул кешене хөкем иттең. Йә, әйт, моны нинди җан белән эшләргә мөмкин? Моңа акыл ышана алмый, әмма фактны танымыйча да булмый. Шачин, әйт әле, нинди принцип, нинди сәбәп белән үзеңнең якын дустыңнан, бер коллективта эшләгән, яхшы белгән иптәшеңнән шулай дошман ясарга мөмкин? Сыйнфый көрәш принцибыннан чыгыпмы? Әти миңа соңгы очрашуда әнә шулай аңлатты, һәм аның сиңа бер ачуы да юк иде кебек. Бәлки, миңа белгертәсе килмәгәндер. Ачуы булмыймы соң?! Дус дип йөргән кешесе хыянәт итсен әле!
– Ул яшерен буржуаз оешмада торган, – дип кычкырып куйды Шачин. – Үзе таныды, сөйләп бирде. Аны шуның өчен кулга алдылар. Мин аңа бернинди гаеп такмадым...
– Тәк, тәк, телең ачылдымы? – дип, начальник бер-ике адым алга атлады да кире әйләнеп килде. – Беркетмәне укыдым, син әйткәнсең: менә шундый- шундый сүзләр сөйләде, дигәнсең. Әти инкяр иткән, син «сөйләде» дип раслагансың. Әти белән аралашкан кеше буларак, сине «тройка»ның берсе иткәннәр, син өстәмә күрсәтмә биргәнсең. Шулай да беләсем килә: әтигә нинди ачуың бар иде синең?
– Бернинди ачуым юк иде, – диде Шачин, үзен бер гаепсез санаган төстә. – Алайса, принциптан чыгыпмыни?
– Әйе, ул яшерен оешмада торганын ачарга тиеш булган. Ә ул аны яшергән,
шул көнгә чаклы яшерен очрашуларга йөргән, финанс ярдәме күрсәткән. Совет строена каршы, мөстәкыйль Латвия өчен көрәшкән. Соңыннан совет органнарына кереп оялаган. Мондый кешене теләсә кайсы партия хөкем итәр иде. Большевиклар партиясе дип кенә әйтмим. Монда шәхсән мин хөкем итмәдем, ә партия хөкем итте... – Шачин үзен тәмам кулга алып өлгерде. Бер дә курыкмый сөйләргә кереште. Теге ерткычланган саен, ул да үз позициясен ныграк яклый иде.

– Бар әшәкелегеңне партия җилкәсенә аударасың, Шачин. Партия иптәшеңне сатарга кушамыни? Шулайдыр шул, кушадыр...
– Без партия мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куябыз, – диде Шачин. – Шуңа күрә мондый очракларда сату дияргә ярамый, партия сафлыгы өчен көрәшү дияргә кирәк. Шул принциптан чыгып, мин Умантны яклый алмадым. Юк, мин аңа хыянәт тә итмәдем. Ялгышасың. Үз властеңнан файдаланмакчы буласың. Бел, кече Умант, бу вакытлы гына нәрсә. Хәзердән акылыңа килмәсәң, бик каты оттырачаксың. Бел шуны: гомереңне оттыруың мөмкин. Немецлар килә дә китә... Әллә син бу хәлгә ышанмыйсыңмы? Иллюзияләр белән яшәр чак түгел, егет, йә теге, йә бу якны сайла. Кулың канга батып өлгергәнче. Мин сиңа шундый киңәш бирәм...
– Синең миңа киңәш бирергә хакың юк, – диде Умант, ныклы адымнар белән идән буйлап йөренә-йөренә. Аның адымнарында, кулын тотышында каударлану галәмәте сизелә иде. Шачинның сүзләре аның миенә тәэсир итте шикелле. – Ник дигәндә, син – кешелексез адәм. Әтине утыртканда, аның биш баласы калганын син яхшы белә идең. Шулар хакына аз гына миһербанлы булырга мөмкин иде. Юк, сез кансызлар. Немецлардан нинди аермагыз бар соң? Нинди? Сез дә килеп басып алдыгыз да үз тәртипләрегезне кертә башладыгыз. Юньле, рәтле тәртип булса, бер хәл иде. Бер сүз өчен төрмәгә утыртасыз да куясыз. Немецлар сүз өчен утыртмый, кырын эш өчен генә җәзалый. Сүздән курыккан власть нинди власть инде ул? Курка, димәк, үзенең хаклы түгел икәнен белә. Шуңа күрә бар җирдә күзәтеп, шымчылык итә. Ә хаклы адәм бернидән дә курыкмый.
– Немецлар хаклымы әллә? Совет властена карата син күңелеңдә бары ачу гына йөртәсең, син аның асылын аңламыйсың.
– Мин немецлар хаклы, димим. Алар килде дә аса-кисә башлады. Кеше җиренә баш булды, байлык таларга кереште. Ач тәреләр. Менә хәзер дә биш йөз мең эре терлек җыеп озатырга боерык биргәннәр...
– Менә шуннан үзең чамала инде, – диде Шачин. – Алар, үзләренең вакытлы булуын белеп, тизрәк талап калырга ашыга.
– Мөстәкыйль ил булсак, алай талый алмаслар иде...
– Дуслар таламады бит, анысын әйтә алмыйсың, юк! – дип, Шачин һаман үзенекен тукыды.
– Талауларын күрмәдем, әмма байларның җирләрен тартып алып, ярлыларга бирделәр. Налог салдылар... – дип кул селтәде Умант, өстәл янына утырып. Шул чакта телефон шылтырады. Немецча нидер сорыйлар иде, Умант немец телендә вата-сындыра аңлатырга маташты, әмма аңлатып җиткерә алмады. Тәрҗемәчеләре юк микәнни, дип уйлап куйды Шачин, үзе Оттога карап алды. Ниһаять, Умант кызарып-бүртенеп трубканы куйды, үзалдына нидер уйлап утыра башлады.
– Совет властеның нинди гаделсез эшен күрдең, йә? – дип, Шачин кабат тегеңә кадалды. – Йә, әйтеп кара. Байларның җирен тартып алып ярлыларга бирү – бу иң зур гаделлек!
– Ә бер сүз өчен кешене төрмәгә утырту гаделлекме соң? – дип, Умант үзе дә үҗәтләнде.
– Әйе, гаделлек түгел, ләкин вакытлыча гына булган чара...
– Сез бар гаделсезлекләрне вакытлыча, дисез. Ә кеше бер генә тапкыр яши бит...
– Тукта, байларның җирен тартып алып ярлыларга өләшү гаделлекме, түгелме? Шуны әйт син!..
– Кеше милкенә кагылу бервакытта да гаделлек булмый, – диде Умант кырыс тавыш белән. – Байлыкны тир түгеп тапкан ул. Ә ярлы ялкаулыктан яки башка сәбәптән ярлы булган. Моңа бай гаепле түгел. Ялкауга җир бирсәң дә, барыбер ярлы булачак, үзе эшләргә теләмичә, җирен сатачак ул... Шулмы гаделлек? Эшләсен, ярлы булмас... Сезнең гаделлек адәм баласын боза торган нәрсә. Чөнки ул табигатькә каршы килә, шуңа күрә аның мәгънәсе булмаячак.
– Сүзләреңдә хаклык ярлыгы бар, – дияргә мәҗбүр булды Шачин. – Син акыллы кеше икәнсең, җилбаш түгел. Шундый фикерле, акны карадан аера белүче була торып, ни өчен немецларга эшкә ялландың? Просто гаҗәп! Болай син харап булачаксың, үз башыңа үзең җитәчәксең. Кулларың канга буялганчы, ташла бу эшеңне. Әтиең дә хупламас иде сине, юк!
– Әтигә тел тидермә, аны син бетердең, аның белән мине какшата алмассың, Шачин! Юк! Кеше җинаять кылса, аңа җәза бирелергә тиешме, юкмы? Ә? – Умант урыныннан сикереп торды, күзләре акаеп китте. – Йә, тиешме, юкмы?
– Мин җинаять эшләмәдем, – диде Шачин, тыйнаклана төшеп.
– Минем әтинең башына җитүчеләрнең берсе син! Кешене харап итү җинаять саналмыймыни? Йә, саналамы, юкмы?
– Соң бит мин үз ихтыярым белән түгел. Җәмгыять үзенә каршы элементлардан арынмый яши алмый...
– Менә мин дә хәзер сине гестапога озатам. Үз ихтыярым белән түгел, ә җәмгыятькә зарарлы булганың өчен. Мин җәмгыять ихтыярын гына үтәүче...
– Немецлар каршында безнең бер гаебебез дә юк, – дип аваз бирде Отто. – Синеке юктыр, Зингер, ә Шачинныкы бар. Анда тикшерерләр...
– Без Шачин белән немец колонистына эшкә ялландык, – диде Отто бик тыныч
һәм юкка рәнҗетелгән кыяфәттә. – Әнә бездән алган кәгазьләрне укып карагыз. – Гестапода укырлар, анда белгечләр утыра.
– Миннән үч алырга телисезме? – диде Шачин, бик җитди генә. – Аның сиңа кыйбатка төшүе мөмкин.
– Куркытма, Шачин! Әтинең нахакка өзелгән гомере синең намуста. Нүжәли шуны каның белән юарга теләмисең? Бүтәннәр хакына яшисең. Нүжәли шуны аңламыйсың, ә? Коммунистлар башкаларны аңларга, белергә теләми, бары үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, диләр иде. Хак, ахрысы. Намус белән үлә бел, ичмаса! Кешеләрнең башларын кисәләр, ә чират үз башларына җиткәч калтырыйлар... Башта әти чираты иде, хәзер синең чират, Шачин! Ә моның нәрсәсе гадел түгел?
– Әтиеңнең үлеме минем намуста була алмый, Умант, – диде Шачин, тавышын күтәрмичә генә. – Аны вазгыять бетерде, ул – вазгыять корбаны... Син аңсыз фашист түгелсең...
– Тукта, син, вазгыять бетерде, дисең. Синең бетүең дә минем өстә була алмый, сине вазгыять гамәлдән чыгара. Шул гына, син җавап бирмисең икән, мин дә синең үлемең өчен җавап бирмим. Мин сине һич тә үз кулым белән үтермим. Әмма котылырмын дип уйлама! Бернигә дә өмет баглама! Юк!
– Сезнең фашист гамәле белән Советлар гамәле бер түгел!..
– Ә кеше язмышына карата алар икесе дә бер: тегесе дә, бусы да үзенә ярамаган шәхесләрдән арына. Әйтәм бит, вазгыять ота, ә кеше оттыра. Тегендә әти оттырган иде, хәзер син оттырасың. Гаделме? Гел отып кына булмый, андый кагыйдә юк. Һаман отып кына бару үзе үк оттыруга китерә.
– Немецлар дөньяны алга илтми, артка өстери! – диде Шачин. – Сиңа хәзер җай килде, отып калыйм, дисең. Ләкин син немецларның авантюристлыгын аңларга 
тиешсең! Алар вакытлы гына. Әйтәм бит, канга буялганчы, берәр эш кыл...
– Менә, әйтик, син әтиеңне үтергән кешене кулга алдың ди. Минем урында нәрсә эшләр идең? «Канга – кан» принцибын тотар идең. Башкача әмәл юк. Нишләп мин әтине үтергән кешедән үч алмаска тиеш? Нинди кагыйдәдән чыгып? Бу үч – изге үч! Аны әтиемнең хәләл каны таләп итә.
– Мин үтермәдем аны, вазгыять, тәртип юк итте. Шул тәртипкә каршы торганга күрә, – диде Шачин, кыюлыгын бер дә киметмичә. – Мин аңардан
бернинди файда күрмәдем.
– Күргәнсең, чиныңны күтәргәннәр! Яхшы урынга куйганнар! Нигә ялганлыйсың?
– Мин булмасам, әтиеңне башкалар барыбер юк итәр иде...
– Шуңа күрә, Шачин, син мине үзеңнән артыграк итеп саный алмыйсың.
Мин булмасам, башка берәү сине барыбер тотып бирер иде. Син әти канына кулыңны буягансың, ә мин синең каныңа буялырга теләмим. Әнә гестапо хәл итсен. Менә шул.
– Гестаподан берәүнең дә котыла алмаганын яхшы белеп эшлисең, ә? Минем канга барыбер кулың буяла бит. Умант, барыбер намусыңа тап төшә!
Шачинның сүзләрен бүлеп, телефон шылтырады. Умант тагын, бик азапланып-азапланып, барлы-юклы немец теле белән аңлата башлады. Кул ишарәсен күп ясаса да, ярдәм итмәде, ул бүртенеп чыкты, буыла башлады. Маңгаена бөрчек-бөрчек тир тамчылары типте. Тырыша торгач, тегендә канәгатьләнделәр, ахры, йа, йа, дия-дия, Умант трубканы куйды. Өстәл яныннан җәһәт кенә кузгалып, Зингер каршына килеп басты.
– Зингер, әйдә, безгә тәрҗемәче булып урнаш! – диде ул боерулы тон белән. Битендәге кызыл-көрәнлек әкренләп кими төште. Башына ургылып менгән кан ургылып аякларына кире төшеп китте, күрәсең.
– Юк, минем абый белән апа авырып ята, аларны һәрчак карап торырга кирәк. Беркемнәре дә юк... – Зингерның кыяфәте бик пошаманга төшкән кешенекенә охшаган иде.
– Ә бит эшкә яллангансың.
– Таш карьеры безнең кырыйда гына. Эш арасында да кереп, асларын алыштырып чыга алам.
– Эшләргә теләмисеңме? Күренеп тора...
– Теләмим түгел, ә мөмкинлегем юк...
– Син үз немецларыңа ни өчен хезмәт итүдән куркасың, ә без хезмәт итәбез,
ә? Димәк, без ахмаклар, ә? Син үз халкыңа булышырга тиеш бит, ә?
– Физик мөмкинлегем юк, күрәсез ич...
– Әйе, сизәм, физик түгел, идеологик мөмкинлегең юк! Рас син Шачин белән бергә икән! Мин сине коткарам, әгәр безгә эшкә керсәң, абыйларыңны карарга да кеше табарбыз.
– Абыйлар чит-ят кешедән ояла, миннән башканы танырга теләми. Кеше куеп карадым инде...
– Мин сине чын күңелдән коткарырга теләгән идем. Шачин белән бергә гестапога китәргә телисеңмени? Киңәш итмәс идем...
– Бу эшкә барырга Шачинны мин алып чыккан идем, Умант, шуның өчен бар гаеп минем өстә. Син аны харап итсәң, каны миңа ягылачак, намусымны пычратачак. Мин синең аек акылыңа ышанам, син аны гестапога бирмәссең. Немец властьлары каршында бер гөнаһы да юк аның.
– Һе, таптың ахмакны! Шачинның подпольеда эшләр өчен калдырылуы 
турында бездә кире каккысыз дәлилләр бар. Беләсең килсә, подпольеда калдырылган кеше бу хакта үзе килеп әйтте. Хатыны мәҗбүр иткән икән, соңыннан ачылып, анысын да чиште. Ул документ гестапода. Нигә соң сезне үз коммунистларыгыз сата? – диде Умант, ачуына буылып. – Нигә? – Ул Шачин алдына килеп басты. – Ну, без начар кешеләр дә булыйк ди. Ә коммунистлар үзләрен бар яктан да камил дип фикер йөртә, үзләре барыбер берсен-берсе сата. Барча кешеләр кебек үк хыянәт тә итә. Бернинди аерма юк. Хикмәт нәрсәдә? Трибуналда. Күкрәк суга-суга әтәчләнгәндә, ничек кенә сөйләмиләр, ничек кенә башкаларны гаепләмиләр. Ә катмарлы ситуациягә килеп эләккәч, барыбер үз мәнфәгатьләрен кайгырталар.
– Коммунистларның да төрлесе бар, – диде Шачин, Умантка ярар өчен генә. – Бер фашист әйтүгә карап кына коммунистларның үз идеяләренә тугрылыгы кимеми ич. – Кем булды икән соң бу үз астына кәкәй иткән куян җан? Кайсы группадан? Рас аны да белгәч?.. Шушы сорау Шачинның җанын, уйларын үзенә бөтереп алды һәм бик нык газаплый башлады... Әллә провокация ясар өчен юри әйтәме бу халуй, тәлинкә ялаучы эт?! Мөгаен, шулайдыр. Кара, нинди эт каешына әйләнеп беткән. Нишләргә инде, моңардан ничек котылырга? Бар эшне җимереп ташлаячак бит бу кабахәт җан. Ничек алар болай бик тиз һәм ансат кына килеп капты соң әле? Әллә тозак корган булганнармы?
– Әйе, коммунистларның башкалардан бернинди аермаларын күрмим, – дип куйды Умант. Аннан тагын Зингер каршына авышты. – Зингер, йә безгә эшкә керәсең, йә Шачин белән бергә гестапога китәсең, – диде ул тыныч кына.
– Властьлар каршында гаебем юк, ни өчен гестапога? – диде Зингер, башын күтәреп.
– Шачин белән булган өчен! Бу бит ике икең дүрт кебек...
– Моңарчы Шачинны белми идем, эшкә ялланганда таныштык.
– Монысына тамчы да ышанмыйм. Шачинның кем икәнен мин яхшы беләм.
Син койрык болгама! Шачин белән бергә сез. Мәрхәмәт көтмә! Милләттәш дип тормаслар. Ну, ризамы син?
– Уйларга ирек бирсәгез иде, – дип, Зингер Умантның күзенә карады. Шул мәлдә ишек артында бик каты чырыйлаган тавышлар, үкереп елаулар ишетелеп китте, һәм бүлмәгә ике полицай килеп керде.
– Начальник әфәнде, тагын китердек, – дип, берсе Умантка хәбәр җиткерде. Умант алар ягына таба атлады, кемнәрнедер чакырырга боерды. Полицайның берсе тиз генә чыгып, тагын ике кораллы солдатны алып керде. Умант, Шачин белән Зингерга ымлап, аларны подвалга ябарга һәм ашарларына бирергә кушты. Полицайлар ялт итеп тоткыннар янына килеп басты, җилкәләренә асылган автомат көпшәсе белән тегеләргә төрткәли башлады.
Подвал бик сасы, тын алырлык түгел иде. Бу – вокзал янындагы элеккеге төрмә бинасы булып чыкты. Хезмәт күрсәтүче персоналы да үзгәрмәгәндер, элеккегедер әле. Аларга кайсы властька хезмәт итсә дә барыбер ич. Буржуаз Латвия властьларына эшләгән персонал, власть алышынгач, тулысы белән совет органнарына хезмәт итәргә күчкән, дип сөйләгәннәр иде. Җәзалаучы һөнәренә кешеләр бик теләп бармый, ә инде шул эштә эшләп, тәмен татыганнар аны ташлый алмый. Совет органнары өчен тир түккәннәр хәзер немецлар өчен тырыша торгандыр. Адәм баласы теләсә нинди шартка да җайлаша, чөнки аңа ничек тә яшәргә кирәк.
Подвалның бу бүлегендә ике катлы нарлар сузылып киткән. Анда аерым камераларга ишекләр бар. Ишегалдына караган якта да бер тимер ишек. Аның төбендә параша мичкәсе тора. Сасы ис шул мичкәдән тарала икән.

Шачин белән Отто арырак китеп, астагы нарга барып ятты. Янәшәдә тагын ике адәмнең сәләмәгә уралып ятканы күренде. Бераздан ишектәге кечкенә уем ачылды, һәм аннан яңа кертелгәннәрнең фамилияләре яңгырады. Дәшүгә, Отто торып барды һәм берәр кружка су, берәр телем ипи күтәреп килде. Теге сәләмә киемнәргә уралып ятучылар ничектер боларга дикъкать итә кебек иде. Шачин, сизенеп, Оттога пышылдады: «Болар Умант кешеләре булырга тиеш», – диде. Шуннан соң, авыздан колакка ишетелерлек итеп, күп сүзләрне ымнар белән генә аңлатып сөйләшә башладылар. «Нишләргә? Әллә Умант тәкъдименә риза буласыңмы?» – дип пышылдады Шачин. Ләкин Отто шундук аны кире какты. «Рита минем белән араны өзәчәк, малайны үзе белән алып китәчәк, – диде. – Ул гына түгел, минем үземнең дә җан тартмый андый эшкә. Анда комсыз, аяусыз булырга кирәк. Юк, күз алдыма да китерә алмыйм, мөмкин түгел...» Шачин: «Әгәр дә подполье үзәге тарафыннан йөкләсәк?» – диде. «Юк, булмый, – дип, тагын кырт кисте Отто. – Ничек мин ике якка да эшли алыйм?..» «Үзәк кушкач, эшләми хәлең юк. Ул андый вариантны да күз алдында тоткан иде, – диде Шачин. – Менә үзләре үк тәкъдим итеп тә торалар. Әгәр хәзер син Умант тәкъдименә риза булсаң, бәлки, ул мине дә гестапо кулына бирмәс, ә?»
Отто исә һаман да карышуын белде. Шачин да үз сүзендә нык торды. Кызык, Отто туктаусыз бер сүзне кабатлый, Ритадан куркам, ди. Һаман Ритага сылтый. Бәлки, курка да торгандыр. Хатынының холкын яхшы беләдер. Ләкин хәзер хатын белән санлашып торыр чакмы? Отто моны үзе дә аңлый, баш тарту өчен дәлилләре йомшак булганга күрә, хатынын төп аргумент итеп китерә. Аның үзенең пычранасы килми, чөнки немецларның вакытлы гына икәнлегенә мотлак ышана. Төрле яклап уйлаганнан соң, шундый иман ныгыган аңарда. Полиция бүлегендә тәрҗемәче булып эшләп тә пычранмый, буялмый калу мөмкин түгел, билгеле. Подполье үзәге боерыгы буенча эшләсәң дә, соңы ничек бетәсен белеп булмый. Кызыллар килгәч, немецка әз генә ярдәм иткәннәргә дә бернинди мәрхәмәт күрсәтмәячәк.
Аларны сорау алырга аерым-аерым йөртә башладылар. Сорау алучы – латыш, ә Умант, ачыклау өчен, төпченә торган сораулар бирә иде. Шунда ук тузбаш еланны хәтерләткән йөзле, погоннарына караганда шактый чинлы тагын бер немец утыра. Ул гаеплене һәм сорау алучыны бик нык күзәтә. Аларның эчке дөньяларына үтеп кермәкче була. Инспекторлык эшләре белән Митавадан килгән. Ул штурмфюрер Баурих иде. Үзәктә бик зур абруй казанган. Кешеләрнең психологиясенә басым ясап, гаеплеләрдән мөһим мәгълүматлар алу – аның төп эш ысулы. Ул психоанатом Фрейд практикасыннан алынган тәҗрибәләргә таянырга, шуларны төп дәлил итәргә ярата. Сорау алганда, физик җәзаларга каршы. Баурихның бу сәерлегеннән көләләр, син, барон Мюнхгаузен кебек, күктә очып йөрисең, диләр. Тик ул – бик зур начальник баласы, шуңа күрә түзәләр иде.
Баурих Оттоны төрлечә сындырырга тырышты. Ул чикләвекне ватып, аның эчендә нәрсә бар икәнен белү теләге белән яна иде.
– Син ариец бит, руска ышанма, – диде Баурих, ямьсез йөзенә мөлаемлык чалымнары чыгарып. – Әнә Шачин сине әләкләде: немецлар биредә вакытлыча гына, аларга ышанмыйм, дип әйткәнсең икән. Шуның өчен немецларга эшләргә теләмим, дип тә өстәгәнсең. Ә үзе синең дус булып та йөридер әле. Син генә аның турында бер сүз әйтергә куркасың. Нигә куркасың син Шачиннан? Ул безнең өчен беркем түгел, ә без сине зур кеше итеп күтәрәчәкбез.
– Мин Шачинны белмим, – диде Отто. – Ул минем турында теләсә ни әйтсен, аның үз иркендә.
– Ә ул сине төрмәгә утыртырга тели, немецлар биредә вакытлы гына, дигән сүз өчен гестапо хөкем итә. Син аның хакында берни әйтергә теләмисең. Ул сиңа яла яга, синнән арынырга ниятли.
– Белмим, белмим, – дип, Отто Баурихның барча тыкшынуларын кире кага барды.
Шачинны кабат сорау алырга китергәч, Баурих алдан әзерләнгән бер бит кәгазьне аңа укырга бирде. Анда Отто кулы белән түбәндәгеләр язылган иде: «Шачин – большевиклар партиясе тарафыннан подпольеда эшләргә, үзәк төзергә һәм агентлар аша немецларга каршы пропаганда алып бару максаты белән калдырылган кеше. Ул подполье үзәге төзеде, хәзер шуның тармакларын төрле урыннарда җәелдерү бурычын үтәп йөри. Шачин элек райкомда эшли иде. Аңа шундый бурыч йөкләп калдырулары гаҗәп түгел...» Шачин укый, ләкин күзләренә ышанмый, чөнки Оттоның язу рәвешен белми иде ул.
Баурих Шачинның икеләнүен йөзеннән сизеп алды да, Оттоның паспортын, ике хатын чыгарып салды. Мә, чагыштырып кара, язулар охшаганмы, юкмы, янәсе? Әйе, бу язма Отто кулы белән язылган иде. Шачин үзе мондый провокациягә башта ук әзер иде. Юри ышанган булып уйнап маташты ул.
– Юк, – диде Шачин, – монда язылганнар чеп-чи ялган, бер сүзе дә дөрес түгел.
– Отто немец ягына чыкты, Шачин әфәнде, – диде Баурих, кечкенә башын аңа таба сузып. – Менә безгә язган гаризасы. – Баурих зур канәгатьлек белән аңа тагын бер бит кәгазь сузды. Ул да Отто кулы белән язылган, имзасы да нәкъ аныкы иде. Гаризасында ул, немецлар минем кан кардәшләрем, шуңа күрә алар белән эшләргә телим, дип язган иде.
– Сезгә эшли икән, үз ихтыяры, – диде Шачин. – Минем кешедә эшем юк.
– Ничек эшең юк, ул сине немецларга каршы көрәшергә калдырылган, дип гаепли, ә син бер җавапсыз калырга тиешме?
– Нишләргә тиеш соң мин? Алайса, күзгә-күз очраштырыгыз. Менә шунда Отто мине гаепләп карасын, барча дәлилләрен пыран-заран китерәчәкмен, чөнки барысы да ялган, провокация... – Шачин ачу белән кызып сөйләде.
Шуннан соң Баурихның бүтән соравы булмады. Шачинны подвалга төшереп яптылар. Караса, анда Отто юк иде. Кая киткән? Менә хәзер сөйләшергә, провокациягә бирелмәс өчен, ихтыяр көчен туплап, фикер ныгытып куярга иде бит. Сорар кеше дә юк. Шачинны бер кешелек камерага яптылар. Нишләргә? Оттоны бутарлар, адаштырырлар микәнни? Хәер, «төрмәдә эшкәртү» турында ул үзе дә искәрткән иде. Менә «эшкәртә» дә башладылар. Әйе, бик ахмакларча килеп чыкты бу. Бигрәк көлке, малайларча килеп чыкты. Әллә ул Оттога ышанып алданды микән? Әгәр Отто да Шачин алдады дип уйласа? Аңа да әллә нинди ысуллар, чаралар белән басым ясыйлардыр. Чыдый алмавы, сынуы да бар, билгеле. Хәзер нишләргә? Отто белән күзгә-күз очраштыруларын таләп итәргә! Башка чара юк. Үзләренең хәлен үзәккә дә җиткерергә кирәк иде. Үзәкнең биредә берәр кешесе булырга тиеш. Ул моны белә, ләкин аңа кем икәнен әйтергә өлгермәделәр. Үзәк белсә, аларга ничек тә ярдәм итәргә тырышырлар иде. Моннан качарга да җай чыгуы мөмкин. Гестапо кулына эләккәнче, нәрсә дә булса майтарып карарга кирәк. Шайтан алгыры, биредә безнекеләрдән, һичшиксез, берәү бардыр, ләкин ул нигәдер үзен белгертми. Ярдәмгә килми. Ашыкмый. Тегендә озатсалар, эш хәтәр булачак.
Тукта, кем сатты икән аларны немецларга? Умант сүзләре провокация дә булсын ди. Әмма вак-төяк детальләргә кадәр беләләр. Анысы каян? Әллә 
чынлап та хыянәт булды микән? Андый детальләрне Стубе гына белә иде. Юк, тагын ике кеше белә. Соңгылары үзләрен бер елсыз да белгертмәскә тиешләр иде. Бер елдан соң гына үзәк белән элемтәгә керергә, аның боерыкларын үти башларга тиешләр. «Перестраховка» өчен шундый чара күрелгән иде. Әллә алар белән дә бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыктымы?
Кыскасы, Умант Шачинны үз кулыннан ычкындырмаячак иде. Бу мәсьәләдә бернинди өметкә урын юк. Сентябрьдә Сталинның боерыгы килде: дошман тылында партизан отрядлары төзергә, оккупантларны һәм, иленә хыянәт кылып, немецларга хезмәткә кергәннәрне аяусыз юк итәргә, диелгән иде анда. Умант немецларга хезмәт итә. Шуның өчен ул юк ителергә тиеш! Бу бик законлы булачак. Әйе, бик җитди нәрсә алга килеп басты: йә Шачин, йә Умант...
Сорау алырга китергән саен, ул Отто белән күзгә-күз очраштыруларын таләп итә иде. Әмма бу хәл шик уятырга да мөмкин иде, шунлыктан Шачин ул хакта башка сүз кузгатмаска булды.
Шактый вакыт үтте. Умант үзе сорау алмый, полицай утыра, йөзне, кыяфәтне күзәтә. Сорау алу һаман иске эздән бара, элеккеге сорауларны бераз үзгәртеп кенә бирәләр. Шачин исә бар сорауларга да гел бертөсле җавап биреп барды.
Беркөнне аны душка керттеләр. Күлмәк якасының теккән җөйләрендә ак төрткеләр күренә башлаган иде. Душ астында басып торганда, Шачин плёнка аша Оттоны күреп алды. Ул да күреп, аңа таба килде. Шачин аны күрүенә бик шатланды, ә Оттоның сөенгәне сизелми иде. Киресенчә, аның йөзендә ниндидер сагаю, читләшү галәмәте күренде Шачинга. Ул шундук Оттога аңлатырга тотынды, ничек итеп провокация ясаулары турында сөйләде.
– Синең немец властьларына язган гаризаңны миңа укырга бирделәр. Анда синең үз имзаң тора иде, әмма мин барыбер ышанмадым. Сине дә миңа каршы котыртканнардыр, – диде.
– Безне Стубе саткан булырга тиеш, – диде караңгы чырайлы Отто. – Умант миңа үзе әйтте. Кыйнауга чыдый алмыйча, чишелергә мәҗбүр булган.
– Чираттагы провокация! – диде Шачин. – Тиздән безне Ригага җибәрәчәкләр, гестапога. Ычкынсаң, шул чакта ычкынып калырга кирәк, башка мөмкинлек булмаячак. Сине нигә чыгармыйлар соң?
– Стубе күрсәтмәләре буенча, хәзер Умант мине үзенә эшкә чакырмый башлады. Теге чагында риза буласы калган, ахрысы, ә?
– Мин дә, хәлне анализлап, шундый фикергә килдем. Беләсеңме, Умант мине кулдан ычкындырмаячак. Әмма мине гестапо кулы белән бетерәчәк. Минем үлемне үз җаваплылыгына алмас, үч кайтаруны яшерер өчен. Мәхкүм кешедән үч алу түбәнлегенә төшмим, янәсе... Шайтан алгыры! Безнең бәхетсезлеккә каян бу Умант килеп чыкты? Аны юк итмичә булмас, ахрысы, ә?
– Аның муенын ничек борасың? – дип, зәһәр кинаяле итеп әйтте Отто.
– Мәскәүдән яңа боерык килде, дип әйткән идем бит. Анда аеруча басым ясап кисәткәннәр: оккупантларга сатылып хезмәт итүче затларны аяусыз бетерергә, диелә. Безгә үзәкнең әмере шундый. Умантны ничек булса да тончыктырырга кирәк! Син сизмәдеңме, бездән кемдер булырга тиеш иде бит бу идарәдә? Мин монысын төгәл беләм. Минем параша чиләгендә менә шушы тимер кисәге ята иде, аңлыйсыңмы? – Шачин сүс җеп белән култык астына җилкә аша төшереп бәйләп куйган тырма теше кебек тимер күрсәтте. Үзенең күзләре очкынланып яна иде. Бу арада, Шачин тәмам икенче кешегә әйләнгән, дип уйлап куйды Отто. Кара, нинди нәрсәләр турында фикер йөртә. Элеккеге юл куючан, тыйнак кеше кая киткән? Шартлар әнә ничек үзгәртә адәм баласын!
Бер дә батыр сыман түгел иде, өй кешесе, канцеляриядә эшләп, кояш төшми торган җирдә үскән зәгыйфь сабакка әйләнгән иде, әнә хәзер нинди сүзләр сөйли! Искитмәле! Чынлап торып курыккан, ахры. Сәбәбе дә бик җитди шул. Ныклап уйланган булса кирәк.
– Тырма тешен кайда, ничек файдаланырга соң? – дип сорады Отто.
– Кайда җае килә – шунда, – диде Шачин.
– Ә җае килмәсә? Ригага озатсалар, Умантны күреп булмаячак. Юк, безгә
качу ягын карарга кирәк. Качкан очракта Умант бездән ычкына алмас...
– Параша ишегалды ягына чыгарыла. Анда биек койма, әмма сикереп чыкмаслык түгел. Гомуми камерада хәзер кеше күп. Әгәр безне шунда күчерсәләр, параша мичкәсен икәү алып чыгабыз. Полицай берүзе генә була. – Төн урталарына туры килсә... Барысы да хыял гына шул, шайтан алгыры!
– Юк, ничек кенә булса да, без котылырга тиеш!
– Ул тырма тешен кем куеп китте икән, ә? Әллә биредә Умантны күралмаучы берәрсе бармы? Әллә безнекеләрдәнме?
– Холкы бик кырку аның, үзен үзе бетерә торган начар холык...
Шулчак ишек ачылды, анда полицай күренде, чыгарга дип ашыктыра башлады.
Шачин белән Оттоны икесен ике камерага яптылар. Сорау алырга да чакырмадылар. Шачин теге тырма тешен күн итеге балтырына яшерде. Кием астына яшерсәң, кергәндә-чыкканда туктаусыз тентеп кенә торалар.
Берничә көннән соң аларны төн уртасында алып чыктылар. Кичә подвал тәрәзәсеннән караганда, җирне ап-ак кар каплаган иде. Хәзер исә вак яңгыр пыскый. Ерак түгел паровозның, нечкә көпшәләреннән пар бөркеп, чыбыркы шартлаткан тавыш чыгарганы ишетелә. «Алып китәләр» дигән уй Шачинның баш миенә китереп суккан кебек булды. Ул әллә нишләп китте. Әллә курыктымы? Юк, бу курку түгел иде. Эш куркудан узган иде инде. Ниһаять, хәлиткеч вакыт килеп җитте дип, аның бар вөҗүденең теләсә нинди тәвәккәллеккә барырга карар кылуы иде бу. Оттоны да алып китәләр микән, дигән уй Шачинның җанын тырный-тырный сызып узды. Аның белән ничектер ышанычлырак төсле иде. Перронга чыккач кына, ул ике полицайның Оттоны да алып килгәнен күрде. Товар вагонына башта Шачинны, аннан Оттоны, тагын кемнедер менгерделәр. Вагон эчендә кырыклы фонарь яна иде. Аның бер башы калын такталар белән бүленгән. Ишеге дә җиңел кулдан гына ясалган, ике ягына кораллы ике полицай баскан иде. Тоткыннарны шул аралыкка керттеләр. Шачин полицайларны күзәтте: тазалармы, көчлеләрме, егып булырлыкмы, янәсе. Берсе озын буйлы, какча гәүдәле, шинеленнән җилкә сөякләре беленеп тора. Эченә бер төртсәң, урталай бөгелеп төшәр төсле. Яшь, тәҗрибәсез күренә. Күптән түгел генә эшли башлаган булса кирәк. Ә менә икенчесе имән төбе кебек нык гәүдәле иде. Монысы да яшь, ләкин тәҗрибәлегә охшаган. Монысына тырма тешен кулланырга туры килмәгәе. Ике генә полицай саклый микәнни? Алар бит өчәү. Менә бераздан полицай кемнедер кулыннан тартып менгерде. Карасалар, Умант. Портфель тоткан, бил каешында пистолеты бар. Нүжәли ул да аларны озата бара икән? Немецлар алдында үзен күрсәтәсе киләдер инде. Үз кулы белән илтеп тапшырырга телидер. Әллә шеф чакыртканмы үзен? Әллә юл уңаендагы берәр җиргә генә барамы? Юктыр, аны ялагайлык йөртә булыр.
Вакыт уза торды, вагонга бүтән менүче булмады. Күрше вагонда әллә немец солдатлары да барамы? Әмма бернинди тавыш ишетелмәде.

Вагон уртасында берничә ватык әрҗә бар иде. Умант шуларның берсенә килеп утырды. Бер полицай вагон ишеген шылдыратып япты, келәсен эләктерергә дә онытмады.
Шачин белән Отто бер почмакка барып, идәнгә чүмәште. Җил тынган, әкрен генә яңгыр ява. Ә таныш түгел тоткын бертуктаусыз йөренә иде. Кем булыр бу? Алар өстеннән шымчылык итәргә билгеләнгән адәмме? Ләкин ул үзе безнең солдат киемендә иде. Монысы да сагайта. Юри киендергән булулары мөмкин. Билгеле, ул солдат белән сөйләшеп китү өчен өс киеме менә дигән визит карточкасы. Мондый исәп белән эш йөртүләр еш була торган хәл. Шуның өчен сак булырга туры килә.
Менә паровоз вагоннарны тартып куйды. Аларның бер-берсенә бәрелгән тавышлары алдан артка таба килде. Димәк, мәхбүсләр соңгы вагоннарның берсендә иде. Качар өчен җайсыз булмаячак. Ләкин бу өченче кешенең кем икәнен белергә иде. Провокатор түгелме? Менә вагон тәгәрмәчләренең рельслар тоташкан төшкә бәрелүе ишетелде, ул ешайганнан-ешая барды. Шачин белән Отто янына теге кеше дә килеп ауды. Шачин аңа сүз катты. Ни өчен монда эләгүен сорады. Тегесе ишек ягына ымлады, начальник ишетә күрмәсен, янәсе. Шунда ук беленде – латыш икән. Хутордан. Немецлар аның атын тартып алган. Ул аларга каршылык күрсәткән. Шуның өчен кулга алганнар икән. Дөрескә охшаган, ник дигәндә, оккупантлар сентябрь аенда ук Германия өчен эре терлек, җылы киемнәр җыярга кереште. Икмәк налогы салды. Беренче җыемда мал-туар шактый күп иде. Барысын да Любава аша Пруссиягә озаттылар. Ләкин барыбер дә бу кешегә ышанып булмый. Сөйләгәннәре өйрәтеп куелган версияне хәтерләтә. Бәлки, алай да түгелдер, әмма сыналмаган чит кешегә исәп тотарга ярамый иде.
Паровоз кузгалып китүгә, Умант үз кул астындагы ике полицайны никтер ачулана башлады. Тик тәгәрмәчләр тавышы сүзләрне төгәл ишеттерми, шуңа күрә начальникның тузыну сәбәбен дә чамалавы кыен. Әллә сак өчен ул теләгән полицайлар булмаганмы? Ничектер шулайрак сизелә. Ике сакчы белән генә Умант юлга чыгар иде микән? Бу хутор мужигы да аның кешесе булырга тиеш.
Шундыйрак фикергә килделәр. Умант бераз кычкырынып алгач тынып калды. Әрҗәләр өстенә йокларга ятты шикелле. Полицайлар, мылтыкларын култык астына кыстырып, алга төбәгән килеш, ишек янында йөренергә кереште. Менә берсе фонарь янындагы әрҗәгә килеп утырды, сигарет чыгарып, куыктан кабызды да тарта башлады. Икенчесе, мылтыгын бот арасына кыстырып, янчык алып, тәмәке төрде. Шулай ук куыктан кабызды. Тегеңә йөзен чытып карап алды. Алар дус түгелләр иде кебек. Бер-берсенә сүгенгән тон белән генә дәшәләр, мыскыллы сүзләр әйтәләр. Ни өчен Умант мондый кешеләрне алган соң? Бусы табышмак иде.
Шачин белән Оттоның исә бар кайгысы шул иде: һөҗүм итсәк, көч җитәрме- юкмы? Кайчан, ничек һөҗүм итәргә? Иң элек Умантка ташланыргамы, әллә полицайларгамы? Әйе, башта башлыкны бетерү отышлырак булыр шикелле. Башлыктан башка полицайлар мөстәкыйль хәрәкәт итә алмас кебек иде. Отто юлны яхшы белә, Шачинга да бу юл шактый таныш. Әлбәттә, дошманга кинәт ташланырга, моны ярты төн узгач, күзгә тәмам йокы эленгәч эшләргә кирәк. Тик Умантның ниндидер мәкере бар бугай, нишләп ул тыныч кына ята? Юкса күрше вагонда запас сакчылар да тотмый бит. Бу ике сакчыга нык ышанамы? Әллә нидер сизенеп, әзер булып ятамы? Аларны провокациягә этәреп, шул рәвешле «җим» ташлыймы, ымсындырамы?
Паровоз Митавага таба ашыгып чаба иде. Бу тирәдә юлдан ерак түгел урманнар башлана. Вакыт чама белән төнге өчләргә якынлашып килә иде шикелле. Йә мал, йә җан дип, ыргым ясарга кирәк. Шачин яткан җиреннән сикереп торып басты. Кан тамырларындагы дулкын колагын чыңлата, йөрәген дөп-дөп типтерә иде. Нәкъ шул мәлдә тегендә нәрсәдер шап итте, һәм Умантның карлыккан тавышы ишетелде. Ул, урыныннан торып, фонарь янып утырган әрҗә тирәли йөренергә кереште. Дагалы күн итегенең кадагы чыккан, ахры, идәнгә баскан саен чырт итеп тимер тавышы килә иде.
Форсатны кулдан ычкындырдык, дип үкенеп, тешен кысты Шачин. Менә ниндидер станциягә килеп җитеп, паровоз туктады. Бер-ике минуттан ишеккә шак-шок бәрә башладылар. Умант полицайларга кабат җикеренде дә ишекне шылдыратып ачты. Аннан кемдер Умантка латышчалап кире борылырга кирәклеген әйтте. «Ни өчен?» – дип сорады Умант. «Юлда авария, – дип аңлатты тегесе. – Бандитлар поезд составын шартлаткан...»
Ул киткәч, Умант сүгенергә тотынды. Шачин бандитларның кем булуын тиз аңлап алды. Урманнарда төркем-төркем булып партизан отрядлары хәрәкәт итә, немецлар аларны бандитлар дип атый иде.
Умант кызып китте һәм, тәбәнәк буйлы булса да, көчле күренгән полицайны уңлы-суллы яңаклап алды. Икенчесенең артына типте. Әйтерсең, юлдагы авария алар аркасында килеп чыккан, әйтерсең, алар гаепле. Бандитлар турында ишеткәч, әллә Умантның нервлары чыгырыннан чыктымы? Бик мөмкин. Умант уйсыз кеше түгел. Нәрсәдер аны эчтән кимерә һәм борчый иде шикелле. Әллә аны Шачинның сүзләре уйга салдымы? Шачин баштарак, Умант үзе генә сорау алганда, аңа тәкъдим итте: «Мине коткар, – диде. – Безнекеләр килгәч, бу эшең югары бәяләнер...» Шунда Умант, көлә-көлә: «Әһә, алыш- биреш тәкъдим итәсеңме?» – дип ыржайды. Бик канәгать кыяфәттә, үзенең өстенлегенә кинәнеп, арлы-бирле йөренде. Әмма хәзер аның кыяфәтендә теге чактагы һавалык юк. «Һавасы» ниндидер ярыктан чыга башлаган, ахрысы. Әллә совет армиясенең Мәскәү янындагы зур җиңүләре хафага салганмы аны? Хафаланырлык та шул: немецның мактаулы гаскәрләре Мәскәү тирәсеннән дүрт йөз, өч йөз илле чакрымнарга алып ташланган. Моңарчы һәрвакыт җиңеп кенә килгән, күп илләрне баш идергән, кукрайган гаскәр өчен бу хәл зур катастрофа иде, билгеле.
Таң беленер-беленмәс эңгер-меңгер вакыт иде. Тоткыннар тышка чыгарга сорадылар. Тәбәнәк полицай Умантка мөрәҗәгать итте: рөхсәтме, юкмы? Умант тиз генә җавап бирмәде. Кире борылу аның зиһенен, планнарын чуалткан иде шикелле. Умант, тоткыннарга ымлап: «Куллары бәйләнгәнме?» – дип сорады. «Юк», – диде озын полицай. «Ник бәйләмәдегез?» – «Андый боерык булмады». «Түмәр баш, син аны үзең белергә тиеш, ул бит синең беренче эшең, – дип, Умант сүгенергә тотынды һәм, янына килеп, тегенең яңагына бер-ике менеп тә төште. – Кулларын бәйләп чыгарыгыз!» Полицайлар бау эзли башлады. Шуннан исләренә төште: «Кулларын бәйләгәч, алар ничек тышка чыга алсын соң?» – диде озын полицай. Тагын Умантка карадылар. Тегесе әйтте: «Берәм-берәм төшереп пес иттерегез», – диде. Полицайлар башта теге тоткынның хаҗәтен үтәтеп менгерде. Шул арада Шачин белән Отто, бик кысталганлыкларын белгертеп, эчләрен тоткан килеш бөгелеп, ухылдарга тотынды. Полицайлар аста, болар икесе дә ыңгырашып ишек янына килде. Берәм-берәм төшегез, дип әйтүче булмады. Умантның исә кәефе кырылып, өмете тәмам өзелгән, шуңа ачуыннан нишләргә белми иде кебек.

Шачин белән Отто бер-бер артлы җиргә сикерде. Яңгыр туктаган, куе томан төшкән, аяк асты бозлавык иде. Шачин озын полицай торган якка сикерде дә, шул тизлектә иелә төшеп, башы белән тегенең иягенә тондырды. Полицай чалкан авып төште, кулыннан мылтыгы ычкынды, ул шундук Шачин кулына күчте. Ул шуның белән тегенең маңгаена сукты да вагон астына кереп юкка чыкты. Отто да ике куллап тәбәнәк полицайның бугазына ябышты, тегесе мылтыгын ычкындыргач, аны юл кырыена атып бәрде. Нишләптер алар берсе- бер тавыш чыгармады. Бу гаҗәп тоелды. Күз ачып йомганчы, Отто да вагон астына шылды. Ул Шачинны томан эчендә күрми, аяк тавышы буенча чаба иде. Бәхетләренә, Митава ягына таба товар поезды китеп бара иде, алар шуңа барып ябыша алды. Куе томан аларны үзенә яшерде.
Барысы да бик тиз эшләнде. Әмма башта уйланылганча килеп чыкмады. Шачин ничек тә Уманттан үч алырга ниятләгән иде. Ләкин вагон идәнендә уйланып ята торгач, ул уеннан кире кайтты. Шул хакта Оттога да әйтте. Ычкынып буламы-юкмы, анысы да билгесез иде. Әгәр Умантны яраласалар йә үтерсәләр, аларны немецлар бик ныклап эзләргә керешәчәк. Эзли торгач, эзләренә төшүләре дә бик ихтимал. Өстәвенә икесен дә биредәге кешеләр яхшы белә. Ә болай бар гаеп Умант өстенә төшә. Бу хакта ул эчтән тыначак. Әгәр әйтсә, үзенә кырын карый башлаячаклар. Умантның башына тай типмәгән. Болай да ул хәзер икеләнеп яши булыр. Шачин аңа бик ныклап аңлатты: кулың кеше канына буялганчы, бу эшеңнән кит, диде. Гомереңне генә әрәм итәсең, безнекеләр барыбер киләчәк, дип, ике төрле уйларга урын калдырмады.
Томан эченнән поезд артык кызу бармый иде. Тиз барса да, төшеп калу кыен түгел. Байтак кына ара үткәч, икенче станциягә җиткәнче, Отто якынча чамалады һәм поезддан сикерергә ым какты.
Сөт кебек куе томанның таралырга һич исәбе юк кебек. Отто, сул якта урман булырга тиеш, диде. Шул тарафка авыштылар. Аяк астын юка гына боз каплаган. Бик сак булырга тырышып атладылар. Әмма урман Отто исәпләгән турыда булып чыкмады. Узып киткәннәр икән. Кирегә борылмый чара юк иде.
Бу чаган урманы иде. Аяк астында калын чыпта кебек яфрак түшәлгән. Аннан атлаганда, бик нык тавыш чыга, әллә кая хәтле ишетелә. Урман кырыеннан бераз баргач, бер ешкынлыкка керделәр. Азрак аякларны ял иттерергә һәм киңәш-табыш итәргә кирәк иде. Хәзерге хәлне һәрьяклап тикшерергә, алга таба нишләргә, кая барырга кирәклеген төгәл билгеләү мәслихәт, шунсыз бер хәрәкәт тә ясарга ярамый иде.
Яфрак-түшәккә аудылар. Аларның бар уен әле генә үзләре кылган эш биләгән иде. Умант тырнагыннан болай җиңел генә котыла алуларына берара хәтта ышана алмыйча да тордылар. Әйе, һәрчак менә шулай тәвәккәлләргә кирәк икән. Йә мал, йә җан дип, үз теләгеңә ирешү өчен ташланырга кирәк. Башсызланып, куркынычның күзенә керергә...
Хәзер Умант аларга һәр җирдә капкын куячак. Бу эшкә ул тагын да ныграк үч һәм үҗәтлек белән тотыначак. Шачин белән Оттога бер генә чара кала: тиз арада аның үзен хәл кылырга кирәк. Шунсыз аларга көн бетә. Йә алар, йә ул – өченче юл юк. Умант – явыз, мәкерле бәндә. Ул капкын куеп өлгергәнче, алар аны юк итәргә тиеш.
Элеккеге квартирага кайтып булмаячак. Бүтән урын табарга туры киләчәк. Әллә Митавага күчәргәме? Ләкин биредә хәрби шәһәрчек бар, анда немец частьлары һәрвакыт мыжлап тора. Өстәвенә өлкә жандармериясе, гестапо бүлекчәсе дә шунда. Юк, Митава кулай түгел. Ауцеда ничек булыр? Тик ул да ярамый, чөнки анысы олы юл өстендә урнашкан. Әллә Вента урманнарына китеп торыргамы? Әмма Оттога анда китәргә ярамый. Аңа хәзер яңа фамилияле паспорт белән эшкә керү муафыйк булыр. Шачинның запас квартирасында паспортлар бар. Полиция участогында «Рус-вайс»ка алмаштырырлар.
Алар озак сөйләшеп ятты. Ничек йоклап киткәннәрен сизмәделәр дә.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: